Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәлилчеләр җире» – Абдулла Алишның Көек авылы: «Мәктәпне дә ябып куйсалар, бетәбез»

Аның әкиятләрен тыңлап, укып ничә буын тәрбияләнгән. Әкиятләре дә тормышы да төрле төсләргә, геройларга бай. Әкиятләре әйбәт тәмамлана, ә тормышта кагыйдәләр башка. Аның исеме күпләрне балачакка кайтара. Сүз кем турында икәнен аңлагансыздыр - Абдулла Алиш! «Җәлилчеләр җире» проектында аның туган җире Спас районының Көек авылы белән таныштырабыз.

news_top_970_100
«Җәлилчеләр җире» – Абдулла Алишның Көек авылы: «Мәктәпне дә ябып куйсалар, бетәбез»
Абдул Фәрхан

Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) – җәлилче, балалар язучысы. 1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында туган. Ямбакты авылы мәдрәсәсендә белем ала. 1927 елда Казан җир төзү техникумына укырга керә. 1933 елда татарча «Техника» журналының җаваплы сәркәтибе итеп билгеләнә. 1937 елдан Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр Алиш «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында әдәби мөхәррир була.

1941 елның июль аенда Абдулла Алиш армиягә алына, фронтка кит,ә, солдат-радист буларак Орел өлкәсендә барган оборона сугышларында катнаша. Шул елның 12 октябрендә Брянск шәһәре тирәсендәге бәрелешләр вакытында чолганышта калып, немецларга әсир төшә.

Төрле лагерьларда тоткынлыкта булганнан соң, Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Анда «Идел-Урал легионы»нда антифашистик яшерен оешма әгъзасы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, аларга кушыла, яшерен оешманың иң актив әгъзаларының берсенә әверелә. Абдулла Алиш татар легионерлары өчен Берлинда рәсми чыгарыла торган «Идел-Урал» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. Эш урыныннан файдаланып, антифашистик листовкалар, өндәмәләр бастыруны җайга сала. 1944 елның 25 августында фашист гильотинасы башын кискәндә Абдулла Алишка 35 яшь була.


Казаннан Көеккә барып җиткәнче ике сәгатьләп вакыт уза. Авылга таба борылышта ук стела тора: «Абдулла Алишның туган ягы» диелгән. Шигыре дә бар.

Авылга кергәндә үк күзгә ташландык ферма абзарлары чагылды. Көектә хуҗалык юк, җирләрне инвестор сатып алган. Пычрак вакытта килсәк, ул бик кызганыч булып күренер иде мөгаен. Яшеллеккә күмелеп торгач, утырып еларлык булмады.

Көектә бер гаҗәеп дөнья башланырга тиеш кебек иде: чәчәктән чәчәккә куна-куна Нечкәбил бал җыя, мактанчык чыпчыклар чыр-чу килә, урам уртасыннан горур атлап Бикбатыр бара, җәен дә киез итек кигән Куян кызы йөгерә, эт белән мәче әле дә койрык өчен талаша, Чукмар белән Тукмар чукыша вә тукыша, күлдә Сертотмас үрдәк йөзә…

Чынлыкта авыл тып-тын. Бер ат кына кешнәп куйды. Йортлары матур, каралган, тирә-яклары чип-чиста.

«Бу тирәдә Көек кенә татар авылы, тирә-якта – рус авыллары»

Китапханәдә Нурия апа Мингалиева көтә иде. Күршедә генә мәдәният йорты. Китаплар йорты янындагы бакчада Абдулла Алишка бюст куелган. Нурия апа, авылыгыз бигрәк матур, дим.

Тырыш халык яши бездә, – дип елмаеп сүзен башлады ул. – Бу тирәдә Көек кенә татар авылы, тирә-якта – рус авыллары. Шулай да авылда ике генә рус киленебез бар, алар да татарча белә инде. Авылда ике йөзгә якын кеше яши, бездә буш калган йортларны да сатып алалар, тик яшьләр калмый шул...

Китапханәдә Абдулла Алишка багышланган экспозиция дә бар. Монда Абдулла Алиш йортында эленеп торган сәгать, әтисенең умартачылык өчен кирәк-яраклары тора. Болгарда Абдулла Алишка багышланган музей бар, ә авылда юк.

Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияне дә Көектә тапшыралар иде. Казанда премия иясенең исемен әйтәләр дә, авылда тапшыралар. Соңгы тапкыр бу чара 2018 елда узган. Аннан соң район башлыгы итеп икенче кеше куелган, пандемия, үзизоляция... Премия 1997 Татарстан Язучылар берлеге идарәсе карары белән булдырылган.

