Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Госел алганда хатын-кыз чәчләрен юешләргә тиешме?

news_top_970_100
Госел алганда хатын-кыз чәчләрен юешләргә тиешме?
Рамил Гали

Госел алганда хатын-кыз толымнарын юешләү турында Татарстан Диния нәзарәте сайтында аңлатыла.

Әссәламү галәйкүм! Госел алган вакытта хатын-кызга толымнарын сүтү мәҗбүриме?

Үә галәйкүм әссәлам! Имам Әшраф Али әт-Таханви үзенең “Бехешти Зевар” хезмәтендә болай ди: “Әгәр чәчләр толымга җыелмаган булса, аларны тамырларына кадәр чылатып юу – фарыз. Чәчнең бер бөртеге генә дә коры калса, госел дөрес булмый. Ә чәчләр толымга үрелгән булса, толымны юешләү мәҗбүри түгел”.

Бу турыда башка хезмәтләрдә дә искә алына, мәсәлән, “Мүлтәка әл-әхбур” китабында болай диелә: “Хатын-кыз чәчләрен толымлап үргән булса һәм чәч тамырларын юешләсә, толымның үзен чылату кирәкми”.

Шулай итеп, чәчләрен толымга үргән хатын-кызга чәч тамырларын гына чылату да җитә, госел дөрес санала.

Ә Аллаһ яхшырак белүче.

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100