Аждаһа елында кемнәр безне мәңгелеккә ташлап китте? Гүр ияләре булган милләттәшләребезне тагын бер кат җылы хатирәләр белән искә алып үтү өчен, «Интертат» елдагыча күзәтү әзерләде. Бу язмага исемнәре кергәннәрнең дә, керми калганнарның да туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнәрнең урыннары оҗмахта булсын! Махсус хәрби операциядә яу кырында башын салган хәрбиләрнең барысының да авыр туфрагы җиңел булсын!
ГЫЙНВАР
2 гыйнвар
Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Рафил Ногманов вафат булган.
Рафил Ногманов 1949 елда туа. Югары белем ала, СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясе каршындагы Мәскәү читтән торып юридик белем бирү филиалының Казан филиалын «юрист» белгечлеге буенча тәмамлый.
1993-2009 елларда – Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары – җәмәгать иминлеге милициясе җитәкчесе.
2009-2014 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты була. 2013 елның сентябреннән Татарстанда икътисади амнистияне гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый тулы вәкаләтле вәкил вазифасында эшли. 2014-2019 елларда – V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты. 2020-2023 елларда Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары була.
15 гыйнвар
Журналист, төбәк тарихын өйрәнүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Азат Сөнкишев вафат булды.
Азат Сөнкишев – 1944 елның 1 гыйнварында ТАССРның Әлки районы Иске Салман авылында туа. 1962-1968 елларда Казан дәүләт университетында укый. «Журналист-филолог» белгечлеге буенча тарих-филология факультетын тәмамлый. Соңгы елларда китаплар язу белән шөгыльләнгән.
18 гыйнвар
ТАССРның элеккеге сәнәгать министры Юрий Демидов авырудан соң вафат булды. Аңа 85 яшь иде.
Юрий Демидов 1938 елның 27 октябрендә Лаеш районы Урта Девятово авылында туа.
29 гыйнвар
57 яшендә Галиев Наил Камил улы вафат булды.
Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының коммерция хезмәтен үстерүгә зур өлеш кертте. Татарстан Хөкүмәте һәм «Татмедиа» йөкләмәсе белән аның җитәкчелегендә «Районки» проекты – 45 район массакүләм мәгълүмат чарасының яңалыклар дайджесты (хәзерге вакытта – «Яңалыклар») старт алган иде.
ФЕВРАЛЬ
6 февраль
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваев һәлак булды.
Рәдиф Яваев 2024 елның 3 февралендә Мәскәүдә югалган, шуннан бирле аның кайдалыгы билгесез булган. Соңрак Яваевның үлүе билгеле булды. Аңа 71 яшь иде.
Рәдиф Яваев – Мәскәү төбәгендә бердәнбер татар бию коллективы булган «Илдан» халык ансамблен оештыручы һәм сәнгать җитәкчесе.
14 февраль
Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров 53 яшендә вафат булды.
Башкарма комитетның Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында ул яшьләр белән эшне оста төзеп, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә, яшүсмерләр клублары челтәрен һәм шәһәр читендәге балалар лагерьларын үстерүгә ярдәм иткән.
14 февраль
Рәссам, график, эмальер, «Сталкер» фильмы рәссам-декораторы Рәшит Сафиуллин 74 яшендә вафат булды.
Рәшит Тәлгать улы Сафиуллин 1949 елның 23 февралендә Бөгелмә шәһәрендә туа. 1968 елда Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1972-1976 елларда СССР Рәссамнар берлегенең Үзәк эксперименталь студиясендә белем ала. Казан, Зөя, Мәскәүдә яши һәм эшли.
19 февраль
Ульяновскида шагыйрь һәм язучы Рәшит Шабакаев 84 яшендә вафат булды.
Ул «Өмет» газетасының тугрылыклы дусты, 1нче мәхәлләнең актив аксакалы булган.
21 февраль
78 яшендә балалар язучысы Ринат Мәннан (Архипов Ринат Николаевич) вафат булды.
