Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Якутларның «Айта» фильмы тыелды, керәшеннәр соравы буенча «Микулай» тыелырмы?

19 сентябрьдә Роскомнадзор режиссер Степан Бурнашевның Якутиянең иң кассалы фильмнарыннан булган «Айта» картинасын Россиядәге барлык видеосервислардан алуны таләп итте. Фильмда милләтчелек пропагандасын күргәннәр.

news_top_970_100
Якутларның «Айта» фильмы тыелды, керәшеннәр соравы буенча «Микулай» тыелырмы?
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Режиссер Дмитрий Шадринның «Кандидат» якут комедиясе РФ Мәдәният министрлыгыннан прокат таныклыгын ала алмаган, фильмда парик кигән ир-ат күрсәтелә, ведомство анда ЛГБТ пропагандасын күргән. Федераль көн тәртибендәге тагын бер герой – Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы.

Болар турында кинематографистлар үзләре нәрсә уйлый? Татарстан киносы өчен куркыныч бармы? Татарстан кинематографистларының фикерләре – журналист Регина Яфарованың «Миллиард.Татар» өчен язган мәкаләсендә.

Иң кассалы якут киносы

2022 елның февралендә РФ Мәдәният министрлыгы режиссер Степан Бурнашевның «Айта» фильмына прокат таныклыгы бирде. Ул иң кассалы якут фильмы булды. Кинотасма Россия прокатына 2023 елның мартында чыкты, аның җыемнары 25,4 млн.сум тәшкил итте, ә кинотеатрлардагы сеансларда фильмны 80 меңгә якын тамашачы карады.

2022 елның декабрендә картина «Зимний» авторлык киносы кинофестивалендә берьюлы 2 бүләк алды. Режиссер «Иң яхшы режиссура» өчен приз алса, полиция бүлеге җитәкчесе роле фестивальнең жюри әгъзалары тарафыннан «Иң яхшы ир-ат роле» дип билгеләнде.

2023 елның 19 сентябрендә Роскомнадзорның кинокартинаны стриминг сервисларында күрсәтүне тыюы билгеле булды. «Картинада милләт билгеләре буенча кешеләрнең тигезсезлеге күрсәтелә: бер милләт геройларының уңай яклары башка милләт геройларының тискәре сыйфатларына каршы куела. Мондый мәгълүматны аудиовизуаль хезмәтләр белән тарату рөхсәт ителми», – диелә карарда.

27 сентябрьдә Мәдәният министрлыгының «Айта» фильмының прокат таныклыгын кире алуы турында хәбәр ителде. 1 атна эчендә интернетта фильмны тыю турында 5,8 меңнән артык хәбәр бастырылган.

Фото: © sakhaday.ru

Режиссер Бурнашев: «Мин алга таба да кино төшерәчәкмен, үз илемдә иҗат итәчәкмен»

Режиссер Степан Бурнашев үзенең телеграм-каналында аның «Айта» фильмына бирелгән прокат таныклыгының ни өчен кире алынуы турындагы уйлануларын язган.

«Әйе, «Айта» фильмының прокат таныклыгы кире алынды. Бу турыда мин нәрсә уйлыйм? Моңсу һәм абсурд. «Айта» фильмын игътибар белән карасагыз, бер генә тискәре персонажны да күрмәссез. Афоня начармы? Кешеләрне көчле яңгыр астында машинада йөртүче кешеме? Әллә ул эштә мәзәкләр сөйләгән өчен начармы? Яисә эшен үзенчә башкаруы өченме? Бәлки, ул башкаларны коткару өчен үзен корбан итәргә әзер булуы белән начардыр? Бүгенге җәмгыятьтә мондый игелекле ничә кешене беләсез?

Яисә Айтаның әтисе начармы? Бердәнбер кызын югалткан әти кеше нинди хәлдә була ала? Минем тормышымда шундый хәл булды, һәм бу вакытта син үзеңне контрольдә тота алмыйсың... «Акыл томалану» төшенчәсе бар. Мин аның гамәлләрен акламыйм, киресенчә, гаеплим. Ачуыңны тыя алмыйча, теләсә нинди гамәлләр кылырга ярамый. Уйлап сөйләшергә кирәк.

