Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кем җырлады?» «Кем елады»га әйләнмәгәе: фильмда Еники Таһирәсе Мәдинә Федоровнаны үстерә

Казанда беренче мәртәбә «823нче километр» нәфис фильмы күрсәтелде.

news_top_970_100
«Кем җырлады?» «Кем елады»га әйләнмәгәе: фильмда Еники Таһирәсе Мәдинә Федоровнаны үстерә
Салават Камалетдинов

Премьерага дип килгән бер зал шыплап тулган халыкка «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова: «Бу – премьера түгел. Фестивальләрне үтми торып, без премьера ясамыйбыз. Бу – фокус-төркемгә ябык күрсәтү. Бирегә фильмны төшерүгә катнашы булган һәм татар киносына битараф булмаган кешеләр җыелган», – дип аңлатты.

  • Белешмә: Фильм татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре мотивлары буенча режиссерлар Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаров тарафыннан төшерелгән. Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләре бер гаилә мөнәсәбәтләре аша берләштерелгән.
  • Сценарий авторы – кино тәнкыйтьчесе, сценарист, GN Interpartners компанияләр төркеменең башкарма директоры Валерия Байкеева. Аның сценариен Әмирхан Еники иҗаты буенча белгеч, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина әдипнең теленә якынайтып тәрҗемә иткән.
  • Фильмның продюсеры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова. Рәссам – Булат Гыйльфанов.
  • Фильмда күренекле артистлар – Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Әзһәр Шакиров, Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова, Зөлфәт Закиров, Резеда Сәләхова һәм башкалар, массакүләм күренешләрдә театр көллияте студентлары һәм Курсабаш авылы укучылары катнаша.

Фильм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы хисабына төшерелгән.

Программа татар әдәбияты классикларының әсәрләре буенча фильм төшерергә барлыгы 4 миллион 770 мең сум акча бирә. Башка чыганаклар турында мәгълүматым юк.

Әмирхан Еники әсәрләрен кинематография кертү Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның да хыялы иде. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга интервью биргәндә ул: «Мәсәлән, «Кем җырлады?» хикәясе – искиткеч көчле хиссиятле әсәр. Эх, фильм төшерсәң иде», – дип, Әмирхан Еники хикәяләре буенча фильм төшерү мөмкинлеге турында әйткән иде.

Фильмны караганда туган беренче уй – Мәскәү киносценаристы дигәннәренең дә артык җире юк икән. Үзебезнең кадерле Мансур Гыйләҗевыбыз мондыйны гына түгел, яхшыракны язып бирер иде, дип уйлап куйдым. Әмирхан аганың 3 хикәясе сюжеты бер җепкә тезелгән инде тезелүен, ләкин табигый түгел иде ул – көчәнеп тутырылган кебек иде. Байкеева ханым уйлап тапкан сюжет – ата белән бала каршылыгы һәм Әмирхан Еникинең хикәяләре, тәңгәлләшеп, бербөтен дөнья тудырмый. Мәҗлестә ашап утырганда, әйдә, биеп керәбез, дигән шикелле, язучы белән аның клип төшерүче улы арасындагы каршылыкны карыйбыз да, вакыйганы өзеп, хикәя сюжетын карап алабыз. «Ярамаган тагын татарга!» дип кенә эшләмәсен иде инде киносценарист ханым. Ә бәлки, бар булдыра алганы шулдыр?!

Хәер, «сыерлар су эчкәндә бозаулар боз ялый» дигәндәй, башта бөекләр фикерен языйм, аннары үземә дә чират җитәр.

