«40 яшьтә үләм» дигәне бар иде» – Яшел Үзән башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәлак булды
Кичә, 7 апрельдә, сәгать кичке 9 тулып киткәч, Йошкар Ола – Казан юлында коточкыч һәлакәт килеп чыга. Авариядә 3 кешенең гомере өзелә, шуларның икесе – Яшел Үзән администрациясе хезмәткәрләре: Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәм район администрациясенең Кулланучылар базары бүлеге җитәкчесе урынбасары Виталий Агачев.
Hyundai машинасы юл кырыенда торган «Лада Гранта»га, аннары юл билгесенә бәрелә. Hyundai белән Виталий Агачев идарә иткән. Аларның Казанга таба барышлары булган.
«Hyundai машинасы йөртүчесе - 1990 елгы ир-ат. Якынча мәгълүматлар буенча, идарәсен югалтып, кырыйда торган «Лада Гранта»га бәрелә, аның руле артыеда 1982 елгы ир була», - дип сөйләгән юл һәлакәте урыныннан Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Идиятуллин.
Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев иртән телеграм-каналында һәлакәттә үзенең ярдәмчесе үлгәнен хәбәр итте.
«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе, җаваплы хезмәткәр, чын патриот һәм дус Дамир Гайсович Низамовның гомере фаҗигале төстә өзелде», - дип язган ул.
«Интертат» фаҗига корбаннарының якыннары белән сөйләште.
Дамир Низамов хакимияттә 2007 елдан бирле эшләгән. Карьерасын башкарма комитетның икътисад бүлеге белгеченнән башлаган. 2023 елның 1 февраленнән – район башлыгы ярдәмчесе.
Яшел Үзән администрациясе матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова соңгы юлга озату мәрасименнән юллаган видеодан коеп яңгыр яуганы күренә. Бәхилләшергә килүчеләр алдында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясаган.
Иптәшебез, дустыбыз белән бәхилләшәбез. Ул институттан соң башкарма комитетта эшли башлаган. Соңгы елларда бергә эшләдек. Андый дусны югалту бик авыр, үкенечле. Ихлас, җаваплы, үз эше өчен янып торучы, Яшел Үзән патриоты, ул тормышны, эшне, гаиләсен ярата торган кеше иде. Вакытсыз башка дөньяга күчте, – ди Михаил Афанасьев.
Мәгариф идарәсе башлыгы Раиса Афанасьева Дамирның 9нчы лицейның искиткеч яхшы чыгарылыш укучысы булганын, улын да шул мәктәпкә укырга биргәнен әйтә.
– Бик яхшы ир, ата, әти-әнисенә яхшы ул, яхшы хезмәткәр, коллега. Без аның белән бергә бик күп игелекле эшләр башкардык: мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчалары ачтык. Бөтен әзерлек эшләрен ул башкарды, – дигән.
«Дамир өчен эш һәрвакыт беренче урында булды»
Дамир Низамов хәләл җефете Римма Низамова белән бергә 17 ел гомер кичергәннәр. Уллары Марсельне тәрбияләп үстергәннәр. Римма ханым «Интертат»ка ире турында җылы фикерләре белән бүлеште. Аңа кайгылы хәбәрне кичә төнлә фаҗигадән соң иренең дусты шалтыратып җиткергән.
– Дамир башта башка мәктәпләрдә укыды, аннары 9нчы лицейны тәмамлады. Улыбыз Марсель дә 11 ел буе 9нчы лицейда укыды. Дамир улыбызның Казанга аграр институтка икътисад факультетына укырга керүе белән бик горурланды. Ул үзе дә шуны тәмамлады.
Дамир өчен эш һәрвакыт беренче урында булды. Ул үз эшен яратып башкара иде, җаваплы карады. Акча эшләр өчен генә йөрү түгел, ә яратып йөрде ул эшкә. Мин инде аңлый идем, күңелен биреп эшләгән эшенә ничек каршы була алыйм? Бернинди үпкәләүләр юк иде, киресенчә, мин аңа гел ярдәм итәргә тырыштым. Кичә ул миңа, барып кайтасы бар, дип чыгып киткән иде, нинди эш буенча чыкканын белмим, – диде Римма Низамова.
Кайберәүләргә Ходай Тәгалә гомер җебе кайчан өзеләсен сиздерә, дигән сүзне ишеткән бар. Бу очракта да шулай булган төсле.
– Ул соңгы елларда, бигрәк тә, соңгы бер 5 елдадыр, «40 яшьтә үләм» дип сөйли иде. Шулай килеп чыкты да, – дип көрсенеп куйды Римма ханым. – Машинаны улыма калдырам, фатирны шулай-шулай итәрсез, монысын болай итәрсез... дип әйткәне бар иде. Күңеле сизгәнме, болай гына әйткәнме – белмим инде. Ул шулай дигәндә, «юкны сөйләмә, син нәрсә, ата-анаң, хатының, балаң турында уйларга кирәк, баланы институтта укытып, аякка бастырасы бар әле» дия идем. «Ярар, ярар, болай гына әйтәм», – дия иде инде аннары.
Низамовлар гаиләсе бергәләп табигать кочагында ял итәргә яраткан.
