Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәни чыгу уразаны бозамы?

news_top_970_100
Мәни чыгу уразаны бозамы?
Рамил Гали

Мәни чыгу уразаны бозамы икәнен Татарстан Диния нәзарәте сайтында аңлаталар.

Әссәламү галәйкүм! Күптән түгел генә өйләндем. Хатыным белән телефоннан сөйләшкәндә, җенси темага кереп китеп, мәни чыкты. Минем уразам бозылдымы?

Үә галәйкүм әссәлам! Хатыныгыз белән телефоннан сөйләшкәндә мәни чыгу уразаны бозмый.

“Нур әл-Идах” китабында имам Шурунбуләли болай ди:

“Карау яисә башка килеп, уйлап йөрүләр аркасында чыккан мәни уразаны бозмый”.

Әгәр мәни чыгуга сез үзегез физик яктан сәбәпче булгансыз икән, ураза бозыла һәм каза кылу тиешле була.

Имам Әл-Мәйдани (Аллаһ аннан разый булсын) болай дип яза:

“Әгәр ир-атның, хатыны белән якынлыкта булмыйча да, мәние чыккан икән, аның уразасы бозыла, каза кылырга кирәк була. Кәффарәт тиешле булмый, чөнки асылда мәни чыкса да, рәвеше буенча ул җенси якынлыкка туры килми”.

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100