«Кичә йөгереп йөргән кеше инде юк» – Актаныш телевидениесе операторы Марат Сәррахов вафат
Күп еллар «Актаныш авазы» телевидениесендә оператор булып эшләгән Марат Сәррахов вафат. «Интертат», якыннары һәм хезмәттәшләре белән сөйләшеп, Марат Нәкыйп улы истәлегенә язма әзерләде.
«Актаныш-информ» мәгълүмат үзәгенең «Актаныш авазы» телевидениесе операторы Марат Сәррахов – район телевидениесенең чишмә башында ук торган, аның сыйфатын яхшырту, дәрәҗәсен үстерү өчен көч куйган кешеләрнең берсе. Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, һөнәре буенча аз гына эшләп ала да, туган ягы Актанышка кайтып төпләнә, «Актаныш авазы» телевидениесенә эшкә урнаша. Шул вакыттан бирле Марат Сәррахов үзен камерадан башка күз алдына да китерә алмый, 26 ел гомерен телевидениегә багышлый. «Актаныш» тапшыруларын караучылар район сулышын, яшәешен һәрдаим аның күзләре аша күрде», – дип яза аның турында хезмәттәшләре.
Марат Сәррахов быел яз Татарстанның җурналистлар бәйгесе «Бәллүр каләм»дә «Ел телеоператоры» исемен яулады. Әле 16 декабрь көнне генә «Татмедиа» агентлыгының Мактау хаты белән дә бүләкләнгән.
Районның иң матур, үрнәк гаиләләренең берсе булган Сәрраховлар гаиләсенә килгән кайгының авырлыгын аңлатып бетерерлек түгел. Җир җимертеп тормыш көткән, бүгенге көненә, балалары буй җиткәнгә сөенеп, аларны өйләндереп, кияүләргә биреп йөрисе мәлендә китеп барган Марат абый. Вафаты сәбәбе – соңгы елларда бик күп яшь гомерләрне алып киткән авыру – инфаркт.
Тормыш иптәше Чәчкә Сәррахова: «Парлап оныклар сөяргә җитешмәдек...»
Чәчкә апа Марат абый белән аның туган көнендә 1998 елда таныша. 4 ел очрашып йөргәннән соң, егет белән кыз матур гаилә корып җибәрә, 1 уллары һәм 1 кызлары дөньяга килә.
Бик авыр чагы булса да, Чәчкә апа хәләл җефете турында җылы сүзләр әйтергә үзендә көч тапты.
Марат – үз гомерендә беркемне дә рәнҗеткән кеше түгел. Олыны – олы, кечене кече итә белде, бөтен кешегә карата да ихтирамлы, игелекле булды. Үзенең әнисен дә, минем әнине дә тәрбияләп, хөрмәт итеп яшәде. Сабыр булды, сүз сөйләп йөрмәде. Эше дип янып яшәде инде. Салкын тигәндә дә, «эшләргә кирәк» дип чыгып йөгерә иде.
Минем өчен терәк, үрнәк ир, балаларыбыз өчен үрнәк әти иде ул… Кулыннан килмәгән эше юк иде. Бу елларда бик ашыгып, бөтен дөньябызны гөл кебек итеп ремонт ясады. Әйтерсең, эшләп өлгерим дип ашыкты... Атлап түгел, чабыплар йөрисеңдер, дип әйтә торган идем үзенә дә.
Чирлим дип, хастаханә юлларын таптаганы булмады аның. Соңгы вакытта «ашказаным авырта» дип кенә әйткәләде. Аннан, китәчәген сиземләгән сыман, шушы берничә көндә боек булуына да игътибар иттем.
Дүшәмбе көнне сәгать 4 тулар алдыннан миңа: «Малларны карадым, барып кайтасы җирем бар», – дип язган иде. Озак та тормады, «ашказаным авырта» дип, дару сорап шалтыратты. Ләкин ул ашказаны булып чыкмады шул… Эштән йөгереп диярлек кайтуыма өйдә нишләргә белмичә бәргәләнә иде инде…
Бик тә үкенечле итеп китеп барды тормыш иптәшем… Уебызда да юк иде бит болай аерылу. Парлы вакытта балаларыбызны башлы-күзле итәргә, оныклар сөяргә җитешмәдек. Шул гомер буе йөрәкне яндырып торыр инде. «Кызым, кияүгә чыкмыйсыңмы соң әле?» – ди торган иде кызга. Ул: «Ярар, әти, җитешермен әле», – дигәч: «Оныклар күрәсе килә бит, кызым. Оныклар туганчы, без исән булырбызмы икән ул», – дип авызын ера торган иде.