Шулай да язучылар Абдулла Алишның туган авылына эзне суытмый. «Җәй көне язучылар еш кереп чыга. Элек җыелышып киләләр иде, хәзер берәм-берәм йөриләр», – ди Нурия апа.

«Мәктәпне япмасыннар иде дип теләп торабыз»

Китапханәдә китапларның ниндие генә юк, әле яңа гына чыкканнар да бар. Балалар өчен татар,рус телендәге китаплар бик күп. Аларны укырга балалар гына аз икән авылда. Мәктәптә 15 бала укый, авылдагы иң кечкенә балалар беренче сыйныфны тәмамлаган. Авылда бәләкәй балалар юк. Балалар бакчасы да өч ел элек ябылган.

«Балалар кәгазьдә бар, әмма Казанда яшиләр. Мәктәпне япмасыннар иде дип теләп торабыз. Аны да ябып куйсалар, бетәбез», – дип авыр сулап куйды китапханәче.

Без китапханә янындагы бакчага Алиш янына чыктык. Бу – яңа бюст, 2018 елда, Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан куелган. Казанда бронзадан эшләнелгән. Аңа кадәрге бюст 2001 елда куелган булган. Бюст янындагы ташта: «Бөек Ватан сугышында халык бәхете өчен корбан булган авылдашыбызга мәңгелек Дан», – дип язылган.

Алиш янында басып торгач, бакча янындагы күл буена чыктык. Бу күлдә Сертотмас үрдәк чумып уйнаган, ди. Ара-тирә камышлар күренә, былтыр гына күлне камыштан чистарткан булганнар. Узган җәйдә күлгә аккошлар да килгән булган. Безгә күлдә гади үрдәк күрү бәхете дә татымады. Бу күлне Мәчет күле дип тә атыйлар, чөнки ул мәчет ишек төбендә урнашкан.

Күлнең каршы ярында кызыл сыер чирәм ашап тора. «Юанбил» әкияте герое була алыр иде ул.

«Минем әти Абдулла Алиш исемендәге беренче премияне алды»

Мәчеттән юл аша гына диярлек, урамнар кисешкән урында Алишевлар нигезе булган. Ул җирдә кызыл таштан ясалган «кладовой» гына сакланган. Нигез урынында элек кибет, балалар бакчасы булган. Ул «кладовойга» өстәмә итеп бүрәнәдән тагын бер бүлмә тезеп куйганнар. Таш якта тәрәзә урынына тимер рәшәткә тора – эче караңгы. Бүрәнәле яктагы тәрәзә дә рәшәткәле. Эчке якта – «пәри оясы».

Абдулла Алиш яшәгән йорт нигезе

Урам буйлап алга атладык. Актай елгасы аша күперне уздык. Елга үзәнендә – Сабантуй урыны. Быел да анда бәйрәм гөрләгән. 2016 елга кадәр авылда Сабан туе уздырылмаган булган.

«2016 елда авылда Сабан туе уздыргач, халык күп кайтты. Бер уздыргач, уздырасы килә икән, халык та сорый. Көрәшүчеләребез юк инде, үзебез гер күтәрәбез. Шулай да кеше күп җыела, сәүдә нокталары эшләп тора, уеннар, концерт була. Авыл халкы өчен бер кызык инде ул», – ди Нурия апа. Оештыру эшләре китапханә, мәктәп, мәдәният йорты хезмәткәрләре җилкәсендә.

Сабантуй урыны янындагы урамда авылның иң өлкән әбисе – Фәрдия әби Гатина яши. 99 яшьлек Фәрдия әби яшь вакытында тракторчы булып эшләгән. Аның янына да кереп чыккан идек. Шул йорт янында торганда Нурия апа: «Кечкенә вакытта Абдулла Алиш янына монда килеп йөри идек кебек», – ди. Чыннан да йорт янындагы канәфер куагы арасында таш калдыклары бар. Кайчандыр истәлек ташы шунда торган булса кирәк.

Урамда «сәпиткә» утырган бер абыйны очраттык. Зәгъфар Хафизов балыкчы икән. Гомумән, авылда күп кеше балыкка йөри, Нурия апа гаиләсе дә – балык тотучылар. Абый, нинди балык тоттыгыз, дип сораган идем, әле бармаган булып чыкты. Кибеттән карбыз тоткан.

Абый, Абдулла Алишны беләсезме?