Ринат Мәннан (Ринат Николаевич Архипов) 1946 елның 6 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә туа. Р.Мәннанның «Умырзая» исемле беренче китабы 1998 елда дөнья күрә.
23 февраль
Мәскәүдә журналист, Көнчыгышны өйрәнүче, туган якны өйрәнүче һәм башкаланың татар иҗтимагый тормышында күп еллар дәвамында актив катнашучы Әхмәт Галимов вафат булды. Аңа 96 яшь иде.
Галимов Мәскәү татарлары тарихын, аларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын тирән белгән.
27 февраль
Уфада Россиянең атказанган рәссамы, Башкортстанның халык рәссамы, график, ассамбляж һәм инсталляция рәссамы Васил Ханнанов озак авырудан соң 68 яшендә вафат булды.
Васил Ханнанов күпсанлы сәнгать проектлары авторы һәм күргәзмәләр оештыручы була. 1992 елдан бирле Васил Ханнанов «Чыңгызхан» иҗади берләшмәсен җитәкли. Шулай ук рәссам Наил Лотфуллин исемендәге заманча сәнгать музеен да булдыра.
МАРТ
30 март
74 яшендә танылган шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша вафат булды.
Шәүкәт Гаделша Түбән Тәүде районы Киндерле авылында дөньяга килә.
Ул – дистәләп шигъри китап авторы («Ярык мөгез», 1997; «Ядрә тигән», 1998; «Сөмән кадыйм», 2000; «Җилгә моң дыңгычлыйм», 2003; «Аучы җыры», 2004; «Чоңгыл», 2006) һ.б.
Шәүкәт Гаделша – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
АПРЕЛЬ
7 апрель
7 апрельдә, сәгать кичке 9 тулып киткәч, Йошкар Ола – Казан юлында коточкыч һәлакәт килеп чыга. Авариядә 3 кешенең гомере өзелә, шуларның икесе – Яшел Үзән администрациясе хезмәткәрләре: Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәм район администрациясенең Кулланучылар базары бүлеге җитәкчесе урынбасары Виталий Агачев.
Дамир Низамов хакимияттә 2007 елдан бирле эшләгән. Карьерасын башкарма комитетның икътисад бүлеге белгеченнән башлаган. 2023 елның 1 февраленнән – район башлыгы ярдәмчесе.
10 апрель
Казандагы күп мәчетләрнең архитекторы Искәндәр Насыйров вафат. Уразаның соңгы көнендә, Ураза бәйрәменә кергәндә, дога кылганнан соң, 39 яшендә үлеп киткән.
Искәндәр Насыйров 100дән артык мәчетнең проектын ясаган, шуларның 40ы төзелгән. Хушлашу мәрасиме «Алтаң» мәчетендә Рамазан гаете көнне узды.
17 апрель
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, концертмейстер Мөнирә Хәбибуллина вафат булды. Ул – бик күп җырчылар өчен беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән шәхес.
Хәбибуллина Мөнирә Мөнир кызы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Барлыгы 400дән артык концерт куя, алар арасында – Равил Фәйзуллин, Муса Җәлил, Фатих Әмирхан, Рөстәм Яхин, Әхсән Баян юбилейлары. Шулай ук Фәнис Яруллин, Рәмис Аймәт, Лидия Әхмәтова, Хәйдәр Бигичев, Федор Шаляпин, Александр Пушкинның иҗат кичәләре һ.б.
МАЙ
7 май
Җырчы, концертлар оештыручы, мәҗлесләр алып баручы Вилдамир Баһау вафат булып, аны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә соңгы юлга озаттылар. Җырчы йөрәк авыруыннан реанимациядә вафат булган.
Вилдамир әфәнде тумышы белән Башкортстанның Краснокама районы Артаул авылыннан булган. Ул бик күп татар җырчылары һәм театр әһелләре белән бергә эшләгән.
13 май
Тукай премиясе лауреаты, сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиева вафат. Аңа 78 яшь иде.
