Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәлилчеләр җире: Башкортстанның Иске Турай авылы фермеры Гариф Шабаевка бюст куйган

Башкортстанның Иске Турай авылында җәлилче Гариф Шабаев туган. Тууына 113 ел узгач, аның истәлеген мәңгеләштерү ниятеннән, авылында беренче бюст куела. Ул эшне үз өстенә авыл фермеры ала. «Җәлилчеләр җире» проекты кысаларында «Интертат» аның туган авылында булды.

news_top_970_100
Җәлилчеләр җире: Башкортстанның Иске Турай авылы фермеры Гариф Шабаевка бюст куйган

Гариф Шабаев авылына җирле вакыт буенча иртәнге сигезгә килеп җиттек. Авылга кергәнче ярты сәгатьләп ташлы юлдан бардык, шуннан да баш шаулап тора иде инде. Бу юл авыл халкының үзәгенә үткәндер инде, дип уйлап бардым. Рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә кырык километр, дигән билге тора бит әле, кая анда кырыкка басарга?!

Ә авылда әйбәт асфальт юл. Авыл башында кәҗә көтүе каршы алды. Кешеләр күренми. Кибет янында торган бер машина кузгалып китте, әллә кибет ачык инде дип барган идек, шулай булып та чыкты. Кибет хуҗасы Флүзә апа үзе сата. Иске Турайны җәлилче авылы буларак беләбез, диюгә үк: «Әйе, сельсовет янында бюсты да бар, күрдегезме?» – диде, бер горурлык хисе белән.

Баштан ук әйтеп узыйм инде, авылдагы бер фермер ике ел элек Гариф Шабаев бюстын ясаткан. Аны ишеткәч үк: «Хәтерлиләр. Кадерлиләр икән», – дип уйлап куйган идем.

«Юл бөтен машиналарны бетерә, шуңа борчылабыз»

Авыл да зур әле, җиде йөзләп кеше яши. «Авыл әйбәт кенә, матур, күңелле бездә. Эш күп авылда, шулай да менә кибеткә эшкә чыгарга кеше юк. Яшьләр өйдә утыра, эшлиселәре килми. Эшләгәннәре читкә китә. Тагын бер кибетче белән чиратлашып эшлибез. Аны тапканчы үзем генә эшли идем. Авылда кеше күп, әмма эшкә чыкмыйлар. Бездә генә түгел инде ул проблема, нишләтәсең», – ди Флүзә апа.

Иске Турайда төрле милләт кешеләре яши, ди кибетче апа. «Татар, чуваш, рус, таҗиклар бар. Соңгы арада таҗиклар артып китте әле. Башта бер гаилә килеп урнашкан иде, аның артыннан калганнары да килә башлады. Кайсы мал тота, кайсы читкә китеп эшли. Алар үзләре бик бердәм, бөтен бәйрәмнәрне үткәрәләр, күрше-тирәне чакыралар, кунак итәләр. Шундый ачык кешеләр, хәзер андыйлар сирәк бит, кеше бикләнеп яши башлады», – ди ул.

Фото: © Абдул Фархан

Флүзә апаның ире – азәрбайҗан. Өч бала тәрбиялиләр. Әле бу көннәрдә генә улы белән шәһәргә барган булган, авылга кергән юл турында да сөйләшеп алдык. 

«Юл бөтен машиналарны бетерә, шуңа борчылабыз. Депутатлар килгән саен, юлны ясатабыз, дип киләләр дә, оныталар. Хатлар да язып карадык инде. Эре таш җәйделәр бит, ул машинаны нык бетерә. Кызганыч бит, хәзер әйберләр очсыз түгел. Аллага шөкер, Ярмәкәй ягына бара торган юл әйбәт», – ди кибетче.

Шулай сөйләшеп торып, ярты сәгать узган да киткән, кибеткә безнең машина йөртүче абый кереп чакырмаса, тагын «ике-өч авыз сүз генә» сөйләшә идек әле...

