Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәлилчеләр җире - Куян авылы: Гайнан Кормашевның ачылмаган мәхәббәт тарихы

«Татар-информ»ның татар редакциясе җәлилчеләр хакында яңа мәгълүматларны җиткерү, аларның батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан #җәлилчеләрҗире дип аталган махсус проект башлый. Анда без җәлилчеләрнең кече ватаннары хакында сөйләячәкбез. Безнең беренче каһарманыбыз - чыгышы белән Марий Эл республикасының Бәрәңге районыннан булган Гайнан Курмашев.

news_top_970_100
Җәлилчеләр җире - Куян авылы: Гайнан Кормашевның ачылмаган мәхәббәт тарихы
  • Белешмәләрдә Гайнан Нури улы Курмашев 1919 елның 27 февралендә Казахстанның Актүбә өлкәсе Новоалексеевка бистәсендә туган дип язылган. Аның әти-әнисе Марий Элның Бәрәңге районы Куян авылыннан, Гайнан гаилә Казахстанга күчеп киткәч туган. Кайбер чыганаклар, шул исәптән авыл халкы фикеренчә, Гайнан Куянда туган, гаилә ул тугач күченеп киткән. Җәлилче, «Идел-Урал» легионындагы яшерен оешма җитәкчесе Гайнан Кормашев шушы яклардан.

1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә фашистлар тарафыннан гильотинада җәзалап үтерелгән унбер җәлилченең берсе Гайнан Кормашев була. 25 яшьлек егет җәзаланучылар исемлегендә беренче урында тора.

Гайнан Кормашев Куян авылында укытучы, аннан соң Актүбәдә мәктәп директоры булып эшли. 1939 елда аны армиягә алалар, ул хәрби мәктәпне тәмамлый, фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк разведчиклар командиры була, аның ничек пленга эләгүе билгеле түгел. Ул дошман тылына махсус задание белән җибәрелгән була. Кайбер тарихчылар фикеренчә, Кормашев ул вакытта гитлерчылар Германиясе җитәкчелеге тарафыннан оештырылган «Идел-Урал» легионына эләгү өчен махсус рәвештә әсирлеккә эләккән булырга да мөмкин. Ул легион советлар армиясенә каршы төзелгән була. Гайнан Кормашев татар легионында яшерен оешманы җитәкли.

Яшерен оешма хакында билгеле булгач, алар кулга алына. 1944 елның февраль аенда Дрезден шәһәрендә узган Империя суды карарында алар "Кормашев һәм тагын ун кеше" дип телгә алына. Хәрби мәхкәмә аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше алып бару»да гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Ул төркем тарихка «җәлилчеләр» атамасы белән кереп калган, чөнки төркемнең идеологик җитәкчесе итеп Муса Җәлил санала.

1990 елда Гайнан Кормашевка беренче дәрәҗәдә Ватан сугышы ордены бирелә. Авылдашлары фикеренчә, ул – герой исеменә лаеклы каһарман.


Куянга без Мазарбашы авылы аша бардык. Мазарбашында безне туган якны өйрәнүче Наил абый Бариев каршы алды. Мин үзебезне әле Мазарбашы урамнары буйлап йөри дип уйлыйм. «Куян авылына еракмы?» - дим. «Без Куянда бит инде», - дип елмайды Наил абый. Авыллар бер-берсенә терәлеп тора икән. Мазарбашының Ленин урамы бер мизгелдә Куян авылының Совет урамына әйләнеп куя. Урам төзек, матур йортлар тезелеп киткән, төрле төстәге бизәкләр белән ясалган калай тәрәзә йөзлекләре еш очрый.

Наил абый сөйләгән риваять буенча, авыл урынына килгән кешеләр яныннан куян чабып узган да, авылга шундый исем бирергә булганнар. Чынлыкта да авыл тирәсендә куяннар күп икән, урам буйлап әле дә чабып узалар, ди. Кызганыч, мин  бер куянны да күрмәдем.