«Үткән атнада гына Берлеккә килеп, китапларын калдырып китте. Бик яшәү дәрте белән йөри иде. Киләсе атнада килергә дип сөйләшкән идек. Бик кыен булды бу хәбәрне ишетү», – дип сөйләгән иде Илсөяр Иксанова.
Розалина Гомәр кызы Шаһиева 1945 елның 28 июлендә Татарстанның Яшел Үзән районы Бишнә авылында туа.
20 май
Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, 1989 елдан «Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Илгизәр кызы Гатауллина вафат булды.
Лилия Гатауллина – Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, «Казанның 1000 еллыгы» медале иясе. Ул 1964 елда Арча районы Субаш-Аты авылында туган.
ИЮНЬ
4 июнь
Татарстан Республикасының элеккеге мәгълүмат һәм матбугат министры Шамил Хамматов вафат булды. Аңа 77 яшь иде.
Шамил Шәмси улы Хамматов 1946 елның 27 августында Казанда туа, күп еллар «Советская Татария» газетасы редакциясендә эшли. 1986 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлегенең матбугат, радио һәм телевидение секторы мөдире итеп билгеләнә, 1989 елда ТАССРның Нәшрият эшләре, полиграфия һәм китап сату дәүләт комитеты рәисе була. 1991-1992 елларда Хамматов Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры, 1993-2011 елларда Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында җитәкче вазифасында эшли.
20 июнь
Артист, режиссер һәм язучы Әхтәм Зарипов вафат булды.
Әхтәм Исмәгҗан улы Зарипов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, актер, режиссер. 1935 елның 15 июлендә Башкортстанның Илеш районындагы Таҗи авылында туган.
ИЮЛЬ
4 июль
Татарстанның Кайбыч районының элеккеге башлыгы Җәүдәт Гафаров 72 яшендә вафат булды.
Җәүдәт Гафаров 1998 елдан 2012 елга кадәр Кайбыч районын җитәкли: хакимият башлыгы, Халык депутатлары район советы рәисе, муниципаль район башлыгы була.
6 июль
Совет галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мостюков вафат. Аңа 96 яшь иде.
Ил күләмендә гомумсоюз дәрәҗәсендәге генераль конструктор һәм «свой – чужой» («үзеңнеке – читнеке») дәүләти тану системасы буенча илдәге баш институтның шәрәфле директоры.
Үз илебезнең яңа гомуми гаскәри радиолокацион кораллану системасын булдыру буенча эш башлангач, Казан авиация радиоаппаратурасы заводының 294нче махсус конструкторлык бюросы илнең баш институтына әйләнә, ә Илдус Мостюков аның җитәкчесе була. 1962 елдан 1989 елга кадәр биредә күп төрле хәрби техника системалары һәм үрнәкләре эшләнә. «Үзеңнеке – читнеке» системасын булдырган өчен Мостюковка Социалистик хезмәт Герое исеме бирелә.
Илдус Мостюков 1928 елның 6 мартында Казанда туган.
«Интертат» хәбәрчесе, 2020 елда коронавирустан дәваланып чыккач, Илдус Мостюковның хәлен белергә өенә барган иде.
9 июль
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, 45 ел дәвамында укытучылык эшчәнлеген алып барган танылган композитор Әнвәр Шәрәфиев вафат. Аңа 88 яшь булган.
Әнвәр Шәрәфиев – 200дән артык җыр һәм романс, 50 концерт-инструменталь әсәрләр, балалар, хор һәм симфоник музыка авторы. Аның 13 вокаль һәм инструменталь әсәрләр җыентыгы басылып чыккан. Әнвәр Шәрәфиевның әсәрләре Татарстан Республикасы музыка мәктәпләре программасына да кертелгән.
18 июль
Башкортстанда танылган продюсер, бик күп татар, башкорт җырчыларына сәхнәгә юл күрсәткән, иҗат юлында ярдәм итеп килгән шәхес, теплоходларда уза торган «Кичке сәяхәт» проектының авторы Айсылу Заһретдинова вафат.
Мәрхүмәнең соңгы елда яман шеш авыруы белән көрәшкәне билгеле.
АВГУСТ
27 август
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, скрипкачы Марат Әхмәтов вафат булды.
Әхмәтов Марат Гакыйф улы – скрипкачы, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1976). 1937 елның 1 июлендә Казан шәһәрендә туган. Марат Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага 2021 елдагы әңгәмәсендә Рөстәм Яхин, Айрат Арсланов, Илһам Шакиров, Венера Шәрипова белән 1968 елда Финляндиягә барып, андагы җирле татарларга концерт куйганнары турында сөйләгән иде.
23 август
Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе, журналист, язучы, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Әнәс Хәсәнов 89 яшендә вафат булды.
Әнәс Хәсән улы Хәсәнов 1935 елның 23 июнендә Татарстанның Куйбышев районы (хәзерге Спас районы) Көек авылында туа.
Әнәс Хәсәнов талантлы язучы, пьесалар, повестьлар, поэмалар авторы да иде.
СЕНТЯБРЬ
5 сентябрь
Нибары 61 яшендә Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе, Азнакайның «Маяк» газетасы журналисты Лиза Нурлыева арабыздан китеп барды
10 сентябрь
Заманында Казан шәһәре мәдәният идарәсен җитәкләгән, соңрак та байтак җаваплы вазифаларда эшләгән Әлфия Тутаева вафат.
«Ул безнең Казан мәдәниятенә хезмәт итте. Аның Горький музеендагы экскурсияләреннән кешеләр елап чыгалар иде. Шаляпин белән Горькийны якын туганнары кебек ярата иде. «Яңа музыка» оркестрын төзергә дә ул булышты», – дип язган Миләүшә Тәминдарова апасы турында.
14 сентябрь
«Азнакай радиосы һәм телевидениесе» телерадиокомпаниясенең элеккеге җитәкчесе һәм нигез салучыларның берсе Илкам Газизҗанов вафат булды.
Нәкъ менә Газизҗанов Татарстанның көньяк-көнчыгышында беренче телевидение белән җитәкчелек иткән. Илкам Мәгъсүм улы Азнакай районының үз телевидениесен булдыру энтузиастларының берсе иде. 1989 елның 28 августында, көнкүреш видеомагнитофоннарын кулланып, кулдан ясалган тапшыргычта сынау эфиры ясалган булган.
18 сентябрь
Австралиядә яшәүче җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова 18 сентябрьдә 55 яшендә вафат булган. Соңгы вакытта ул онкология авыруы белән көрәште.
Аның чын исеме – Зөлфия Нәҗип кызы Камалова. 1969 елның 8 августында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган. Пермь университетында чит телләр бүлегендә укый, студент чагында Калифорниягә китә һәм Австралия кешесенә кияүгә чыгып, ире янына күченә.
21 сентябрь
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшләре белән идарә итүче Илназ Вәлиев 37 яшендә фаҗигале рәвештә вафат булды.
Кайбер мәгълүматлар буенча, Илназ Вәлиев Казанда Идел буенда пирс янында әйләнеп капланган көймәдән егылып төшеп батып үлгән. Искәртик, инцидент «Венеция» көймә станциясендә булды.
22 сентябрь
Филология фәннәре кандидаты, Шәрык телләре белгече Сәлим Гыйләҗетдинов 77 яшендә вафат булды.
Сәлим Гыйләҗетдинов гарәп, фарсы телләрен яхшы белгән, ул – Коръәнне яттан белгән галим. Ул татар телендә Коръән сүзлеген әзерли башлаган булган.
26 сентябрь
Казан тарихчысы һәм педагог Марат Амур улы Шакирҗанов вафат.
Ул сәясәтчеләр, язучылар һәм артистларның автографларын җыюы белән билгеле. Өстәвенә, ул «йолдызларны каравыллап» кына калмаган, ә үз мавыгуын чып-чын коллекциягә әверелдергән.
ОКТЯБРЬ
6 октябрь
Мәскәүдә кардиохирург Ренат Акчурин озакка сузылган авырудан соң вафат булды. Табибка 78 яшь иде.
Ренат Сөләйман улы Акчурин – танылган хирург. Ул – кардиохирургия өлкәсендә зур казанышларга ирешкән табиб. Аның пациентлары исемлегендә Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин да бар. 1996 елның ноябрендә аның йөрәгенә операция ясады.
Соңгы елларда Акчурин Е.И. Чазов исемендәге кардиология илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең хирургия буенча генераль директор урынбасары вазифасын биләде. Ул шулай ук Россиядә кан тамырлары хирургиясен һәм кардиохирургияне үстерүдә барлык заманча төп юнәлешләрне гамәлгә кертүне оештыручы иде.
12 октябрь
Мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов вафат.
Фән Вәлиәхмәтовка 73 яшь иде. Ул 1951 елның 18 гыйнварында Башкортстанның Шаран районы Хафиз авылында туган. Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин төркемендә эшли башлый. 8 елдан үз төркемен туплап, Башкортстан, Татарстан, аннары Россия төбәкләрендә гастрольләрдә йөри. 1970 елда – Туймазы, 1973 елда – Бүздәк мәдәният йортында, 1979 елдан – Башкорт дәүләт филармониясендә, 1995-2005 елларда Чаллыда эшли.
Үзенчәлекле тавыш иясе, моңлы җырларны башкаруы белән танылды.
15 октябрь
Түбән Кама балалар хастаханәсенең элеккеге баш табибы, Татарстанның атказанган табибы Рамил Хәмидуллин вафат.
Рамил Әзгать улы 40 елдан артык үз һөнәренә тугры булган. Шул вакыт эчендә ул участок табибы – педиатрдан алып перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибына кадәр юл үтә.
16 октябрь
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты, М. Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясенең беренче лауреаты Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы вафат булды. Аңа 86 яшь иде.
Ринат Таҗетдинов «Интертат»ка 2021 елда интервью биргән иде.
20 октябрь
Удмуртиянең атказанган журналисты, 1993-1997 елларда «Яңарыш»ның баш мөхәррире булган Закуан Фәттах улы Нуретдинов 87 яшендә бакыйлыкка күчте.
Ул гомерен журналистикага һәм милләт ихтыяҗлары өчен көрәшкә багышлаган шәхес иде.
21 октябрь
Язучы, «Татарстан» радиосы журналисты Дания Гайнетдинова вафат.
Дания Гайнетдинова – 1980 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Дания Гайнетдинова чәчмә әсәрләрдән тыш шигырьләр, җырлар да иҗат итте. Күп кенә шигырьләре көйгә салынган. («Авылым Түбән Саурыш», «Яшә, Казан!», «Гомер чишмәсе», «Хәтер», «Туган ягым Теләче», «Ак яулык», «Адаштым томаннарда» һ.б.).
31 октябрь
Уфада башкорт радиосы ветераны, журналист, җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Абдуллина вафат булды.
Нурия Насыйбулла кызы озак еллар авыр чиргә каршы көрәште, дип яза «Кызыл таң».
Нурия Абдуллина – «Утыр әле, әни, яннарыма» җырының көе һәм сүзләре авторы. Бу җыр Хәния Фәрхи, Гүзәл Идрисова, Замира Әхмәтҗанова, Нурия Абдуллина, Флорида Исмәгыйлева, Әлфия Юлчурина репертуарында бар. Аның тагын 23ләп җыры билгеле.
Нурия Абдуллина 1957 елның 15 мартында Әлшәй районының Баязит авылында туган.
НОЯБРЬ
9 ноябрь
РСФСРның атказанган төзүчесе Ринат Кудашев 89 яшендә вафат булды.
Ринат Кудашев Самара, Пермь, Актүбә, Мангышлак һәм башка шәһәрләрдә нефть промыселларын төзекләндерү белән, Оренбургта, Октябрьскийда йорт төзү комбинатлары һәм заводлары төзү белән шөгыльләнә, торак пунктларны газлаштыруда һәм башка эшләрдә катнаша.
16 ноябрь
Чаллыда «Әллүки-моңлы көй» ансамбле җитәкчесе Дамирә Әшрәпова 66 яшендә юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 20 яшьлек шофер «Hyundai» машинасында җәяүлене бәрдерә. Фаҗига шаһитлары әйтүенчә, машина хатын-кызны берничә метр өстерәп бара. 66 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Ул ханым Чаллы мәдәниятендә билгеле кеше – «Әллүки – моңлы көй» ансамбленең җитәкчесе Дамирә Әшрәпова булып чыга.
Дамирә ханым – шәһәрдә бик күп яшь талантларга үсәргә, артистларга концертлар оештырырга булышкан кеше.
18 ноябрь
Мәскәүдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, хореограф Хәбибулла Ганиев вафат булды. Аңа 78 яшь иде.
20 ноябрь
Татарстанда эшмәкәр һәм «Рубин» клубының 60 елдан артык стажлы җанатары Яшәр Габдулла улы Моратов вафат булды. 23 ноябрьдә аңа 87 яшь тулырга тиеш иде. Яшәр Габдулла улы «Рубин» футбол клубына чиксез мәхәббәте белән билгеле.
Яшәр Габдулла улы – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Моратов Марат Яшәр улының әтисе.
23 ноябрь
Композитор, җырчы-башкаручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәүбән Габдрахман улы Чуганаев вафат.
Сәүбән абый иҗат иткән җырлар:
«Ах, җаныем Бибисара!» (Фердинанд Сәлахов җырлый), «Яран гөл» (Салават Фәтхетдинов репертуарыннан), «Салкын чишмә» (Айдар Галимов), «Кошлар кайткан чак иде», «Балан» (Зөһрә Шәрифуллина репертуары), «Үрмә гөл» (Зөфәр Билалов), «Бер елганың ике ярында» (Азат Тимершәех, Вадим Захаров), «Ай кыска шул, кыска гомерләр» (Илназ Баһ), «Болытлар агар инде» (Рәсим Низамов башкара).
27 ноябрь
«Ана кайгысы», «Гомерлеккә яраттым», «Өметеңне өзмә», «Томаннарда калма!» һәм башка бик күп җырлар авторы Ирек Габдрахманов вафат булды.
Ул Башкортстанның Бүздәк районында туып үскән, шунда яшәгән. Берничә ел элек ул башта – Франциягә, аннан Германиягә күченеп китә.
Ул чит илдә дә җырлар иҗат итә.
Ирек Габдрахмановның «иң зур татар» дигән исеме дә бар иде. 2018 елда татар җырчылары, аны дәвалау өчен, хәйрия концерты да уздырган иде. Татар җырчылары 300 кг авырлыктагы Ирек Габдрамхановны дәвалауда да ярдәм иткән иде.
ДЕКАБРЬ
16 декабрь
Татарстанның санитария-эпидемиология хезмәте ветераны, 16 елдан артык республиканың баш дәүләт санитария табибы урынбасары вазифасын да башкарган ТР атказанган табибы Наилә Фәтхуллина вафат булган. Аңа 67 яшь иде.
17 декабрь
Күп еллар «Актаныш авазы» телевидениесендә оператор булып эшләгән Марат Сәррахов вафат.
«Актаныш-информ» мәгълүмат үзәгенең «Актаныш авазы» телевидениесе операторы Марат Сәррахов – район телевидениесенең чишмә башында ук торган, аның сыйфатын яхшырту, дәрәҗәсен үстерү өчен көч куйган кешеләрнең берсе. Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, һөнәре буенча аз гына эшләп ала да, туган ягы Актанышка кайтып төпләнә, «Актаныш авазы» телевидениесенә эшкә урнаша. Шул вакыттан бирле Марат Сәррахов үзен камерадан башка күз алдына да китерә алмый, 26 ел гомерен телевидениегә багышлый.