«Хәленең авыр булуын сиздермәде»: җырчыларны сәхнәгә күтәргән Айсылу Заһретдинова вафат
Башкортстанда танылган продюсер, бик күп татар, башкорт җырчыларына сәхнәгә юл күрсәткән, иҗат юлында ярдәм итеп килгән шәхес, теплоходларда уза торган «Кичке сәяхәт» проектының авторы Айсылу Заһретдинова вафат. Мәрхүмәнең соңгы елда яман шеш авыруы белән көрәшкәне билгеле. «Интертат» Айсылу Заһретдинова турында истәлекләр туплады
Айсылу Заһретдинованы күпләр Башкортстанның халык артисты Равилә Заһретдинова һәм дөнья күләмендә билгеле виртуоз кубызчы һәм курайчы Роберт Заһретдиновларның кызы буларак та белә. Кечкенәдән үк сәнгать дөньясында кайнашып үскән кыз үзе дә сәнгатьне үстерү юлын сайлаган. Аны сәхнәдәш дуслары якты күңелле, ачык һәм профессиональ яктан төгәл кеше буларак искә алдылар.
Айсылу Заһретдинова яман шеш авыруы белән көрәшкән. Бергә эшләгән дуслары сүзләренчә, Башкортстанның сәнгать дөньясында үз исеме булган билгеле шәхесне тыйнак кына итеп соңгы юлга озатканнар. Аның вафаты турындагы хәбәр күпләргә җирләгәннән соң гына килеп ирешкән. Бу – соңгы елларда тулысынча дин юлына баскан Айсылу Заһретдинованың үзенең соңгы теләге.
«Кешегә ышануы аркасында «янган» вакытлары да күп булды»
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева үзенең Айсылу Заһретдиновага бик рәхмәтле булуын сөйләде.
Айсылу – бик матур күңелле, ихлас, зур йөрәкле кеше иде. Барлык эшләргә дә бик кыю алынды. Күп җырчыларның сәхнәгә күтәрелүенә көч салган кеше ул.
Мин Айсылуны Ризван Хәкимов төркемендә хезмәт куйган, шулай ук аның кул астында оешкан «Ихлас» төркеменең киң яңгыраш алган елларыннан беләм. Ләкин Айсылу белән без соңрак бик якынаеп, аралашып киттек. Аның белән арабызда булган җылы мөнәсәбәтләргә әти-әнисе белән якын аралашуым да тәэсир итте. Чөнки мин 8 сыйныфны тәмамлап, музыка училищесына кергәндә, аның әтисе – республикабыздагы бик билгеле кеше, данлыклы кубызчы Роберт Заһретдинов – укытучы, комиссия рәисе иде. Бик зыялы гаиләдә үсте Айсылу. Әнисе – данлыклы биюче, халык артисты Равилә апа, радиода эшләгән вакытта тавышыма гашыйк булып, мине бик ярата иде. Ничә тапкыр аларның гаиләләре турында тапшырулар да әзерләдем. Айсылу әти-әнисен соңгы көннәренәчә бик кадерләп карап, хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Әти-әнисенә багышлап әллә ничә тапкыр республика кимәлендә зур чаралар үткәрде.
Айсылуның минем иҗатыма да катнашы бар. Аның белән эшләгән җырчылар минем җырларны җырлап киттеләр дә, без Айсылу белән бик якынайдык һәм шактый еллар район-шәһәрләр буйлап, бергәләп, минем концертларны эшләдек. Тормышта төрле хәлләр булган, серләребез уртак чаклар да бар иде.
Халыкның ял итү урыны буларак теплоходлар модага кереп киткән чорларда, теплоходта концертлар оештырдык. Мин аларның алып баручысы була торган идем. Нинди генә артистлар, сәнгать әһелләре чыгыш ясамады ул теплоходларда.
Кешелекле, ягымлы, кешеләргә ышана торган иде Айсылу. Шул ышанулары аркасында «янган» вакытлары да күп булды.
Бүгенге көндә җир куенында, бакыйлыкта булган Айсылуга минем әйтәсе килгән сүзем шул – мин аңа бик рәхмәтле булып яшим. Әнине югалткан авыр вакытларымда ул миңа бик нык терәк булды. 50 яшьлек юбилей концертларымны 27 районда игълан иткән идек. Әни реанимациядә яткан, вафат булган чорларда шул концертларны аның белән бергәләп эшләп чыктык. Авырлыкларны күтәрешкән, бер-беребезгә иҗади якын мөнәсәбәтләрдә булган ул елларны онытырлык түгел.
Үзенең дә авырлыклары күп булды язмышында. Ләкин ерып чыга иде. Үҗәтлеге дә, тырышлыгы да, усаллыгы да җитте.
Айсылу 2 баласын да бик матур итеп, яратып үстерде. Соңгы вакытларда дингә басып, иҗат, сәхнә белән бәйле эшләрдән ераклашты. Төрле чараларга әйдәп караган вакытларда да баш тарта иде.
Айсылу һәрвакыт бик көчле рухлы булды. Шуңа күрә авырганын да бик якын кешеләре генә белгән. Хәленең авыр булуын сиздермәде. «Авырып торам, ярар, үткенче булсын, үтәр», – дип әйтә торган иде. Вафаты хәбәрен ишеткәч, аяз көнне яшен суккан кебек булды. Без – артистлар җыелышып, озатырга барган булыр, игътибар күрсәтер идек. Ләкин беребез дә белми калдык, вафатын күмгәннән соң гына ишеттек. Айсылу Фәридә Кудашеваның туган авылы Келәштә шәхси йортта яшәде. Әти-әнисе Уфада җирләнгән булсалар да, балаларына: «Мине иң якыннарыбыз гына җыелышып, аятьләрдә, догаларда булып, авылда җирләрсез», – дип әйтеп калдырган.
Бик аянычлы, озата алмадык. Билгеле шәхес, Башкортстан эстрадасы үсешенә зур көч салган кеше. Татар артистлары белән дә бик күп эшләде ул.
Бик иртә китте, аның әле эшләргә дә, яшәргә дә көче бар иде. Бу хәбәрне ишетүе бик кыен булды. Рухы шат булсын, халыкка эшләгән хезмәтләре өчен Аллаһы Тәгалә урынын оҗмахларда итсен. Йөрәк өзелеп, әрнеп тора… Айсылу дустым, якты истәлекләр булып, мәңгелеккә күңелемдә сакланачак.
«Мин дөрес яшәмим. Ходай шуңа сынаулар бирә»
Айсылу Заһретдинова белән озак вакытлар бергә эшләгән җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова аның вафат булганын белмичә калуы, хушлашу мәрасименә бара алмавына бик нык үкенүен белдерде.
Иҗат юлымның башында миңа Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар белән эшләргә туры килде. Ул вакытта Айсылу аларның администраторлары иде. Аз гына соңрак Айсылу без – яшьләр – мин, Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалиевларны бергә туплап, «Ихлас» төркемен оештырып җибәргән кеше.
Ел ярым эшләгәннән соң, мин «Моң» студиясе белән эшли башладым. Аннан Әнвәр белән Марат та минем янга күчеп, без «Ихлас моң»га әверелеп киттек. Ләкин аннан соң да Айсылу белән җыелма концертларда гел очрашып тора идек. Узган ел 5 тапкыр бергәләп теплоходта эшләдек. Айсылу Уфада беренчеләрдән булып теплоходларда концертлар куюны башлап җибәрде һәм шушы юнәлештә 20 елдан артык көч куйды.
Алар шушы теплоходта чыгыш ясаган артистлар белән ноябрь аенда концерт оештырырга тиешләр иде. Концерт ноябрьдән декабрьгә күчте. Соңгы вакытта каты авырган, шул сәбәпле концерт булмый калды дип беләм. Шулай итеп, теплоходтагы чаралардан соң башка очрашырга насыйп булмады безгә. Аның арабыздан китүе – минем өчен бик зур шок һәм зур югалту…
Айсылу яман шеш белән көрәште. Үзенең авыруы турында әле моннан 1 ел элек кенә белде дип хәтерлим. Соңгы елларда бик ныклап дин юлына кереп китте. Шуңа да күңеле гел хәләл чараларга гына тарта иде. «Мин дөрес юл белән бармыйм, дөрес юл – диндә», – дип еш кабатларга яратты.
Бер дә тик утырмады. Гел нәрсәдер уйлап чыгарып, нәрсәдер эшләп… Ләкин, әйтүемчә, соңгы елларда күзаллаулары үзгәреп, башкачарак яши башлады. «Мин дөрес яшәмим, кеше эчә торган җирләрдә йөрүем дөрес түгел. Ходай шуңа сынаулар бирә», – дип тә әйткәне булды. Ләкин Айсылу, авырса да, үләм дип яшәмәде. Аның әле планнары зурдан иде.
