Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сугышмасак ярый инде»: Ришат Фазлыйәхмәтов урамда Тәтишкасын очраткан

news_top_970_100
«Сугышмасак ярый инде»: Ришат Фазлыйәхмәтов урамда Тәтишкасын очраткан
социаль челтәрләр

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов Казан урамнарында элекке хатыны Эльмираны, ягъни Тәтишканы очраткан. Барыбызга да мәгълүм булганча, әлеге пар күптән түгел генә үзләренең бергә булмауларын хәбәр итте. Эльмира үзенә Ришат тарафыннан игътибар җитмәү, үзен аны янәшәсендә чын хатын-кыз итеп тоя алмавы турында сөйләде. Ришат исә бу теманы артык күпертеп маташмады, хатыныннан колак кагуын ничектер сәер бер тынычлык белән кабул итте.

Дөрес, Ришат белән Эльмираның бу адымын эстрадада инде тапталган пиар-юл дип санаучылар булды һәм хәзер дә бар. Ришатның фанатлары исә җырчының тагын ялгыз калуы өчен (бу инде Ришатның икенче никахы) борчылып бетте. Алар хәзер дә яшьләрнең мөнәсәбәтләрен кызыксынып күзәтеп баралар. Күбесе сагынып, Тәтишканың хәлләрен белешә. Ришат әлеге видеоны шундый язылучылары өчен махсус төшергәндер, мөгаен.

«Мәчеттән чыгып бара идем, менә кемне очраттым мин, дуслар!» – ди ул.

«О, сәлам, сәлам. Күптәннән синең битеңдә булганым юк иде», – ди аңа Эльмира.

«Әйдә тәмле итеп ашатам», – дип, Ришат элекке хатынын кафега да чакыра. Тәтишкасы исә: «Мин әле риза димәдем бит», – дип, ялындырган була. «Әйдә, әйдә, аннан эшләр буенча китәсе бар», – дип хатынын үгетләвен дәвам итә җырчы.

Үзара бик «культурно» гына сөйләшсәләр дә, Ришат бу видео янына: «Сугышмасак ярый инде», – дип язып куйган. Шуңа күрә очрашуның нәрсә белән тәмамланганы безгә караңгы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 сентябрь 2023
    Исемсез
    Мондый отношение белэн кем карасын инде Сина,Тэтишка жулэр тугел.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100