Ий, мин яшь бит әле!

Күрдегезме димим ич...

Соң белмичә инде, белә-ә-ә-м. Минем әти Абдулла Алиш исемендәге беренче премияне алды, - диде дә Зәгъфар абый, сәпит педален әйләндереп, юк та булды

Монда сүз әдәби премия турында түгел. Элек Көектә Абдулла Алиш исемендәге совхоз булган. Ул совхозның алдынгыларына премия бирелгән. Аны беренче булып 1971 елда терлекче Гыйният Хафизов алган. Фотосы да сакланган әле.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

«Мәктәпкә Абдулла Алиш исеме бирелә дигән карар чыккан иде»

Ни гаҗәп: авылда Абдулла Алиш исемендәге урам юк. Болгарда, Чаллыда, Казанда (дөресрәге Салмачыдагы бер кыска гына урам) язучы исемен йөрткән урамнар бар. Казанда Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия дә бар. Ә Көек мәктәбенә Алиш исеме бирелмәгән, гәрчә карары булган.

Мәктәптә балалар өчен җәйге лагерь эшли. Мәктәп тугыз еллык, әйткәнемчә, быел укырга керүче балалар юк. Мәктәптә тугыз кеше эшли. Венера Казакова 20 елдан артык бу мәктәпне җитәкли. Балаларның бер өлеше спорт залында, бер өлеше сыйныф бүлмәсендә уйный иде.

«2015 елдан безнең мәктәп – Бураково урта мәктәбе филиалы. (авт. – Көек авылы Бураково авыл җирлегенә карый). Аңа кадәр мәктәпкә Абдулла Алиш исеме бирелә дигән карар чыккан иде, тик юридик яктан без аны рәсмиләштермәдек. Балалар аз булгач, ул эш эшләнмәде», – диде директор.

«Көек авылында Абдулла Алиш музеен булдырырга кирәк»

Татар теле сыйныфында Абдулла Алишка багышланган почмак бар, тарих сыйныфында кечкенә музей ясаганнар. Тарих укытучысы Айдар Казаков фикеренчә, Алишевлар нигезендә язучыга багышланган музей ясарга кирәк.

Мин Муса Җәлил батырлыгын алгы планга куям. Абдулла Алиш авылдашы буларак, ул да яшерен оешма эшчәнлегенә зур өлешен керткән дип саныйм. Абдулла Алиш - киңкырлы шәхес. Аның тикшерелмәгән иҗат әсәрләре дә бик күп. Көек авылы кешеләре элек-электән хөр булуы белән аерылып торган. Үз сүзен турыдан-туры әйтеп салган. Ул хәзер дә бар. Абдулла Алиш рухы авылда яши дип уйлыйм.

Авыл халкы герое белән горурлана. Минемчә, Көек авылында Абдулла Алиш музеен булдырырга кирәк. Бу – аның туган нигезе. Иске балалар бакчасы буш тора, шунда да ясап булыр иде. Бу – безнең намус эше», – ди тарихчы.

Айдар абый тарихчы булса да, әдәбиятка якын сорау бирдем: «Абдулла Алиш дәрәҗәсендәге балалар язучылармы бармы?»

«Әлбәттә бар! Ләбиб Лерон бар, Йолдыз Шәрәпова – Абдулла Алиш эшен дәвам итәрлек кешеләр. Роберт Миңнуллин, Хәлим Җәләй, Энҗе Мөэминова бар иде...» – диде ул.

Укытучы Рузалия апа Садретдинова да мәктәпнең киләчәгенә карата оптимистик булмаган фаразын әйтте. «Куркып торабыз инде. Балалар чыгып беткәч, ябылыр инде. Тирә-якта татар авыллары юк шул», – ди.

Абдулла Алиш авылындагы мәктәп тә ябылу алдында тора... Алай булмаска тиеш кебек.

Балалардан да Абдулла Алиш турында сораштым. Чартлатып әкият исемнәрен әйтеп торалар. «Абдулла Алиш исән булса, тоткынлыкта булган вакытта нинди әкият язасы килде, дип сорар идем», – диде Айнур исемле егет. Чыннан да, ул әкият нәрсә турында булыр иде?…

Әлбәттә, ул әкиятләр генә иҗат итмәгән, Абдулла Алишның зурлар өчен дә әсәрләре бар. Тоткынлыкта вакытта хатыны Рокыяга багышланган мәхәббәт шигыре дә бар. Ул кызлар белән бик тиз уртак тел таба белгән, күп аралашкан, дип тә укыган идем. Зинданда ул хатыны турында гына уйлаган. Аларның уллары Алмаз һәм Айваз да инде бакыйлыкка күчкән. Бүгенге көндә оныгы, оныкчыгы һәм туганнары исән.

«Нечкә күңелле кешегә зиндан газабын үтү авыр булгандыр, әмма ул сынмаган, сыгылмаган»

Хәзерге балалар язучылары белән дә Абдулла Алиш турында сөйләшеп алдым.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире урынбасары, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Вакыйф Нуриев:

Алиш – каһарман, гаҗәеп шәхес. Беренчедән, ул - менә дигән балалар язучысы. Барыбыз да аның мавыктыргыч әкиятләрен укып үстек. Балалар өчен әкиятләр язган Алиш фәкать нечкә күңелле булган. Нечкә күңелле кешегә зиндан газабын үтү авыр булгандыр, әмма ул сынмаган, сыгылмаган.

Мин аның туган авылында күп тапкырлар булдым, урманнары, елгалары бар. Ул шул урманда йөргәндер, елгада су коенгандыр дип уйлана идем, – ди Вакыйф абый.

Ул да музей булдырырга кирәк дигән фикерне хуплады. «Болгарда музей булу да әйбәт, анда кеше күп килә, әмма туган авыл туган авыл бит инде ул», – ди.

Фото: © Солтан Исхаков

«Акчарлак» газетасы баш мөхәррире. Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Алмаз Гыймадиев:

Абдулла Алиш – иң үзенчәлекле язучыларның берсе. Аның зурлар өчен язылган әсәрләре дә бик күп. Минем фикеремчә, аның кебек балалар өчен дә, зурлар өчен дә язучылар юк. Миңа ул балалар өчен язган әсәрләре белән күңелгә якын. Без китап укып үстек бит инде. Әле дә хәтерлим: бишенче сыйныфта укыганда аның «Сертотмас үрдәк» әкиятен курчак театры итеп тә куйган идек. Кайсы герой булганымны хәтерләмим инде.

Миңа калса, Абдулла Алишның биографиясен, иҗатын тирәнрәк өйрәнергә кирәк. Абдулла Алишны белмәүчеләр дә бар. Тукайны, Җәлилне беләләр, хәтта Ркаил Зәйдулланы күбрәк беләләр, ә Алишны юк. Тагын шундый күренеш тә бар: Абдулла Алишның исемен беләләр, ә берәр әсәрен сорагач, җавап бирә алмыйлар, – ди ул.

Фото: © Рамил Гали

Көек авылында беренче тапкыр булгач, авылның тулы, төзек булуы куандырды, тик мәктәп һәм балалар бакчасы… 15 бала укый! Бәлки ул мәктәп әле дә Абдулла Алиш авылында булганга гына ябылмый калгандыр. Шулай да халык ачык күңелле һәм ихлас дигән фикер калды. Халык үз героен белә, данлый, горурлана. Киләчәктә дә шулай булсын иде!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 июль 2022
    Исемсез
    Автор Алиш «Әкиятләре әйбәт тәмамлана» ди. «Сертотмас үрдәк»тә төп геройны төлке «Буып, балаларына бүлеп биргән» - бу әкият тә әйбәт тәмамланамы? Вакыйф Нуриев: «Абдулла Алиш – каһарман, гаҗәеп шәхес», ди. Әйе, әмма дөрес сүзләренең дә меңенче мәртәбә кабатланганда мәгънәсе бетә; бу очракта Алиш иптәшләренең каһарманлыклары шик астына куела. Иптәшләре нечкә күңелле дә булмаган ахры, шуңа күрә зиндан газабын үтү алар өчен күпкә җиңеллерәк булгандыр... Мөхтәрәм укытучы Айдар Казаков Җәлил батырлыгын алгы планга куя, ди. Ни сәбәптән икәнен беләсе иде, чөнки яшерен төркемнәрен оештырып, анда Җәлилне тарткан Гайнан Кормаш батырлыгын ничек бәяләргә, дигән сорау туа. «Алиш авылдашы буларак, ул да яшерен оешма эшчәнлегенә зур өлешен керткән дип саныйм», ди Айдар әфәнде. Димәк, Алиш авылдашы булмаса, яшерен оешма эшчәнлегенә Алишның өлешен ул бер көе генә, дип санар идеме? Ә менә Алиш дәрәҗәсендәге балалар язучылары «Әлбәттә, бар» диюе өчен Казаковка рәхмәт.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100