Яшел төсе уңа төшкән агач йорт янына килеп туктадык. Тәрәзә төбендә балчык чүлмәкләрдә яран гөлләре утыра, ап-ак пәрдәләр эленгән. Олырак яшьтәге хуҗабикә кулы сизелә. Хуҗабикә чыннан да олырак яшьтәге ханым булып чыкты, әмма бу йорт – китапханә икән, элмә тактадан укып шуны белдем. Яңа гына җылыта башлаган кояш кагылган иске китапларның исе тагын да көчлерәк сизелә кебек. Җылыда изрәп киткән бүрәнәләр исе дә бар. Бүлмә тулы гөлләр. Түрдәге өстәл артында утырган китапханәче апаның башы гына күренеп тора. Мәсхүдә апа Бәйрәмова  – Кормашевлар нәселенә бәйле кеше.

«Шигырьләре бер җыентык булып чыксын иде»

Гайнан Кормашевның әнисе ягыннан бабасы Кормашев Габделгазиз, ә Мәсхүдә апаның әнисе өчен Гайнан өченче буын туган булган. Габделгазиз мулла балаларының метрикасын тутырганда, фамилияләрен Кормашев дип түгел, ә Газизов дип язган.

«Дөресен әйткәндә, мин аларга турыдан-туры кагылышлы буын була алмыйм. Мине әни тәрбиягә алган. Мине тапканда үземнең әнием үлгән, ай ярым хастаханәдә ятканмын, мине алучы булмаган. Бу гаиләдә бала булмагач, мине тәрбиягә алганнар», - дип аңлатты Мәсхүдә апа.

Мәсхүдә апаның туганнан туганы Ләлә Хәсәншина Казанда китапханәдә эшли. Ләлә апа белән телефоннан сөйләшеп алдык. Аның әтисе Җәүдәт абый (Габделгазиз мулла улы) күптән түгел генә вафат булган. «Әтигә кабер ташы куйганда Кормашев һәм Газизов фамилияләрен күрсәтергә телибез», - диде ул миңа. Җәүдәт абый шәҗәрәсе буенча Гайнан Кормашев линиясендәге соңгы ир-ат булган.

Гайнан Кормашев шәхесенә килгәндә, Мәсхүдә апа аның тырыш кеше булуы турында кечкенәдән ишетеп үскән. «Безнең авылдан чыгуы белән горурланабыз. Бик әз яшәгән инде. Хыяллары бик зур булгандыр, балалары булыр иде, дип уйлыйсың. Ул шигырьләр дә язган. Шул шигырьләрне бер җыентык итеп чыгарсыннар иде», - ди ул.

Гайнан Кормашев шул шигырьләре аша Муса Җәлил белән танышып киткән дә инде. Ул үзенең шигырь дәфтәрләрен күтәреп, аның янына барган була. 

Мәсхүдә апа кырык елдан артык китапханәдә эшли. «Әле төшке аш вакыты булганга гына кеше юк. Уннар тирәсендә кеше килә, төштән соң икеләрдә керәләр. Халык газета-журналларга күбрәк игътибар бирә, тик алар күп килми шул. Балаларга журналлар, олылар арасында тарихи китапларны алучылар бар», - ди.

Мәсхүдә апа авыл халкын бик тырыш, күмәк дип сыйфатлады. Сабантуй урынын ясарга дисеңме, зиратны чистартыргамы – барысына да бергә алыналар. Авылда мал асрап көн күрүчеләр дә,  үз эше белән шөгыльләнүчеләр дә, вахтага йөрүчеләр дә бар икән.

Мәсхүдә апаның ашка барасы бар иде, без клуб мөдире Илдус абый Газимов белән киттек. Клуб бинасы китапханә күршесендә генә. Шундый ук яшел төскә буялган агач бина. Аның буявы яңарак әле. Ишектән керүгә мич, дивар буйлап гөлләр тезелеп киткән. Ишек янында канатлары уртага ябыла торган өч өлештән торган көзге тора. Рәхәт ул шундый агач клубларда, үз романтикасы бар, таш бина кебек җансыз түгел. «Тартып-эчүләр безнең клуб өчен ярап бетми. Әйбәт кенә утыралар», – дип елмая Илдус абый.

«Авылда Гайнан Кормашны белмим, дип әйтүче булмас»

Клубтагы пөхтәлектә хатын-кыз кулы сизелә. Илдус абый белән бергә Миләүшә апа Шәрәфетдинова эшли. Ул безне үз өендә чәйгә көтеп тора иде.

