Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вилдамир Баһау белән хушлашуда: «Әлфия Авзалова белән туганнар иде»

Бик тыйнак кына иҗат тормышын алып барган, әмма якыннары, танышлары сөйләве буенча бик талантлы шәхес булган Вилдамир Баһауны соңгы юлга озаттык.

news_top_970_100
Вилдамир Баһау белән хушлашуда: «Әлфия Авзалова белән туганнар иде»
«Вконтакте» социаль челтәрендәге Вилдамир Баһауның шәхси сәхифәсеннән

Бүген Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә җырчы, концертлар оештыручы, мәҗлесләр алып баручы Вилдамир Баһауны соңгы юлга озату мәрасиме булды.

Вилдамир әфәнде тумышы белән Башкортстанның Краснокама районы Артаул авылыннан булган. Җырчы кичә йөрәк авыруыннан реанимациядә вафат булган. Ул бик күп татар җырчылары һәм театр әһелләре белән бергә эшләгән.

Илмира Моратова

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Вилдамир бик ярдәмчел, ачык йөзле шәхес иде. Туганнарны һәрчак ихтирам итте, елына икешәр-өчәр тапкыр кайтып йөрде. Әти-әниебез аңа 12 яшь булганда фаҗигале рәвештә вафат булдылар. Гаиләдә 8 бала үстек. Мин апасы булам, ул ятим калгач, тәрбияләп үстердем. Мин аңа опекун булдым. Уфада музыка мәктәп-интернатында укыды ул. Аннан соң Ленинградта армиядә хезмәт итте, хәрби оркестрда булды анда. Казанга энем 1984 елларда китте. Ул иң кечесе иде безнең арада. Бик талантлы иде. Төп сыйфаты – аның тырышлыгы булгандыр, мөгаен. Бик күп популяр артистлар белән эшләде. Гөлзадә Сафиуллина, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдиновлар белән иҗади хезмәттәшлектә булды. Алар төркемнәрендә гастрольләрдә йөрде. Камал театрында да хезмәт куеп алган чоры булды. Бик гади, гадел иде. Бөек исемнәр, дәүләт бүләкләре алырга омтылмады», – ди җырчының бертуган апасы Илмира Моратова.

Сәламәтлегенә зарлана идеме?

Йөрәге саулыгы борчый иде. Проблемалары булды. Яшьтән үк ятим калуы да моңа тәэсир иткәндер. Бар авырлыкларны йөрәге аша үткәрә иде.

Кайчан ныклап чирли башлады?

2 ел элек инфаркт кичергән иде. Соңыннан узган елны Яңа ел алдыннан кабаттан булды... Быел сәламәтлеге тагы да начарайды. 2 соңгы көнен реанимациядә үткәрде, йөрәге чыдамады…

Хушлашу мәрасименә җырчының якыннары, сәхнәдәш дуслары җыелды.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Хәлегез бик авыр булса да сорыйм. Вафат булуы хакында хәбәрне ничек ишеттегез?

Без әле ул исән чагында ук килдек янына. Кертмәделәр, күрсәтмәделәр. Операция вакытында олы улы, тормыш иптәше монда иде. Безне янына кертмәүнең сәбәбен, наркоздан айнысын әле, дип аңлаттылар. Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән 3 сеңлекәш килгән идек. Хастаханәдә ишеттек.

Җыр-моңга сәләт Вилдамир агага каян булган икән?

Безнең гаиләдә, нәселдә җырчылар гаять күп. Әниебез – РФ атказанган, ТР халык артисткасы Әлфия Авзалова белән туганнан туганнар. Ачлык, сугыш вакытында бергә укыганнар… Көненә нибары 200 грамм гына икмәк биргәннәр. Әни ачыгып, качып кайткан, ятим булса да... Ә Әлфия апа инде, бөтенләй кайтырлык кешесе булмагач, укуда калган.

«Бик тату яшәдек энебез белән. Бездә туйлар, юбилейлар, табын мәҗлесләре булганда да алып барырга кайта иде. Бөтен тирә-як халкы, Башкортстан халкы аны яратты. Сабантуйларга еш кайтып җырлый иде. Безнең өчен бик якын, газиз кеше иде. Мәңгелеккә төпчек энекәшебез күзләрен йомганга ышанып та бетмибез... Татар җырын, сәхнәсен бик яратты. Күпме тотрыклы, тыныч эшкә күчәргә үгетләдем үскәнемне... Кайтып эшләп тә карады БР Янавылында, тик Казан аны үзенә тартты», – дип йомгаклады сүзен әңгәмәдәш.