Фильмдагы проблемаларның берсе – расланмаган мәгълүматка нигезләнгән бар нәрсәне дә гаепләү. Мин шундый хәл белән очраштым – телеграмм-каналларда фильм сюжетының 2018 елгы вакыйгалар белән бәйләнеше турында ялган мәгълүмат таратылды. Әлбәттә, алай түгел. Һәм мин, кешеләр ни өчен аңлы рәвештә милләтара талаш кузгаталар, дип уйлыйм.

Әйдәгез, логик фикер йөртик:

1. Чынбарлыкта нәрсә була: бер мигрант хатын-кызны урлый һәм көчли, митинг күтәрелә, гаепле кешене төрмәгә утырталар. Фильмда нәрсә күрсәтелә: өлкән полиция хезмәткәре (әйе, рус), мәктәп укучысы белән бәйләнеше (фильмда көчләү турында бер сүз дә юк), әтисенең ярсуы, яшүсмерләр мәхәббәте, әтисенең дуслары белән төрмәгә утыруы (фильмда турыдан-туры текст белән «чаралар күреләчәк» дип әйтелә). Сез күпме охшашлык күрәсез?

2. Кыргызстаннан килгән мигрантның хатын-кызны көчләү тарихы һәм митинг 2018 елның язында булды. «Айта» фильмының нигезенә салынган тарихны миңа 2015 елда сөйләделәр (ә ул аңа кадәр үк була) һәм аны төшерү карарын мин шул ук вакытта алдым.

3. Фильмның сюжетында кыргыз мигрантын рус полицейскиена алмаштыруда гаепләүләр белән мәгълүмат тарату фейк-ньюс проблемасының безнең җәмгыятьтә бик кискен торуын күрсәтә, һәм ул авыру кеше фантазиясенә нигезләнгән.

Режиссер Степан Бурнашев үзенең 2 яңа фильмы плакатлары фонында.

Фото: © vk.com ачык чыганакларыннан

«Айта» фильмында башка катлаулы темалар да күтәрелә. Әйдәгез алар турында да сөйләшик.

Әлеге вакыйгага карамастан, мин һаман да кешеләргә ышанам. Безнең анализлый, уйлый, аралаша белүебезгә ышанам. Ә «Айта» фильмын тыю турындагы мәгълүмат фонында «Россия халыклары бердәмлеге принципларына каршы килгән деструктив мәгълүмат тарату» белән шөгыльләнүчеләргә уйланырга тәкъдим итәм.

Бу хәлләрдән соң мин кино төшерүне туктатачакмын, дип әйтмим. Тормышта зуррак та фаҗигаләр һәм югалтулар була. Мин алга таба да кино төшерәчәкмен, үз илемдә иҗат итәчәкмен.

Мин монда яшим, монда балаларым үсә, бу – минем йортым».

Якут киносы феномены

Якут киносы феномены турында сөйләвен сорап, без якут фильмнары продюсеры Сардаан Саввинага мөрәҗәгать иттек. «Барысы да 30 ел элек, «Сахафильм» милли кинокомпаниясе оештырылгач башланды, мин анда бүгенге көнгә кадәр эшлим. Бәлки, башта бездә зур производство булмагандыр, анда фильмнар күрсәтү мәйданчыклары булмагандыр, әмма 2000 елларда борылыш булды, һәм Якутия кинотеатрлары үз киноларын прокатка ала башлады. Бу – иң мөһим адымнарның берсе иде. Шулай итеп тамашачыны тәрбияли башладылар, һәм ул үз киносына йөри башлады, һәм, әлбәттә, ул туган телдә булырга тиеш», – дип сөйләде безгә продюсер.

Шул ук вакытта Саввина, үз кинематографистларын һәм Татарстан киносын үстерү өчен, Татарстанга да шундый ук адымнар ясарга кирәклеген әйтте. Әмма, әгәр дә милли фильмнар төрле цензура үтә башласа, ярдәм турында әйтеп тә торасы юк.

