Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеттә сатыла торган мәче ризыгы хәләлме?

Балык аксымыннан әзерләнгән ризык яисә ите 50 проценттан артмаган ризыклар алырга киңәш ителә.

news_top_970_100
Кибеттә сатыла торган мәче ризыгы хәләлме?
https://pixabay.com

Татарстан Диния нәзарәте сайтында мәчеләр ризыгы хакында фәтва чыкты.

Әссәламү галәйкүм! Кибетләрдә мәчеләр өчен махсус ризык сатыла, аларның ите, әлбәттә, хәләл түгел. Мондый ризыкны мәчегә ашатырга ярыймы?

Үә галәйкүм әссәлам! Хәзер мәчеләр өчен чыгарыла торган ризыкның составында хайван компонентлары да (ит, ит ризыклары, балык) һәм үсемлек компонентлары да (яшелчәләр, бөртеклеләр) бар. Димәк, мондый әзер ризыкның составында хәләл булганы да, нәҗесе дә, бигрәк тә хәләл булмаган ит еш очрый дигән сүз.

Имам әл-Касаниның «Бәдаиг әс-сәнаиг» китабында болай диелә:

«Әбү Хәнифәдән, Аллаһ аннан разый булсын, китерелә: „Хәрам белән кушылган, әмма хәләл өлеше күбрәк булган әйберне сату тыелмаган“. Димәк, әгәр хәрам күбрәк икән, аны сату тыела, мәсәлән, тычкан төшкән май яисә камырны. Шулай ук Мөхәммәд [ибн әл-Хәсән] үләксә мае төшкән май турында болай дигән: „Әгәр үләксә мае күбрәк икән, андый майны сатарга ярамый“, чөнки хәләл артыграк булганны куллану ярый <…> әгәр хәрам күбрәк булса, аны куллану ярамый».

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, без сезгә төп компоненты балык аксымы булган әзер ризыклар яисә ите 50 проценттан артмаган ризыклар сатып алырга киңәш итәбез. Ә Аллаһ яхшырак белүче, диелә хәбәрдә.

Түбәндәге сорауларга җаваплар чыккан иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100