«Әти буларак ул безгә дөрес һәм хак тәрбия бирде, кырыс була белмәде. Йомшак җанлы иде. Балаларын ярата иде, һәрвакыт үзенең төпле киңәшләрен биреп торды. Һәрчак ярдәм итте. Соңгы тапкыр аның белән күрешүемне хәтерлим – ул реанимациядә иде. Соңгы сулышына кадәр яшәячәгенә, тернәкләнүенә өметләнде. Операциядән соң исән калырга шанслары – 50/50 дигән иде табиблар...» – дип бәян итте Тимерхан Багауов.

ТР халык артисткасы Гөлзадә Сафиуллинаның кызы, Вилдамир аганың балачактан ук якын дусты булган Резеда Сафиуллина белән дә сөйләштек.

«Сөйләү бик кыен. Вилдамирны мин Уфада укыган чакларыннан ук беләм. Бер музыка мәктәбендә укыдык. Ул мәктәпкә килгәндә миңа 10, аңа 11 яшь иде. Без аның белән бик дус булдык. Менә була бит инде балачакта «беренче дуслык». Менә шундый дуслык булды безнең арада. Мин аның бөтен тормыш юлын, туганнарын беләм. Алар да аның кебек бик чибәр, зәңгәр күзле. Вилдамир бик олы йөрәкле, мәрхәмәтле һәм нечкә күңелле иде. Тромбонист иде. Ленинградта хәрби хезмәттә булган чакта да музыкант булды. Бик матур җырлый иде, искиткеч итеп мәҗлесләрне алып бара иде. Хәзерге вакытта миңа бик кыен. Бер шәһәрдә яшәсәк тә, сирәк күрешә идек. Соңгы тапкыр берничә ай элек телефоннан сөйләшкән идек. Авырып киттем, диде. Мин, аңа салкын тигәндер, дип уйладым... Сорамадым да...(үкенү хисләре белән). Бер күрешеп сөйләшик әле, диде... Без хәзер шундый катлаулы заманда яшибез. Көн саен сынау. Ишетәбезме? Сизәбезме? Элемтәләрне саклыйбызмы? Шуңа күрә, исәннәр, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле һәм уяу булыйк. Ә үлгәннәргә – догада булыйк», – дип бәян итте әңгәмәдәш.

«Вокзал», «Китәләр казлар» җырларына сокланмаганнар сирәк булмагандыр. Бик матур тембрлы җырчы иде – чын баритон! Гаҗәпләнәм, җырларын радиога бирми иде... Соңгы тапкыр февраль ае уртасында Вилдамир белән күрешкән идек», – диде ТР атказанган артисты Алсу Ибраһимова.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Бик үзенчәлекле елмаюлы, юмарт һәм йомшак сөйләшүе белән хәтеремдә калды. Кызганыч, бик күп аралашмадык инде. Якты шәхес иде!» – диде Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директорының урынбасары, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ранис Сәхибуллин.

«Күптәнге танышлар булсак та, якын аралашып гомер итмәдек. Салават абый (авт. – Фәтхетдиновның) концертларын оештырган вакытларда 4-5 мәртәбә күрешергә туры килде. Күңелдә бик әйбәт, җылы кеше булып истә калды. Аның белән бик рәхәт сөйләшергә дә, киңәшләшергә дә иде. Иде, дип әйтү генә кыен... Авыр туфрагы җиңел булсын. Бары тик яхшы истәлекләр генә аның турында», – дип сөйләде ТР атказанган артисты Рифат Зарипов.

«Татар дөньясы өчен бик зур югалту. Вилдамир – чиста күңелле, кешелекле иде. Нинди яхшы сүзләр бар, һәркайсы аңа туры килә. Һаман бик авыр (күз яшьләре аша)... Бик күп михнәтләр күргән, әти-әнисе үтерелгән... Көчле булып кала белде», – диде ТР атказанган артисты, танылган композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев.

Фото: ©

Мәрхүмне Башкортстанның Краснокама районы Артаул авылы зиратына, әти-әнисе янына җирләргә карар кылганнар. Вилдамир Баһауның беренче никахыннан 2 улы бар. 6 ел элек исә Гөлназ ханым белән гаилә корганнар, 5 яшьлек Ясминә исемле кызлары бар.

Җырчының якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Вилдамир Баһауның урыны оҗмахта булсын.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 май 2024
    Исемсез
    Владимир Ильич Ленин да здравствует Мир🙃
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100