Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарга Nike киемен кияргә, айфон кулланырга ярыймы?

Бренд атамасының мәгънәсе мөселман кулланучысы өчен нинди әһәмияткә ия булуын Диния нәзарәте аңлатты.

news_top_970_100
Мөселманнарга Nike киемен кияргә, айфон кулланырга ярыймы?
https://pixabay.com

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында чираттагы фәтва чыкты.

Nike компаниясе әзерләп чыгарган аяк киемнәрен һәм киемнәрне киеп йөрергә ярамый, чөнки «nike» сүзе мәҗүсилектә илаһ исеме дип ишеттем. Бу дөресме?

Фәттвада аңлатылганча, спорт киемнәре бренды атамасы булган «Найк» сүзе, чыннан да, грекларда җиңү алиһәсе Ники исеменә барып тоташа. Күп кенә брендлар һәм аларның логотиплары борынгы мифология һәм мәҗүсилек карашлары белән сугарылган. Мисал өчен, «Мазда» автомобиле зороастризм илаһы Ахур Мазда исеменнән алынган, бу турыда компаниянең сайтында да хәбәр ителә. «Старбакс» компаниясенең логотибы Синера дип аталган мифологик сурәткә кайтып кала. Мондый мисаллар шактый. Хәтта инглиз телендәге атна исемнәре дә мифологик һәм мәҗүси тамырларга тоташа: Thursday — Тора көне, Saturday — Сатурн көне. Күп кенә рус сүзләренең тамырлары да мәҗүсилеккә бәйле: «врач», мәсәлән, сихерче, күрәзәче дигән мәгънәләрне белдерүче тамырдан ясалган.

Брендның товарын мөселманнар өчен рөхсәт ителгән-ителмәгән булу мәсьәләсенә килгәндә, без сүзнең заманча, бүгенге мәгънәсенә игътибар итәргә тиеш. Әйтик, рус телендәге «обожать» сүзе элек нәрсәнедер Аллаһка тиңләүне белдерсә, хәзер аның бу мәгънәсе юкка чыккан. Бу мәгънә сүзлекләрдә дә иске мәгънә буларак теркәлгән. Әгәр кеше сүзгә Аллаһка тиңләштерү мәгънәсен салмый икән, аны куллануда бернинди зарар юк.

Даруль-ифта Мәхмүдия (Дурбан, Көньяк Африка) хәнәфи галимнәре дә шундый ук аваздаш фәтва бирә:

«Күп кенә гомумкулланылышта булган сүзләр, мәсәлән, ай атамалары (инглиз телендә), атна исемнәре, планета һ.б. төрле атамалар грек яисә рим мифологиясенә барып тоташа. Әмма аларны бүген мәгънәсен исәпкә алмыйча кулланалар. Шунлыктан, бу сүзләрне кулланырга ярый» (№ 39105 фәтвасы).

Шулай итеп, Nike киемнәрен киюне мөселманнар өчен тыйган кешеләрчә фикерләсәк, ширеккә төшмәс өчен, телдән иң элек мәгънәсе буенча мәҗүси булган барлык сүзләрне аерып алырга (ә бу мөмкин дә түгел), аннары аларны кулланылыштан алырга кирәк.

Кемнәрдер, брендларның исемнәре мифологиягә тоташуын сәбәп итеп, ул брендларны кулланмаска («Тойота» машинасында йөрмәскә, айфоннар йөртмәскә, «Старбакс»та кофе эчүдән баш тартырга) мөмкин, әмма Аллаһ исеменнән бу тыюларны кертергә ярамый. Кайберәүләр, үзләренең шәхси тойгыларын фикһ хөкемнәре белән бутыйлар, алай булырга тиеш түгел.

Бүгенге көндә мөселманнарның күп проблемалары төгәл гыйлеме, махсус әзерлеге булмыйча торып «фәтвалар бирергә» ашыгучылар аркасында барлыкка килә. Әмма фикһнең хөкемнәрен — хәләл һәм хәрәм темалары буенча — шәхси тоемлау, «миңа шулай тоела» дигән фаразлар белән бутарга ярамый. Андый чакта наданлык һәм вәсвәсәгә юл ачылачак, диелә бу хәбәрдә.

Татарстан Диния нәзарәте түбәндәге сораулар буенча фәтва чыгарган иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100