Сардаана Саввина

Фото: © vk.com ачык чыганакларыннан

«Мәсәлән, «Полицейский с Рублевки» сериалын алсак, анда нәрсә генә булса да, бу беркемгә дә зыян китерми кебек, шулай ук миңа да. Әмма бу Якутия, Татарстан киносы милли фонында булганда, Мәскәүнең моңа ниндидер курку белән каравын аңлый алмыйм. Шадринның «Кандидат» фильмы турында әйткәндә, кинодагы кеше парик кигән өчен аның прокат таныклыгын тартып алалар, моны да аңлый алмыйм? Мин кинотеатрга керәм һәм бик күп Мәскәү фильмнарын карыйм, анда геройлар төрле кыяфәтләргә керә һ.б.» – дип сөйли ТР Кинематографистлар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров.

«Микулай» фильмы режиссеры Илшат Рәхимбай фикеренчә, 2 якут фильмын тыю режиссерлар өчен фильмнар төшерүне туктату өчен сәбәп түгел, бары тик дәүләтнең яңа кагыйдәләрен кабул итәргә кирәк.

«Практика күрсәткәнчә, бу һәркем белән булырга мөмкин, минемчә, фильмнар төшерергә кирәкми һәм кагыйдәләр бары тик милли кинога гына кагыла, дигән тупас һәм кискен фикер йөртергә кирәкми. Шул ук вакытта Россиянең бөтенлеккә, дәүләтчелеккә карата билгеле бер сәясәте барлыгын танымау – ахмаклык, һәм бу – милли темалар аркасында бозыла алмый. Бу уеннарны уйнау, әлбәттә, кирәк түгел, моның мәгънәсе юк. Хәзерге вакытта Мәскәү һәм Россия өчен булдырылучы яңа дәүләтчелек һәм бөтенлек – ул изге. Бу кагыйдәләрне кабул итәргә кирәк», – дип саный ул.

Милли киноны цензуралау

Илдар Ягъфәров фикеренчә, башка бер якут режиссерының Бурнашевның тыелган «Айта» картинасыннан да эмоциональ яктан көчлерәк фильмы бар.

«Бурнашевның «Айта» фильмына килгәндә, кешеләргә милли мәсьәлә кискенрәк килеп чыга кебек тоелды. Якутларның режиссеры Владимир Мункуев булган тагын да көчлерәк «Нуучча» (якут гаиләсенә күчерелгән рус каторжнигы турында драма) фильмы бар. Фильм 2021 елда «Кинотавр» 32нче Ачык Россия кинофестивалендә «Иң яхшы режиссура» бүләген алды. Илдә күп милләтләрнең үзләренең авыртулары турында чын күңелдән сөйләргә һәм шулай итеп прокат алырга теләүләре мине борчый...» – дип сөйләде режиссер Ягъфәров.

Режиссер Илдар Ягъфәров

Фото: © © Рамил Гали / «Татар-информ»

Илшат Рәхимбай исә, теге яки бу фильмны тыйган кешеләр билгеле бер кагыйдәләр буенча эш итә, һәм әгәр алар карашынча фильм бу кысаларга сыймый икән, аны тыялар, дип саный.

«Без хәзер яшәгән вакыт мәсьәләсе бар, ягъни 10-15 ел элек бу фильмнар сорау тудырмас иде, хәзер илнең курсы билгеле, һәм ул төзәтелгән. Сораулар тудырырга мөмкин булган картиналар бу кармакка эләгәчәк. Система шулай эшли, һәм бу – көчле, каты, кырыс машина һәм машинада да хаталар була. Машинаның кеше факторы да бар. Практика күрсәткәнчә, бу карарларны кагыйдәләр аңлатылган һәм бу кагыйдәләрдә үз чагылышын һәм чынбарлыкны аңлауны күргән билгеле кешеләр кабул итә. Минемчә, «кечкенә кеше» синдромы кушыла, кеше фильмны тыя ала икән, нигә әле тыймаска, дип уйлый», – ди режиссер Илшат Рәхимбай.

Шуңа күрә Якутия парламенты, «Айта» фильмының прокат таныклыгын кире алу карарын бәяләүне формалаштыру өчен, квалификацияле белгечләрдән экспертлар советы җыярга чакырды.

«Автор һәм Якутия Мәдәният министрлыгы мондый мәсьәләләрне профессиональ рәвештә хәл итәчәк һәм аңлатмалар белән йомгаклау экспертизасы бирәчәк Эксперт советы булдыруны таләп итә. Бу – миңа монда бердәнбер чыгыш юлы һәм адекват карар булып тоела», – дип уртаклашты Татарстан режиссеры («Микулай») Илшат Рәхимбай.

