Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәлилчеләр җире» – Рәхим Саттар туган Чишмә районы: «Урамына асфальт салсалар иде»

Башкортстанга – җәлилчеләрнең кече ватаннарына баргач, Чишмә районына керми булдыра алмадык. Түбән Хәҗәт авылында туган Рәхим Саттарны «уникенче җәлилче» дип атыйлар. «Интертат» каһарманның туган ягында ничек зурлаганнарын күреп кайтты.

news_top_970_100
«Җәлилчеләр җире» – Рәхим Саттар туган Чишмә районы: «Урамына асфальт салсалар иде»

Рәхим Саттарның тулы исеме – Габделрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров. Ул 1912 елның 15 августында Түбән Хаҗәт авылында игенче гаиләсендә туа. Аның әтисе татар авылыннан бу авылга мулла итеп чакырып китерелгән була. Балачактан әдәбиятка гашыйк була, шигырьләр яза. Мәктәпне Уфада тәмамлый, татар теле, әдәбияты дәресләрен Нәкый Исәнбәттән ала. 1937 елда гаиләсе белән Казанга күченеп килә, «Кызыл яшьләр»(Татарстан яшьләре) газетасында эшли, иҗат итә. 1941 елда фронтка китә, десантчы буларак, дошман тылындагы операцияләрдә катнаша. 1942 елда шундый операциядә әсирлеккә эләгә һәм Вустрау лагеренә озатыла. Шунда ул Абдулла Алиш белән очраша һәм Гайнан Кормаш, Муса Җәлил тарафыннан оештырылган антифашистик оешманың иң ышанычлы әгъзаларыннан берсе булып китә. «Идел-Урал» легионында антифашистик листовкалар язып таратуда актив катнаша. 1943 елның август аенда яшерен оешма фаш ителеп, җәлилчеләрне кулга алганда, Рәхим Саттар да шул исемлектә була. Әмма ул бу чакта инде лагерьда булмый – июнь аенда Рәхим Саттар җитәкләгән биш кешелек төркем алдына бурыч куела – фронт линиясен үтеп чыгарга һәм «Идел-Урал» легионында яшерен оешма төзелүен совет командованиесенә хәбәр итәргә. Төркем «Едлино» лагереннән кача. Рәхим Саттарның шуннан соңгы язмышы билгесез. Шаһинур Мостафин мәгълүматлары буенча, бу төркемнең Польшада эзенә төшәләр һәм шунда эскерткә качып ятканда огнемет белән тереләй яндырып үтерелә.

Түбән Хәҗәткә кичке сәгать 4ләр тирәсендә килеп җиттек. Клуб янына килеп туктагач, урамны яңгыратып, мотоцикл узып китте. Клуб янында ялгызы гына Зиннур карт яши. Ул авылда иң өлкән кеше булып санала, коронавирус үз эшен эшләп йөргән монда... Капкадан эшләпә кигән 90 яшьлек Зиннур агай күренде.

«Ул герой булган инде. Муса Җәлил белән бергә булган, дип сөйлиләр иде. Монда аны беркем дә белми инде. Клубта фотосы гына бар, әзрәк язмалар да бар бугай», – диде ул.

Зиннур карт авылның шул еллардагы торышын искә алды. «Ул вакытта авылда бәләкәй генә, салам түбәле йортлар иде, күптән түгел генә авыл әзрәк «ничеволанып» китте. Авылда халык әйбәт», – диде.

Фото: © Абдул Фәрхан

Шулай сөйләнә-сөйләнә ишегалдына кердек, бабай чиләген әкрен генә коега төшерде. Искиткеч эссе көннәр иде (июль ахыры). Зиннур карт коесы суы хәл кертеп җибәрде. Бит-кулларга да салкын судан рәхәт булып китте.

«Халык авылга кире кайта башлады»

Зиннур карт Рәхим Саттарның нигез йорты булган урынны да белә. Анда барырга дип, машинага утырганда, күршедәге апа капка төбендә йөргән каз бәбкәләренә су бирергә чыккан иде.

Фото: © Абдул Фәрхан

Миңсылу апа Әхмәтова авылның бүгенгесе турында сүз әйтте. «Авыл тату. Быел зират рәшәткәләрен яңарттык, мәчет төзеп ятабыз әле, Аллага шөкер. Авылда яшьләргә эш юк инде, Чишмәгә эшкә йөриләр. Мәктәп тә ябылды, балаларны икенче авыл мәктәбенә автобус йөртә», – ди ул.

Авыл халкы Рәхим Саттарны белми түгел. Миңсылу апа да: «Беләбез, горурланабыз», – диде.

Фото: © Абдул Фәрхан

Рәхим Саттарның балачагы узган нигез урынында бүген башка йорт тора. Ул урын берничек билгеләнмәгән инде. Авылда Рәхим Саттарның исемен мәңгеләштерүгә багышланган урам исеме, бюст, истәлек тактасы – берсе дә юк.

Авыл җирлеге башлыгы Әкрам Туктаров берәр яңа урамга исем бирелү мөмкинлеге булуын әйтте. «Авылда 200дән артык кеше яши. Балалар әз, шулай да халык авылга кире кайта башлады, элек китәләр иде. Фермерлар да бар», – диде ул. Халык кайткач, бәлки, яңа урам да барлыкка килер әле.

Фото: © Абдул Фәрхан

«Рәхим Саттар урамына асфальт та салып куйсалар иде ул»

Ә менә район үзәгендә Рәхим Саттар исемен йөрткән урам бар. Тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда бер дивар батырга багышланган. Музейда бик күп башка исем-фамилияләр очрый, һәрберсе – горурланырлык кешеләр, ә Чишмә халкы бер урамга Рәхим Саттар исемен бирә алган.

Фото: © Абдул Фәрхан

Ул урам Чишмәнең «Поле чудес» дигән микрорайонында урнашкан.

«90нчы елларда төзелешләр юк иде бит инде. Шул вакытта Чишмәнең ул өлешендә йортлар бик тиз үсеп чыккан иде. «Чудесным образом дома растут», – дип, ирония белән шундый исем бирелгән. Менә шул телгә ябышып калган. Бу дәрәҗәле район санала», – дип сөйләде Чишмә музее директоры Радик Әхмәдиев.

Фото: © Абдул Фәрхан

Музей директоры август аенда, Рәхим Саттарның туган көне тирәсендә, бу урамның ике очына аның фотосы белән истәлек тактасы куелачагын әйткән иде. Аны чыннан да куйганнар. Ул 2-3 кенә йортлы кыска урам түгел, анда 20гә якын йорт бар. Урамның бер генә кимчелеге бар – юл. Яртысына кадәр асфальт кергән дә, яртысыннан таш юл китә.

Фото: © Чишмә районы музее сайтыннан

Бер йортның капкасына шакыгач, хуҗабикә күренде. Ишегалды шау чәчәккә күмелгән вакыт иде.

«Без бу урамга 22 ел элек килгән идек. Ул вакытта исем бирелгән иде инде. Рәхим Саттарны герой дип беләбез. Горурланабыз. Рәхим Саттар урамы, дип горурланабыз, менә Рәхим Саттар урамына асфальт та салып куйсалар иде ул. Бер очына салдылар, икенче очта – юк, үзебез 6 машина таш керттек», – дип сөйләде Финә Кинзегулова.

Фото: © Абдул Фәрхан

Авылда урам исеме һәм юл турында сорауга соңыннан район башлыгы урынбасары җавап бирде.

«Рәхим Саттарның рухи көченә сокланам»

Без Чишмәгә иртәрәк килеп җитәргә тиеш идек. Рәхим Саттарның шигырьләрен сөйләтергә дип, музейга балаларны чакырган булганнар. Килгәннәр, көткәннәр. Алай ук көтәләрдер дип уйламаган да идем, йөрәккә авыр булып куйды. Музейның икенче катында рәт-рәт тезеп куйган урындыклар тора иде, шулай ук әзерләнеп торганнар.

Ринат әфәнде, музей хезмәткәрләре Рәхим Саттарга багышланган экспозицияне күрсәттеләр. Рәхим Саттарның 110 еллыгына багышланган күргәзмә эшли иде.

Фото: © Абдул Фәрхан

«Татарстанның Милли музее ярдәме белән күргәзмәне оештырдык. Рәхим Саттарга багышланган чаралар булып тора. 100 еллык юбилеена багышлап та бик күп чаралар, бәйгеләр булды. Балалар шигырьләрен яттан сөйләде. Чишмә районы халкы аны хөрмәт итә. Авылларда да искә алу кичәләре була.

Сугыштан соң исән калган кешеләр турында да мәгълүмат табуы авыр, алар бит инде сугышта ук калган, шуңа мәгълүмат аз. Без хәзер барлык материалларны, хәбәрләрне җыеп барабыз.

Фото: © Абдул Фәрхан

Мин Рәхим Саттарның рухи көченә сокланам. Әти-әнисе репрессиягә эләгеп тә, туган җиренә патриотизм тойгылары калган. Фашистларга сатылып йөрмәгән. Үз иле, халкы турында уйлаган. Аның шушы рухы турында балаларга сөйләргә тырышабыз», – диде ул.

«Караякуп авылында бер урамга исем бирергә уйлыйбыз»

Чишмәгә сәяхәт район башлыгы урынбасары катнашында кичке аш белән тәмамланды. Шуннан без Казанга юлга да кузгалдык. Илдар Асадуллин, Рәхим Саттар урамында юл эшләнер, дигән өметен әйтте. Ул район бюджетыннан гына тормый. Урам исеменә килгәндә, Рәхим Саттар исемен йөрткән урам башка авылда да булырга мөмкин.

«Түбән Хәҗәт авылында «расширение» булмый әле. Урам исемен алмаштыру авыл халкы өчен авырлык китерә. Документларны алмаштырырга кирәк булачак. Ул дөрес булмый. Рәхим Саттарның әтисе туган авыл Яңа Абдуллада да шундый ук хәл. Яңа Абдулла Караякуп авыл җирлегенә карый, Караякуп авылында бер урамга исем бирергә уйлыйбыз», – диде ул.

Фото: © Абдул Фәрхан

Чишмә районы үз батырын зурлый, дип әйтергә кирәк. Бу бигрәк тә Мәләвездән соң зур контраст булып тора иде. Рәхим Саттар авылдан чыккан булса да, эшләр район дәрәҗәсендә эшләнелә. Казанда да бер урам Рәхим Саттар исемен йөртә әле.

Былтыр Рәхим Саттарның тууына 110 ел иде. Шул уңайдан Казанда һәм Башкортстанның Чишмә районында шагыйрь каһарманга багышланган чаралар узды. Аны «уникенче батыр» дип эзтабар язучы Шаһинур Мостафин атаган булган. Бүгенге галимнәр дә бу фикер белән килешә.

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, әдәбият галиме Нурфия Йосыпова «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә бу турыда әйткән иде.

«1943 елның август аенда яшерен оешма фаш ителеп, җәлилчеләрне кулга алганда, алар исемлегендә Рәхим Саттар да була. Шуңа да Шаһинур Мостафинның Рәхим Саттарны «уникенче җәлилче» дип атавында тулы хаклык бар. Ләкин Рәхим Саттар 1943 елның июнь аенда лагерьдан качып өлгерә һәм билгесез югала», – дип сөйләде ул. 

Күптән түгел Рәхим Саттарга багышланган фильм да чыкты.


Рәхим Саттар шигырьләре

Халкым өчен

Көнчыгышта алсуланып

Ата ал таң.

Күккә калкып таулар күренә,

Гүя калкан.

Алга карыйм. Анда ята

Томан һаман.

Ерак Туган илдә яши

Газиз анам.

Коралдашлар яу кырында!

Кайда соң мин?

Кем мин сиңа, ятиммени?

Әйт, Туган ил!

Бар хәсрәтең, бар михнәтең

Миңа уртак.

Син генә сук, син иркәлә,

Син мине как.

Ләкин син бел: һәр сулышым,

Барлык көчем

Синең өчен, Туган илем,

Синең өчен!

 

Иптәшем

 

Сары барак шыгрым тулы иде, —

Утырдык без озак.

Күптән инде якын кеше белән

Сөйләшергә сусап.

Күрше булып, зәңгәр күзе белән

Утырды Николай.

Беренче кат күреп аны беләм,

Япь-яшь әле — малай.

Ул сугышта, кан эчендә йөзеп,

Яраланып ауды.

Ерткыч дошман кызганмады аны,

Әсир итеп алды.

Зәңгәр күзен тутырып миңа карый,

Коңгырт күзләремә.

Тавышы моңлы, йөрәгемә җылы

Аның сүзләреннән.

Дус ул миңа, якын иптәш миңа,

Батыр ул — Николай.

Әллә кемнәр аны дошман диләр,

Юк, түгел ул алай.

Без икебез, кулбашлар беркетеп,

Арысландай булып,

Уртак дошман булган фрицларны

Еракларга кудык.

Уртак Ватанны без бергә саклап,

Ирек өчен аудык.

Кызыл канга батып калды шунда

Сеңелем биргән яулык.

Әнкәм теләп калды миңа саулык,

Сеңелем бүләк итте кулъяулык.

Яраланды янда юлдашым,

Бәйләп киттем аның кулбашын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100