Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәлилчеләр җире» – «Фоат Булатов исеме Мәләвездә бер җирдә дә язылмаган, белмиләрдер...»

«Җәлилчеләр җире» проектының чираттагы герое – Фоат Булатов. Ул Стәрлетамак өязе Мәләвез авылында туган. Өч елдан соң Булатовлар гаиләсе Оренбургка күченә. Шул вакытта ук ул Муса Җәлил белән таныша – алар якында гына яши, ә еллар узгач, үлем җәзасы көтеп, бер камерада утыра... Бүген Фоат Булатов исемен кече ватанында табып булмый.

news_top_970_100
«Җәлилчеләр җире» – «Фоат Булатов исеме Мәләвездә бер җирдә дә язылмаган, белмиләрдер...»

Җәлилчеләр эзеннән Ярмәкәй, Миякә районнарында булганнан соң Мәләвезгә юл тоттык. Анда кунарга тиеш идек. Кунакханәгә урнашканда, көн кичкә авышкан иде. Төнге юл, көндезге сәяхәт арыткан булса да, район үзәге урамнары буйлап әйләнеп кайтырга булдым. Барысы да гадәттәгечә: кибетләр, туклану нокталары тезелеп киткән, бәләкәй базарлар, әбиләр мәтрүшкә сата. Колакка русча сүзләр генә ишетелә.

Юлның икенче ягында мәңгелек ут күренде. Бөек Җиңүгә багышланган һәйкәл янындагы хәрби техника тирәсендә балалар уйный. Шулай итеп, Җиңү паркына килеп чыктым. Паркның бер өлешендә юлны ремонтлыйлар иде (без анда июль аеның соңгы көннәрендә булдык). Җәлилче Фоат Булатов исеме күзгә чалынмасмы, дип, парк сукмакларын әйләнеп чыктым да – очратмадым. Тагын да эчкәрәк узгач, балалар һәм спорт мәйданына килеп чыктым. Турникларда олы яшьтәге 3 ир-ат мускул ныгыта. Алар белән дә сөйләшеп караган идем, Фоат Булатовның кем икәнен белмиләр булып чыкты. Кем соң ул, дип кызыксындылар. 

Фото: © Абдул Фәрхан

Паркны әйләнеп чыккач, Җиңү бульварына барып эләктем. Анда да төрле фамилияләр, бюстлар, элмә такталар күзгә чалына. Булатов юк. Эскәмиядә утырган бер ападан сораган идем, ул да белми. Тагын берничә кешене туктатып сорадым, «не знаю», «не слышала» дигән җаваплар булды. Караңгы төшә башлаганда кире кунакханәгә кайттым.

Фото: © Абдул Фәрхан

«Фоат Булатовның кайдан булуын төгәл әйтеп булмый»

Икенче көнне иртән туган якны өйрәнү музее директоры Гөлфирә Булатова белән очрашуга бардык. Музей да Җиңү паркы территориясендә урнашкан. Музейда Фоат Булатов исеме язылган кәгазьләр, газетадан кисеп алынган язмалар саклана. Музей җитәкчесе булган барлык мәгълүматны тупларга тырышкан. 

Фото: © Абдул Фәрхан

«Казанның Бауман район хәрби комиссариаты» мөһере сугылган сары кәгазьне күрсәтте. 

«Фоат Булатовның хатыны Казан хәрби комиссариатына запрос җибәргән булган. Анда «Уроженец г. Казань ТАССР» дип язылган. Казан хәрби комиссариатыннан алынган тагын бер документның  күчермәсе бар. Ул кәгазьдә «Баш.АССР, г. Милус» дип язылган. Ул вакытта Мәләвез шәһәр түгел, ә авыл булган. Фоат Булатовның кайдан булуын төгәл әйтеп булмый», – дип аңлатты ханым.

Ул үзе хакында «элек Стәрлетамакта филармониядә эшләдем. Аннан Мәләвез егетенә кияүгә чыктым», дип сөйләде.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Ул документ «Память народа» сайтыннан алынган. Хәзер сайттан «Фуат Булатов» дип эзләгәч, «Башкирская АССР, Стерлитамакский р-н, д. Мелеуз» дип чыга. 