– Походларга җәй саен берничәшәр тапкыр бара идек. Моның өчен бөтен кирәк-яракларыбыз бар.
Мавыгуларына килгәндә, хоккей карады, үзе дә уйный иде кайчак. «Ак Барс»ка матчларга барырга ярата идек, бергә йөрдек. Аның белән карый-карый, мин дә ул спорт төрен яраттым.
Бүген бөтен туганнар, якыннары, дуслары белән соңгы юлга озаттык. Безнең гаиләнең нинди авыр хисләр кичерүен сүз белән генә аңлатып бетереп булмый, йөрәк тулы сагыш, хәсрәт. Дамир – кайгыртучан ул, әти һәм ир иде. Якыннары аны кунакчыл хуҗа буларак белә, безнең ишекләр һәрвакыт һәркем өчен ачык иде. Үземнең, туганнарым, якыннарым исеменнән шәһәр администрациясенә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Безнең яратканыбызны озатырга һәм кайгы ачысын уртаклашырга килгән һәркемгә рәхмәт, – дип уртаклашты Римма Низамова.
«Дамир Гайсович –- сүз һәм эш кешесе иде»
Яшел Үзәнлеләр район үсеше өчен бөтен көчен куйган, җанатып эшләгән хезмәткәрен югалткан. Кем белән генә сөйләшсәм дә, шуңа инандым. Хезмәттәшләре аны шулай бәяли.
– Без инде 2013 елдан бирле бергә эшлибез. Дамир Гайсович – сүз һәм эш кешесе иде, гел ярдәм итәргә тырышты, гозер-үтенеч белән килгәннәргә гел булышты. Кирәк чакта хезмәттәшләренә ярдәм итә белде. Яхшы дус, якты, изге күңелле кеше иде. Улы беренче курста укый, аның институтка керүе өчен бик сөенә иде.
Бүген табигать тә елый. Җирләгәндә яңгыр яуса, яхшы фал, диләр, – дип бүлеште Яшел Үзән администрациясендә Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Новикова.
«Исәнме, кадерле дус!...» дип башлый иде сүзен»
– Әтием администрациядә эшләгәндә, алар Дамир Гайсович белән бергә эшләделәр. «Ышанычлы, җаваплы кеше» дип сөйли иде. Мин спорт бүлеге башлыгы булгач, бергә эшли башладык. Беркайчан кире какмады, спортка мөнәсәбәте яхшы иде, спорт чараларын бергә оештырганда, бик булышты. Ул администрациядә озак эшләде. Бу статуска җиткәч тә, гел ихтирам белән «Исәнме, кадерле дус!...» дип башлый иде сүзен. Миңа шул сыйфаты бик ошый иде – нинди вазифада булса да, гел гади егет булып кала белде. Әле дә ышанып булмый, күңелгә бик авыр, якыннарының кайгысын уртаклашам, – дип сөйләде Яшел Үзән районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы, спорт бүлеге башлыгы Динар Нигъмәтуллин.
Яшел Үзәннең матбугат хезмәтендә эшләгән Рәсим Хаҗиев Дамир Низамовның үз эшен төгәл башкару сыйфатын ассызыклап узды.
– Гел ярдәмгә әзер, нәрсә генә сорасаң да, «әйдә, хәл итәбез» дип кенә торды. Нинди бурыч йөкләнсә дә, хет иллегә ярылсын, эшен ахырына җиткерә иде. Мин эшләгәндә, башка вазифаларда иде. Мин киткәннән соң, ул глава ярдәмчесе булды, аннан соң да аралашып тордык. Кайбер сораулар буенча аңа шалтырата идем, шундук хәл итә яки, үз көче җитмәсә, главага җиткерә иде, – диде.
«Ул әле шәһәр өчен бик күп кирәкле, яхшы эшләр башкара алыр иде...»
Яшел Үзәннең 9нчы лицее директоры Алия Шагаева аның кешелеклелек сыйфатларын билгеләп үтте.
– Безнең мәктәпне тәмамлаган егет ул, аның улы да былтыр тәмамлады. Искиткеч булган, ярдәмчел, кешелекле иде. Урыны оҗмахта булсын! Көчле оештыручы, ата-аналар комитетында да гел ярдәмчел булды. Кеше буларак сыйфатларын билгеләп үтәсем килә, аның беркайчан кешегә тупас эндәшкәнен күргәнем булмады. Яхшы гаилә башлыгы һәм яхшы әти дип саныйм мин аны, – диде.
9нчы лицейда экономика һәм география укытучысы Софья Әхмәтшина Дамир Низамовның үлеме гаиләсе генә түгел, район, шәһәр өчен бик зур югалту булуын әйтте.
– Бөтен укучыларыбызны беләбез, хәтерлибез, алдагы язмышлары белән кызыксынабыз. Безнең укучылар – вузларда да, предприятиеләрдә дә иң яхшылары. Дамир белән фаҗига бөтенебезне аяктан екты, шундый яшь кешеләрнең тормыштан иртә китүен аңлау бик авыр. Ышанычлы кеше, эш сөючән, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүче. Ул әле шәһәр өчен бик күп кирәкле, яхшы эшләр башкара алыр иде... – диде.
«Татар-информ», «Интертат» редакциясе Низамовлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша. Дамир Низамовның урыны оҗмахта булсын!