Режиссер Илшат Рәхимбай

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Якутия Дәүләт Җыелышының мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча даими комитеты рәисе Виктор Губарев, совет кинематографистлардан һәм кино белгечләреннән торачак, алар әлеге фильм буенча акыллырак карар кабул итәргә ярдәм итәчәк, ди.

Шулай ук Якутия башлыгы Айсен Николаев: «Алар милләтчелек һәм традицион булмаган кыйммәтләр турында фильмнар төшерә алмый», – дип, режиссерлар Степан Бурнашев һәм Дмитрий Шадринга хуплау сүзләрен җиткерде.

«Микулай»ны үзебезнекеләр тыярмы?

Шушы көннәрдә Татарстанда Алабуга керәшеннәре оешмасы республиканың Иҗтимагый палатасына мөрәҗәгать итеп, «Микулай» фильмының прокат таныклыгын кире алдыртуны сорады. Быел Татарстанда иң көтелгән «Микулай» этнотриллеры 22 июньдә прокатка чыкты. Мансур Гыйләҗев пьесасы (туган җире, тамырлары, халкы булмаса, кешенең киләчәк тормышы һәм язмышы мөмкин түгел, дип ышанган керәшен турында) буенча куелган фильмның режиссеры – Илшат Рәхимбай.

Этноконфессиональ төркем вәкилләре картинада милләтчелек уятуны һәм дин тотучыларның хисләрен рәнҗетүне күргән. «Фильм провокацион характерда, хөрмәтсезлек белән сугарылган. Йолалар, традицияләр әхлаксыз кешеләрнең оргияләре буларак күрсәтелә. Православие керәшеннәре мәҗүсиләр буларак күрсәтелә. Төп герой образы аша дин тотучыларның хисләре рәнҗетелә, православиене мыскыллау бара», – дип сөйләде керәшеннәр оешмасы активисты Людмила Григорьева.

Бу хәл драматург Мансур Гыйләҗевны гаҗәпләндергән. Ул ни өчен татар җәмгыятенең тормыш дәвамында барлык кешеләрдә күзәтелүче гадәти һәм көнкүреш әйберләрдән читләшергә тырышуын аңламый.

«Миңа тормышның барлык якларын ачучы кино, авторларның батырлыгы ошый. Хәзерге вакытта безнең «Микулай» фильмы белән булган хәлләр минем өчен сәер тоела. Кемдер пиар ясый ала, мин мондый әйберләргә игътибар итәргә күнекмәгән. Бу оешманың кешеләре «Микулай» фильмын әхлаксыз дип саный, чөнки анда шәрә хатын-кызлар күрсәтелә һәм хатын-кыз ир-атлар белән йоклый. Ә бу юкмы әллә?» – ди пьесаның драматургы, сценарист, татар язучысы Мансур Гыйләҗев.

Драматург Мансур Гыйләҗев

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Татарстан киносы нинди булырга тиеш?

Режиссер Илдар Ягъфәров фикеренчә, Татарстан фильмнары киң прокатка чыгу өчен рус теленә тәрҗемә ителергә тиеш, бу – якут киносы продюсеры Сардаана Саввина әйткәннәргә каршы килә.

«Мәскәү һәм Питер картиналарына булган кебек объектив караш булырга тиеш. Татарстан киносына килгәндә, мин хәзер анда ниндидер кискен сәяси темаларны күтәрергә кирәк дип уйламыйм. Минемчә, Татарстан кинематографы, прокатка эләгү өчен, рус теленә күчәргә тиеш», – дип саный режиссер Илдар Ягъфәров.

Драматург Мансур Гыйләҗев исә, мәсьәлә телдә түгел, ә кино сәнгатендә нинди дә булса кысалар булмауда, дип саный.

«Сәер мөгамәлә, әлбәттә... Милли кино саф булырга тиешме? Бу бит – нәфис сәнгать, документаль түгел. Ни өчен америкалылар бернәрсәдән дә курыкмый, фильмнар төшерә, бөтен дөнья аларны карый, һәм алар үз милләтләре өчен борчылмый», – ди драматург Мансур Гыйләҗев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100