Киләсе елга 50 яшь туласы иде үзенә. «Юбилееңны үткәрәбезме, Уразага туры килә икән, Марат», – дигәч тә: «Ярар, карарбыз әле», – генә диде. Үзе исә «үткәрәм» дип дәртләнеп йөргән булган. Язмаган булган икән шул туган көннәр, парлап гомер итүләр… Бу кайгыны ничекләр генә кичереп бетерергә, – ди Чәчкә апа.
Айнур Гыймадиев: «Марат белән хушлашырга бөтен Актаныш килде»
«Актаныш-информ» җитәкчесе, «Актаныш таңнары» газетасы баш мөхәррире Айнур Гыймадиев:
Марат Сәррахов – безнең дустыбыз, киңәшчебез, коллективның тоткасы иде. Аның профессиональ осталыгын сөйләп бетерерлек кенә түгел. Эшләре лаеклы бәяләнеп, быел «Бәллүр каләм» журналистлар бәйгесендә «Ел телеоператоры» номинациясен дә яулаган иде.
Әле дүшәмбе көнне генә редакциябез белән бергә җыелып, алга таба планнар, Яңа ел турында да сөйләшеп, планнар белән бүлешеп, көлешеп утырдык. Аннан барыбыз да эш урыннарыбызга таралыштык. Сәгать 10да Марат мәдәният йортына «Алдынгылар слеты»н төшерергә барды. Нинди генә чара булса да, безнең шул бер операторыбыз иде инде ул. Чараны төшереп торган килеш, сәхнәгә йөгереп кенә менеп, үзенең соңгы бүләген – Президент сайлауларында катнашканы өчен «Татмедиа» агентлыгыннан Мактау кәгазен алды. Матурлап фотоларга төште.
Кич кайтып, ишегалдында кар көрәп йөри идем. «Маратка нәрсә булды, аны «ашыгыч ярдәм» алып китте», – дип шалтыраттылар. Тормыш иптәше белән элемтәгә кергәч, шушы аяныч хәбәрне ишеттем. Кызганычка, табиблар ярдәм итәргә өлгермәгән, гомере «ашыгыч ярдәм» машинасында ук өзелгән хезмәттәшебезнең.
Марат – беркайчан да сәламәтлегенә зарланган кеше түгел. Аю егардай ир, дип әйтсәк тә була. Шушы еллар дәвамында больничный алып, хастаханә якларында йөргәне дә булмады аның.
Бик төпле гаилә башлыгы иде. Тормыш иптәше Чәчкә белән матур дөнья корып яшәделәр, 2 бала тәрбияләп үстерделәр. Үрнәк ир, үрнәк гаилә, коллективыбызның үрнәк хезмәткәре иде. Маратның арабызда юклыгына әле дә ышана алмыйбыз.
Маратны райондагы бөтен кеше белә, бөтенесе хөрмәт итә иде. Кемнән генә сорасаң да, аны барысы да бары тик яхшы яктан гына искә алыр. Гел елмаеп кына, шаяртып сөйләшә, күңелгә ята торган кеше иде. Марат белән хушлашырга бүген бөтен Актаныш килде, машина куярга да урын юк иде.
Хезмәттәшебезнең урыны оҗмахта булсын. Гаиләсе һәм якыннарына түземлек теләп калабыз.
Нурулла Нурлыев: «Маратның кыюлыгы, тапкырлыгы аркасында яңа аппаратурага ия булды безнең телевидение»
«Актаныш-информ»ның элекке директоры, Актаныш районы ветераннар советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев:
Журналистыбыз, телеоператорыбыз, Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең телеоператоры Марат Сәрраховның кинәт вафат булуы, әлбәттә, без – шушы үзәктә эшләп чыккан ветераннарны гына түгел, бөтен район халкын тетрәндерде. Бигрәк тә көтмәгәндә булды.
Маратның район журналистикасына, телевидениесенә керткән өлеше бик зур. Заманында СССР күләмендә бүләкләр алган кинооператорыбыз Рим Мостафиннан эстафетаны кабул итеп, 26 ел буена телевидениедә оператор булып эшләп, Марат безнең телевидиениене республика күләмендә алдынга урынга җиткерде.
