Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Шәрәфиев истәлегенә: «Талантлы композитор булса да, үзен рекламалап йөрмәде шул...»

ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, 45 ел дәвамында укытучылык эшчәнлеген алып барган танылган композитор Әнвәр Шәрәфиев вафат. Аңа 88 яшь булган. Кеше китә, җыры кала, ди халкыбыз. Бу очракта бу сүзләр туры мәгънәсендә үк туры килә. «Интертат» Әнвәр ага турында истәлекләр барлады.

news_top_970_100
Әнвәр Шәрәфиев истәлегенә: «Талантлы композитор булса да, үзен рекламалап йөрмәде шул...»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Композитор Әнвәр Шәрәфиев җырларын заманында Габдулла Рәхимкулов, Фәхри Насретдинов, Зөләйха Хисмәтуллина, Вафирә Гыйззәтуллина кебек җырчылар башкарган. Тенор Айдар Габдинов репертуарында аның «Азнакай – гүзәл ягым» җыры, Флера Сөләйманова репертуарында «Зәңгәр Ыгым» җыры булган. Зөһрә Сәхәбиева башкаруындагы «Нигә мин ятим» җыры заманында Татарстан радиосыннан еш яңгыраган.

«Уйнагыз, гармуннар!» республика фестивале дә Әнвәр Шәрәфиевнең Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган җырының исемен йөртә, гимны санала. «Татарстан» радиосыннан еш кына аның әсәрләреннән төзелгән концерт программалары оештырылган. Җырларын Клара Хәйретдинова, Георгий Ибушев, Эмиль Җәләлетдинов, Рөстәм Маликов, Миңгол Галиев, Гөлзада Сафиуллина, Люция Хәсәнова һ.б. профессиональ җырчылар да җырлаган.

Әнвәр Шәрәфиев 200дән артык җыр һәм романс, 50 концерт-инструменталь әсәрләр, балалар, хор һәм симфоник музыка авторы. Аның 13 вокаль һәм инструменталь әсәрләр җыентыгы басылып чыккан. Әнвәр Шәрәфиевның әсәрләре Татарстан Республикасы музыка мәктәпләре программасына да кертелгән.

2017 елда ул Татарстанның Г.Тукай премиясенә кандидат итеп тәкъдим ителгән. Ул вакытта композитор журналист Мөршидә Кыямова белән «Татар-информ»да әңгәмә корган булган.

Әнвәр аганың кайбер фикерләре

  • Җыр сәнгате бик зур үзгәрешләр кичерде. Бер яктан әйбәт: авторлар, җырлар күбәйде, эстрадабыз бик нык алга китте. Икенче караштан – җитесезлек: бер яклы гына эшләнелә. Бигрәк тә эстрада белән артык мавыгу китте. Ә башка жанрлар «күләгәдә» кала башлады.
  • Җыр сәнгатендә төрлелек кирәк. Музыка бит ул – дәрья, кеше күңеленең рух диңгезенең зур байлыгы.Төрле җыр юнәлешләрен үстерергә кирәк.
  • Эстрадада таләпчәнлек әзәйде. Җырларга теләүчеләр күп. Җыр сәнгате – яшәү, акча эшләү кәсебенә әверелде.
  • Композитор үзенең әсәрләрен халыкка даими җиткереп торырга тиеш. Халык – композиторлар өчен маяк!
  • Радио, телевидение тарафыннан композиторлар иҗатына җитди караш юк. Ә халык бит төрле әсәрләрне бик яратып тыңлый.
  • Хәтта зур-зур концертларда җырның авторлары булган шагыйрь белән композиторның исем-шәрифләрен әйтмиләр. Мин моны мәдәнияттәге олы кризис дип уйлыйм.
  • Минем тормыш бик сикәлтәле, катлаулы булды, һөнәри музыка өлкәсенә урау юллар белән килдем.
  • 11 яшьтән авыл көтүен көттем, укыйсы килде, ә мөмкинлек булмады…

Милләтнең зыялысы үрнәге

Истәлекләр барлаганда, музыка дөньясы әһелләре Әнвәр аганы бик тә тыйнак, тыныч, сабыр холыклы кеше буларак искә алды.