Музейда Оренбург өлкәсендә чыккан газета бите дә саклана, анда инде «Мәләвездә туган» дип язылган.

«Әти-әнисе турындагы истәлекләр бар. Әнисе дә, әтисе дә Мәләвездә татар мәктәбендә укытучы булган. Революциягә кадәр аның әтисе сәүдәгәр Усмановта приказчик булып эшләгән», – дип сөйләде ул.

Фото: © Абдул Фәрхан

Әти-әнисе моннан булгач, Фоат Булатовның моннан булуы нигә шик тудыра, дим.

«Аның гаиләсе чыгышы белән моннан булганмы-юкмы икәнен белмибез. Фоат Булатовка 2 яшь булганда, әти-әнисе Оренбург өлкәсенә күчеп киткән», – диделәр. Музей хезмәткәрләре, «бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен архивларга запрос җибәрергә кирәк» ди. Аның өчен акча бирелми, ә ул – чыгымлы эш». 

«Булатов фамилиясе Мәләвез районыныкы түгел»

Берәр мәгълүмат булмасмы, дип мәчеткә кердем. Анда имам-хатыйбның ярдәмчесе Айнур хәзрәт Рәфыйков каршы алды. Фоат Булатов турында сораша башлагач, ул олы яшьтәге хәзрәтләргә дә шалтыратты. Ярдәм итәргә бик тырышты, бер-бер артлы берничә номерны җыйды. Башка хәзрәтләр дә сүз әйтә алмады. 

«Һәр авылның үз фамилияләре бар. Булатов фамилиясе Мәләвез районыныкы түгел. Ул чыгышы белән Күгәрчен районыннан булса кирәк. Булатовлар ул якта күп», – дип фаразлады Айнур хәзрәт. 

Фото: © Абдул Фәрхан

Телефон трубкасыннан да: «Безнең якта Булатовлар юк», – дигән сүзләр ишетелде. Ярдәм итәргә тырышканы өчен рәхмәт әйттем. Берәр мәгълүмат булса, соңыннан шалтыратырмын, дигән иде. Булмады. 

«Ул Мәләвездә яшәмәсә дә, анда туган, әйдәгез, исемен мәңгеләштерик, дип чыккан идек»

Мәләвезнең «Путь октября» газетасы сайтында «Фоат Булатов» дип язгач, бер язма чыга. Язманың авторлары – Күмертау язучысы Закир Әкбәров һәм Мәләвездә яшәүче хезмәт ветераны Әнвәр Халиков, дип бирелгән. Мәкалә 2020 елда чыккан. Анда җәлилчеләр, Фоат Булатов, аның әти-әнисе, балачагы, батырлыгы турында мәгълүмат бирелгән. Соңыннан шундый сүзләр язылган.

«Җәлилчеләрнең туган якларында музейлар бар, туган якны өйрәнү музейларында экспозицияләр эшли. Аларга багышлап стелла, истәлек такталары куелган. Фоат Булатовның кече ватанында әле дә аңа багышланган мемориаль такта да юк. Ул тактада «Мәләвездә 1913 елның 23 февралендә герой-антифашист, Муса Җәлилнең көрәштәше Фоат Зыятдин улы Булатов туган. 1944 елның 25 августында Берлинда җәзага тартылган» дигән язу була алыр иде, мәсәлән».

Бу юлларны укыганнан соң, Закир Әкбәров белән элемтәгә кердем. Закир әфәнде башта Фоат Булатовның биографиясен сөйләп бирде. Мәкаләне язган елда алар бу мәсьәлә буенча төрле җирләргә мөрәҗәгать итеп караганнар.