26 ел – аз гомер түгел. Марат белән эшләү бик җиңел иде. Нәрсә генә кушсаң да, курыкмыйча алынып, җиренә җиткереп, булдырам дип эшләде.
2004 елда мин үзәкнең директоры булып эшли башладым. Ул вакытта радио-телевидиениенең аппаратурасы бик искергән иде инде. Марат бик кыю егет иде. Шул вакытта бер бик җитди адымга барды ул. Минем янга кереп: «Аппаратура ватылды, алга таба эшләп булмаячак», – диде. Шуннан безнең телевидение 7-8 ай эшләми торды. Җитәкчелек «яңарту мөмкинлеге юк» дигәч, район ятим калды. Бер телевидение карарга күнеккән халык өчен бу – бик авыр хәл иде. Икмәк кабул итү пунктына беренче ашлык кайткан көн. «Кызыл олау» дип атый торган идек инде без аны. Ул вакытта районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов иде. «Нинди зур уңыш алдык, шуны халыкка күрсәтергә телевидениебез юк», – дип уйлагандыр инде. Мине чакырып алды да: «Аппаратурага күпме акча кирәк?» – ди. «1 млн тирәсе», – дидем. «Бер атна эчендә булыр», – диде. Шулай итеп, Маратның кыюлыгы, тапкырлыгы аркасында, Япониядән кайтартылган, көчле, яңа аппаратурага ия булды безнең телевидение. Киләчәктә тапшыруларның сыйфатын яхшыртуга бик зур этәргеч булды ул.
Хәзер тапшырулар кабель аша тапшырылса, элек башкарачак эшләдек. Атналык тапшыруларны әзерләп, җомга көнне күрсәтә идек. Ә алдагы атнада алар 3 авылда телевышка аша тапшырылды. Уйлап карасаң, егетләр үз-үзләрен аямыйча, эшне оештырдылар.
Кичке караңгыда барып, һава шартлары нинди булуга карамастан, җылытылмаган студиядә тапшырулар алып бардылар.
Марат һәрвакыт редакциябезнең үзәге, җаны булды. Бөтенебезгә тигез мөгамәлә күрсәтте. Һәрвакыт үз сүзен әйтә, коллектив исә аны тыңлый торган шәхес иде. Без дә, район халкы да Маратны беркайчан да онытмабыз. Урыны җәннәттә булсын, тыныч йокласын…
Регина Сәлахова: «Балаларым» дип җанатып яшәде»
«Актаныш-информ» җитәкчесенең «Актаныш авазы» телевидениесе буенча урынбасары Регина Сәлахова:
Съемкаларга чыгар алдыннан, гадәттә, оператор белән журналист «ничек башлап җибәрәбез, ничек эшлибез» дип алдан планлаштыра. Марат абый белән без, фикерләшмәсәк тә, бер-беребезне аңлый идек. Нәкъ миңа кирәгенчә төшереп кайта торган иде сюжетларны.
Хәзер телевидениедә без нибары 3 кеше – 2 корреспондент һәм операторыбыз Марат абый. Карап торган операторыбыз иде ул безнең. Бу югалтуны нык авыр кичерәбез.
Мине беренче эшкә өйрәтүче дә ул булды. Марат абый кая да булса киткәндә, без съемкаларга үзебез дә йөрибез, үзебез монтажлыйбыз. Съемка, монтаж серләренә дә ул төшендерде. Кайсы яктан карасаң да кешелекле, нык ярдәмчел кеше иде. Гомере буе телевидениегә тугры булып яшәде. Аны – камерадан, камераны Марат абыйдан башка күз алдына китереп булмый.
Әле дүшәмбе көнне иртән «Алдынгылар слеты»нда без – телевидениедә эшләүчеләр – өчебез дә Мактау хатларына лаек булдык. «Өчебезнең дә бер вакытта бүләкләнгәнебез юк иде бит әле, кызлар», – дип шундый нык сөенде Марат абый. «Әйдәгез, бергәләп фотога төшик әле», – дип әллә ничә тапкыр әйтте. Ничектер башта беребезнең җае булмады, аннан Марат абыйның икенче съемкага төшеп китәсе булды. Марат абый теләгәнчә күмәк фотога төшәргә өлгерми калуыбыз бик зур үкенеч булып торыр инде күңелдә.
