Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәлилчеләр җире – Кыргыз-Миякә: «Галләнур Бохараев исемен халыкка тарата алдык»

Галләнур Бохараев, Сәлим Бохаров – ике исем астында билгеле булган бер шәхес. «Идел-Урал» легионының яшерен оешмасында Сәлим Бохаров исемле кеше булган. Аның чын исеме Галләнур Бохараев булуын ачыклар өчен, тарихчылар күп көч куя. Җәлилченең туган ягында – Кыргыз-Миякәдә – аның «дөрес» исеме 5-6 ел элек кенә киң тарала.

news_top_970_100
Җәлилчеләр җире – Кыргыз-Миякә: «Галләнур Бохараев исемен халыкка тарата алдык»

Җәлилчеләр арасында Сәлим Бохаров исемле кеше булган, әмма аның чын исеме – Галләнур Бохараев, ул Башкортстаннан. Җәлилче турында материалларны өйрәнә башлаганчы мин белгән бөтен мәгълүмат шушы иде.

Аның турында булган мәгълүматны өйрәнеп чыккач та, ул материалның зур тырышлык белән бөртекләп җыелганлыгы күренә. Исем-фамилиясе төрлечә язылган, җәзалап үтерү турындагы таныклыкта бөтенләй башка мәгълүмат бирелгән. Тарихчыларда да мәгълүмат әлләни булмагач, халыкка аның тагын да әзрәге генә барып җитә яки бөтенләй барып җитми.

Рафаэль Мостафин «Җәлилчеләр» китабында Галләнурның исемен һәм фамилиясен, әти-әнисе исемен башка итеп яздырганын, үзен «кара эшче» дип күрсәтүен ачыкларга тырыша. Йомгак бик озак һәм әкрен сүтелә. Сәлим Бохаровның Галләнур Бохараев булуы чагыштырмача күптән түгел генә ачыклана. Исеме, туган көне, туган җире дөрес күрсәтелмәгән кешенең чын йөзен ачыклый алу – зур хезмәт дип саныйм.

1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә 11 кеше арасында иң соңгысы булып, 29 яшьлек Галләнур Бохараевның башы киселә. Гайнан Кормашев җәзага тартылганнан соң, ярты сәгать көтә ул...

Сугыш кырына барып эләккәнче, Галләнур Бохараев Дәүләт банкында хисапчы булып эшләгән. Мария исемле рус кызына өйләнгән булган. Аның нәсел дәвамчысы булмый.

Фото: © Абдул Фәрхан фотолары

«Галләнур Бохараевның исемен халыкка чыгара алуыбызны зур эш дип саныйм»

Без Миякәдә «Бохарай тавында» урнашкан Галләнур Бохараев исемендәге паркта басып торабыз. Башта – паркның атамасы турында. Паркка бу исем 2019 елда бирелә, ә парк үзе 2016 елда ачылган. Җәлилченең чын исеме беренче тапкыр туган ягында зур хәрефләр белән языла.

Паркта без Башкортстанның Миякә районы Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Вилсур Нәфыйков белән очраштык. 2017 елда аның җитәкчелегендә Миякә районы эзтабарлары Муса Җәлил һәйкәле янына Казанга килә.

Казанда Муса Җәлил һәйкәле янында митингка чыкканнан соң, паркка Галләнур Бохараев исеме бирелде. Аңа кадәр монда Сәлим Бохаров чынлыкта Галләнур Бохараев булуга игътибар бирүче юк иде. Казаннан Рафаэль Мостафинның китапларын алып кайтып, администрациягә тапшыргач кына, аның чыннан да герой булганын аңладылар. Аңа кадәр Галләнур Бохараевның исеме халык арасына зур итеп чыкмаган.

Мин башта үзем дә ныклап кызыксынмадым, 2017 елда өйрәнә башладым. Үзе Миякәнеке бит, нишләп билгеле түгел, дип уйланып йөргәннән соң, танытырга кирәк, дип уйладык. Паркка исем биргәндә аның кем булуын аңлаттык, аның җәлилче, герой булуы халык арасына шул вакытта гына чыкты. Шуннан соң гына: «Ә-ә-ә, Сәлим Бохаров – ул безнекемени?» – дип сорый башладылар. Хәзер халык аның исемен белән инде.

Нәселе ныклап калмагач, аны күтәреп чыгучы да булмаган. Ул банк хезмәткәре булган. Шагыйрь дә, зур һөнәр иясе дә булмаган. Ул батырлыгы белән генә билгеле була ала. Галләнур Бохараевның исемен халыкка чыгара алуыбызны зур эш дип саныйм, – дип сөйләде Вилсур Нәфыйков.

«Бохарай тавы» исеме кайдан килеп чыккан?

Паркка без көн уртасында килдек. Кеше юк иде. Бары тик балалар мәйданчыгында тормыш кайный. Паркның читтәге сукмагы буйлап бер кеше килгәне күренгәч тә шул якка йөгердем. Ул әфәнде башта сәерсенеп куйды. Бу парк Галләнур Бохараев исемен йөртә икән, аның кем булуын беләсезме, дим.

«Биографиясен тирән белмәсәм дә, җәлилче булуын беләм инде. Безнең өчен герой инде ул, халык та исемен белә. Парк аның исемен йөрткәч, бер истәлек булып тора. Мин үзем якында яшим, шуңа еш кына парк аша йөрим. Элек монда каеннар үсә иде, аннан соң парк ясап куйдылар, парк булгач әйбәтрәк инде», – дип сөйләде дә Радик әфәнде, «ашыгам» дип, юлын дәвам итте.

Бу урында чыннан да элек каенлык булган. Ул каенлык 2010 елгы эсседә корыган. Тау башы – җиләс рәхәт урын булгач, анда парк ясарга булганнар. Монда чик гаскәрләренә дә, десантникларга да, башкаларына да һәйкәлләр бар үзе. Шулай да 9 Май бәйрәмнәре монда түгел, ә икенче паркта уза. 

Бу калкулыкны халык электән «Бохарай тавы» дип йөрткән. Вилсур абый: «Бу тирәдә Бохараев фамилияле башка кешеләр дә яшәгән», – дип кенә фаразлады. Нигә тауның шулай аталуын ачыклыйсы килде. Бу мәгълүматны бирерлек кеше дә табылды. Пионерлар йорты директоры булып эшләгән Зөһрә апа Гатич белән элемтәгә кердек. Зөһрә апа заманында Муса Җәлил исемендәге дружинаны да оештырган булган.

Ул тауның тарихын сөйләде. Турыдан Галләнур Бохараев белән бәйле булмаса да, аның нәселенә барып тоташа икән.

Бу җирләр «меңле» башкорт кабиләсенеке булган. Аларның җитәкчесе Бәкер Таймасов булган. Бу җирләрне Оренбург губерниясе, Бөгелмә өязеннән килгән 23 гаилә сатып алган. Барысы 87 кеше булган. Бу 23 гаиләнең җитәкчесе Хөрмәт Бохараев исемле кеше булган. «Бохарай тавы»ның исеме шул вакыттан ук барлыкка килгән. Галләнур Бохараев Хөрмәт Бохараев нәселеннән була, – дип сөйләде ул.

Зөһрә апа 30 ел дәвамында музей да җыйган булган, анда башка музейларда булмаган мәгълүматлар бар иде, ди. Ул – Бохараевның абыйлары (бертуган түгел) белән якыннан аралашкан кеше. «Аның өч абыйсы Миякәдә яши иде. Өчесе дә сугышта катнашкан. Берсе бер күзсез кайткан иде», – дип искә алды ул. Галләнур Бохараев шәхесе белән кызыксынып, Фәнис Яруллин аларга хат язган булган. Зөһрә ханым шул абыйлары турында мәгълүматны язып җибәргән.

Шулай итеп, бу тауның атамасы XVIII гасырга карый. Вилсур абый сүзләренчә, «Бохарай паркы» дигән сүзтезмә инде халык теленә кереп урнашкан. Фамилиясе телдә йөрсә дә, аның шәхесен беләләр, дигән сүз түгел шул. 

Бохараев урамы

Миякәнең яңа микрорайонында Галләнур Бохараев исемен йөрткән урам барлыкка килгән. Ул урамда йортлар күп түгел әле, кайсы төзелеп кенә килә. Беренче йорт алдына килеп туктадык. Урам исеме русчалатып «улица Г. Бухараева» диелгән,һәм башкортча «F.Бохараев урамы» булган. 

Фотограф Расих абый йорт тирәсен фотога төшергәндә, хуҗа кеше чыкты. Әле башы капкадан күренгәнче үк, Расих абый: «Тукта, энем, капканы шулай арттан тотып тор әле», – ди. Хуҗа кеше бер сүз дә дәшми генә кушканны үтәде. Йорт хуҗасы Рөстәм абый авылдан район үзәгенә күчеп килгән, үзе лаеклы ялда инде. «Урамыгызга Бохараев исеме бирелгән икән, кем икәнен беләсезме соң?» – дим.

«Аның турында белмим. Герой дигән булалар инде, – диде хуҗа кеше. – Бу урам яңа әле. Монда яшәүчеләр күп түгел. Үзебез дә күптән түгел генә күчтек. Эше күп әле, ихаталар төзисе бар», – дип тә сөйләп җибәрде.

«Хәтерне саклау буенча тагын да күбрәк эшли алмыйбыз»

Аннан без китапханәгә юл тоттык. Анда бүлек мөдире Альбина Мөхәммәтшина каршы алды. Ул җәлилчеләрне искә алу, батырлык көннәрендә, Җиңү бәйрәмендә төрле чаралар уздырылуын әйтте.

Альбина ханым Галләнур Бохараевның әти-әнисенең фотоларын бирде. 

Шуннан, бер кочак папкалар күтәреп, бер апа килде. Кәүсәрия апа элек балалар китапханәсендә эшләгән булган.

«Мин эшләгән чорда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында бик күп чаралар үткәрелде. Район күләмендә зур чаралар да булды», – дип, папкадагы бәйрәм сценарийларын, чаралар турындагы язмаларны күрсәтте. Чараларда барлык җәлилчеләр турында сүз булган, Галләнур Бохараевка гына багышланган аерым чаралар булмаган.

Парк турында тагын бер кызыклы әйбер әйтте: егетләрне армия сафларына шуннан озаталар икән.

Китапханәдән чыкканда, урамда коеп яңгыр ява иде. Күршедә урнашкан банкның ишек төбендә берничә кеше яңгырдан качып тора. Алардан да «Бохараев фамилиясе сезгә танышмы» дип сорадым. Бер апаның тормыш иптәше парк ясалганда шунда эшләп йөргән булган. «Хәрби кеше дип беләм инде», – диде. Фәнүз абый горурланып: «Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан. Беләбез, беләбез! Һәйкәле дә бар, аның исемен йөрткән парк та бар», – диде.

Китер алдыннан, Вилсур абый: «Хәтерне саклау буенча барысын да эшләдек, тагын күбрәк эшли алмыйбыз. Парк, бюст һәм урам булу – иң зур дәрәҗә. Музей дисәк, аның өчен финанслары да, мәгълүмат та кирәк. Аның турында мәгълүмат бер-ике китапта гына бар бит. Аннан соң, районда башка шәхесләр дә күп, бәләкәйрәк авылда туган булса, башкача булыр иде. Авыл тирәсендә хәтерне күтәрергә җиңелрәк», – диде.

«Гайнан Кормаш төркемендәге һәр кеше турында хәтерне яңартырга кирәк»

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова:

Гайнан Кормаш төркемендәге һәр кеше турында хәтерне яңартырга кирәк. Бу җирлекләрдән тора. Дәүләт милли тарихны ныгыту турында уйламый. Соңгы биш елда Бөтендөнья татар конгрессы, Энциклопедия институты бу темаларны әзрәк кузгатты. Барысы да олылар кулында. Кызганыч, яшьләр белән бәйләнеш юк.

Совет мәктәбендә билгеле даталар календаре бар иде. Һәр датага бәйле рәвештә укучылар тарафыннан ниндидер эш башкарыла иде. Хәзер баланы дәрестән соң калдырып булмый, ул түгәрәкләргә чаба. Балалар ил тарихын өстән-өстән генә белә, аларны телевидение һәм Интернет тәрбияли. Муса Җәлил һәйкәле янына балалар килгәнен күргәнегез бармы?

Фото: © Солтан Исхаков

Кешене җирлеккә бәйләргә кирәк. Балага «туган ил» төшенчәсен аңлатырга кирәк. Геройларның тарихын кире кайтарырга кирәк. Хәзер «Поговорим о важном» дигән дәресләр кайтты. Укытучылар югалып калды. Элек «политинформация» сәгатьләре бар иде,

 

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 ноябрь 2022
    Исемсез
    Миякә районы Татар конгрессы әгъзалары ун көн тирәсе нинди маршрут буенча йөргәннәр? Бензин, ризык, кунакханәләр һ.б. өчен кем исәбеннән түләнгән? Алты мең чакрым ераклыкта йөреп, якташлары – бер дистә таза, хәрби формада ир-ат - Бохараев истәлеген ничек ныгытканнар? Шуңа күрә түгелме бу репортаж ярты тәүлектән соң (бер төн торып) юкка чыккан?
  • 4 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бу искәрмәләрем мәкалә авторына карата түгел. Әйе, Сәлим Бохаровның Галләнур Бохараев дигән дөрес исеме аның туган ягында биш-алты ел элек кенә киң таралгандыр, ләкин ул «чагыштырмача күптән түгел генә ачыклана», дию дөрес түгелдер. Мәкалә героеның чын исеме әйтелгән, автор телгә алган Р. Мостафин китабы 1988 елда чыккан – утыз дүрт ел элек. Вилсур Нәфыйков телгә алган, 2017 елда аның җитәкчелегендә Миякә районы эзтабарлары Казанга, Муса Җәлил һәйкәле янына килгәннәре турында шул елның 22 апрелендә Intertat-та репортаж чыккан иде: «...Миякә районы эзтабарлары якташлары эзләреннән Хәрби Дан урыннары буйлап озын сәяхәткә чыккан. Аларның автоюлы, ягъни автопробег Казаннан башланды. Чөнки Миякә районының Каргыз-Миякә авылы кешесе Галләнур Бохараевның җәлилче Сәлим Бохаров булуы билгеле. ...Вилсур Нәфыйков: «Бу проект кысаларында безнең юлыбыз озын. Бу безнең беренче тукталышыбыз. 6 мең чакрымнан артык юл узып әле ун көн йөрисебез бар...». Бу репортаждан соң шундый сораулар җавапсыз калды.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100