Бик иртә китте. Вафаты турында да соң белдек, кызганыч, озатырга бара алмадык. Балалары, якыннары тыныч кына соңгы юлга озатканнар. Хушлашырга бик барасым килгән иде, без бик озак еллар бергә эшләдек бит… Айсылу – ул бик күп артистларга юл күрсәткән талантлы кеше иде, нигә андый карарга килгәннәрдер. Ләкин якыннарының карарын хөрмәт итәм, бәлки, Айсылуның үзенең дә теләге шундый булгандыр. Балалары әниләренең сүзен кире какмаска уйлаганнардыр.
Хәзер инде сүзләр артык, без догада булырбыз, шул гына. Әле мәчеткә кереп, хәер биреп, Айсылу рухына дога кылырбыз, дип торам.
«Ул – мине беренче булып сәхнәгә чыгарган кеше»
Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев:
«Айсылу – мине беренче булып сәхнәгә чыгарган кеше. Минем әле студент вакыт. Җырлыйсы килә, ә җырлау мөмкинлеге юк. Гүзәл Әхмәтова, Марат Шәйбәков һәм мине чакырып, «Ихлас» ансамбле оештырды. Безгә программа туплады, җырлар яздырды, киемнәр тектерде. Хәтта, үзенең «99»лы машинасына кадәр сатты ул, безнең төркемне популярлаштыру өчен.
Аның тырышлыгы белән төркемебез тиз арада уңышка иреште. Ул вакытта әле эстрадада мондый проектлар юк иде. Без беренче елны ук Казанда унар концерт биргән идек.
Ризван Хәкимовта эшләп киткәнгә, Марат белән Гүзәлне беләләр иде инде, ә мин әле танылмаган идем. Миңа авыррак булды. «Айсылу, мин китәм», – дигән вакытларымда да: «Әнвәр, 1 ел булса да эшләп кара, аннан соң китәрсең», – дип үгетләп калдырды ул мине.
Мин аңа бурычлы, беренче сәхнәгә чыгарып, халыкка күрсәткән кеше ул мине. Беренче мәртәбә чыгарды һәм шушы сәнгать юлына ныгытып кереп китүемә дә йогынты ясады, дип әйтсәм дә артык булмастыр. Минем ул вакытта сәнгать академиясендә укып йөргән чагым. Опера юнәлешендә белем алабыз. Ә ул мине чакырып, сәхнәгә тартып чыгарды.
1-2 ел бергә эшләгәч, төркемебез таркалды. Ләкин Айсылу белән барыбыз да яхшы мөнәсәбәтләрдә калдык, элемтәбезнең өзелгәне булмады. Солянка концертларга, теплоходларга гел чакыра иде.
Айсылу, Башкортстанда беренчеләрдән булып, кафеда концертлар куюны оештырып җибәрде. 8 март, Яңа ел банкет-концертлары оештыру – ул уйлап чыгарган яңалык.
Ул вакытларда да сәхнәгә чыгу бер дә җиңел түгел иде, мин Айсылуга бик рәхмәтле. Соңгы елларда якын аралашамадык, ул азрак ябылды. Соңгы очрашуыбыз әле пандемиягә хәтле булгандыр. Филармониядә эшләгәндә очраткан идем Айсылуны.
50 яшьлек юбилеема чакырырга теләп, берничә тапкыр шалтыраттым. Бу – гыйнвар азаклары иде. Ләкин Айсылу трубканы алмады. Хәле җиңелләрдән булмагандыр инде, күрәсең.
«Авырганын ишетмәгән идек...»
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова:
Айсылу белән сәхнәгә беренче адымнарыбызны ясадык. Солянка концерты әзерләп, безне беренче тапкыр Себер якларына гастрольләргә алып киткән кеше ул. Әле дә хәтеремдә, Айсылуның «99»нчы модель машинасына утырып, бөтен Себерне әйләнеп кайттык. Надымнарга хәтле барып җиттек. Ничәмә ничә кеше, ул машинага ничек сыйганбыздыр.
Башкортстанда да эшли генә башлаган вакытларда, Айсылу оештырган концертларыбыз бик күп булды. Соңгы вакытта күрешкәнебез булмады. Пандемия чорында эшләми тордык, бик күп әйбер үзгәрде. Элемтәгә чыгарга туры килмәде.
Авырганын ишетмәгән идек… Ачык, якты кеше иде. Халык өчен эшләде, җыр-моңны үстерүгә күп көч куйды. Урыны оҗмахта булсын. Бергә эшләгән еллар өчен без аңа бик рәхмәтле.
Сүз уңаеннан, Айсылу Заһретдинова узган ел үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә яшь җырчылар белән Себер якларында гастрольләрдә йөргән вакытларын искә алып, фото куйган булган.
«Ноябрьский шәһәре, 2005 ел, Себер шәһәрләре буйлап гастрольләр. Концертлар арасындагы ял көнендә мин, биюче Гөлнара, Гүзәл Уразова, Алсу – Фәридә Корьән ашы уздырырга булдык», – дип язган ул шул чакта фото астында.
«Хәрәм булган җирдә эшлисем килми»
Җырчы Ринат Рахматуллин Айсылу Заһретдинова белән әле быел җәй дә элемтәдә торган.
Айсылу бик игелекле, ачык, гади кеше иде. Мине үзе оештырган бер генә чарадан да калдырмады. Агыйдел буйлап теплоходта концертлар куеп йөрдек. Шул теплоходта чыгыш ясаган җырчыларны туплап, концертлар залында зур тамашалар да уздыра иде.
Артык якын мөнәсәбәтләрдә булмасак та, ул минем күңелдә бик кешелекле булып истә калды. Беркайчан сүзгә килешкәнебез булмады. Ул гел борчыла иде. Юлда вакытта да: «Ринат, килеп җитәсеңме әле?» – дип шалтыратып, хәлләрне белешеп торды.
Соңгы тапкыр аның белән май ахырында очраштык. Теплоходтагы концертка килгән иде. «Ринат, башка мондый чаралар оештырмаячакмын. Хәрәм булган җирләрдә эшлисем килми. Мин хәзер диндә», – диде. Мин аның авыруы турында да шул вакытта гына ишеттем.
Июнь айларында бер язышып алдык. Теплоходта чыгыш ясаганда, үзе яныбызда булмаса да, «Кичке сәяхәт» – Айсылуның проекты» дип, Айсылуны искә алып, аңа рәхмәт сүзләремне җиткердем. Бик хөрмәт иткән кешем. Барыбыз да сагынырбыз Айсылуны.
«Безнең халык эчемлекләрсез булдыра алмый…»
Ринат Рахматуллин Айсылу Заһретдинованың үзенә җибәргән соңгы аудиоязмасы белән дә уртаклашты. Җырчы аннан якын арада булачак чаралар турында сорап язган булган. Айсылу Заһретдинованың җавабы:
«Ринат дускаем, исәнме. Җылы сүзләрең өчен зур рәхмәт сиңа. Һәрвакыттагыча күңелгә үтәрлек. Әлбәттә, мин сине чакырачакмын. Ләкин, Ринат, хәзер авыррак. Безнең кеше эчемлекләрсез булдыра алмый… Аларны азрак кына өйрәтергә, шушы юнәлешне популярлаштырып җибәрергә иде. Мин хәзер үзем бу эшкә алындым. Бу – бөтенләй «нераскрученный» бездә, Ә Татарстан ул яктан бик көчле. Тырышабыз инде, тырышабыз, җәй көне берничәне булса да уздырырга иде. Кышка кафеларга күчәр идек. Элемтәдә торырбыз. Хәләл чаралар уздырырга теләүче танышларың булса, тәкъдим ит. Бер-беребезгә ярдәм итик. Кочаклыйм, Ринат!»
«Яшь җырчыларга игътибар кирәк»
2017 елда Айсылу Заһретдинова «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруының кунагы булган. Айсылу Заһретдинованы ачу өчен, тапшыру кысаларында ул яңгыраткан фикерләрне тәкъдим итәбез.
Яшь җырчыларга игътибар җитмәү турында.
Башкортстанда артистларга күтәрелеп китүе авыррак. Мин моның төп сәбәбе – ротация җитмәү дип саныйм. Яшь җырчылар, татар-башкорт җырчыларының «раскруткасы» җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Аларның яңа җырларын күбрәк әйләндерергә, алар белән әңгәмәләр әзерләргә, аларны халыкка күрсәтергә, ишеттерергә кирәк.
Татарстанда яшь җырчыларга игътибар бирәләр. Бездә дә күбрәк игътибар итәргә кирәк. Яшь артистларның кайберләре кыю, ә кайберләре ояла һәм шулай торып та кала. Шуның өчен администраторлар да кирәк. Артист ул сәхнәдә эшләргә, җырларга, матур сүзләр сөйләргә, ә оештыру эшләре белән махсус кеше шөгыльләнергә тиеш. Менә бу – уңышка китерә торган грамоталы тандем.
«Кичке сәяхәт» проекты турында.
2002 елда май аенда су буенда басып торам. Ул вакытта инде концертлар оештыра идек. Нигә теплоходта концерт оештырмаска әле, дигән уй килде башыма. Сорап, белешеп, 2002 елда беренче тапкыр теплоходларда концертлар куеп карарга булдык. Баштарак бик авыр булды. Халык аңламый. Билетларны кешеләрнең өйләренә, эшләренә китерәбез. «Бу – алдау түгелме, без килербез, ә анда теплоход булмас», – диләр. Аннан соң халык 3-4 сәгать алдан килеп, әйбәт урыннар өчен чиратка басып тора башлады. Теплоход килгәч, урын алу өчен этеш-төртеш башлана. Кабат без өстәлләрне номерлап, билетларны шулай сатып, барысын да тәртипкә салдык. Баштарак Уфа артистлары эшләде. Аннан Казаннан да җырчылар чакыра башладым.
Яңа проектлар турында.
Теплоходларга конкурентлар керә башлагач, миңа: «Айсылу, тагын бер нәрсә уйлап чыгар инде. Син уйлап таба беләсең», – диләр. «Менә, трамвай-троллейбусларда йөрербез концерт куеп», – дип көлә идем. Тамашачыларны артистлар белән берлектә Төркиягә бер 10 көнлек ялга алып бару буенча проект турында да уйлана идем. Шулай ук бик кызыклы тәкъдим, әйе бит? 10 көн артист һәм тамашачы бергәләп ял итеп кайта.
Анда яшәүче татарлар өчен дә шатлык булыр иде. Без әти белән күп илләрдә булдык, татарлар бөтен җирдә. Апам Канадада яши, анда да мине «татарларны алып кил» дип чакыралар.
Быел гына берәр җырчыны «йолдыз» итү теләге туды. Моңа кадәр 5-6 ел үземнең проблемаларга батып яшәдем, авыр вакытлар булды. Хәзер менә әкрен генә, кырмыска адымнары белән, проблемалардан чыгарга тырышам. Кеше проблемалардан арына башласа, аның теләкләре туа. Күптән түгел генә бер яшь җырчыны танытырга дигән тәкъдим булды, һәм мин моны эшләячәкмен дә.
Яраткан шөгыльләре турында.
Иң яраткан шөгылем – ашарга пешерү. Төрле бәлешләр, пироглар, тортлар, итле икенче ашлар әзерләргә яратам. Балаларым Мәскәүдә яши, алар кайтса, туганнарым килсә, аларны сыйлыйм. Аннан бакчада эшләргә, яшелчәләр үстерергә, алардан уңыш алырга яратам.
Хыяллары, теләкләре турында.
Минем табиб буласым килгән иде. 10 сыйныфтан соң медицина юнәлешенә китәргә уйладым, ләкин куркып калдым.
Алтын балык тотып, 3 теләгемне әйтергә кушса, иң беренче теләк балаларыма булыр иде. Балаларым бәхетле, таза-сәламәт булсын, гаиләләре бәхетле, эшләре уң булсын. Хәерле озын гомер телим балаларыма.
Икенче теләгем – сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы. Шулар булса, калганы барысы да була.
Өченче теләгем – бәхетле, тыныч картлык. Кеше кулына калмаска иде.
Тормыш девизы.
Тормыш девизым – әтиемнең сүзләре. Әтием дөньядагы иң төп кешем, ул минем дустым, терәгем, яклаучым. Аның сүзләре минем йөрәктә, башта, бөтен күзәнәкләремдә. «Кызым, тормышыңда бер минутыңны да бушка уздырма. Вакытны әрәм итмә, һәр секундта ниндидер эш эшләргә, файдалы эшләр эшләргә тырыш», – дип әйтә иде ул миңа.
Дин турында.
Ел саен ураза тотарга тырышам. Бернинди үпкәсез, кешегә рәнҗемичә, нинди генә авырлыклар кылса да, ул кешене гафу итеп яшим. Әти «сиңа таш белән атканнарга, аш белән ат» ди торган иде.
Айсылу Заһретдинованың якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!