Әле чаралар беткәннән соң, кичке сәгать 4 тулгандарак аның белән ватсап аша аралаштык. Тавышлы «смс»ыма каршы көлеп, шаян итеп җавап җибәрде. 1-2 сәгатьтән соң шушы авыр хәл турында ишеттек.
Кайсы да булса җире авыртадыр дип уйлаганыбыз да булмады. Үзеннән бер вакыт зарлану чыкмады, без зарлана башласак та, сүзне икенчегә борып, кәефне күтәрергә тырыша иде. Шулкадәрле җор телле иде ул. Бөтен ситуацияләрне дә уңай якка борып җибәрә торган иде. «Иде» дип сөйләве дә кыен инде.
«Балаларым» дип җанатып яшәде. Тормыш иптәше белән дә шундый матур, тату гомер иттеләр. 2 баласы да тәрбияле, акыллы. Әле кичә бу хәбәрне ишеткәч, кичтән дә өйләренә бардык. Малае Азамат быел гына укып бетергән иде. Аның белән дә сөйләшеп тордык. «Син кая хәзер, Азамат?» – дим. «Мин монда. Әле күптән түгел генә әти: «Улым, читтә йөрмә, монда Актанышка кайт инде», – дип чакырып кайтарган иде», – ди. Азамат белән Марат абый аеруча да якын иде. Гаиләсе бу югалтуны бик авыр кичерә. Нык яраталар иде әтиләрен, ул да «улым», «кызым» дип үлеп торды.
Алмазия Хаҗиева: «Кичә күз алдыбызда йөгереп йөргән кеше инде юк…»
Актаныш районы мәдәният йорты режиссеры Алмазия Хаҗиева:
Марат абый Сәррахов һәм Гөлназ апа Шиһабетдиновалар безнең телевидениенең әткәсе һәм әнкәсе булдылар. Ни кызганыч, соңгы вакытта Гөлназ апа да сәламәтлегенә бәйле сәбәпләр аркасында эшләми. Марат абыебызны исә, көтмәгәндә-уйламаганда, мәңгелеккә югалттык.
Телевидениедә бер гаилә булып яшәдек. Бер йодрык идек. Кайгыларыбыз да, шатлыкларыбыз да уртак булды. Хәзер дә инде анда эшләмәсәм дә, бүгенге көндә дә аралашып, туган көннәр белән котлашып, хәл белешеп, элемтәләрне өзмичә яшибез. Эш буенча да гел ярдәмләшеп тордык. Әле менә быел, бер журналистлары укырга киткәч, Марат абыйны отпускка чыгарып, аның урынына оператор булып эшләп алган идем.
Бүгенге көндә кулымнан нинди эш килә – болар барысы да телевидениедә, Марат абый һәм Гөлназ ападан алган дәресләр. Мин аларга мәңге бурычлы.
Минем үземне туганнарым, Алмазия булгач, «Алмакай» дип үстерделәр. 18 яшем тулгач, туган районым телевидениесенә эшкә урнаштым. Марат абый белән Гөлназ апа да миңа «Алмакай» дип эндәштеләр. Бу минем өчен шуның кадәр рәхәт булды, алар да чын-чынлап туганнарыма әверелделәр. Телевидениедән эштән киткәч тә, «Алмакай, кереп чыкмыйсыңмы соң?» – дип шалтыратырлар иде.
Беләсезме, бу катлаулы тормышта бөтен эчтә булганнарың, шатлык-борчуларың белән уртаклашыр кеше табу бик авыр ул. Гөлназ апа белән Марат абый миңа һәрвакыт терәк, һәрвакыт кирәк булдылар. «Шулай дип әйттем әле, дөрес әйткәнменме?» –- дип тә кереп чыга торган идем яннарына. «Дөрес әйткәнсең, нәрсә, Алмакай башың белән шуларга бирешеп торырга. Тапкансың», – дип юата торган иде Марат абый. Дөрес эшләмәгән чакларымда, туры юл, юнәлеш күрсәтә иде. Бүгенге заманда ниндидер казанышларга ирешкәч тә, синең өчен чын күңелдән сөенүчеләр бик сирәк кала икән. Инде бүген шатлыкларым белән уртаклашырга Гөлназ апам гына калды.
