news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарга мисвак урынына теш щеткасы кулланырга ярыймы?

Мисвак - гарак агачының ботаклары, тамырларыннан ясалган чистарткыч.

news_top
Мөселманнарга мисвак урынына теш щеткасы кулланырга ярыймы?
https://pixabay.com

Татарстан Диния нәзарәте сайтында мисвак куллану турында фәтва чыкты.

Тәһарәт алганда мисвак куллану мәҗбүриме? Мисвак урынына теш щеткасы кулланырга ярыймы?

Мисвак куллану — тәһарәтнең сөннәт өлешенә карый, шунлыктан аннан читләшергә кирәкми.

Имам Әл-Мәүсыйли «Әл-Ихтыяр» исемле хезмәтендә болай яза:

«Мисвак куллану — сөннәт, чөнки Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам аны гел кулланган һәм „Минем дустым Җәбраил миңа мисвак кулланырга киңәш итте“, дия торган булган» (Ибне Мәҗә).

Мисвакны теш щеткасы белән алыштырырга ярый, әмма гарак агачының ботаклары, тамырларыннан ясалган чистарткычны, ягъни мисвакны куллану хәерлерәк, чөнки аны Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәллам кулланган, диелә бу хәбәрдә.

Татарстан Диния нәзарәте түбәндәге сораулар буенча фәтва чыгарган иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар