«Җәлилчеләр җире» – Олы Тигәнәле авылы: Абдулла Батталга бер һәйкәл дә юк (яки кирәкме?)
«Җәлилчеләр җире» проектының чираттагы герое – Абдулла Батталның туган ягы – Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылы. Баштагы язмаларда Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Зиннәт Хәсәнов, Галләнур Бохараев, шулай ук Рәхим Саттар туган авыллары турында язган идек.
Олы Тигәнәле авылы музеена барып кергәч тә, анда эшләүче апалар: «Җәлилчеләр турында укыган саен, безгә кайчан килерсез икән, дип көткән идек», – дип каршы алды. Авыл музеенда эшләүче Лилия Зарипова һәм Фаягөл Хәлилова янына килеп җиттек. Казаннан безнең белән Абдулла Батталның туганының улы, «ТНВ» хезмәткәре Фәрит Батталов та кайтты. Музей җәлилченең бертуганы – язучы Салих Батталов исемен йөртә.
«Бу проект белән танышкач та, шатландым, зур эш башкаралар, дип уйлап куйдым», – ди музей мөдире булып эшләүче Фаягөл апа. Ул музейда өченче ел эшли, аңа кадәр мәктәптә математика, физика, информатика укыткан, завуч булган. «Укытучылыктан мәдәнияткә күчтем», – дип елмайды үзе. Башта Лилия апа мөдир булган, ә алар үзара килендәшләр дә икән әле. Лилия апа чыгышы белән дә бу авылдан, Фаягөл апа Аксубайдан килен булып килгән.
«Казанда Бертуган Батталовлар урамында авылдашларыбыз яши»
Музей ачылганга 20 ел узган. Башта ул иске мәктәптә булган. Экспонатлар анда сыймый башлагач, яңа бина барлыкка килгән.
Фәрит абый белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Мөбәрәк абыйның (авт. – Абдулла Батталның бертуганы) 110 еллыгына видеолар да эшләдек. Абдулла Баттал, Салих Баттал турында фильмнар бар. Кеше белә, дип әйтүем. Атна саен диярлек балалар килә, август аенда һәрвакыт чаралар уза. Балаларга сөйлибез. Горурланып сөйлибез. Берәр җиргә укырга керсәгез дә, кирәк булыр, дип тә аңлатам. Проект эшләре өчен кирәк була. «Абдулла Баттал сез мәктәпкә бара торган урамнан йөргән бит», – дип аңлатам. Үзем дә шул урамда яшим. Мин дә шуннан йөрим, дим. Нинди генә чара булса да үзебезнекеләр турында сөйләргә тырышабыз. Авылда Абдулла Баттал һәм Салих Баттал урамнары бар, районда да бар, Казанда РКБ янында Бертуган Батталовлар урамы бар, – ди Фаягөл апа.
Анысы – безнең хезмәт. Шулай бит Фәрит абый? – дип кушылды Лилия ханым.
Фәрит абый да «әйе» дип, башын кагып куйды.
Без район администрациясенә мөрәҗәгать иттек. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып Чурин Николай Петрович дигән кеше эшли иде. Район исеменнән Казан мэриясенә хат яздык. Николай Петрович җибәрде. Кабул иттеләр. Башта вакытлыча билге куйганнар иде. Хәзер йортларга исеме язылган. Ул урамдагы йортларның берсендә авылдашларыбыз да яши. Алар бик горурлана, үзебезнең авылдаш исемен йөрткән урамда яшибез, диләр, – дип сөйләде Лилия апа.
«Урамда 2 бала һәм 2 сыер бар»
Фаягөл апа Батталовларның укымышлы гаилә булуын телгә алды.
Авылда яшәгән бер әби Абдулла Батталның әтисенә теш алдырырга йөргәннәрен сөйли иде. «Теш сызласа, аның янына төшә идек, итәгенә яткыра иде, нидер эшли дә, тешне ала иде», – ди иде. Ул бик төпле кеше булган. Абдулла Баттал үзе дә шигырь сөйләгән, җырлаган, мәкаләләр язган, күңелле, кызык кеше булган, диләр.
Үзе дә шигырьләр язган бит, кызганыч, сакланмаган. Әнисе шигырьләрен мунчага алып барып яндырган. Ул вакытта куркыныч чор булган инде, – дип өстәде Лилия апа.
Бик уңган кеше булган. «Безнең авылныкы!» дип ничек горурланмыйсың инде, горурланасың. Җәлилчеләр төрле яктан батырлар бит инде. Күз алдына китерегез, суд карарын көтү дә ни тора, ихтыяр көче бик көчле булган, – ди Фаягөл апа.
Башка милләт кешесе булсалар, барысына да герой исемен бирерләр иде. Татарда «яхшы түгел бит инде» дигән әйбер дә бар бит әле. Бәлки, барысына да сорамаганнардыр, ничек инде бөтенесенә сорыйсың, дигәннәрдер, – ди Лилия апа.
Фәрит абый үзе Германиягә 2 тапкыр барып кайткан. Беренче барганда Лилия апага да бару мөмкинлеге булган, ул вакытта нидер тоткарлап калган. «Шул үкенеч булып калды», – ди.
Аннан без Абдулла Баттал исемен йөрткән урамга бардык. Урамдагы бер йортка мәгълүмат тактасы куелган. Анысы да чия агачлары артында калып бара, яфраклары артыннан күренми диярлек. Бу йортта хәзер кеше дә тормый. Музейда эшләүче ике апа да шушы урамда яши.
Урамда 2 бала һәм 2 сыер гына бар, – дип елмайды Лилия апа, урамның перспективасына ишарәләп. – 10 елдан урамда пенсионерлар гына калабыз инде. Җәй көне: «Авыл яши әле», – дигән фикер булып ала, чөнки урам тулы бала-чага тавышы була, рәхәт инде. Кайткан балаларны да музейга алып киләбез. Сентябрь аенда авыл тагын тынып кала, шундый моңсу була, – ди ул.
Монда да шул ук хәл – «авылда эш юк». Кайчандыр авылда колхоз-миллионер, зур автогараж булган. 90нчы елларда ул автогаражда 1000гә якын техника торган. Бик күп кеше шофер булып эшләгән. Хәзер 1 шофер калган. Күп кеше районга күчкән. Калганнарының бер өлеше «Кытай юлы» төзергә йөри. Сыер, сарык тотучы фермерлар калган. Апалар кечкенә вакытта бу урамны «морзалар очы» дип атап йөрткәннәр. «Кайда яшисең, дип сорасалар, «морзада» дип әйтә идем», – ди Лилия апа.
Аннан Батталовлар нигезенә бардык. Йортлары калкулыкта, су буенда урнашкан булган. Иҗади гаилә йорты янына авыл халкы җыелган… Абдулла Батталның Мөбәрәк абыйсы – гобойчы, ТАССРның атказанган артисты булган. Аларның йортлары 2005 елга кадәр торган әле, аннан соң аның урынына яңа нигез салынган.
«Батталовлар исеме яши, яшәр, дип уйлыйбыз. Казанда да булгач… Тырышабыз инде, үзебездән соң калган буыннарга тапшырырга. Фәрит абый исән-сау булгач, була әле», – ди Фаягөл апа.
«Райондагы 5 татар мәктәбен берләштереп, татар телен үстерергә тырышабыз»
Мәктәпкә барганда, башта иске мәктәпне узып киттек, аны сүтеп яталар. Фиягөл апа шул мәктәптә эшләгән булган. Шәһәр мәктәбе кебек ике катлы мәктәп янына килеп туктадык. Мәктәп янындагы сарыкларга күз төшермәсәң, Казанның берәр мәктәбе ишегалдында басып торган кебек, билләһи. Бу мәктәп 2020 елда гына ачылган әле. Балалар бакчасы белән бергә санаганда 56 бала йөри монда, Мәктәп Абдулла Баттал исемен йөртә. Бу исемне бирергә район башлыгы тәкъдим иткән.
Башка мәктәпләр белән чагыштырганда әйбәт әле, – ди мәктәп директоры. – Күп кенә авылларда балалар бакчалары ябылды, ә бездә әле 17 бала йөри, – диде Айсылу Сәйфетдинова.
Баскыч диварларында Муса Җәлил, Абдулла Алишның канатлы сүзләре язылган. Мин аларга каршы түгел, тик үз авылларында да иҗади кешеләр булган, дип уйлап куйдым.
Эчтә йөргәндә дә авыл мәктәбе кебек түгел. Баскычтан төшкәндә тәрәзәдән күренеп торган авыл йортларында күз төшкәч кенә, баш миен авылга кайтарып куйдым.
Быел мәктәпне 3 бала тәмамлаган, 1нче сыйныфка керүчеләр бар, ди. Мәктәп җитәкчесе Айсылу Сәйфетдинова инде 35 ел үз хезмәтенә тугры булып кала.
Бу исемне лаеклы йөртү өчен тырышабыз, бу – горурлык хисе дә уята. Балалар белән һәрвакыт бәйге, конференцияләрдә катнашабыз, аның турында мәгълүматны Татарстанга таратырга тырышабыз. Бүгенге көндә патриотик тәрбия дип сөйлибез, шушы бит инде ул.
Безнең мәктәпне татар телен үстерү үзәге итеп билгеләделәр. Татар телен үстерү үзәге буларак, аерым планыбыз бар. Шул план буенча да эшлибез, чөнки районыбыз күбрәк рус авылларыннан тора. 5 татар мәктәбен берләштереп, татар телен үстерергә тырышу безнең бурыч булып тора, – ди директор.
Ул, мәктәп булгач, авыл яшәр, дигән өмет белән яши.
Башкалада 30 ел ипотека түләп яшәгәнче, әти-әнинең матур йорты бар, кайтыгыз, дим балаларга. Нигә соң монда гына эшләмәскә. Китеп карасыннар, тик кайтсыннар иде. Бәлки, авыл үсәр әле, дигән өметтә торабыз, мәктәп булгач, авыл да яши. Күчеп кайтучы гаиләләр дә бар. Авылны яшәтәсе килә. Без дә зур йорт салдык. «Нигә районда салмыйсыз?» – диләр. Ул вакытта күбесе районга китеп урнашты. Нәрсә бар анда? Анда да шул ук җир. Бу – минем авыл, мин моннан беркая да китмим. Мин шундый патриот инде. Авылны яратмаган кеше авылда тормый инде, – ди Айсылу апа.
Авыл әле дә иҗат кешеләрен биреп тора. Айсылу апаның кызы Энҗе Сәйфетдинова – Әлмәт театры актрисасы.
«Аның исеме халыкта яши, аңа һәйкәл кирәкми»
Авылда Абдулла Батталга бюст куелмаган. Казанда Муса Җәлил һәйкәле янында һәм авылында мәктәп диварында барельеф кына бар. «Безнең алай күтәреп чыккан булмады. Берәрсе бюст куярга инициатива белдерсә, бик шатланыр идек», – ди Лилия апа.
Фәрит абый исә, бюст яки һәйкәл куелудан берни дә үзгәрми, дигән фикерен әйтте. «Аның исеме халыкта яши, аңа һәйкәл кирәкми. Һәйкәл куюдан нәрсә үзгәрә соң? Берни дә үзгәрми. Иң мөһиме – алар турында гайбәт йөрмәсен. Бу – алар өчен иң зур һәйкәл булыр», – диде ул.
Митингларда түрәләр, язучылар – барысы да чын күңелдән җәлилчеләрне (кормашчыларны) ихтирам итсәләр дә, мин дә, алар да каһарманнар турында барысын да белмибез, – дип дәвам итте ул. – Шуның өчен бер үк сүзне кабатлыйбыз. Китап язучылар Рафаэль Мостафинны кабатлыйлар. Мостафинның безгә дә килгәне бар иде. Күп еллар буена аның китабында язылганга таянып, Абдулла Баттал герой булып саналса да, беркатлылык аркасында яшерен оешманы дошманга ачкан, дип белдек. Без дә ышандык. Чыннан да шундый сер тота белмәгән кеше булдымы икән, дип кызыксына башладым. Әти: «Ачык күңелле кеше булган инде ул», – дип әйтә иде.
Фәрит Солтанбәков китабында башкача язылган иде, ул Абдулла абыйны яклап чыккан. Китапларга расланмаган гайбәт кергән, дип яза. Ул дөрес түгел, оешманы сатмаган, дип яза. Шуннан кызыксыну артты. Чит илгә чыгу җиңеләйгәч, Германиягә бару турында уйлана башладык, – дип сөйләде Фәрит абый.
2009 елда ул Берлинга барып кайта. Плетцензее төрмәсендә җәзаланган кешеләр турында мәгълүмат сакланган ЗАГСка бара. Абдулла Батталның җәзалап үтерелүе турында таныклыкны табалар.
Абдулла Батталны «хыянәтче» итеп кабул итүләр Фәрит абыйның әтисе тормышында да эз калдыра.
Алар турында сүз башлангач, әти үзгәрә, борчыла башлый иде. Әтине әле дә кызганам, абыйларга да эләкте. «Безнең бертуганыгыз хыянәтче», – дип, битләренә әйтә торган булганнар. Казанда тузган торакта яшәгәндә күршеләр дә әтинең күзенә карап әйткәннәр. Төрмәдә утырган, хыянәтче… Шуннан әтинең характеры да бозыла иде. Әти заводта эшләде. Ниндидер бәйрәмнәр булгач, билгеле даталар булганда, эшендә уңышка ирешкәннәрне бүләкли торган булганнар. Ул бүләкләр әтигә бирелмичә кала торган булган. Абыйсы хыянәтче булган, шикле кеше, дип куркудан бирмәгәннәр. Әтинең кәефен кырган бу гаделсезлек. Шул вакытта, ачуы килеп, үзе теләп, партиядән чыкты, – дип искә алды Фәрит абый.
Февраль айларында Магнитогорскига командировкага баргач, Абдулла Батталов нәселенә бәйле тагын бер кешене табып кайткан идем. Андагы татар активисты Рәис абый Шәйдуллин әнисе ягыннан Батталовлар нәселенә тоташа. Алар Фәрит абый белән элемтәдә торалар. Фәрит абыйны Урал ягына очрашуларга мәктәпкә дә чакырган булган.
Абдулла Вазих улы Батталов 1916 елның 1 маенда Татарстанның Биләр (хәзерге Алексеевский) районының Олы Тигәнәле авылында туа. Гаиләдә 6 бала була. Авыл мәктәбендә 7 класс бетергәннән соң, колхозда эшли. Чистайда, Донбасста эшләп ала. 1937 елны аны армиягә алалар. Аны кече командирлар курсына укырга билгелиләр. Ләкин көтмәгәндә Абдулла бәхетсезлеккә очрый: аягын имгәтә. Госпитальдә ятып чыкканнан соң, хәрби хезмәткә яраксыз дип, аны кайтарып җибәрәләр.
Олы Тигәнәледә Абдулланы клуб мөдире итеп куялар. Чараларда алып баручы да, артист та, укучы-декламатор булып та катнаша. Сугыш алдыннан Абдулла берничә ай редакция хезмәткәре булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлану белән, аягы зәгыйфь булуга карамастан, Абдулла фрнтка омтыла һәм үз теләгенә ирешә. Әсирлеккә төшкәч, Демблин лагеренда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша. Алар белән бергә антифашистик оешмада эшли башлый: элемтәче вазифасын үти. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 27 минутта фашист палачлары Абдулла Батталны гильотинада җәзалап үтерә.