«Җәлилчеләр җире» – Иске Кәшер авылы: «Зиннәт Хәсәнов урамы кирәк, күрше авылда бар бит»
Сарман районы Иске Кәшер авылы янында биек тау бар. Ерак юлга, яу кырына чыгып киткән кешеләр шул таудагы кыяга үзләренең исемнәрен язып калдыра торган булган. Анда җәлилче Зиннәт Хәсәнов исеме дә язылган, диләр. «Җәлилчеләр җире» проекты Зиннәт Хәсәнов авылы Иске Кәшердә булып кайтты.
Халык телендә Иске Кәшел авылы янындагы тау «Ябалак тау» дип йөртелә. Элек кыя-ташлы тауда ябалаклар бик күп булган. Тауның исеме шуннан килеп чыккан, ди.
Кыш көне юлга чыгып китүчеләр анда барып җитә алдымы икән? Басу буйлап кар ерып барулары, ай-һай, җиңелдән түгел. Без дә ул тауны ерактан, юл буеннан гына күрдек. Тау башына кар яткан, авылга караган битендә каралып калган урыннар бар.
Бу тауга күтәрелү – үзе бер батырлык. Чит җирләргә, еракка, яу кырларына чыгып киткән ир-атлар үз исемнәрен таудагы кыя-ташка язып калдыра торган булганнар. Исемен язган кеше исән-имин кайта, дигән риваять бар, ул авылда бүген дә яши. Ул кыяда бик күп исемнәр бар, анда авылның елъязмасы языла, дисәк тә була. Зиннәт Хәсәнов тә үз исемен язып калдырган. Туган ягына аның даны кайтты.
Исем язу гадәте әле дә саклана. Яңа өйләнешкән парлар да үз исемнәрен яза, – дип сөйләде «Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихы» музееның фәнни хезмәткәре Илдар Йосыпов.
Иске Кәшер Комсомол, Совет, Гагарин урамнарыннан гына торса да, авылда 400дән артык кеше яши. Авылның нәкъ уртасында мәдәният йортын һәм музейны берләштергән бина каршында Зиннәт Хәсәновка куелган бюст тора. Шуннан да күңелгә җылы йөгерде. Беренче бюст 1977 елның маенда куелган, 2005 елда ул реставрацияләнгән. 2021 елда каһарманга яңа бюст ачканнар.
Музей 1960 елда мәктәптә ачылган булган. Яңа мәктәп төзелгәч, анда күчкән, ә хәзер аерым бина булып тора. Музейда авыл йортын чагылдырган бер почмак та, сары төскә кергән документлар җыелган пыяла витриналар да, фотолар белән чуарланган такталар да – барысы да бар. Музейда Зиннәт Хәсәнов үз куллары белән ясаган эшләнмәләр: агач сандык, комган, тимер мич, шкаф, утыргыч, өстәл саклана. Тимер һәм агачтан эшләнмәләр ясарга ул бик оста булган.
«Совет урамына Зиннәт Хәсәнов исеме бирелсә, бик әйбәт булыр иде»
Музейга Зиннәт Хәсәновның энесе Шәфигулланың улы Зиннәтулла абый килгән иде. Ул эшләнмәләрне карап торганда: «Мин әле дә хәтерлим: кечкенә вакытта бу сандык безнең йортта карават астында торды, анда уенчыклар саклана иде. Хәер, уенчыктан әллә нәрсә юк иде инде», – диде ул.
Зиннәтулла абыйга исемне дә Зиннәт Хәсәнов хөрмәтенә кушканнар. Бәлки, ул үзе дә Зиннәтулла булгандыр? Туфан Миңнуллинның Иске Кәшер егетләренә багышлап язылган җырында «Зиннәтулла» да очрый (шигырь язма азагында бирелә).
Безнең күршедә Гәрәй абый бар иде. Ул Зиннәт бабай белән әсирлектә бергә булган. Аның бабай турында сөйләгәннәрен хәтерлим. Безнең Совет урамына Зиннәт Хәсәнов исеме бирелсә, бик әйбәт булыр иде, чөнки ул шул урамда үскән. Мәктәптә без укыганда ук музее бар иде. Дружина да аның исемен йөрткән, – дип сөйләде ул.
Урам исеменә килгәндә, район үзәгендә һәм күршедәге Анак авылында Зиннәт Хәсәнов исемендәге урамнар бар икән. Бу – «күршеләрдә бар, бездә дә булырга тиеш» дип әйтү түгел. Иске Кәшер халкының моңа тулы хакы бар.
Зиннәтулла абый – авыл җирлеге өчен иң кирәкле һөнәр иясе. Ул гомер буе мал табибы булып эшләгән. Әле дә авыл малкайларын кайгыртып яши.
Яраттым эшемне, армиягә киткәнче дә эшләдем, кайткач та дәвам иттем. Әле дә мөрәҗәгать итәләр, телефоннан шалтыратып та киңәшләшәләр. Авылда әле дә маллар тоталар, йөзгә якын сыер көтүгә чыга. Мин эшли башлаганда 367 савым сыеры бар иде. 8 Март яки Яңа ел бәйрәмнәрендә, берәр җиргә барасы булган вакытта әбәзәтелне берәрсенең сыеры бозаулый иде, – диде ул.
«Шуңа ачу чыккан вакытлар да була иде», – дип елмайды тормыш иптәше Галия апа. Алар танышкан вакытта яшь кыз Галия күрше авыл советында секретарь булып эшләгән. Өйләнешкәнче 5 ел йөрешкәннәр. Лаеклы ялга чыккач, Галия ханым яшьлектән килгән хыялын тормышка ашырган. Ул Сарманга ветераннар ансамбленә җырларга йөри. Оялып кына булса да, Галия апа безгә дә җырлап күрсәтте.
«Өйдә кеше булмаганда һәрвакыт җырладым. Минем тавыш башкаларныкына охшамаган, сәхнәгә чыксам, көләрләр инде, дип уйладым. Ул әйбәт тавыш булган икән. Кечкенә вакытта әти җыр буенча укырга китәргә үгетләп караган иде. Мин бармадым. Ул вакытта дөнья икенче төрле булыр иде», – ди.
«Артист белән яшәве авыр инде ул», – ди тормыш иптәше. Үзе артист хатынын концертларга йөртә, репетициягә алып баргач, көтеп тора. Галия һәм Зиннәтулла Хәсәновлар 2 бала үстергән, инде оныклар сөяләр.
«Хәсәновлар – тырыш нәсел»
«Зиннәтулла Хәсәновның әтисе бик тырыш кеше булган. Ул тырышлык нәселдә дә күренә», – диде Илдар абый. Аның бу сүзләренә тагын бер дәлил булып, Зиннәт Хәсәновның сеңлесе Оркыяның малае Алмас Якупов килеп керде. Янында тормыш иптәше Зина апа балкып тора. Алмас Якупов – Татарстанның атказанган механизаторы.
Дөресен әйткәндә, 5нче сыйныфтан басуга чыгып киттем. Күршедәге Гәрәй абый Кәримов йөгереп кергәне әле дә исемдә. Җәлилчеләрне аклаганнар, дигән хәбәрне радиодан ишеткән дә безгә хәбәр итте, – дип искә алды ул.
Алмас әфәнде 50 елдан артык механизатор булып эшләгән. «Утырмаган бер генә техника да калмады», – ди. 1982 елда «Искра» колхозында Зиннәт Хәсәнов исемендәге премия гамәлгә куелган. Беренчеләрдән булып, шул премияне Алмас абый алган булган. Хезмәте өчен төрле елларда машинасын да, мотоциклын да биргәннәр, ял итәргә дә җибәргәннәр.
Беренче тапкыр басуга «КПД-38» тракторы белән чыккан идем. Аннан соң бик күп техника алмашты. Яңа комбайннарда да эшләдем. Хәзер механизаторның эше күп түгел инде, прибордан барысын да карап тора, – ди атказанган механизатор.
Ул улында техникага җылы хисләр уята алган. Улы Ленар – алдынгы механизатор. 6 онык арасында да, бәлки, бу һөнәрне сайлаучылар булыр әле.
«Мин дә авыл өчен «знаменитый», – дип елмайды Зина апа. Зина апа – бөтен эшне җиренә җиткереп эшли торган ут хатын ул. Кайда гына эшләмәгән: колхоз идарәсе, касса, авыл советы, китапханә. «Авылда Зиннәт Хәсәнов урамы булмау йөрәкне әрнетә», – ди.
«Зиннәт Хәсәнов шушы авылныкы була торып, урамга исем куштырып булмады, Халыктан сорамыйлар. Халык каршы килми инде», – дип, зарларын җиткерде.
«Зиннәт Хәсәнов исемен йөртү – мәктәп өчен зур бурыч та, горурлык та»
Урамга исеме (әлегә!) бирелмәгән булса да, авыл мәктәбе герой исемен йөртә. Ике катлы мәктәп алдына килеп туктадык. Авылга кергәндә күренеп калган иде инде ул. Зиннәт Хәсәнов исеме мәктәпкә 2019 елда бирелә. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мемориаль такта куелган.
Мәктәп директоры Римма Әхмәтбаева сүзләренчә, мәктәптә 6 авылдан 100гә якын бала йөри, 20 укытучы эшли. Былтыр 1нче сыйныфка 8 бала кергән. Мәктәп коридорында безне Зиннәт Хәсәнов исемендәге яшь армиячеләр отряды каршы алды.
Татар теле укытучысы Роза Шәмгунова сүзләренчә, мәктәпкә герой исеме бирелү – укучылар өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Зиннәт Хәсәнов исемен йөртү – мәктәп өчен зур бурыч та, горурлык та. Патриотлык беренче урында торганда, бигрәк тә горурландыра. Герой исемен йөртүнең үз өстенлекләре бар. Казанның 113нче мәктәбендә фәнни-гамәли конференция уза, анда герой исемен йөрткән мәктәпләр генә катнашырга хокуклы. 2020 елда укучыбыз җиңүче дә булды, – диде ул.
Иске Кәшердә Зиннәт Хәсәнов исеме адым саен очрый. Авылның спорт мәйданында (анда Сабантуй да уза) Зиннәт Хәсәнов аллеясы да бар. Әлбәттә, балалар үз геройлары турында белеп үсә. Иске Кәшер үз каһарманын зурлый, данын тарата, алар хөрмәткә лаек.
Иске Кәшер авылыннан фоторепортаж.
Зиннәт Хәсәнов (1916–1944) тумышы белән Татарстанның Сарман районы Иске Кәшер авылыннан. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлагач, колхозда эшләгән. 18 яшендә Казанга чыгып китә. Казан сәүдә техникумына укырга керә. Укуны уңышлы тәмамлагач, Зиннәтне Кировка товаровед итеп җибәрәләр. 1-2 ай эшләгәннән соң, 1939 елның көзендә армия хезмәтенә китә.
Берничә ай хезмәт иткәннән соң, аны кече командирлар курсларына җибәрәләр. 1941 елда фронтка китә. Рота белән җитәкчелек иткәндә, ул каты яралана һәм әсирлеккә «Идел-Урал» легионына эләгә. Яшерен оешма әгъзасы була. Музыкаль капеллада эшләгәндә листовкалар тараткан. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә җәзага тартыла.
Роберт Миңнуллинның Зиннәт Хәсәнов авылдашларына, Иске Кәшер малайларына багышлап язган шигыре.
Батыр булыгыз!
Сезнең чишмә шифалыдыр!
Бәлки, шуңадыр
Нәкъ менә сезнең авылда
Батыр тугандыр?!
Зиннәт Батыр эчеп үскән
Суларны эчкәч,
Сез дә бары батыр гына
Булырсыз үскәч!
Чөнки сезнең суыгыз – бер,
Җирегез – уртак.
Сезнең суны эчкән кеше
Булалмый куркак!
Сез дә солдатлар буласы,
Әзер торыгыз!
Зиннәт Хәсәнов шикелле
Батыр булыгыз!
Батырлыкны эшли ала
Бөтен кеше дә.
Аның өчен кирәк түгел
Алып көче дә.
Яратырга кирәк бары
Туган җиреңне,
Әтиеңне-әниеңне,
Туган илеңне!
Зиннәтулла да булгандыр
Нәкъ сезнең сыман.
Ә үзенең йөрәгенә
Күпме көч сыйган!
Үзенең туган халкыннан
Җыйган ул аны.
Авыр чакта хәтерләгез
Зиннәтулланы!
Һәм батыр җәлилчеләрне,
Җәлилнең үзен,
Буласыгыз килсә әгәр
Батыр һәм түзем!
Бөек Җиңү таңын да бит
Алар аттырды!..
Авыр чакта хәтерләгез
Зиннәт Батырны!