Ул Мәләвездә яшәмәсә дә, анда туган, әйдәгез, исемен мәңгеләштерик, булдырыйк, дип чыккан идек. Дустым Әнвәр, профессор Рәиф Әмиров белән бергә тырыштык. Өченче ел китте инде, әле дә булдыра алмадык. Без Мәләвездә шәһәр советы җыелышында булдык. Соңыннан берәр яңа урамга аның исеме бирелер, дигән карар булды, әмма башта без аның Мәләвездә тууын исбатларга тиеш, диделәр. Янәсе, без архивлардан аның метрикасын табарга тиеш. Уфадагы архив белән элемтәгә кергән идек, анда безгә ярдәм итә алмадылар. Оренбург архивына мөрәҗәгать итеп карап була, тик аның артыннан йөрергә кирәк (иск. – Закир Әкбәровка хәзер 76 яшь). «Ул Мәләвез авылы өчен нәрсә эшләгән?» – дигән сорауны да ишетергә туры килде әле, аптырадым.

Казандагы барельеф

Фото: © Абдул Фәрхан

Рафаэль Мостафин китапларын, суд карарларын алып барып күрсәтеп, ышандыра алмадык. Әлегә…  Көрәштәшләренә туган якларында бюстлар, истәлек такталары куелган. Фоат Булатовка туган җирендә куелмаган.

Көтәбез инде. Ул гади герой гына түгел. Теле, дине, иле өчен шәһит булып киткән. Җәлилчеләрнең барысына да Советлар Союзы Герое исемен бирергә кирәк иде. 

Ничек булса да булдырырбыз, дип өметләнәм инде. Урамга исем дә кушылсын, хәтер тактасы да булсын иде. Алар гади герой гына түгел. Барысы да иле өчен шәһит булып киткән. Аларның  исемнәре мәңгегә калырга тиеш, аны исбатлап торасы да түгел, – дип сөйләде ул.

«Аның исеме шәһәрдә бер җирдә дә юк»

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин сүзләренчә, җәлилчегә игътибар булмау белмәгәнлектән булырга мөмкин.

Фоат Булатовка игътибар итүче юк шул. Бәлки, белмиләрдер. Аның исеме шәһәрдә бер җирдә дә юк. Эшләсәң, төрле вариантларын табып була. Эшләргә теләмәсәң, сәбәпләр табып була. Галләнур Бохараев турында да Миякә халкы 5-6 ел элек кенә белде. Билгеле булуга, бюст куелды, паркка исем бирелде. Алар бу эшне күңел җылысын салып эшләделәр. Ярмәкәй районында Гариф Шабаевка фермер бюст куйды. Алар да башта белмәгән. Билгеле бер вакытта авыл халкы күтәреп алды. Мәләвездә дә бик көчле халык яши. Бәлки, белеп бетермиләрдер. Аның турында язылсын, әйтелсен иде. Бу – кемдер каршы булудан түгел, белмәүдән киләдер. Күбрәк мәгълүмат таралсын иде, – дип сөйләде ул. 

Фото: © Владимир Васильев

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының Мәләвездәге бүлеген ноябрь аеннан яңа кеше җитәкләгән. Берәр үзгәрешләр юкмы икән, дип, яңа җитәкче Лилия Камалова белән элемтәгә кердем.

«Конгресста ул мәсьәлә бер күтәрелгән иде. Әлегә бер эш тә эшләнмәде шул. Мин аны контрольдә тотармын», – диде ул.

Мәләвез халкы каһарман Фоат Булатовка игътибар итсен, горурлансын иде. Аның исеме хәзер мәңгеләштерелмәсә, киләсе буын бу эшне башкара алмас, чөнки алар аны бөтенләй белмәс. 


Фоат Зыятдин улы Булатов 1913 елның 23 февралендә Стәрлетамак өязе Мәләвез авылында туа. 1916 елда Булатовлар гаиләсе Оренбургка күченә. Оренбургта Муса Җәлил гаиләсе белән күршедә яшиләр. 

1935 елда Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын тәмамлый. Казанда төзүче-инженер булып эшли. Казанда Сәгадәт исемле кыз белән гаилә кора. Бер улы (ул озак яшәми, кечкенә вакытта ук вафат була) һәм кызы туа. Институтны тәмамлагач, Фоат Булатовны Кырымга юллар төзергә җибәрәләр. 

1940 елда армиягә алалар. Сугышның беренче көннәрендә чолганышта кала. Әсирлектә ул «Идел-Урал» газетасында эшли, листовкалар бастыра һәм тарата.

1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә башка җәлилчеләр белән бергә җәзалап үтерелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100