«Җәлилчеләр җире» – Әхмәт Симаев туган Усть-Рахмановка авылы: «5 кеше кыш чыктык»
«Җәлилчеләр җире» проекты кысаларында Әхмәт Симаевның туган авылы Усть-Рахмановка авылында булып кайттык. Җәлилченең хәтерен мордва, рус тарихчылары саклавы, ул яшәгән йортка истәлек тактасы кую белән проблемалар, Әхмәт Симаевның кызы Людмиланың чын әтисе турында 18 яшьтә генә белүе һәм башка кызыклы мәгълүматлар - «Интертат» репортажында.
Җәлилче Әхмәт Симаевның туган авылын эзләү тарихы кызыклы борылышлар белән булды. «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин һәм мин Усть-Рахмановка яки Яңа Аллагол авылы мәчете янына килеп туктадык.
Мәчет янындагы йортның бакчасында чүп утап йөргән апа белән сөйләшеп киттек.
Сезгә Әхмәт Симаев исеме танышмы?
Тямаев?
Юк, Симаев.
Тямаевны беләбез, Симаевны – юк, – диде ул апа.
Ул җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Тамара Әдип кызына керергә киңәш итте. Тукталыштан соң аның йорты була, дип аңлатты. Күгәргән тукталышта язылган язулардан укып, авылдагы яшьләрнең исемнәрен белеп була. Самат, Алинә, Әмирләр бар... Тамара ханымның йортын эзләп таптык.
Тамара Чудина Симаев турында: «Минем ишеткәнем юк шул, оланым», – диде. Алар шулай «оланым» дип сөйләшә. Ул үзе 40 елдан артык авыл мәктәбендә тарих укыткан. Хәзер бу татар авылында мәктәп юк инде. Балалар район үзәгенә Атюрьевога укырга йөри.
Читтән караганда авыл зур күренәдер, тик халык юк. Әбиләр дә бабайлар инде бездә. Кешеләр Мәскәүгә китте. Күпләр ялгыз, менә мин дә ялгыз яшим, бикле йортлар да күп. Мин тумышым белән бу авылдан. Әти-әнием дә, тормыш иптәшем дә татарлар иде. Безнең мәктәптә дә татар теле укытыла иде. Хәзер инде авылда татарлар, мукшылар, әрмәннәр дә бар. Минем Симаев фамилиясен ишеткәнем юк. Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлилне укыдык. Мин үзем дә бу авыл мәктәбен тәмамладым, аннан Саранскида укыдым, – диде ул.
Тарих укытучысы өчен бу фамилиянең ят булуы күңелне тырнап алды, әлбәттә. Аннан авыл мулласын эзләп киттек. Ул мәктәп янында яши. Мәктәп бинасын билгеле сәүдәгәрләр – бертуган Акчуриннар салдырган булган. Укытучы сүзләренчә, мәктәп ябылыр алдыннан, анда 100ләп бала укыган әле. Хәзрәт тә бу мәктәпне тәмамлаган, Тамара апа белән классташлар да булганнар әле. «Безгә тарихтан аны укытмадылар», – диде.
«Мордовия тарихында алар укытылмый, Симаевны күтәрергә кирәк»
Бу авылда Симаевны кемдер беләдер әле, дигән өмет барыбер калды, без бит 3 кеше белән генә сөйләштек. Ә хәзрәт аның турында мәгълүмат бирә алырлык кешене белә. Ул безне күрше Тенишево авылында яшәүче Равилә ханым Такмамышева янына алып барды. Ул мәктәптә 40 елдан артык татар телен укыткан. Ишегалдында ук: «Әхмәт Симаевның кем икәнен беләсезме?» – дип сорадык, ул, ялт иттереп: «Муса Җәлилнең көрәштәше», – дип җавап кайтарды. «Әйдәгез, барысын да аңлатам», – дип өйгә алып керде. Без, укучылар кебек, аның тирәсенә тезелешеп утырдык. Ул бу тирәдә Симаевны белүчеләр аз булуның сәбәбен аңлатты. Безнең төп ялгышлык нидә булган? Без башка Усть-Рахмановка авылында йөргәнбез, бу – Симаевның туган авылы түгел. Юлыбызның шулай салынуы яңа мәгълүмат алу өчен булгандыр.
