Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2023 елда татар киносы: табышлар һәм талашлар, төп яңалык, таркаулык бәласе

«Интертат», үз карашыннан чыгып, татар кинематографиясенә кагылышлы төп вакыйгаларны барлады.

news_top_970_100
2023 елда татар киносы: табышлар һәм талашлар, төп яңалык, таркаулык бәласе
фото: Рамил Гали, Салават Камалетдинов, Илнар Төхбәтов, Рузилә Мөхәммәтова

Ничек уйлыйсыз – татар киносының быелгы торышын «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» фильмындагы цитата белән: «Скорее жив, чем мертв» дип билгели алабызмы? «Интертат», үз карашыннан чыгып, татар кинематографиясенә кагылышлы вакыйгаларны җыйды.

1. Россия прокатында Татарстан акчасыннан башка төшерелгән татар фильмы «Ядәч! Истә!» чыкты.

«Ядәч! Истә!» фильмы төшерүдән күренеш.

Фото: © Байбулат Батуллин архивыннан

Кинокартина Россия прокатында уңыш казанды. Фильмның режиссеры – Байбулат Батулла. Төп рольләрдә – халык язучысы Рабит Батулла һәм Роза Хәйруллина.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың Татарстан Рәисе карамагындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында ясаган чыгышыннан: «Соңгы вакытта безнең милли киноның киң прокатка чыгуы бик сөендерә. Татар телендә «Ядәч. Исемдә» фильмы прокатта уңышлы старт алды, ә хәзер әйдәп баручы стриминг платформаларында урнаштырылган. Картина Калининградта «Короче» кинофестивалендә «Иң яхшы тулы метражлы фильм» дип таныла. Россия буенча прокаттан касса җыемы 17,5 миллион сумнан артык тәшкил итә».

2. Илшат Рәхимбайның Мансур Гыйләҗев пьесасы нигезендә төшерелгән «Микулай» фильмы киң прокатка чыкты. Әмма аның чыгуы яхшырак булганмы, чыкмавымы – монысына тарих бәя бирер.

Фильмның презентациясе Казанның затлы кинотеатрларының берсендә киң колач белән үтте. Презентация алдыннан «Бәрмәнчек» керәшен мәдәнияте ансамбле җырлап торды. Әмма фильм төшерелә башлаганчы ук керәшеннәр җәмгыяте белән каршылык башланган иде, һәм ул фильмның прокатыннан соң дә дәвам итте.

Әйтик, Казан кинофестивалендә Илшат Рәхимбайның булмавы – кинофестивальнең бер интригасы иде. Фильмны төп конкурска катнаштырмыйча, этник кино программасына гына алудан риза булмыйча, ул бөтенләй катнашмады. Фильмның рейтингы начар булмаса да, ул теләгән кадәр касса җыемнары ала алмады. Фильм турында Татарстан Рәисе карамагындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында да искә алынмады.

3. Кинорежиссер Алмаз Нургалиевның Әзһәр Шакиров биографиясен эченә алган «Җылак» нәфис фильмы чыкты.

Фильм әлегә махсус чакырулар белән «Мир» кинотеатрында ябык күрсәтелде, шулай ук, кызыксыну булган кайбер районнарда да күрсәтүләр оештырылды.

Кинорежиссер Алмаз Нургалиев Әзһәр Шакировка багышланган фильмның документаль түгел, нәфис фильм булуын ассызыклый, фильмны караган кино белгечләре аның нәфис фильм булуын таныганнар.

Шунысы кызык – фильмның ике версиясе бар. Татарстан субсидиясенә төшерелгән кыска метражлы «Шәхес» фильмы килешү буенча «Татаркино»га тапшырылган. Алмаз Нургалиев, финанс мөмкинлекләре табып, фильмның тулы метражлы нәфис фильм вариантын эшләгән. Анысының авторлык хокуклары Алмаз Нургалиевның үзендә. 2024 елда фильм прокатка чыгачак, дип ышандыра режиссер

4. Кинорежиссер Александр Далматов халык язучысы Нурихан Фәттах әсәре буенча «Кырык бернең май аенда» фильмын төшерде.