Татарстан камера хорының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Миләүшә Таминдарова:

Композитор Әнвәр Шәрәфиевның иҗаты белән ныклап таныш түгелмен, әмма аның җырларын башкарганыбыз булды. Ул – бик йомшак кеше, үтә дә зыялы зат иде. Чын мәгънәдә милләтнең зыялысы үрнәге иде. Аның әсәрләрендә – халыкчанлык, йөрәк интонациясе бар. Тулаем әйткәндә, аның иҗатында татар музыкасы гармониясе тоела. Ул бик яхшы шәхес буларак хәтеремдә калды. Истә: ТР Композиторлар берлеге белән берлектә проект кысаларында отчет концертында без аның җырларын башкарган идек. Аның барлык җырларыннан халыкчанлык, халык стиле бөркелеп тора иде.

Әнвәр Шәрәфиев

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

«Соңгы чорда ул бихисап симфоник әсәрләр язды»

Күренекле композитор, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Резеда Ахиярова:

Әнвәр агабыз – искиткеч ягымлы, юаш, бик әйбәт кеше иде. Аның белән сөйләшү, аралашу бик рәхәт иде. Иде, дип әйтү дә кыен… Ул үзен күпертеп, үзен мактап йөрмәде. Яшьләргә карата да аның мөнәсәбәте соклангыч булды. Әле без яшь чакта, үткән гасырның 80-90нчы елларында, без яшь булганда да, концертлар вакытында да сүзе, киңәше белән ярдәм итте. Халык аны гомер буе яратты.

Иҗаты гаять матурлыгы белән истә калды. Аның җырлары музыка сәнгатендә классика шедеврлары булып кала. Инструменталь, кыллы трио, квартетлары бик үзенчәлекле иде. Соңгы чорда ул бихисап симфоник әсәрләр язды. Алар да халык тарафыннан бик җылы кабул ителде, яратылды. Гомумән, Әнвәр ага хакында сөйләгәндә, бары тик аның яхшы яклары искә төшә. Ул әйбәт, кешелекле һәм кечелекле кеше булгангадыр, мөгаен… Бик жәл безне ташлап китүе, әмма барыбыз да кайчан булса да китәбез инде. Әнвәр ага сәнгатьтә якты эз калдырып, лаеклы тормыш юлы үтеп, картлык кичереп китте.

Союзда ул бик тыйнак эшчәнлек алып барды. Төрле мөнәсәбәтләргә тыгылмады, аңа идарә кәнәфиләре дә кирәкмәде. Ул үзе өчен эшләде, тыныч шәхес булды. Беркем белән дә талашканын, ызгышканын хәтерләмим…

«Легендар буын композиторларының берсе»

ТР атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе, популяр композитор Эльмир Низамов:

Ул безнең Татарстанның Композиторлар союзында атаклы композитор иде. Өлкән буын вәкилләре арасында да ихтирамлы булды. Ныклап аралашканыбыз булмады, әмма союз чараларында күрешә идек. Ул тыныч, тыйнак һәм сабыр холыклы булып истә калды. Бик күп сөйләшми иде. Ул – легендар буын композиторларының берсе.

«Үзен бик рекламалап йөрмәде»

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев:

Якташлар булсак та, кызганычка, ныклап аралашып китә алмадык. Әмма бер-беребезне белә идек, әлбәттә. Бик талантлы, зур иҗади потенциаллы композитор булса да, үзен бик рекламалап йөрмәде шул… Тыйнаклыгы белән истә калды, ихлас җанлы кеше иде. Аның китап чыгаруы да истә калган.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Җыр сәнгате зур югалту кичерә...

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка шалтыратканда, ул юлда иде. Шулай булса, күренекле композитор хакында җылы сүзләрен әйтмичә калмады:

— Әнвәр абый актив иҗат иткән чорда, без әле студентлар гына идек бит. Якыннан аралашкан булмады. Композиторлар берлегенең пленар утырышларыннан бик якты шәхес булып истә калды күңелдә. Җыр сәнгате зур югалту кичерә...

...

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Әнвәр Замил улы Шәрәфиевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. «Талантлы композитор, баянчы, педагог турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», – диелә министрлык хәбәрендә.

Тырышлыгы, музыка сәнгатенә керткән өлеше белән халык һәм дәүләт хөрмәтен яулаган композиторның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 июль 2024
    Исемсез
    Әнвәр ага 89 яшен тутырган иде 15 мартта. Нигәдер аны 88 яшьлек дип яздылар бар җирдә дә.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100