Мордовиядә ике Усть-Рахмановка бар. Татарча бу Усть-Рахмановканы Яңа Аллагол дип йөртәләр, ә икенче Усть-Рахмановка Краснослободск районында, аны җирле халык Валендур дип йөртә. Валендурга Яңа Аллагол кешеләре нигез салган.
Мордовия тарихында алар (җәлилчеләр – авт.) укытылмый. Мин Казанда укыдым, шуңа беләм. Без укыганда, монда татар әдәбиятына, шәхесләргә игътибар бирелми иде. Без ерак бит Казаннан, әле әдәби телне дә кайчан гына күтәрделәр, китаплар артты, газеталар чыга башлады. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Габдрахман Әпсәләмовка багышланган кичәләр үткәрә идек, тик Симаевка багышланган аерым кичәләр булганы да юк. Ә Тамара Әдиповна ул үзе – көчле тарихчы, тик аларга өйрәтмәгәннәр. Әйе, Симаевны күтәрергә кирәк. Мин аның китаптагы сурәтен хәтерлим, күз алдында тора, – диде ул.
Вахит абый Имамов яшерен оешма эшчәнлеге, Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» кайту һәм башка тарихи вакыйгалар турында бераз сөйләгәннән соң, Равилә апа: «Мондый мәгълүмат алырлык китаплар бездә юк шул, безгә дә кирәк», – диде.
«Безнең укучылар Симаев исемен алга сөрә»
Алар Валендур авылына кадәр юлны аңлатты. Юл өстендә Симаев укыган мәктәп урнашкан Иске Синдрово авылы кала икән. Без башта шул авылга кереп чыгарга булдык. Авылда мордва һәм рус халкы яши. Алар татар батыры турындагы тарихны саклый. Мәктәп диварына истәлек тактасы куелган. 7 еллык мәктәптә Әхмәт Симаев 1925-1928 елларда укыган. Бу такта 1987 елда барлыкка килгән.
Аның турында сөйләргә мәктәпкә физкультура укытучысы Александр Кожухин һәм тарих укытучысы Петр Тюрькин килде. Бик теләп, кызыксынып, бер-берсенең сүзләрен, фикерләрен дәвам итеп сөйләделәр. Мәктәп укучылары Симаевны өйрәнә, тикшеренү эшләре яза икән. Мәктәп коридорындагы диварда да аның турында мәгълүмат язылган, фотолары да бар.
Ул укыганда иске агач мәктәп булган. Укыганда, ул бу авылда яшәп торган. Укучыларыбыз аның буенча эшләр яза. Абыйсы Фәттах белән хат языштылар. Ул вакытта Фәттах парличланган иде инде, – дип сөйләде тарих укытучысы. Мәктәптәге музей бүлмәсенә алып керделәр. Ул хатлар, балаларның эшләре анда саклана.
«Ел саен районда патриотик тәрбиягә багышланган бәйгеләр була. Безнең укучылар Симаев исемен алга сөрә», – диде физкультура укытучысы. Хәзер мәктәптә 24 бала укый, диләр. Туган тел буларак мордва теле укытыла. «Катнаш гаиләләр арта. Мордва теле югала бара», – диләр.
Валендур турында: «Анда кереп буламы икән, белмибез. Берничә кеше генә яши дип беләбез», – диделәр. Бу авылда да җимерек йортлар күп, Кайбер урамнарда – рәте белән бикле, җимерек йортлар. Берәр тарихи фильм төшерү өчен әйбәт урыннар.