Бүген эшкә бардым да, шуның кадәр авыр хисләр кичердем. Районда узган теләсә-кайсы чарада мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм җирле журналистлар катнаша. Күзем бөтен җирдә Марат абыйны эзли. Мәдәният йортында бер яратмаган почмагым барлыкка килде. Мин Марат абый китәсе көнне «Алдынгылар слеты»н алып бардым. Шунда аның бүләкләнәсен белеп: «Марат абый сәхнәгә чыкканда, аны кем төшерер икән соң?» – дип уйлаган идем. Хәзер дә эштә күзем гел шул почмакка төшә. Анда камерасы белән Марат абый басып тора сыман. Күз дә, күңел дә гел аны эзли һәм эзләячәк.
Марат абыйның үлемен ишеткәч беренче уем «ятим калдым» булды. Әнием исән-сау, Аллаһы Тәгалә сәламәтлегеннән аермасын, озын гомерле булсын. Шуңа да карамастан, мин ятим калдым. Статусыма да язып урнаштырган идем шул сүзләрне. Райондашларыбыздан: «Алмазия, син генә түгел, бөтен район ятим калды», – дип җавап килде. Чыннан да, бөтен гомерен районга, телевидениегә багышлады, үз эшенең чын остасы булды ул Марат абый.
Инде соңгы юлга озатсак та, әлеге хәлнең дөрес булуына һич тә ышанасы килми. Кичә күз алдыбызда йөгереп йөргән кеше инде юк… 50 яшен дә тутырып өлгерә алмыйча вафат булды… Рәхәт, самими, эчкерсез балачак белән бәйле җепләрем өзелде минем Марат абыйның китүе белән.
Юлай Низаев: «Марат абый – иң ышанычлы хезмәттәш булды»
Татар-информ» хәбәрчесе, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Юлай Низаев:
– Марат абый Сәррахов – күпләр бу исемне ишетүгә үк дуслыкларын, никадәр шаян күңелле кеше булуын искә алырлар. Мин «Татмедиа» АҖ филиалы булган «Актаныш-информ» мөхәрриятендә эшли башлаганымнан бирле Марат Нәкыйп улын бары тик яхшы яктан гына белдем. Яңа кеше коллективта ничектер аңа якты мөнәсәбәттә, курчалап торганнар янынарак сыена. Марат абыебыз да нәкъ шундый ышанычлы һәм ярдәмчел коллегам булды. Районның зәңгәр экраннары аша халык көнүзәк телесюжетларын көтеп алса, минем өчен исә ул иң яхшы водитель, ышанычлы хезмәттәш булды. Эшләгәндә төрле чаклар була бит ул. Күңел кырылган, кәеф төшкән вакытларда да тыңлый белде, киңәшләрен әйтте. Гомумән, редакция яшьләрен әтиләрчә кайгыртты.
Марат абый белән ничәмә чакрым юллар үтелгәндер инде. Авыл хуҗалыгы оешма-предприятиеләреннән, эш кайнап торган хезмәт участокларыннан кайнар репортажлар ясалды. Журналистларга карата да һәрвакыт ихтирамлы булды. Командировкалар еш чыга идек, төрле кызыклы хәлләр дә була торган иде. Җор сүзле, юмарт булып истә калды... Редакциябезнең һәр бәйрәм табынында шаян сүзе, көләч йөзе белән истә. Ярдәмчел иде, булды шундый вакытлар, нинди дә булса сәбәпләр аркасында эшкә чыгалмыйм. Ял көне, дежур булса, информацияне дә, чаралардан фоторәсемнәрне дә җибәрә иде, һәм, хәтта, мөхәррир командировкага бармаганымны белмичә дә кала иде.
«Иде» дип, үткән заманда әйтәсем дә килми... Әле яңарак кына, берәр ай элек микән, «Татмедиа» ашханәсендә күрешкән идек бит! Сөйләшеп утырдык. Сәламәтлегенә зарланган чагын гына түгел, ә больничный алганын да хәтерләмим хәтта. Көне-төне эштә булды, үрнәк һәм бәхетле гаилә башлыгы буларак белдек. Улы Азамат безнең редакция коллективын «Татмедиа» Сабада үткәргән Журналистлар Сабантуена волейбол уйнарга өйрәтте. Быел Матбугат бәйрәмендә дәрәҗәле «Бәллүр каләм» премиясен алгач та, үземнең туганымның уңыш-казанышына шикелле шатланган идем. Ике дистәдән артык олы хезмәтенә югары бәя булды ул.
Үлеме турында хәбәрне авыр кабул иттем. Гәрчә, югалтуларны хәзер җиңел үткәреп җибәрә торган кеше булсам да...
Урыны оҗмахта, авыр туфрагы җиңел булсын. Бәхил бул, Марат абый.
Илүс Хафизов: «Эштә дә, гадәти тормышта да дуслар булдык»
Илүс Хафизов – Актаныш телевидениесендә Марат Сәррахов мәктәбен үткән оператор:
Марат – Актаныш телевидениесенең цифрлы аппаратурага күчүенә зур өлеш керткән кеше. 2005 елның көзендә безнең телевидение тулысынча яңа форматта эшләп китте. Бу – безнең өчен бик үсеш булды, тапшыруларыбызның сыйфаты да, тавышы да үзгәрде.
Марат бик кызык сүзле, рәхәт кеше иде. Аның зарланып яшәгәнен, моңсу чагын бер вакытта да күргәнем булмады. Теләсә-кайсы ситуацияне юморга борып җибәрер иде. Шактый озак иңгә-иң эшләү дәверендә гел үзенең киңәшләрен биреп торды, бер тапкыр да кыен сүз әйтмәде.
Эштә дә, гадәти тормышта да дуслар булдык. Мин инде телевидениедә эшләмәсәм дә, элемтәбезнең өзелгәне булмады. «Элекке телевизионщиклар булмый» дип, телевидение көннәре белән дә котлый торган иде. Бик акыллы, төпле кешене югалттык.
Марат белән соңгы тапкыр күрешүебез җомга көнне генә булды. Көлешеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп тордык та, эшләре белән чыгып йөгерде. Кичә бергә эшләгән хезмәттәшләребез, шалтыратып, үлем хәбәрен җиткерделәр….
Барыбызга да бик авыр, күңелебез Маратның китеп баруына ышанмый.
Регина Шиһабетдинова: «Якын туганым киткәндәй булды»
Журналист Регина Шиһабетдинова:
Марат абый – әнинең озак еллар бергә эшләгән хезмәттәше генә түгел, безнең гаилә дусты да иде. Елын төгәл хәтерләмим, 20-25 еллап электер, әмма эшкә килгән мәле истә. Бик тыныч, елмаючан кеше, эшкә ныклап күнеккәч, юмор хисе дә бик яхшы икәне ачыкланды.
Телевидениедә күп ел эшләгән һәр хәбәрченең/дикторның ышанычлы операторы барлыкка килә. Әни белән Марат абый эштә нәкъ шундый тандем иде: берсе – кадрда, икенчесе – кадр артында. Аннары, озак эшләү дәверендә, чын дуслык та яралды. Хәтта безнең ерак туганнар да Марат абыйны белә иде.
Бер кызыклы очракны гел искә алабыз. 2000 еллар, ерак юлга еш чыгып күнекмәгәч, Марат абыйдан, руль артына утырып, безнең белән Уфага, туганнарга баруын сорадык. Каршы килмәде. Ярты юлда плитә өстендә калган чәйнек искә төште. Газы сүнгәнме, юкмы – әти-әни дә, мин дә хәтерләмибез. Күп уйламый, кире борылдык. Өйгә очкан мәлдә кайнап чыккан иде: машинасы да, борчылу-ачуыннан – без дә. Ә чәйнек кайныйсы булмаган – газ сүндерелгән иде. Алдан планга салынгач, кире юлга чыктык. Бер 5 минут тынлыктан соң Марат абыйның мәзәк төрттерүеннән көлешеп кенә, аңга килдек.
Берничә дистә ел эчендә уртак мәзәкләр, без генә аңлый торган әйтемнәр, сүзләр җитәрлек җыелган. Күрешкән саен әйтештерә идек. Хатыны Чәчкә апа, балалары белән якын аралашмасак та, Сәрраховлар бер дә чит кешеләр түгел безгә. Үрнәк алырдай гаилә. Авыр кайгыларын гаиләбез белән уртаклашабыз, бик ачы кайгы бу.
Бигрәк тә алар өчен, тагын район телевидениесе өчен дә бу – әйтеп бетергесез зур югалту. Якын туганым киткәндәй булды. Марат абый безнең өчен киң күңелле, тапкыр, якыннары кадерен белә торган, шаян һәм елмаючан, кешелекле, сирәк очрый торган игелекле кеше булып истә калачак. Урыны оҗмах түрләрендә булсын берүк.
«Татар-информ» редакциясе Сәррахов Марат Нәкыйп улының тормыш иптәше, балалары, якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу хәсрәтне кичерергә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен.