news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов белән Тәтишка кавышкан: «Без бергә!»

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтов белән Тәтишка кавышкан: «Без бергә!»
социаль челтәрләр

Татар эстрадасы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны Эльмира – Тәтишканы кире кайтарырга ниятли, дип язган идек. Җырчы максатына ирешкән: социаль челтәрдәге аккаунтында «Без бергә!» дип язып, бергә төшкән фотоларын урнаштырган.

  • Күптән түгел җырчы үзенең аккаунтына элекке хатыныннан гафу үтенү сүзләре язып, пост та урнаштырган иде.

– Без бергә! Мөнәсәбәтләребезнең туктап торуы икебез өчен дә бик кирәк иде. Инде тәмам буталып, акны һәм караны күрми яши башлаган идек. Бу хәл бер-беребезгә карата булган хисләрнең ихласлыгын тасвирлады.

Бик күп тәнкыйть һәм терәк булырлык җылы сүзләр килеп иреште шушы арада. Безнең генә түгел, ә сезнең белән булган мөнәсәбәтләргә дә ачыклык керде. Нишлисең инде, тормыш булгач, бар да була.

Беребез дә фәрештә түгел: сез дә, без дә! Һәрберебез үз юлын үтә, адаша-адаша, бәхет каршына барабыз. Тик кайчак, борма юллар аша үтеп, чын бәхетнең янәшәдә генә булганын аңлыйбыз! Бер-беребезне кадерләп, хөрмәт итеп яшик! – дип язган Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең аккаунтында.

«Сабыр, түземле булыгыз инде, талашканны дөньяга чәчмәгез. Аннан әллә ниләр сөйли башлыйлар», «Әлхәмдүлилләһи шөкер. Мәңге бергә булырга язсын, Ходаем. Сөбханалла, бик матур парлар. Беркемнең сүзенә дә игътибар итмәгез», «Сезнең өчен бик нык сөендем. Йөрәк бетте бит инде!», «Бәхетле булыгыз, тигез гомер итегез. Үзегез сыман матур бәбиләр алып кайтыгыз», «Бәхетнең иң-иң зурысын, мәхәббәтнең иң дәвамлысын телибез», – дип язган тамашачылар.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 30 октябрь 2023
    Исемсез
    Бу Ришат бик күңелне болгата.Беренче хатыны котылган моннан,ни ир,ни ата,бушкуык!
  • 30 октябрь 2023
    Исемсез
    Туйдырдыгыз
  • 30 октябрь 2023
    Исемсез
    Пиар тугел инде,хэркем белэн була торган Хэл.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар