Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шамил Хамматов белән хушлашу: «Чын журналист булуын раслау өчен төн буе утырып яза иде»

Бүген иртәдән үк «Татмедиа» ишек төбендә ритуаль хезмәт машинасы торды. «Матбугат йорты»нда Татарстан Республикасының элеккеге мәгълүмат һәм матбугат министры Шамил Хамматов белән хушлашу мәрасиме узды. Ул кичә 77 яшендә вафат булды.

news_top_970_100
Шамил Хамматов белән хушлашу: «Чын журналист булуын раслау өчен төн буе утырып яза иде»
Рамил Гали

Кайчандыр бу бинада ду китереп эшләп йөргән Шамил Хамматов бүген беренче катта ятып тора. Мондый вакытларда кеше тормышы турында тагын бер уйланасың.

Туганнары йөзен ачарга рөхсәт итте. Мәрхүмнең аяк очына кызыл канәферләр өелә торды, ә аның янында якты сүзләр яңгырады. «ТАТМЕДИА»да Шамил Хамматовны соңгы юлга озаттылар.

«Улы бөтен гомерен безнең һөнәргә – журналист эшенә багышлады»

Хушлашу мәрасимен «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов алып барды.

Күптән түгел генә Шамил Шәмси улы белән съездда (авт. – 21 майда Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съезды булды) күрешкән идек. Әле генә бергәләшеп кочаклашып йөргән идек, бүген китеп тә барды. Бу – барыбыз өчен дә зур югалту. Шамил Шәмси улы бөтен гомерен безнең һөнәргә – журналист эшенә багышлады. Ул – билгеле Хамматовлар нәселеннән. Алар журналистикада зур эз калдырды. Аның әтисе Шәмси Хамматов «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталарының берләштерелгән редакциясе җитәкчесе иде, – диде ул һәм Шамил әфәнденең эш урыннарын санап үтте.

Шамил Хамматов күп еллар «Советская Татария» газетасы редакциясендә эшли. 1986 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлегенең матбугат, радио һәм телевидение секторы мөдире итеп билгеләнә, 1989 елда ТАССРның Нәшрият эшләре, полиграфия һәм китап сату дәүләт комитеты рәисе була. 1991-1992 елларда ул Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры булып хезмәт итә. 1993-1998 елларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында генераль директор урынбасары була. 1998-2011 елларда «Татарские края – Татар иле» газетасы редакциясен җитәкли. 1992–1995 елларда Журналистлар берлеге рәисе була.

Шамил Шәмси улы бервакытта да битараф булмады, – дип дәвам итте ул. – Һәрвакыт талантлы, иҗади иде. Ул берлек тормышы белән кызыксынып торды, гел шалтыратты, килә иде. Аның искиткеч характеры турында әйтми калып булмый. Аның белән аралашу бик җиңел иде, һәрвакыт шат күңелле булды. Без аны шундый итеп истә калдырырбыз, – дип сөйләде ул.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев өчен мәрхүм укытучы булган.

Ул мине җитәкче булырга өйрәтте, без бергә эшләдек. Аның истә калган төп сыйфаты – кешеләрне яратуы. Ул бөтен кешегә тигез карады, һәркемгә игътибарлы булырга, уртак темалар табарга тырышты. Журналист буларак ул сүзгә, җөмләгә игътибарлы булды. Мин барысы да тизрәк булуын тели идем, ә ул бәләкәй хәбәрләрне дә яңадан яздырта иде. Мин аның укучысы булдым, ул һәр сүзне урынлы кулланырга, дөрес язарга өйрәтте. Бу – бик зур мәктәп. Аның өчен белемне башкаларга җиткерү мөһим иде. Аның тормышы җиңел булмаган, чөнки ул – совет чоры баласы. Шулай да, ул тырышты, милли эшкә, милли мәдәнияткә, диаспораларны берләштерүгә үз өлешен кертергә тырышты. Авыр туфрагы җиңел булсын, – дип сөйләде ул.

«Казанның бер урамына династия исемен биреп булса иде, хезмәттәшләр»

ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Шамил Хамматов белән бергә эшләгән вакытларны искә алды. Ул министр булган чорның ни дәрәҗәдә катлаулы булуын искәртте.

Тирән кайгыгызны уртаклашам. Бу – барыбыз өчен дә зур югалту. Шамил Шәмси улы белән бу бинада хушлашу бик дөрес, чөнки ул монда эшләде, аның әтисе бу йортны төзеде. Искиткеч династия. Шамил Шәмси улы: «Генетик яктан журналист булырга кирәк», – дип әйтә иде. Дөресен әйткәндә, ул үзе башка юлны сайлап караган. 60нчы еллар башында барлык егетләр дә авиация, космос турында хыяллана иде. КАИ «пуп земли» иде. Шамил Шәмси улы анда укырга кергән, берничә ел укыган, әмма журналистика өермәсе аны үзенә тарта. Ул чыннан да сүз белән эшли белә торган талантлы журналист иде.

Мин хәбәрче булып эшләгәндә, бу бина катларында күп тапкыр очраштык. Шулай да, мин аны матбугат министры итеп истә калдырдым. Авыр вакыт иде. 1991 елның 26 декабрендә Советлар Союзы таркалды. 27 декабрьдә матбугат турында закон кабул ителде. Физик затлар да массакүләм мәгълүмат чарасы булдыру хокукын алды. Массакүләм мәгълүмат чараларын бармак белән санап була иде, ә ул вакытта 500, 600 булды, арта барды. Сәяси яктан билгесезлек иде. Милли сәясәт аңлашылмый иде. Татар журналистлары мәйданда: «Азатлык!» – дип басып тордык. Шул шартларда ул министр иде.

Икътисад ягыннан да авыр иде. Язылу 12 айга иде, декабрь азагында язылу өчен акча алабыз да, ул акчалар март башында бетә иде инде. Журналистлар берлегендә дә вазгыять җиңелләрдән түгел иде. Анда да милли темага фикер алышулар башланды. Шамил Шәмси улы барысына да түзгән. Аннан без «Татар-информ»да бергә эшләдек. Шамил Шәмсиевич, хезмәттәшлек, бергә башкарган эшләр өчен рәхмәт. Әтиегез турында хәтерне саклавыгыз өчен рәхмәт.

Без, бергәләп, Казанның бер урамына Хамматовлар исемен бирү өчен документлар җыйдык. Ул әтисе яшәгән йортка истәлек тактасы куя алды. Урамга исем бирү мәсьәләсенә, бәлки, яңадан кайтып булыр. Берәр урамга династия исемен биреп булса иде, хезмәттәшләр. Бу – безнең өчен, профессиягә хөрмәт булсын өчен кирәк. Шамил Шәмси улы, тар каберегез киң, нурлы булсын, хушыгыз, – диде ул.

«Шамил агалар нигез салган журналистика үрнәгендә тәрбияләнеп үстек»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Ринат Билалов редакциядә Шамил Хамматов башлаган эш дәвам ителүен әйтте.

90нчы елларда без, башлап килүче журналистлар, алар кебек бөек журналистларга астан өскә карый идек. Ул кешеләр, Шамил Шәмси улы безнең хәзерге эшкә нигез салган. Монда «Татарские края – Татар иле» проекты искә алынды. Ул «Татар-информ» өчен мөһим проект булган ул вакытта, без барысын да укып бара идек. Шамил Шәмсиевич башлаган эш редакциядә бүген дә яши. Ул идеяләр, принципларга нигезләнгән проектны алып барабыз, эшен дәвам итәбез. Бик зур авырлык белән хушлашабыз. Аның эшләрен без дәвам итәргә тиеш, – диде ул.

«Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов:

Мин Шамил аганы шәхсән белми идем, ләкин без Шамил агалар нигез салган журналистика үрнәгендә тәрбияләнеп үстек һәм шушы традицияләрне саклап, дәвам итәргә тырышабыз. Безнең хезмәт дәверендә Хамматовлар фамилиясе һәрвакыт яңгырап торды. Киңәшмәләргә йөргәндә, министрлар фотолары яныннан узганда, һәрвакыт Шамил аганың фотосына игътибар итә идем. Сынаулы, таләпчән карашы белән «безнең туган җир өчен нәрсә эшләдең» дип сораган кебек. Шамил ага, урыныгыз җәннәттә булсын, – диде ул.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский:

Бер-беребез белән аралашу минутларының кадерен белик. Авыр вакытлар, авыр тормыш булган, ләкин эчке оптимистлык, тынычлык, ышаныч бу кешедә һәрвакыт булган. Бер-беребезне саклыйк. Бу кешеләрне хәтерлик. Булуыгыз өчен рәхмәт, – диде ул.

«Хәбәрчедән министрга кадәр барлык баскычларны да үткән һәм кеше булып калган»

Аннан теләк белән сүз әйтү мөмкинлеге булды. «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова сүз әйтергә теләк белдерде.

Без бүген бөек шәхесне озатабыз, Шамил Шәмсиевич журналистлар өчен бик күпне эшләде. Ул хәбәрчедән министрга кадәр барлык баскычларны да үткән һәм кеше булып калган. Мин үзем баш мөхәррир булганчы ук, ул мине 2 тапкыр кабул итте. Авыр мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттем, ул минут эчендә хәл итте. Кешелеклелеге, битараф булмавы өчен рәхмәт. Ул бик авыр вакытта министр иде. Өстән бик күп шалтыратулар булгандыр. Ул безгә эшләргә бервакытта да комачауламады, булдыра алганча ярдәм итте. Аның белән интервьюлар эшләдек. Ул, басма матбугат яшәячәк, дип әйтә иде. Бик зур рәхмәт шундый булганыгыз өчен, – диде ул.

Журналист, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы Илдар Закиров:

Бүген бик авыр көн. Без Татарстан журналистикасы аксакалы белән хушлашабыз. Ул бик күп хезмәттәшләребез тормышында зур роль уйнаган, шул исәптән минем тормышта да, ул мине Дәүләт комитетына эшкә чакырган иде. Кешелеклелек сыйфатлары ягыннан ул бик ачык, игелекле кеше иде. Аның кабинетыннан беркем дә проблемасын хәл итмичә чыкмый иде. Кәгазь дефициты вакыты да булды, ул барысын да хәл итә белде. Хәтер яшәргә тиеш. Бүгенге журналистлар аларны истә тотарга тиеш. Урының җәннәттә булсын, Шамил Шәмсиевич, – диде ул.

Янымда басып торган журналист Габделбәр абый Ризванов та истәлеге белән уртаклашты. Алар журналистика бүлегендә бергә укыган икән.

Журналистика бүлегендә Шамил белән бер төркемдә укыдык. Ул КАИның өченче курсыннан журналистикага килде. Ул Казан малае бит инде. Безне шунысы гаҗәпләндерде: ул вакытта ук бездән дә яхшы итеп татарча сөйләшә иде. Авыл малайларына карата бик ихтирамлы, хөрмәтле булды. Гомер буе аралашып яшәдек, – диде.

«Бервакытта да бер-беребезне ташламадык, бәлки, бала берләштергәндер»

Мәрхүмнең туганнарыннан, беренче итеп, сүзне Фәрит абый Ситдыйков алды. Ул – Шамил Хамматовның апасы Дамирә ханымның ире, КФУ профессоры, биология фәннәре докторы.

Беренчедән, ул чыннан да талантлы журналист иде. Мин аның фәнгә нигезләнгән мәкаләләрен ярата идем. Аның зур мәкаләләрен җыеп, бер җыентык чыгарырга иде, укыту әсбабы кебек була алыр иде. Икенчедән, Шамил республикада кечкенә теннис буенча билгеле спортчы иде. Өстәл теннисын җиңел һәм матур итеп уйнады. Өченчедән, Шамил киң, йомшак күңелле кеше иде, балаларны яратты. Үз балаларының уңышларына шатланып яшәде. Шамил белән киң аудитория өчен кешелек организмы буенча фәнни-популяр китап язарга теләдек. Бу эш миңа калды, – диде ул һәм Журналистлар берлегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шамил Хамматовның беренче тормыш иптәше Эльмира ханым Хамматова танышу тарихын да искә алды.

Шундый җаваплы урында эшләгән, зур исемгә лаек булган әтисенең улы булганга, журналист эшчәнлеген башлап җибәргәндә, үзенең талантлы кеше икәнен раслау аңа бик авыр бирелде. Әтисенең малае итеп кенә карыйлар иде. Үзенең чын журналист булуын раслау өчен, төннәр буе утырып яза иде. Иртән язганнарын миңа укый иде. Ул иҗат белән янып яшәде. Бөтен тормышы журналистика, иҗат белән бәйле иде.

Ул бик тә сәнгатьне яратты. Аның күзләрендә һәрвакыт очкын иде. Ул бик көчле романтик иде. Минем белән очрашуга зур чәчәк бәйләмнәре күтәреп килә иде. Без аның белән башкорт театрын караганда җәй көне таныштык, ә 3 айдан өйләнештек, хисләр шундый көчле булган инде. Телевидениедә эшләгәндә, тапшыруларны үзем яза идем. Язу, иҗат, уртак хисләр бәйләгәндер безне. Кызыбыз, журналист булам, дигәч: «Күңелендә язу сәләте булган кеше укымыйча да язарга мөмкин, профессия алырга кирәк», – дип әйтә иде. Кызыбыз чит телләр факультетында укыды. Соңыннан, читтән торып, журналистиканы тәмамлады. Әтисе яздыра иде, үзе тикшерә иде. Без һәрвакыт бик якын туганнар кебек аралашып яшәдек. Аралар өзелгәч тә, бер җеп бәйләп тора иде. Бервакытта да бер-беребезне ташламадык, бәлки, бала берләштергәндер, – дип сөйләде ул.

Кызлары чит илдә яши икән, шуңа кайта алмаган. «Бәхил бул, Шамил», – дип хушлашты Эльмира ханым.

Шамил Хамматовның туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100