Фильм Татарстан Республикасы Хөкүмәте субсидиясе һәм «Татнефть» гранты хисабына Арча якташлык җәмгыяте эшчәнлеге кысаларында төшерелде. Режиссер аны үз туган ягында – Питрәч районында төшерде. Төп рольне Тинчурин театры актрисасы Резада Сәлахова уйнады. Фильмга Казан кинофестивале кысаларында презентация ясалды. Хәзерге вакытта фильмның монтажы эшләнә. Премьера 2024 елга планлаштырыла. Әлегә фильм тирәсендә шау-шу юк.

5. Илдар Ягъфәров үзенең «Исәнмесез!» нәфис фильмын интернет киңлекләренә куйды, ул аны киң прокатка чыгара алмаган. Фильмны түләүсез карап була, исемен рус телендә «Живы ли Вы?!» дип эзләргә кирәк булачак.

«Шимбә көн 10.00 сәгатьтә фильмның рус телле варианты «Ютуб» платформасына куела», – дип хәбәр итте кинорежиссер үз аккаунты аша. «Мин бу картинама бик сак карыйм, мөгаен, ул – минем шушы еллар эчендә эшләнгән иң уңышлы эшемдер. Әмма никадәр генә сөйләшүләр барса да, без аны Россиянең киң прокатына чыгара алмадык. Югыйсә ул күп шәһәрләрдә уңышлы күрсәтелде – заллар тулы иде. Татарстан районнарында фильм бөтен мәдәният йортларында һәм кинотеатрларда күрсәтелде. Фильм турында төрле фикерләр ишетелде. Фильм татар мәдәниятенә зыян китерә, чөнки татарлар уңай күрсәтелмәгән, дигән фикерләр дә булды. Без бу фильмны үз халкыбызга зур мәхәббәт белән эшләгән идек», – дип язган ул.

«Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?!» фильмы, мөгаен, чыннан да, безнең ни дәрәҗәдә исәнлегебезне билгеләүче әһәмиятле фильмдыр», – дигән иде мәдәният министры Ирада Әюпова бу фильм турында.

6. Казан кинофестиваленең быелгы төп яңалыгы – дөнья күләмендә танылган кинорежиссер, актер һәм музыкант, легендар шәхес Эмир (Әмир) Кустурицаның килүе.

Казан кинофестиваленә югослав (серб) режиссеры Әмир Кустурица мәдәният министры Ирада Әюпова чакыруы белән килгән. Казанда ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты (Федор Бондарчук белән бергә), яшь татар режиссерлары Байбулат Батуллин һәм Илшат Рәхимбай белән күреште. Хәтта Байбулат белән ядәч тә аерган – видеосы бар. Күренекле режиссерга Байбулат Батуллин һәм Илшат Рәхимбайның фильмнары тапшырылга, һәм ул аларны карарга вәгъдә биргән. Әлеге очрашуның Татарстан өчен уңай нәтиҗәләрен көтәбез.

7. Кинематографистларның отчет-сайлау җыелышында Илдар Ягъфәров яңадан рәис итеп сайланды.

Кинематографистлар берлегенең отчет-сайлау җыелышы Татарстан күләмендәге яки татар дөньясы күләмендәге әһәмиятле вакыйга булып шаулап үтмәде. Берлектә 55 әгъза булып, шуларның 41е утырышта һәм утырышның кульминацион ноктасы булган рәис сайлауда катнашты. Әмма интрига булмады, чөнки Илдар Ягъфәров күпчелек тавыш белән шау-шусыз сайланды.

Җыелышның игътибарга лаек өлеше – Ирада Әюпованың чыгышы. «Гомумфедераль киңлекләрдә безнең кино турында аз әйтелә. Мин безнең кинематографистлар Якутия яки Башкортстан кинематографистларына караганда талантсызрак дип уйламыйм. Монда ике генә сәбәп бар – яки безнең эчке таркаулыгыбыз дөньяга таныла алырлык проектны сайлап алырга комачаулый, яки без әле конкуренциягә сәләтле кино төшерә алмадык. Без кыйблабызны, өстенлекле юнәлешләребезне үзара килешеп сайласак иде, гафу итегез, «кем беренче йөгереп килә – шуңа була» принцибы белән түгел.

Хәзер... ни генә булмасын, яхшыга юрыйк, Көнбатыш компанияләренең китеп баруы безгә моңарчы булмаган мөмкинлекләр ача. Владимир Путинның йөкләмәләре исемлегендә дә кино турында күп әйтелә. Бу шансны кулланырга кирәк. Ә аны куллану өчен, беренче чиратта талашулардан, бер-берегезгә аяк чалудан туктагыз! Сез бит Союз! Сез бергә булырга тиеш. Сез аерым кешеләр генә түгел, берлекнең вәкиле булырга тиеш», – диде ул.

8. Иң актив һәм иң уңышлы татар киносценаристы Мансур Гыйләҗев теге дөньяга барып кайтуы турында интервью бирде.

Мансур Гыйләҗев үзен ташламаулары, көн саен туганнары, Язучылар берлегеннән, Кинематографистлар берлегеннән коллегалар хәл белергә килүләре, кайбер көнне янына керергә кешеләр чират торуы турында әйтте. Татар киносының киләчәге турында да фикерләрен җиткерде.

Мансур Гыйләҗев: «Безнең хәзерге җитәкчеләр белән татар киносы булмый. Алар аны турыдан-туры әйтәләр. Мин мәдәният министры турында әйтмим, Ирада Әюпова белән бу хакта сөйләштек – ул безгә ярдәм күрсәтә. Бездә Тукай премиясен дә теләсә кемгә бирергә ризалар, тик «киношник»ларга түгел.

Кичә «Бибинур» фильмын «Культура» каналыннан күрсәттеләр. Шикарный фильм. Мин бик озак «Якут фильмы феномены» турында уйлап йөрдем. Таптым мин аның серен. Бик гади ул – тема. Минем остазым, фикердәшем Ризван Хәмид шулай дип әйтә иде. «Мансур, дөньяда бик күп темалар бар. Ләкин тиздән бер генә тема калачак – кеше һәм табигать». Чөнки кешенең табигатькә мөнәсәбәте дөрес түгел. Бу – исән калу темасы. Фәлсәфи тема. Якутлар саф һәм көчле табигатьтә кешенең исән кала алуы турында уйлана. Бездә ул тема юк, чөнки андый табигать юк. Ә безнең тема турында Илдар Ягъфәров әйтте: «Безнең бик көчле тарихыбыз бар. Россия үзәгендә мөселман дөньясы яши, һәм ул исән». Бу – безнең серебез. Бу – могҗиза. Бәлки, бу – безнең темадыр».

9. Кинопроектларга Татарстан питчингы идеяләр кытлыгын күрсәтте

Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кинематографистларга кино төшерү өчен бирелә торган субсидияләр конкурсына тапшырылган кинопроектлар язмышын беренче тапкыр халыкара экспертлар комиссиясе хәл итте. Эксперт комиссиясендә Һиндстан, Иран, Мисыр, Сирия киностудияләре вәкилләре, Мәскәүдән Региональ кинематографиягә ярдәм фондының башкарма директоры Дмитрий Якунин, Россия кинематографистлар берлеге рәисенең беренче урынбасары Лариса Солоницына, кино белгече, продюсер, киносценарист Татьяна Тренина һәм башкалар бар иде.

Бөтенесе түгел, әмма проектларның күпчелеге әлләни югары бәяләнмәде. Идеяләр кытлыгы ачык күренде.

10. Әмирхан Еники әсәрләре буенча «823нче километр» нәфис фильмы чыкты

Сюжет буенча, чит илдә яшәгән һәм лекцияләр укыган зур һәм бай язучы – без әлеге Ришат абзыйны Әмирхан Еникиның прототибы дия алмасак та, хикәяләрнең авторы дип аңлыйбыздыр – туган ягына кайта. Үзе үскән бетеп барган станция буендагы авылда хыялланып йөри, Казанда язучылар белән очраша. Хәтта шул очрашу хакына операциясен тизләтүдән дә баш тарта.

Әсәрдә булырга тиешле төп конфликт – ата белән улның дөньяга карашлары каршылыгы. Дөрес, ул «бармактан суырылган», ышандырмый, әмма болар – икенчел. Фильмның нигезе – шушы сюжетка утыртылган 3 хикәя. Аның берсе – «Матурлык» – әлеге язучының ата-бабасына бәйле, икенчесе – «Кем җырлады?» – язучы хатыны биографиясенә бәйләнгән. Өченчесе – «Бер генә сәгатькә». Сценарий авторы – кино тәнкыйтьчесе, сценарист, GN Interpartners компанияләр төркеменең башкарма директоры Валерия Байкеева. Аның сценариен Әмирхан Еники иҗаты буенча белгеч, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина әдипнең теленә якынайтып тәрҗемә иткән.

Фильм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы хисабына төшерелгән. Программа татар әдәбияты классикларының әсәрләре буенча фильм төшерергә барлыгы 4 миллион 770 мең сум акча бирә. Башка чыганаклар турында мәгълүмат юк.

11. Татар театры тарихында беренче тапкыр уникаль проект кино-спектакль чыгачак. Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы Әлмәт театрында кино-спектакль форматында куела.

«Әйе, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева шушы кызыклы идея белән чыкты. Ягъни, театрга килгән тамашачы сәхнәдә барган спектакль белән бергә сюжетның бер өлешен экраннардан карый алачак», – дип мәгълүматны раслады фильм-спектакль чыгарырга чакырылган кинорежиссер Александр Далматов. Әзерлек эшләре бара. Январь-февральдә съемкалар, аннары – сәхнә өлеше куелачак. 2024 елның мартында премьера планлаштырыла.

***

Вакыйгалар «десертына»:

Казанда төшерелмәсә дә, Казанга бәйле кинематографик вакыйга Казан феномены турында «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалы чыкты.

Криминаль сериалда вакыйгалар 80нче елларда Казанда бара.

2023 елның иң шау-шулы Россия кинопроектларының берсе 9 ноябрьдән 21 декабрьгә кадәр онлайн-кинотеатрларда күрсәтелде.

Фильмда татарча сүзләр дә ишетелә, Аигелнең татарча «Пыяла» җыры яңгырый. Төп рольләрнең берсен Казан театр училищесын тәмамлап ГИТИСка укырга кергән Нурлат егете Рузил Миңнекәев башкара. Фильмда Камал театры артисты Илдус Габдрахманов та катнаша.

Татарстан балалар омбудсмены Ирина Волынец Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенә (Роскомнадзор) режиссер Жора Крыжовниковның «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалын тыюны сорап мөрәҗәгать итте. Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов сериалның үзенә түгел, ә аны ничек тәкъдим итүләренә игътибарны юнәлтергә чакырды. Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мондый фильмнар төбәкләр хакимияте һәм Россия җитәкчелеге алып барган сәясәткә туры килми, дип белдерде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сериалны төшерүчеләрнең ниятенә карата үз күзаллавын әйтте: «Оештыручылар һәм сценаристларның бу фильмны эшләү максаты һәм бурычы ул еллардагы «Казан феномены» хаталарын кабатламаудан гыйбарәт. Республикабыз яшьләре белән эшлисе эш күп», – диде ул.

Дәүләт Думасында Тикшерү комитетыннан һәм Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтеннән «Слово пацана» һәм «Пищеблок» сериалларын тикшерүне сорадылар. Шул ук вакытта заманча мәдәниятнең күп кенә күренешләрен тәнкыйтьләүче Имин интернет лигасы җитәкчесе Екатерина Мизулина яшьләр арасында көч куллану проблемасына игътибар җәлеп иткәне өчен «Слово пацана»га «рәхмәт» белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100