«Минем әти белән Гариф Шабаев бергә уйнап үскән»

Кибеттән авыл идарәсенә киттек. Ул мәдәният йортында урнашкан. Биек тәрәзәләр тезелеп киткән, калай түбәле таш бина, «аек авыл» дип язылган плакат тора. Мәдәният йортының түшәме шундый биек, берәр хезмәт алдынгысын күмәкләшеп күккә чөярлек, билләһи. Авыл җирлеге башлыгы Илмира апа Исламованың отпусктан соң беренче эш көне иде. Ул пыяла ишекле шкафтан бер папка алды.

Фото: © Абдул Фархан

Үзебезнең авылдан чыккан геройларыбыз турында мәгълүматны шулай туплап барырга тырышабыз. Без аларны беләбез әле, сөйләп калдырдылар, ә бездән соңгы буын белерме? Гариф Шабаев – горурланырлык шәхес бит. Безнең авылдан хәрби табиб, нейрохирург Гарифә апа Бурангулова да чыккан. Менә аның да исемен мәңгеләштерәсе иде, – ди Илмира апа.

Безнең сүзгә аның белән бергә эшләүче Лилия апа Шәфигуллина да кушылды. «Без бәләкәй вакытта Гариф Шабаев исеме музейда күз алдында тора иде. Хәзер дә, бик зурдан булмаса да, бәйрәм саен искә алабыз», – дип куәтләде.

«Их, кырык ел элек килгән булсагыз, – дип елмайды машина йөртүче Рамил абый Шәфыйков. – Минем әти белән Гариф Шабаев бергә уйнап үскән. Мин бәләкәй вакытта ук әти: «Ул бит герой, аңа һәйкәл куярга кирәк», – ди иде. Укытучыларга мөрәҗәгать итте, тик ул вакытта булмады инде, укытучы – кечкенә кеше бит», – ди иде. Һәйкәл куелгач, «Наканисты, наканисты», – дип бик канәгать булуын күрсәтте.

Фото: © Абдул Фархан

Шабаевка бюст куйдырган фермер Раил Латыйповны көткән арада, авыл турында сөйләшеп утырдык. Авылда тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, мәчет, балалар өчен социаль приют бар. Приютка бөтен районнан балаларны китерәләр, диләр. Ун балага исәпләнгән приютта унсигез кеше эшли.

Мәктәптә җитмешкә якын бала укый. «Таҗик балалары татарча эндәшә, татарлар русча эндәшә», – дип елмайды Рамил абый. «Балалар бакчасында төрле милләт балалары булгач, тәрбияче русча сөйли, шуңа инде», – ди Илмира апа.

Бюст кую – әдәбият дәресендә барлыкка килгән хыял

Ишек төбендә олы гәүдәле ир-ат күренде. «Менә Раил Рәсимович үзе дә», – дип елмайды Илмира апа.

Бик шаян телле, туган авылы өчен янып торган, киңкырлы кеше икән. Нык нигезле үз эшен булдырган кеше ул. Материаль як ныгый башлагач, авылга да ярдәм итә. 

Гариф Шабаевка бюст кую да – күңел кушкан эш. Идеянең беренче чаткысы мәктәптә әдәбият дәресендә үк барлыкка килгән булган.

Әдәбияттан Муса Җәлил темасын узган вакытта укытучыбыз Фәния апа: «Аның көрәштәше безнең авылдан», – дигән иде. Шаккаттым шунда. Бер тапкыр да ишеткәнем булмады. Өйдә сөйләмиләр, авылда кычкырып йөрмиләр иде ул хакта. Шул сүзләр күңелгә кереп калды, янып киттем инде. Герой бит инде ул. Үзем эшли башлагач, акча булса, исемен мәңгеләштерермен, дип уйлап йөрдем.

Фото: © Абдул Фархан

Байтак вакыт узды инде. (авт. – хәзер Раил Латыповка 55 яшь). Бу эшкә алыну өчен материаль яктан да әзер булырга кирәк. Күрше авылда «служак» яши. Бер күрешкәч, уйлар белән уртаклаштым. Кызык булды ул. Ун еллап бу темага сөйләшеп йөрдек. Утырып алган саен сөйләштек. Бер елны безгә басуга журналист килде. Нинди планнарың бар, дип сорады. Менә Гариф Шабаевка бюст куясы иде, дидем. Аны газетага язып та чыккан. Хәзер озакка сузып булмый инде, дидем. Аның биографиясен, тарихларын өйрәнгән идем инде. 2020 елда бюстны куйдык. Пандемия булгач ача алмадык, былтыр тантаналы рәвештә ачтык, – дип сөйләде фермер.

Шулай Шабаевны кем белә соң, нигә куйдың инде, диючеләр дә булган. «Мәктәптә әйбәт укыган кеше белә аны. Белмәгәненә белер өчен әйбәт була. «Әйбәт булган» диясе урынына, аны кем белә соң, диләр», – диде Раил абый.

Ул яктан Раил абыйның планнары тагын да бар әле. Авылга нигез салучыларга һәйкәл куярга тели. Анысын язмаска кушкан иде. Раил абый, гафу итегез, яме. Язып чыккач, бик озакка сузып булмый. Ул һәйкәлне ничек күзаллавын да сөйләде. «Бакый Урманче исән булса, минем сүзләрдән эскизны шунда ук ясап биргән булыр иде», – ди. Фермер әле авылның исемен дә зур хәрефләрдән матур итеп ясатып куярга хыяллана. «Карамалы Гобәйне күргән саен кызыгып куям», – дип елмайды.

Фото: © Абдул Фархан

Илмира апа әйтүенчә, фермер мәктәпне тәмамлаган балаларга үз стипендиясен дә бирә икән. Ел саен чыгарылыш сыйныфындагы иң алдынгы бер кыз һәм бер егеткә акчалата бүләк бирә. Раил абый үзе тыйнак кына: «Стипендия дигән булалар инде. Балаларга стимул булсын дим», – ди. Дүрт еллап шундый «стимул» биреп тора. Әле ел саен, бөтен әйбергә бәя артканда, стипендиянең дә күләме арта бара икән.

«Йортны авылда салсам, аннан соң балалар авылда калмаса, кадерсезләнә»

Раил абый үзе Октябрьский шәһәрендә яши, авылга кадәр юл 30 километр чамасы. Нигә авылда яшәмисез, дим.

Мин көн дә авылда бит. Авылдагы нигез йортта апам яшәп калды. Үзем Октябрьскийда зур йорт салдым. Йортны авылда салсам, аннан соң балалар авылда калмаса, кадерсезләнә.

Техникумны тәмамлагач, колхозда эшләдем, авылда яшәдем. Аннан соң үземне сату өлкәсендә күрдем. Ул вакытта яңа җилләр исте, кешеләр сату эшенә, коммерциягә күчте, мин дә булдыра алам бит дип уйладым да чыгып киттем. Баулыга кадәр җәяү барган идем, шунда юлда беркем утыртмады. Бер елдан соң машинам булса иде, дип хыялландым. Бер ел дигәндә машина алдым бит. Аннан соң теплицаларда кыяр үстердем. Ул вакытта бер фермер яңа техника сатып алып эшли башлады. Техникага кызыгып, мин дә сатып алдым. Техника булгач, чәчеп карарга да кирәктер инде, дидем. Хәзер арпа, җитен, шикәр чөгендере, карабодай, борчак үстерәм. Болай зарланмыйм үзем. Эшләргә кешең булса, минем эш кыен түгел ул. Ә эшләргә кеше бар, – ди фермер.

Тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Хатыны өйдә генә тора, чөнки олы кызларында ДЦП диагнозы, икенче кызлары югары уку йортында белем ала. Олы кызыгыз белән дәвалануларга йөрмисезме инде, дим. «Хәзер дәвалануларга йөрмибез инде. 31 яшь инде балага. Безне тәртипкә өйрәтә», – ди әти кеше.

«Бронзадан яңаны ясатмыйча булмый икән, алайса ел саен яңартырга кирәк була»

Шулай Башкортстан каймагы белән чәй эчә-эчә сөйләшеп утырганда аңлыйм: безнең сөйләм бертөрле диярлек. Гәрчә, Лилия апа: «Татарстанга баргач, без каты сөйләшәбез кебек, башкорт өчен тагын да каты сөйләшәбез. Чиста гына башкортча да, татарча да сөйләшмибез», – ди.

Иске Турай – иң зур татар авылларының берсе, гомумән, районда татар авыллары күп. Чуваш, мордва, удмурт авыллары да бар.

«Менә безнең районда «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» диләр бит инде. Менә кызык бит ул. Ә нигә ул, мәсәлән, татар теленең көнчыгыш диалекты түгел? Нигә алай була алмый? Монда һәрвакыт татар авылы булган», – ди Раил абый.

Фото: © Абдул Фархан

Чәйләрне эчеп бетергәч, бюст янына чыктык. Шунда ук сугышта катнашучыларның исемлеге тора, чик гаскәрләренә багышланган билге дә бар. Тирә-якларындагы үләннәрне чабып, чистартып торалар. Раил абый бюст янында торганда, буявы куба башлаган җирләре булуын күрде. Бюстны композит материалыннан ясаткан булган. «Моны реставрацияләргә кирәк әле. Бронзадан яңаны ясатмыйча булмый икән, алайса ел саен яңартырга кирәк була», – дигән нәтиҗәгә килде.

«Укучыларны Муса Җәлил һәйкәле янына Казанга алып бардык»

Авыл җирлегеннән без мәктәпкә киттек. Юлда Сталин белән Ленин сәламләп калды.

Фото: © Абдул Фархан

Мәктәптә балалар җәйге практикада кура җиләге җыя иде. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Мардаганиева белән мәктәптәге музейга кердек. Анда Шабаевка багышланган почмак бар.

Фото: © Абдул Фархан

Ел саен аңа багышланган «Батырлык дәресе үткәрәбез». 9 Май бәйрәмендә Гариф Шабаевка куелган бюст янына барабыз, чәчәкләр салабыз, бюст тирәсен җыештырып торабыз. Әлбәттә, авылдан шундый кеше чыгуы – горурлык. Балаларда да шул хисне уятырга тырышабыз. Әдәбиятны мәктәп директоры Әлмирә Кәримова укыта. Ул да дәрестә тәрбия эшен алып бара. Укучыларны Муса Җәлил һәйкәле янына Казанга да алып бардык, – дип сөйләде ул. 

Җиләк җыючы кызлардан да, кем соң Шабаев, дип сорагач «безнең герой», «җәлилче» дип җавап бирделәр. «9 Майда аның бюсты янына чәчәкләр салабыз, аның турында безгә әдәбият дәресендә сөйлиләр», – диделәр. 

Фото: © Абдул Фархан

«Җәлилчеләр арасында безнең авылдан чыккан героебыз булу – зур горурлык»

Мәктәптән соң мәчеткә дә кереп чыктык. Анда остазбикә Зәрия апа Кашапова каршы алды. Бу мәчетне аның ире салдырган булган, үзе имам булып торган. Күптән түгел яман авырудан бакыйлыкка күчкән. Зәрия апа үзе гомер буе укытучы булып эшләгән. 

Фото: © Абдул Фархан

Иптәшем халкыбызны, телебезне саклау буенча күп эшләр башкарды. Хәзерге хәзрәтебез дә тырыша.

Дөньялар үзгәреп китте. Кеше үзенең илен, телен саклау турында тирәнтен уйлана башлады. Илне, телне ярату, патриотик рух кеше аңында булырга тиеш. 

Җәлилчеләр арасында безнең авылдан чыккан героебыз булу – зур горурлык. Балалар ни генә күрми һәм ишетми, без геройларыбыз турында искә төшереп торырга тиеш. Алар нинди кыенлыкларга түзеп, үз фикерләрен югалтмыйча, бер-берсенә тотынып, татар рухын саклаган.Төрле мәгънәсез сүзләргә ышанырга торган, үз илен кадерләргә ашыкмаган, үз иле турында начар сөйләргә торган кешеләр арасында үзеңнең фикерең булу бик мөһим. Дөрес юлдан бара торган, акны карадан аера торган буынны тәрбияләү – безнең бурыч, – дип сөйләде ул.

Ни гаҗәп, авылда Гариф Шабаев исемендәге урам юк, авыл җирлеге башлыгы: «Авылда урамы юк шул, без ул турыда да уйлыйбыз», – диде. 

Авыл буенча нәтиҗә ясаганда, Гариф Шабаевны туган авылында онытмыйлар, киресенчә, хәтерне яңартып торалар, дип әйтер идем. Авылда Раил абый кебек кешеләр күбрәк булсын иде. 

«Аларның исемнәре проспектларга бирелергә тиеш»

Драматург, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан Җәлил, җәлилчеләр һәм «Идел-Урал» легионы тарихы турында «Ватан» романын язган иде. 

Фото: © Владимир Васильев

Гариф Шабаев – сугышның беренче көнендә үк үз теләге белән фронтка киткән кеше. Әсирлеккә эләккәч, иң беренче булып Фоат Булатов белән таныша. Гариф абый Җәлил, Алиш, Кормашлар рухындагы кеше була. Яшерен оешма эшенә дә тиз кереп киткән. Сугышка кадәр хисапчы булып эшләсә дә, «Идел-Урал» газетасында тәрҗемәче булуы аның әдәбиятка, журналистикага тартылган кеше булуын күрсәтә. Шәхес буларак шул яктан таныйм мин аны.

Гариф абыйның исемен күтәрү аның туган җирендә, туган ягында аның белән кызыксынган кешеләргә йөкләнә. Бәлки, аның фондын оештырырга кирәктер. Урамга исемен бирү дә әйбәт булыр. Аларның исемнәре проспектларга бирелергә тиеш. Алар – безнең милләтне, татар халкын дөнья күләменә таныткан шәхесләр.

Гариф Хафиз улы Шабаев 1907 елның 15 декабрендә элекке Уфа губернасының Бәләбәй өязендәге Иске Турай авылында туа (авт. – хәзер Ярмәкәй районына карый). Ул кечкенә вакытта ук, әти-әнисе, ачлыктан качып, Урта Азиягә күчеп китә. Гариф Ташкентта башлангыч белем ала, аннан Казанда укый. 1928-1929 елларда Каюм Насыйри исемендәге татар педагогия техникумында техник секретарь, соңыннан укыту бүлеге мөдире булып эшли. Казанда финанс хезмәткәре курсларын уза. Яңадан Урта Азиягә китә һәм Госстрах инспекторы булып эшли.

1932 елда культура-агарту оешмаларында эшләүче Мөнәвәрә исемле кызга өйләнә. Сугыш башланыр алдыннан Лилия исемле кызлары туа. Гариф Шабаев, исәнлеге начар булу сәбәпле, армиягә алынмый, ләкин сугыш башлангач ук, фронтка җибәрүләрен үтенеп, хәрби комиссариатка килә. Фронттан аңардан нибары бер генә хат килә. Аның часте чолганышта кала, әсирлеккә эләгә. 1943 елның 13 гыйнварында аны Берлинга күчерәләр. Анда яшерен оешмага эләгә.

Ул «Идел-Урал» газетасында тәрҗемәче булып эшли. Аны шулай ук хәреф җыючы итеп тә тәкъдим итәләр.

Беренче Моабит дәфтәренең соңгы битендә Муса Җәлил үзе язып калдырган исемлектә аның фамилиясе беренче торган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100