«Авыл бетә, чөнки юл юк»
Кузгалдык урман эчендәге Валендур авылына. Уңга борылдык та машина эзеннән тузан туздырып бардык. Юл юк. Урман эченнән барасың-барасың, машинаны сикертә. Башта нарат урманы бара, аннан нечкә каеннар башлана. «Марий Элданы Суслонгерны хәтерләтә бу урыннар», – ди Ләбиб абый. Юл туп-туры бер капка төбенә килеп чыга. Капка төбендә үк кеше дә булу үзе бер шатлык булды.
8 километр кергәнбез икән урман эченнән, 20 кебек тоелды. Яңгыр явып узса, авылга керә торган түгел. Монда кибет тә юк. «Кышын бөтенләй юл калмый, бер кешенең «снегоходы» бар, ул гына йөртә. Колопино авылына кибеткә барабыз, – диде каршыбызга чыккан Сәмигулла абый Тугушев.
Авыл урман уртасында аерылып утырса да, монда газ кергән. Татарча каналлар да күрсәтә, ди.
Мин монда гомер иттем, авыл бетә. Хәзер инде авылда Симаевлар бөтенләй юк. Өйләре дә юк инде. Аларның нигезе безнең янда гына. Авыл бетә, чөнки юл юк. Кышын 5 кеше яшәдек. Хәзер 20ләп кеше бардыр. Җәйгә кайтып торучылар бар әле. Авылга су кергән, газ кергән. Мордовиядә газ кертелгән елларда, Минтимер Шәймиев, татар авылларын калдырмаска, дигән, шуңа татар авылларына газ тараталар. Безгә газ бик кирәк тә түгел инде, монда күпме утын! Кеше калмады инде. Безнең дә балалар Мәскәүдә, – диде ул һәм бер төнгә ялга кайткан улын Саранскига Мәскәүгә бара торган автобуска илтергә ашыкты. Гараждан кызыл «Нива» машинасы кузгалды да урман эченә кереп югалды.
«Озатырга өлгермәдем инде», – дип, өйдән хуҗабикә чыкты. Ул Сәмигулла Акчурин дигән кешегә барып карарга киңәш итте. Авыл буйлап киттек, урамнан машина белән узып булмый, чөнки чытырман баскан, бер сукмак кына бара. Ташландык йортлар җиргә сыгылган. Шул сорылык арасында чәчәккә төренеп утырган 1-2 ишегалды очрады. Сәмигулла абыйларның яшел йорты да ерактан күзгә ташлана. «Минем әни алар белән аралашкан. Йортлары безнең каршыда, дип сөйли иде», – диде ул.
Ул вакытта авылда Симаевлар күп булгандыр, шуңа нигез урынына карата мәгълүмат төрледер, дип аңладык. Урман эченнән юлга таба чыгып барганда, авыр уйлар басты. Бу авылның гомере ничә генә ел бит инде. Авылга трассадан борылышта «җәлилче, каһарман авылы» дигән берәр истәлекле язу булса да урнаштырылсын иде.
«Җәлилчеләр тарихы әле дә күпләрне шаккатыра»
Әхмәт Симаев турында мәгълүмат эзләгәндә, бер тарихчыга тап булдым. Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендә яшәүче тарихчы Виктор Лысенков 2020 елда Әхмәт Симаев турында китап чыгарган. Симаев 1936-1940 елларда Воскресенск шәһәрендәге «Коммунист» газетасы редакциясендә җаваплы сәркатип булып эшләгән. Кайчандыр бу редакция урнашкан бинага Әхмәт Симаев истәлегенә мемориаль такта да эленгән.
Шул ук редакциядә җаваплы сәркатип булып эшләгән Сергей Михайлович Кристи бу тема белән шөгыльләнә иде. Ул бик күп белгечләр белән элемтәгә чыккан, Казанда дуслары булган. Без дә дуслар идек, ул миңа Симаев тарихын сөйләгәннән соң, кызыксынып киттем. Тиешенчә бәяләнеп бетмәгән шәхес. Сергей Кристи тырышлыгы белән, ул эшләгән бинага такта куелды. Ул вакытта бернинди истәлек такталары юк иде әле, аннан соң Казанда барельеф барлыкка килде.
