Зуля Камалова истәлегенә: «Соңгы көнгә кадәр өметен өзмәде, китәчәгенә ышанырга теләмәде»
Татарстанның атказанган артисты, Австралиядә яшәп иҗат иткән җырчы Зуля Камалова соңгы көненә кадәр терелергә өметләнгән, могҗиза булырына ышанган. Бу хакта «Интертат»ка аның белән якыннан аралашкан дуслары сөйләде. Җырчы белән бәйле истәлекләрне тәкъдим итәбез.
Ирада Әюпова: «Зуля Камалова татар музыкасының яңгырашын яңача күрде»
Зуля Камалова кичә вафат булды. Ул үзенең авыруы турында җәмәгатьчелеккә социаль челтәрдә хәбәр иткән иде. Җырчыга теләктәшлек йөзеннән матди ярдәм җыю да оештырылды. Әмма, кызганыч, Зуля Камалова кызын һәм ирен ялгыз калдырып, арабыздан китеп барды. Зөлфия Нәҗип кызының рухы шат, урыны җәннәттә булсын.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Зуля (Зөлфия) Камалованың якыннарының кайгысын уртаклашты:
– Әлфия Нәҗип кызы Камалованың туганнарының һәм якыннарының кайгысын, зур югалту кайгысын бүлешәбез. Зуля Камалова дөньякүләм дәрәҗәдәге артист булды һәм татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте, татар телендәге җырларны бөтен дөньяга һәм халык дәрәҗәсендә танытты.
«Кеше үзенең тарихи Ватаныннан читкә китсә дә, шул ук вакытта аңа тугрылыклы хезмәт итүен дәвам итә икән, бу – һәрвакыт хөрмәткә лаек. Зуля Камалова ниндидер традицион татар җырларына яңа сулыш өрде, ул чыннан да татар музыкасының яңгырашын яңача күрде», — дип уртаклашты ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
Австралиядән Диләрә Вәлиева: «Гомеренең соңгы көненә кадәр өметен өзмәде, китәчәгенә ышанырга теләмәде»
Австралиянең татар-башкорт ассоциациясе секретаре, актив әгъзасы Диләрә Вәлиева Зуля Камалова һәм аның гаиләсе белән гел хәбәрдә булган, аралашып торган:
– Зуля белән аралашып тордым. Гомеренең соңгы көненә кадәр өметен өзмәде, китәчәгенә ышанырга теләмәде. Могҗизага өметләнде. Тайландта, Германиядәге клиникаларда альтернатив дәваланулар бар. Соңгы вакытка кадәр: «Хәлем азрак яхшыргач, шунда барырмын», – дип өметләнгән иде. Мельбурнда татар кызлары бар, алар Зуля янына барып йөрделәр, булдыра алганча ярдәм иттеләр, тавык шулпаларын әзерләп илтә иделәр.
Ире Эндрю белән сөйләшеп тордык. Бөтенебез Зуляның тереләчәгенә өметләндек. Үзе дә: «Мин тормышны сайлыйм!» – дип язган иде, соңгы көннәренә кадәр шушы принцип белән яшәде.
Гаиләсе Зуляның янында булды. Соңгы көннәрдә ул хастаханәдән чыккан иде, өендә гаиләсе белән бергә яшәде. Операциядән соң хәле яхшырачагына өметен өзмәде. Кызы Зифага 18 яшь, аңлашыла: барысы да шок хәлендә. Зуляның Австралиядә башка туганнары юк. Апасы Әлфия шимбә көнне Сарапулдан Мельбурнга киләчәк, Зуля белән шимбә хушлашырлар, мөгаен.
Зуля белән 1997 елда таныштык. Ул вакытта Зуля музыкаль төркеме белән Аделаидага Сабантуйга килгән иде. Алар паркта татарча җырлар башкарды. Ул вакытта Зуля Тасманиядә яши иде. Башка Сабан туйларга килгән вакытта миндә куна кала иде, дус булдык. Президент килгәндә, безнең диаспора белән очрашканда да Зуля чараларда катнашты, аңа шул вакытта «Татарстанның атказанган артисты» исемен бирделәр.
Казанда да күрешеп тордык, форум, конгрессларда чыгыш ясый, концертлар белән килә иде. Дөньяның төрле почмакларында күрешә идек. Австралиядә дә концертлар куя иде, – диде Диләрә Вәлиева.
Австралиядә яшәүче журналист Финзия Газизова: «Мин аның җырларын тыңлап үстем»
Озак еллар «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә журналист булып эшләгән, бүгенге көндә Австралиядә яшәүче Финзия Газизова:
– Мин аның җырларын тыңлап үстем. Без студент вакытта Зуля Камалова бик популяр иде. «ТНВ»да эшли башлаган вакытта Маяковский урамында «Желтая кофта» кафесы бар иде. Шунда Зуля килде, беренче тапкыр якыннан аны шунда күреп таныштык. Мин Австралиягә килгәч, аның белән күрешә алмадым. Ул Аделаидага концерт куярга килгән иде, күп татарлар барды, әмма мин бара алмадым, балам кечкенә иде ул вакытта. Социаль челтәрләр аша язышып тордык, татарча җавап бирә иде. Яңа проектлары барлыгын язган иде, аларны эшләп бетерәсем килә, диде... Кызганыч...» – диде ул.
Зуля Камалова Рәдиф Кашаповка биргән әңгәмәсендә: «Минем өчен тормыш – бетмәс-төкәнмәс дәрес»
«Реальное время» порталы баш мөхәррире урынбасары, «Yummy Music» лейблының креатив директоры, журналист, музыкант Рәдиф Кашапов «Бакча/Кашапов/qaynar» телеграм-каналында Зуля Камаловадан 2002 елда алган беренче әңгәмәсен искә алган:
– Сезнең җырларыгыз заманча тематикамы, әллә алар үткән мәдәният турында ностальгияме? Сезне нәрсә илһамландыра?
– Минем җырларым – тормыш турында күзәтүләремнең чагылышы гына. Минем өчен тормыш – бетмәс-төкәнмәс дәрес. Без даими рәвештә бер-беребез белән үзара мөнәсәбәтләргә өйрәнәбез, үзебезне аңларга, дөньяны аңларга тырышабыз. Минем җырларым – миңа калса, фәлсәфи чагылыш кына. Мин беркемгә дә йөз тотмыйм. Мин бары үз фикерләремне җырларлык итеп язып куярга тырышам. Әтием Нәҗип Камалов текстларымны редакцияли. Мин беркайчан да татар әдәби телен өйрәнмәдем. Татарча бераз сөйләшүем – әбиемнең казанышы.
Урыны җәннәттә булсын, – дип яза Рәдиф Кашапов.
Гөлназ Бәдретдин: «Зуля татар музыкасы дөньясында революция ясады»
«Печән базары» фестиваленә нигез салучы, журналист Гөлназ Бәдретдин Зуля Камалова белән бәйле иң җылы хатирәләрен сөйләде:
– Зуля Камалова белән 2008 елда таныштык. Ул елны мин беренче тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумында волонтер буларак катнашкан идем. Форум делегатларының мәдәни программасы бай иде, көн саен берничә чара уздырылды. Август кичендә минем кулымда Зуля Камалованың легендар «Желтая кофта»дагы (ул вакытта әле «Маяковский» клубында) концерты афишасы килеп чыкты. Афиша кулымнан төшермичә тотып йөргәнемне хәтерлим һәм форум делегатларына, Зуля концертына һичшиксез барырга кирәк, дип ышандырганымны хәтерлим. Һәм шул вакытта безнең белән «Желтая кофта»га киткәннәр мәңгегә аның фанатлары булып калдылар.
Бу афиша әлегә кадәр минем өемдә саклана, мин аны ташлый алмадым. Хәтта бу афишадан да ниндидер җылылык, якынлык бөркелә. Зуля шундый җылы, якын кеше иде.
Шуннан бирле ул 2 ел саен Бөтендөнья татар яшьләре форумы чакыруы буенча Казанга концертлар белән килә иде. Соңрак аның концертларын оештыруга «Yummy music» лейблы белән Ильяс Гафаров кушылды.
Ә аның иҗаты белән бераз иртәрәк таныштым. Ул вакытта әле Уфада яши идем, һәм безнең өйдә Зуля катнашында «Татар җыры» фестиваленең видеоязмасы белән кассета бар иде. Зуля минем игътибарымны музыкасы, башкару манерасы белән генә түгел, тышкы кыяфәте белән дә җәлеп итте. Зуля гомуми массадан бик нык аерылып торды: ул сәхнәгә чәчләрендә ялтыравыклар булган кичке күлмәктән түгел, ә кулына гитара тотып, гади ситса күлмәктән чыкты. Бәлки, арттырып әйтәмдер, ләкин ул татар музыкасы дөньясында революция ясады. Ул өзгәләнмичә, синтезатор аккомпанементыннан башка җырлады.
Зуля һәрвакыт тыңлаучысына бик якын иде. Ул һәрвакыт үзенә «син» дип мөрәҗәгать итүен сорый иде, ләкин мин үземне аңа «син» дип әйтергә мәҗбүр итә алмадым. Һәм ул миннән олырак булганга түгел, ә шәхес масштабы аркасында.
Без Зуля белән аның концертлары вакытында гына очрашмадык. 2012 елда, Зуляга «Татарстанның атказанган артисткасы» исеме бирелгәндә, аңа бөтен командасы белән ярдәм итәргә бардык, залда булдык. 2013 елда ул кызы Зифа белән берничә айга Казанга кайтты, Зифа хәтта җирле мәктәптә укырга да өлгерде. Ул вакытта без үзебезнең активистлар өчен Корбан ашы оештырдык, активистларның балалары өчен бүләкләр әзерләдек. Безгә болар барысы да авыр бирелде, еш кына үз акчаларыбызга чаралар оештырырга туры килде, дуслар ярдәм итте. Ул елны без Корбан ашына Зуляны кызы белән чакырдык, Зифага активистларга биргән бүләкне бирдек. Һәм ул вакытта без нәкъ менә шундый карар кабул итүебезгә бик шатмын.
Зуля безнең өчен маяк иде. Көн саен очрашырга кирәкми иде, аның барлыгын белү дә җитә иде. Ә хәзер ул юк. Без ятим калган кебек, – диде Гөлназ Бәдретдин.
Илдар Әюпов: «Ул ихлас күңелле һәм австралиячә ирекле кеше иде»
Татар дизайнеры, «Әлифба», «Әлбәттә» һәм татар теленә кызыксыну уята торган башка IT-проектлар авторы, дизайнер Илдар Әюпов «Юк-бар» телеграм каналында Зуля Камалова белән танышу тарихын, аның белән бәйле күңеленә якын булган вакыйгаларны искә алган:
– Зуля Камалова китте.
Мин аның белән 2008 елда таныштым. Ул вакытта Казанда «Сотворение мира» дип аталган халыкара рок мегафестивале уздырдылар. Ул чакта мин тәрҗемәче-менеджерлар төркеменә кердем һәм, төркемнәргә бүлгәндә, Зуля төркемен сайладым. Мин аларның фанаты түгел идем, әмма кайбер җырлары миңа ошый иде.
Без Зуля, аның ире һәм төркемдәге башка кешеләр белән дә бик тиз уртак тел таптык. Мин аларны интервьюлар, саундчеклар һәм башка чаралар буенча йөрттем. Тирә-якта Земфира, Макаревич һәм мин белмәгән ниндидер чит ил культ төркемнәре йөрде.
Ул ихлас күңелле һәм австралиячә ирекле кеше иде. Әлеге чарада мин аның белән берничә көн дәвамында тере килеш аралаштым. Аннары социаль челтәрдә берничә тапкыр язышкан гына булды.
Зуля минем тормышыма 2019 елда Йолдыз шигырьләренә язылган «Алты көн ярату» альбомы белән кайтты. Бу пластинка беренче тыңлаудан ук үзенә гашыйк иттерми, ләкин эләктереп ала, ә аннары үзенә тартып, тулысынча йота. Мин аны берничә ай буе тишелгәнчегә кадәр тыңладым. Көй бер үк вакытта татарча да һәм бөтенләй эстрадада яки альтернативада ишеткәнчә дә түгел. Көй бик «кыйммәтле» һәм заманча, шул ук вакытта попса түгел. Минем өчен бу – аның иҗатының югары ноктасы һәм бөтенләй дөньякүләм яңгыраш дәрәҗәсе. (Сүз уңаеннан, Зуля җырларының жанрын «World Music» дип билгеләү аңа ошамый иде.)
«Michael Hollanders» аранжировщигы зур роль уйнады. Миңа калса, ул – Европадан бик «текә» музыкаль продюсер. Мин аның белән социаль челтәрдә таныштым һәм Кремльдәге концертта 1-2 сүз әйттем. Альбом өстендә эшләгәне өчен рәхмәт белдердем. Ул – альбомның тулы хокуклы автордашы.
Кыскасы, бу – минем Зуляның иң яраткан татар альбомы. Кызганыч, альбомны тәкъдим итү вакыйгасы республикада сизелмичә генә узып китте. Бу – югары дәрәҗәдәге вакыйга иде. Мин тагын шундый ук нәрсә көткән идем.
Ә хәзер Зуля юк, һәм бернәрсә дә булмаячак. Бик кызганыч, – дип язган ул.
Альбина Кармышева: «Зуля Камалова кебек кешеләр халыкка югарылыктан иңгән әсәрләр алып килә»
Җырчы Альбина Кармышева Зуля Камалова белән бергә дуэт башкарырга хыялланган булган. Хәтта хыялын Зуляга да әйткән булган:
– Бүген, Зуля белән хат алышуыбызны искә төшереп, «ВКонтакте»дагы хатларыбызны тагын бер кат күңелемнән үткәрдем. Мин гитарада уйнап җырлаган хатын-кызларны яратам, бәлки, үзем дә шулай ук гитарада уйнап җырлаганга күрәдер... Зуля Камалова белән дә дуэт җырларга хыялым бар иде. Ул миннән: «Ә ул нинди җыр булыр иде?» – дип сорап язды, мин: «Романс», – дидем. Аңа романслар һәм халык җырларын яратып җырлавымны әйткән идем. Зуля сторизларым, язмаларым белән кызыксынды, Айгөл Бариева белән «Сөйләрмен серләремне» дигән дуэт җырыбызны да ошатып, комментарий язган иде.
Зуля кайда яши дә, мин кайда яшим... Ләкин бу хыял фантастика кебек яңгыраса да, чынга ашырып булыр кебек иде, дигән уй мине һәрчак уйландырырга мәҗбүр итте. Зуля Камалова иҗаты – татар эстрадасы түгел, ул 500 елга бер генә була торгандыр. Зуля Камалова кебек кешеләр халыкка югарылыктан иңгән әсәрләр алып килә.
Шулай ук, иң истә калганы – Зуляның күзләре һәрчак моңсу иде. Мин моңа гел игътибар итә идем. Тембраль яктан да сизелә иде. Туган якны, якташларны, татарларны сагыну, моңлану булгандыр ул, – диде Альбина Кармышева.
Флюра Низамова: «Инглиз телле музыкантарны туплап, аларга татар көйләрен өйрәтте, татарлыгын җуймады»
Журналист Флюра Низамова:
– Бүген иртән ватсапка керү белән, Австралиядән дустым Ирек Гарипов (ул да Австралиядә яши) куйган постка тап булдым – шушы кайгылы хәбәр. Бик яшьли киткән икән Зөлфиябез.
Хәтерлим, 2000 еллар башында Зөлфия Камалова ире белән Казанга Бөтендөнья татар конгрессына килгән иде. Без аннан интервьюлар алып, сөйләшеп утырган идек. Ул үзен бик табигый тотты, анда бернинди ясалмалылык юк иде. Концертларда, фестивальләрдә катнашып, татарча, русча, инглизчә җырлар җырлаган иде.
Әллә кайда, бик еракта, Җир шарының бөтенләй башка бер ягында яшәп тә, татарлыгын җуймаган, киресенчә, татарлыкка торган саен ныграк тартылган, андагы инглиз телле музыкантларны туплап, татар көйләрен өйрәткән һәм үзе шул яңача аранжировкада, яңача яңгырашлы аккомпанементка кушылып татарча җырлаган Зөлфия Камал иде ул. Рәхмәт аңа! Урыны җәннәт түрләрендә булсын, – диде ул.
Луиза Янсуар: «Минем өчен – Зөлфия Камалова хөрлек һәм зыялылык символы»
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «ВКонтакте» сәхифәсендә: «Хуш, Зөлфия... Рухың шат булсын... Зөлфия Камалова безне ташлап китте, җырлары яшәсен! Якты хәтер», – дип язган.
«Зур югалту. Син мәңгегә безнең белән, Зуля», – дип язган композитор Эльмир Низамов.
Татар яшьләре лидеры буларак байтак еллар Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән, хәзерге вакытта «Мәскәү базары» проектларында эшләүче Тәбрис Яруллин: «Урының җәннәттә булсын, Зөлфия апа. Рәхмәт! Иң караңгы көннәр иде, ә ул Казанга килеп концерт биреп китте, сөйләшеп алдык, туры сөйләшә алмадык, шулай да аңлаштык, кочаклаштык. Кеше китә, җыры кала», – дип язган.
Журналист, шагыйрә Луиза Янсуар:
– Рәхмәт син безгә һәм Кешелеккә бүләк иткән Матурлык һәм Бәхет өчен, Зуля! Урының җәннәт түрләрендә булсын.
Минем өчен Зөлфия Камалова – милли йөзеңне, асылыңны дөньяның кайсы гына почмагында булуыңа карамастан саклап кала алу билгесе. Хөрлек һәм зыялылык символы. Әгәр син чын-чынлап талантлы кеше икән, синең өчен чикләр дә, бикләр дә юк. Бу бүгенге көндә абсурд яңгырарга мөмкин, ләкин нәкъ менә бүген без бер-беребезнең кешелекле һәм бәяли белә торган мөнәсәбәтенә коточкыч мохтаҗ. Бу, чынлыкта, безне Кеше буларак саклап кала алырга тиешле нәрсә дә.
Безгә еш аралашырга туры килмәде, әмма берән-сәрән очраштырган проектлар һәм Казанның мәдәни вакыйгалары арасында, күпме генә күрсәм дә, аңардан бөркелеп торган «башка» энергиягә соклана идем. Бездәге күп кенә мәдәният өлкәсендәге шәхесләргә хас булган вакчыллык, хөсетлек, гафу итегез, әдәпсезлек һәм тәрбиясезлек юк иде аңарда.
Ул шулай буладыр да, бәлки: Зуляның безнең белән нәрсә бүлешәсе булсын инде... Туган илгә сусавы һәм үзгә җырларыннан кала? «Милли җырларны боза» дип мөһер сугудан башка безгә ни кала?
Иде.
Сабыр һәм тыныч зыялылык – ул бүгенге көндә бик күп иҗат кешеләренә, фән әһелләренә, язучы-журналистларга җитми торган сыйфат. Шуның белән без үзебезнең таулар күчерердәй көчебезне, булдыклылыгыбызны юк-барга сарыф итеп ятабыз, вакланабыз, мескенләнәбез. Югыйсә, матур да, кабатланмас та иҗатыбыз, иҗатчыларыбыз бар. Рәхәтләнеп, аларны дөнья дәрәҗәсенә чыгар, күрсәт, шуның өчен көч куй гына. Ә аңа кадәр – үзеңдә таны һәм олыла. Читтән кемдер алып килеп: «Менә бу!» – дип төртеп күрсәткәнче.
Зуля шулар хакында уйландырды киткән төнендә тагын бер. Әнә шундый «еракка китеп карау» җитми безгә еш кына, – диде Луиза Янсуар.
- Австралиядә яшәүче җырчы Зуля Камалова рак белән авырый: «Китәргә туры килсә, китәчәкмен»
- Яман шеш белән көрәшүче Зуля Камалованың апасы: «Сеңлем яшәргә тели»
- Җырчы Зуля Камалова вафат булган
- Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова чыгышлары
Аның чын исеме – Зөлфия Нәҗип кызы Камалова. 1969 елның 8 августында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган. Пермь университетында чит телләр бүлегендә укый, студент чагында Калифорниягә китә һәм Австралия кешесенә кияүгә чыгып, ире янына күченә.
Рус, француз, чегән, португал, инглиз телләрендә җырлар яздыра башлый. 2001 елда Австралиядә «Ел җырчы хатын-кызы» номинциясендә җиңә. 2007 елгы альбомында татар җырлары да була, Австралиядә премиягә лаек дип табыла. Бу альбом 16 атна буе Европа музыкаль чатларында беренче унлыкта була, Зуля Камаловага кадәр бер генә Австралия башкаручысының да мондый күрсәткечкә ирешкәне булмый.
2006 елда туган кызы Зифа исемле.