Хуҗабикәнең тәрәзә төбе дә миләүшә чәчәкләренә күмелгән. Миләүшә апа өйдә үзе генә иде: иптәше Мәскәүдә вахтада, балалар укый.

«Бер айга киткәне дә була, кырык биш көн дә торырга мөмкин. Үзем генә калганым юк диярлек, балалар кайта, көн эштә уза, малларны да карыйм. Ат асрыйбыз. Гел итле ризык пешерәбез бит, әле соңгы вакытта ит әзрәк ашала башлады, әллә организм үзгәрә инде. Барыбер елына бер ат ашала», - ди хуҗабикә. Без килүгә ул сумса пешереп куйган иде.

Бу авылларда ат асраучылар күп икән. Читрәк җиргә барганда кыстырып бара торган күчтәнәч – казылык. Казылыкның тәме ясау технологиясеннән генә түгел, атны ничек ашатудан да тора икән. Бик нечкә итеп кисә белү дә зур осталык. Казылык ясаучылар Мазарбашы авылында күп булу сәбәпле, мәзәге дә  бар икән.

Атка атланып, җир тирәли сәяхәт кылып буламы?

Була-була. Мазарбашында атыңнан казылык ясамасалар.

Миләүшә апалар янында гына Габделгазиз мулланың нигезе. Ишегалдында ул утырткан агачлар утыра, диделәр. Гайнан яшәгән нигезнең кайда булуын төгәл генә әйтүче булмады.

«Авылда Гайнан Кормашны белмим, дип әйтүче булмас. Аны бөтенесе дә белә, ул исем бөтен кешенең аңына сеңеп калгандыр инде. Зур батырлык күрсәткән кеше бит. Аларны хәзерге яшьләр белән чагыштырып та булмый. Андый хәлгә калгач, кем үзен ничек күрсәтә бит. Кешенең үзеннән тора. Эшчән кешеләр бервакытта да югалып калмас. Гомумән, авыл баласы югалып калмый, дип уйлыйм», - ди Миләүшә апа.

Шуны да сиздем: биредә безнең сөйләм аерылмый. Үземнең – Тәтеш ягы кешеләре белән сөйләшкән кебек.

Миләүшә ападан чыккач, Габделгазиз мулла йорты янына бардык. Йорт боегып утыра. Капкага сукмак салынмаган, өй алдындагы коймага кадәр кар өелгән. Йорт каршында су ала торган колонка бар, суга килүчеләр бар ахрысы, сукмак тапталган. Гомумән, андый колонкалар урамнарда еш очрый. Алар янгыннан саклык чарасы буларак куелган.

«Без дә олылардан ишеткәннәрне генә беләбез»

Мәктәп өч катлы. Каникул вакыты булгач, тып-тын. Гомумән, балалар анда укымый әле, чөнки мәктәптә ремонт башларга җыеналар. Балаларның бер өлеше Мазарбашы мәдәният йортына, бер өлеше Куян балалар бакчасына укырга йөри. Укучыларны автобус йөртми.

Ишек янында Гайнан Кормашев сурәте белән такта эленгән. Бизәкләп ясалган пыялалы ишекләргә бәрелгән кояш нурлары төрле төскә кереп тарала. Вахтада утыручы апалар укытучылар икенче катта, диде. Диварларда да милли бизәкләр ясалган. Ремонттан соң ул миллилек калырмы икән, дип уйлап мендем баскычтан.

Директор урынбасары Земфира апа Габдуллина янына кердек. Мәктәптә йөзгә якын бала укый икән. Земфира апа үзе утыз елга якын бу мәктәптә эшли.

«Мәктәп Гайнан Кормашев исемен йөртү белән горурланабыз. Безнең балалар оешмасы да аның исемендә. Мин башта оештыручы-педагог булып эшләдем, бик күп чаралар аның белән бәйле иде. Чараларны зурлап оештырабыз. Гайнан Кормашның укучыларын очрашуга чакыра идек. Хәзер алар юк шул инде. Алар үрнәге булганда тәрбия башка иде. Хәзер инде алай киң итеп эшли алмыйбыз, балаларны музейга алып керәбез, дәресләрдә өйрәтәбез. Без дә олы кешеләрдән ишеткәннәрне генә беләбез. Без – авыл халкы аның белән горурланабыз инде. Бездә халык татарлыкны күрсәтү теләге белән янып яши», - ди Земфира апа.

Мәктәпнең өченче катында музей бар. Ремонт менә-менә башланырга торса да, аны әле җыймаганнар. Музейда авылдан җыелган борынгы әйберләр саклана. Салам түбәле авыл йортын да күрергә була. Әлбәттә, Гайнан Кормашев почмагы бар. Анда истәлекле альбомнар, фотолар, документларның күчерелмәсе. Бер почмактагы киштәдә конвертта хатлар бар. Мин аларның адресларына гына күз төшердем. Казахстан, Актүбә, Татарстан, Мөслим районы... Бу хатлар кемнән, дип сорагач: «Бездә татар теле укытучысы булып эшләгән Фәйрүзә апа Кормашевның туганнары белән хат алыша иде», - диделәр. Фәйрүзә апа ул көнне мәктәптә юк иде, телефоннан шалтыраттым.

«Гайнан Кормаш исән калган булса, тарихның бик күп өлеше икенче төрле булыр иде»

«Ул бит туганнары түгел, Гайнан Кормашев белән кызыксынган укучылар, мәктәпләрдән килгән хатлар. Мин аның сеңлесе Дания апа белән элемтәдә тора идем. Ул вафат булгач, өй телефонын алучы булмады. Туганнары арасында ул Куян авылында туган диючеләр дә бар иде. Казахстанга чыгып киткәндә яңа документлар ясатмадымы икән дип тә уйладык. Мин аны ачыклый алмадым.

Беләсезме, Гайнан Кормашев исән калган булса, тарихның бик күп өлеше икенче төрле булыр иде. Ул бик төпле, тирән белемле булган бит, 19 яшендә үк мәктәп директоры булып эшләгән. Үзе математика физика укытучысы булса да, әдәбиятка якын торган, җор телле, шаян булган.

Гайнан Кормашев бәхетле булгандыр дип уйлыйм. Ул вакытта кеше өчен бәхет төшенчәсе хәзерге мәгънәдә кабул ителмәгән. Туган илне яклау – бәхет. Алар туган ил өчен яшәгән. Патриотик тәрбия бик көчле булган. Илгә хезмәт итү, татар кешесен дөньяга таныту өчен Аллаһы Тәгалә аларга күпме көч биргән.

Гайнанның шундый булуында авылның роле дә бик зур булгандыр. Авыл мәктәбен республикада “кузница кадров” дип йөртәләр иде. Эшне намус белән эшли торган тырыш кешеләр чыккан бездән. Гайнан Кормашев исеме югала торган түгел», - дип сөйләде Фәйрүзә апа.

«Кормашевлар – лидерлар нәселе»

Авылдан чыгу ягына барганда урамда тәмәке тартып торган ике абый янына туктадык. Исәнләштем дә, Гайнан Кормашев кем ул, дим. «Ул сугышта катнашкан... Герой инде! - диде берсе. – Сез аны олы кешедән сорагыз инде, башкасын белмибез», - дип елмайдылар.

Авыл кибетенә дә кердек. Анда яшь кенә кыз Айгөл эшли иде. Ул үзе читтән торып тәрбиячегә укый. Кисәк кенә авылны ташлап китә алмагач, укуның шул формасын сайлаган. Айгөл әле кияүдә түгел. «Аннан соң китәрмен инде. И, бер яктан, шәһәргә китеп тә нәрсә бар инде. Без гаиләдә өч кыз. Минем апам да авылда гаилә корды. Ялларда яшьләр кайта, клубка чыгабыз инде. Анда җыелып сөйләшеп кенә утырабыз. Бернишләп тә булмый. Пандемия булгач, биергә дә юк», - диде ул миңа.

Без күршедәге Портчара авылы имамы янына да кереп чыктык. Ул авылның документларда теркәлгән беренче исеме бик кызыклы булган – Пикса Кугуэнер другого усаду. Наил абый шулай дип сөйләде. Чучарма дигән исеме дә булган әле.

Авыл имамы Равил Шәрәфетдинов шулай ук Кормашевлар нәселенә кагылышлы кеше. Бик ерак туган булып чыга инде ул. «Кормашевлар – лидерлар нәселе», - ди ул. Үзен дә очраклы рәвештә генә имам итеп сайламаганнардыр дигән фаразы да бар.

«Кормашевларны ике төркемгә бүлеп карарга кирәк, бер як гыйлемле, икенче як эшмәкәрләргә бай булган. Безнең бабайлар эшмәкәрләр булган. Әнинең дә бу авылда дәрәҗәсе булды. Ул гел башкача киенде, әни урамның уртасыннан йөри иде. Үзләрен күрсәтә белү Кормашевларның канына салынгандыр. Әни кешедән куркып яшәмәде. Әни тырышлыгы белән бервакытта да төшеп калмаганбыз. Гайнан Кормаш та курка торганнардан түгел, лидер булган. Әйе, безгә аңа кадәр ерак әле. Андый рухлы кешеләр хәзер дә бардыр, без аларны соңыннан гына таныйбыз шул», - дип сөйләде ул.

Наил абый да ул нәселне күп өйрәнгән кеше. Бик күп туганнарына чыккан. Ул Кормашевларның туганнарын бергә җыеп, зур очрашу ясарга хыяллана. «Кайбер кешеләр үзләренең Кормашевлар нәселеннән булуын белми дә. Документларны өйрәнгәч кешеләргә килеп әйтәм дә, аптырап калалар», - ди ул.

«Хисләр турында сөйләшүләр булмаган»

Гайнан Кормашевның эшчәнлеге, торган җирләре, нәселе өйрәнелә, ә мәхәббәт? Сөйгәненә булган мәхәббәте? 24 яшьлек егет яраткан бит. Ул Дания Габбасова исемле кызга атап шигырьләр язган. Сөйгәне аның хатларын көтеп алгандыр... Дания апа гүр иясе инде. Наил абый аның белән аралашкан, тик бер тапкыр да ул темага сөйләшмәгәннәр. Шаккаттым. Тарихчылар коры фактларга, документларга, архивларга таянып эшли шул. «Мин аны күптән түгел генә аңладым. Нишләп сорамаганмын. Күңел кылларына тияргә курыктыммы икән? Ул бит бик нечкә тема. Минем өчен зур үкенеч булып калды», - ди Наил абый.

Үзем яшь булганга ул тема миңа мөһим кебектер, бәлки. Шуңа Дания апаның кызы Луиза Сафинаны эзләп таптым. Луиза апа, әниегезнең аның турында сөйләгәне булдымы, дим.

«Беләсезме, ул шундый: яшергәннәр, курыкканнар. Әни сөйләми иде. Әти дә булгач...

Сиксән ничәнчедер елларда җәлилче Фәрит Солтанбәков әнигә үзенең китабын алып килгән иде. Әнигә розалар бәйләмен дә тапшырды. Мин шул китаптагы истәлекләрдән генә алар турында белдем. Әни дә Гайнан Кормашев та – 1919 елгы. Шулай килеп чыккан – әни педучилищеда аны укыткан да әле. Казанда педагогия институтында укыганда алар очрашканнар. Әни Кормашевка үзенең фотосын биргән. Кормашев шуны үзе белән алып киткән. Кормашевның әнигә язган хатлары сакланмаган. Беләсезме, бәлки, ул дуслыктан чыккан романтик мәхәббәт булгандыр. Әни 2001 елда вафат булды. Ул гомере буе укытучы булып эшләде. Бик белемле, акыллы кеше иде», - дип искә алды Луиза ханым.

Фәрит Солтанбәков хатирәләрендә: «Дания: «Мин сине яратам, көтәм, гомерем буе яратырмын», – дип язган», – диелгән.

1950нче елларда Дания Габбасова Александр Кузнецов исемле керәшен белән гаилә кора. Ире ятимнәр йортында тәрбияләнгән. Үзләре исә дүрт бала үстергәннәр.

Фәйрүзә ападан сорап караган идем Дания апа турында. Дания апаны мәктәпкә очрашуларга да чакыра торган булганнар.  

«Элек ул мәсьәлә турында акырып сөйләү юк иде. Ул балаларга бер-беребезне яраттык дип сөйләп тормый ич инде. Бергә укыдык, ул яхшы укыды, дип сөйли иде. Хисләр турында сөйләшүләр булмаган. Ул татар хатын-кызына хас сыйфат инде. Хатын-кыз ир кеше турында шапырынып сөйләми, үз ире дә бар иде бит. Менә мин дә үземне аның урынына куям: нәрсә дип әйтер идем – шуны гына. Олы кеше яшьлек хисләрен сөйләргә яратмый», - диде ул да.

Гайнан Кормашевның мәхәббәте темасы минем өчен ачылып бетмәгән булып калды.

«Ул герой исеменә лаек»

Гайнан Кормашевны читләп узган тагын бер мәсьәлә – герой исеме. Гайнан Кормашевка герой исемен бирдертү өчен район башлыгы Әлфит Ибраев күп көч куйган булган. Нәтиҗәсе генә булмаган.

«Без моннан бер ун ел элек ике тапкыр Мәскәүгә документлар җибәрдек. Мәскәүдәге профессор Абдулхан Әхтәмҗанов язган хат та бар иде, анда яшерен оешма җитәкчесе Гайнан Кормаш булган, диелгән. Ул журналга язма да бастырып чыгарган иде. Бер җавап та килмәде. Белмим дә инде, бөтен материалларны туплап, тагын бер тапкыр язып карасак инде. Туганнары ул эшкә бик керешми, алар гади генә кешеләр. Тагын бер җиң сызганып карасаң була, әмма өмет юк диярлек. Ул герой исеменә лаек дип саныйбыз. Ул бик зур эш башкарган бит, япь-яшь кеше зур батырлык күрсәткән. Без документларны администрация исеменнән җибәргән идек, әле уйлап торам, әллә аның исемен йөрткән мәктәп исеменнән җибәреп караргамы...» – диде җитәкче.  

Бөек Ватан сугышы музей-мемориал өлкән фәнни хезмәткәре Михаил Черепанов сүзләренчә, герой исемен бирдертү өчен мөрәҗәгать туганнары тарафыннан язылырга тиеш.

«Минем белгәнемчә, район җитәкчесе герой исемен бирү өчен тырыша, тик Кормашевның туганнарыннан башка ул эшне башкарып булмый. Башта аларны оештырырга кирәк. Бүләкләү бүлегенә алар обращение язарга тиеш. Ерак туганнарын табып бетерергә кирәк. Минемчә, Кормашевның ерак туганы Сания Газизҗанова мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ул – аның биографиясен өйрәнүче иң актив кеше.

Без аның белән бергә Гайнан Кормашевның яшерен оешмадагы эшчәнлеген өйрәнәбез. Бергә Подольскидагы архивка бардык. Гади офицерлар, сержантлар исемлегендә Кормашев та аның иптәшләре дә юк. Димәк, алар башка хезмәттә булган. Шуның өчен аның турында конкрет документлар юк. Ул югары дәрәҗәдәге разведчиклар кебек яшерен архивта. Без аның белән бергә булган якташларын таптык. Хәзерге вакытта Кормашев белән бергә булган легионерлар турында материал әзерлибез.

Гайнан Кормашевның шәхесенә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирелми. Бөтен разведчикларга да шулай. Без барысының да исемнәрен, батырлыгын дә белеп бетермибез. Гайнан Кормашев кылган батырлыкның мәгънәсен киләчәктә генә аңларбыз. Аның шәхесенә, эшчәнлегенә тулы бәя бирелмәгән әле. Әйе, яшерен оешма җитәкчесе ул булган, һәрхәлдә Муса Җәлилдән присяганы ул кабул иткән», - дип сөйләде ул.

Сания Газизҗанова Йошкар-Олада яши. Мин аның белән дә элемтәгә чыккан идем, тик эшчәнлекләре турында мәгълүмат бирмәде. «Озакламый бастырып чыгарабыз», - диде ул.

Гайнан Кормашев белән бәйле, аның шәхесе белән кызыксынган кешеләр белән аралашкач, һәрберсе аерым эшчәнлек алып бара, әмма кыйбла бер түгел сыман тоелды. Авылдагы туган якны өйрәнүчеләр, шәһәрдәге туганнары, район администрациясе арасында элемтә юк кебек. Бәлки, чыннан да, башта Кормашевлар нәселен бергә җыярга кирәктер… Куян авылыннан башланган сүз иде ич. Авыл халкы исә бик гади. Авыл төзек, зур, сирәк-мирәк кенә ташландык йортлар очрый. Гайнан Кормашев исеме дә халык телендә, хәтерендә, аңында саклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100