Симаев яшәгән йорт та сакланган. Коломнада яшәүче татарлар ул йортка истәлек тактасын куюны сорый, тик ул йортны җимерергә мөмкиннәр, шуңа киләчәккә карап фикерләшергә кирәк. Коломна кешеләре дә, бездәге халык та билгеле даталарда бу истәлек тактасы янына җыела, чәчәкләр куябыз.
Әхмәт Симаев бик көчле, ышанычлы шәхес булган. Исемен мәңгеләштерү мәсьәләсенә игътибар кирәк, чөнки җәлилчеләр тарихы әле дә күпләрне шаккатыра, – дип сөйләде ул миңа.
Аның сүзләренчә, китап чыккач, Воскресенскида Симавның оныкчыгы Наталья Таланова белән очрашу да булган. «Алар күп кенә мәгълүматны китаптан белгән. Беләсезме эш нидә? Симаевның кызы Людмила чын әтисе турында 18 яшьләрендә генә белгән. Симаевның хатыны Валентина икенче кеше белән тормыш корган, һәм кыз аның фамилиясе һәм әтисе исеме белән үскән», – дип аңлатты ул. Мәктәптә булганда, укытучылар Симаевның кызы исәнме икән, дип кызыксынган иде, тарихчы сүзләренчә, ул инде мәрхүм.
Татарстаннан читтә татарларның гына түгел, ә мордва, рус милләте кешеләренең дә Әхмәт Симаев турында хәтерне саклаулары хөрмәткә лаек!
- Әлеге язма «Безнең мирас» журналының «11 батыр» проекты белән берлектә әзерләнде. Бу проектны «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин алып бара.
Шагыйрь, журналист Әхмəт Симаев 1915 елның 28 декабрендә Усть-Рахмановка авылында (элек Пенза губернасы булган) туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында тәмамлаган, аннан Иске Синдрово авылында укыган. 1928 елда Мәскәүгә күчкән, читтән торып төзелеш техникумында укыган. Мәскәү метрополитены төзелешендә эшләгән. Татар иҗтимагый мәдәни үзәгендә Муса Җәлил белән танышкан. 1938 елдан Воскресенск шәһәрендәге «Коммунист» газетасы редакциясендә эшләгән. Редакциядә эшләгән Валентина Листопад белән гаилә корган. Кызлары Людмиланы ул күрми кала, чөнки 1940 елда армиягә китә. Радист-десантник була. Аннан сугышка китә. 1942 елда әсирлеккә эләгә. Әсирлектә «Идел-Урал» комитетының радиостудиясендә тәрҗемәче була. 1944 елның 25 августында фашист палачлары Әхмәт Симаевны гильотинада җәзалап үтерә.
- Җәлилчеләр җире - Куян авылы: Гайнан Кормашевның ачылмаган мәхәббәт тарихы
- «Җәлилчеләр җире» – Абдулла Алишның Көек авылы: «Мәктәпне дә ябып куйсалар, бетәбез»
- «Җәлилчеләр җире» – Рәхим Саттар туган Чишмә районы: «Урамына асфальт салсалар иде»
- «Җәлилчеләр җире» – Олы Тигәнәле авылы: Абдулла Батталга бер һәйкәл дә юк (яки кирәкме?)
- «Җәлилчеләр җире» – Иске Кәшер авылы: «Зиннәт Хәсәнов урамы кирәк, күрше авылда бар бит»
- Җәлилчеләр җире: Башкортстанның Иске Турай авылы фермеры Гариф Шабаевка бюст куйган
- «Җәлилчеләр җире» – «Фоат Булатов исеме Мәләвездә бер җирдә дә язылмаган, белмиләрдер...»
- Җәлилчеләр җире – Кыргыз-Миякә: «Галләнур Бохараев исемен халыкка тарата алдык»
- «Җәлилчеләр җире»: Башта авылларда бер Гөлүзә йөрсә, инде 3 олпат шәхес килеп төшсен әле!