Драматург, киносценарист Мансур Гыйләҗев: «Мин Чыңгыз Айтматов, Гаяз Исхакый, Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча язган кеше – моның нинди зур эш икәнен беләм. Бигрәк тә Әмирхан ага Еники кебек зур классикка алынганда. Зур язмышлар, зур тарих, иң мөһиме – Әмирхан ага Еникинең атмосферасы, мохите сакланган. Бу – иң зур нәрсә. Карап утырдым – алдыбызда Әмирхан Еники торган кебек. Әлбәттә, бу – зур эш. Новеллалар гына димәс идем, романга тиң эш эшләнгән. Сценарист зур эш башкарган: Әмирхан ага язган тарихны бүгенге көнгә китергән. Без шушы вакыйгаларга бүгенге көн күзлегеннән карыйбыз. Бүгенге көн күзлегеннән карап тирәнрәк аңлыйбыз. Бу – зур нәрсә. Форма ягыннан әз генә тәнкыйтьлисем дә килә. Театр формасы бар, проза формасы бар һәм кино формасы. Әмирхан аганың шулкадәр тәэсире зур – сез проза формасында саклангансыз, аннан читкәрәк китәсе иде. Монысы инде режиссерларга кагылышлы. Артистлар күп кенә күренешләрдә әдәбиятка күчә. Бу, минемчә, фильмның кимчелеге. Бәлки, кимчелеге түгел, елата торган кисәкләредер. Бу фильмны күбрәк күрсәтергә кирәк – прокатта, фестивальләрдә. Ул фестивальләрдә дә җиңә ала, чөнки монда – татар сере. Тәбриклим сезне, дусларым!»

Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Безнең татарда нәфис фильм чыгу – үзе бер вакыйга. Әмирхан аганың рухы шат булсын! Әмирхан аганың хикәяләре бернинди кинога ятып тормый, үзе яши торган әсәрләр. Әдәбият тарихыннан алар шулай калган. Аны нәфис фильмга кертеп җибәрү, әлбәттә, киносценаристның осталыгына бәйле. Монда тәнкыйтьләргә дә була, ләкин тәнкыйтьлисем дә килми. Мансурның сүзенә ияреп әйтәм, Мансур– минем өчен зур авторитет, бу – татар әдәбиятын яраткан, татар язмышы өчен борчылган кешеләр өчен, тамырларын белгән кешеләр өчен кадерле фильм. Монда тел мәсьәләсе дә, тамырлар да бар. Конфликт та бар: улы белән өлкән язучының мөнәсәбәтләре. Ләкин ул лирик итеп бирелгән, аны кискен итеп биреп була иде. Без бит инде, дөресен генә әйткәндә, матди продукция чыгара торган кеше түгел, бәлки. аны Мостай Кәримнең оныгы кебегрәк итеп, олигарх итеп бирергә булгандыр... ә монда – клиплар төшерүче... нәрсә инде ул... Ришат үз гомерендә... аны вафат булган дип уйлыйм инде... уңышлы язучы була, улы да премияләр ала. Ләкин аны вак клип төшерүче итеп түгел, Тимербулат Кәримов кебек итеп күрсәтәсе иде. Ул вакытта конфликт та кызыграк була иде. Ләкин болар инде – «пожардан соң» әйткән кебек. Гомумән, фильм миңа ошады. Берничә кадр аерата ошады – Язучылар берлегендәге кадрлар».

Әмирхан Еникиның кызы Флера Карташова: «Барыгызга да зур рәхмәт! Әтинең әсәрләрен укыйлар, беләләр, аны кино сәнгатенә дә күчерүегез өчен рәхмәт! Минем «Матурлык» хикәясе буенча сораулар туды. Әсәрдәге шәкертләр кечкенә балалар түгел иде кебек, алар үсмерләр иде. Шәкерт дустының әнисен күргәч куркып кала, аннары скрипкада яңгыраган музыканы тыңлап, ул ана белән бала арасындагы мәхәббәтне тоя. Миңа калса, бу фильмда әлеге өлеш күрсәтелмәгән, ни кызганыч. Гомумән алганда, бар да әйбәт».

Филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина: «Барысын да эшләп чыккансыз – булдыргансыз. Сценарийны тәрҗемә итүче буларак, мин Әмирхан Еникиның үз текстларын кертүне дә кирәк дип таптым. Кайбер өлешләрдә Әмирхан Еники әсәрләреннән шушы текстка туры килгән өлешләрне кертеп урнаштырдым һәм кирәк дип санадым. Бу фильмда яшьләрне катнаштыруыгыз өчен зур рәхмәт әйтәм. Әмирхан Еникиның әсәрләрен нинди генә сәнгать төренә күчермә – үстерә ул. Яшьләр, белегез: Еникидән башланган хезмәт юлыгыз югары үрләргә күтәреләчәк. Бер тапкыр Әмирхан Еники теленә кагылсагыз, сез аны онытмассыз. Фильмны тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Бу фильмны төшерүдә катнашкан һәрберегезгә олы классикның рәхмәтен җиткерер идем. Илдар Хәйруллин һәм Алсу Гайнуллинага аерым рәхмәт. Алар Әмирхан Еники рухын тапшыру өчен гаҗәеп зур көч салганнар. Аларның затлылыгы Әмирхан Еники затлылыгын кабатлый, дияр идем мин».

Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров. «Мин Ирек Хафизов өчен бик борчылдым. Ул бит беренче тапкыр кино төшерде. Бездә «Экран покажет» дигән фраза бар. Кинода чынлык та, фальшь та бик тиз күренә – алдашып булмый. Фильмның нәрсә турында булуы аңлашылырга тиеш. Бу – бик әһәмиятле. Мин Әмирхан Еникине беләм, шул тирәлектә кайнап үстем. Иң мөһиме – атмосфера бар. Минем дә әтием белән шундый ук конфликт булды. Ркаил әйтмешли, клиплар гына төшермәдем, җитдирәк кино төшердем. Шуңа күрә мин бик бирелеп карадым. Тамашачы кызның поездга соңга калган мизгелендә һәм сугышчы үлгәндә елап карады. Минем өчен залның реакциясе бик мөһим. Ә инде фильмның үзенә килгәндә, әйтелеп бетмәгән урыннар күп, паузалар атмосфера тудыра, әлбәттә, ләкин алар күп. Буш диалоглар бар, без аларны радиоспектакль дип атыйбыз. Боларны әйтергә кирәк – кино тәнкыйте булырга тиеш. Безнең фильмыбыз үсәргә тиеш. Ирекнең кулын кысасым килә. Ә Алсу Гайнуллина белән Илдар Хәйруллин фильмның бизәге иде. Яшьләргә дә рәхмәт».

Болар – фильм төшерүче команда алдында фильмны карагач ук әйтелгән сүзләр. Ягъни, әле фильмны карагач, аны баш миендә кабат әйләндереп чыкканчы әйтелгән ихлас сүзләр һәм, әлбәттә, әдәплелек саклап әйтелгән фикерләр. Мин аларның барысы белән дә килешәм, Ирек Хафизовны һәм Миләүшә Айтуганованы котлыйм. Илдар абый Хәйруллин алдында баш иям. Минем өчен фильмның икенче бизәге Фәрхәт Мөхәммәтҗанов иде. Тинчурин театрында бер ел уйнап («Ядәч! Исемдә» спектаклендә төп роле аеруча хәтердә калды) театрның йолдызына әверелеп өлгергән һәм Мәскәүгә укырга китеп барган егет ул!

Иң мөһиме – Ирек Хафизов татар фильмы ясый алган, югыйсә, Әмир Галиәскаров фильмнары профессиональ булса да, таныш фильмнарга ишарә була иде – Шукшин фильмнары атмосферасы һәм башкалар, һәм башкалар. Бу да өлешчә Әмир Галиәскаров фильмы, әлбәттә. Хәтта фильм герое булган язучының улы Әмир исемле булуы белән дә Әмир үзен кино сәнгатенә кертеп куйган. Әмма монда Ирек Хафизов Әмирхан Еники атмосферасын кертә алган. Әйе, тегесе җитешмәгән, монысы өлгермәгәндер, булса соң... Ул бюджетка төшергән кешегә рәхмәт!

Инде фильмның үзе турында.

Сюжет буенча, чит илдә яшәгән һәм лекцияләр укыган зур һәм бай язучы – без әлеге Ришат абзыйны Әмирхан Еникиның прототибы дия алмасак та, хикәяләрнең авторы дип аңлыйбыздыр – туган ягына кайта. Үзе үскән бетеп барган станция буендагы авылда хыялланып йөри, аннары Казанда язучылар белән очраша. Хәтта шул очрашу хакына операциясен тизләтүдән дә баш тарта. Әсәрдә булырга тиешле төп конфликт – ата белән улның дөньяга карашлары каршылыгы. Дөрес, ул «бармактан суырылган», ышандырмый, әмма болар – икенчел. Фильмның нигезе – шушы сюжетка утыртылган 3 хикәя. Аның берсе – «Матурлык» – әлеге язучының ата-бабасына бәйле, икенчесе – «Кем җырлады?» – язучы хатыны биографиясенә бәйләнгән. Өченчесе – «Бер генә сәгатькә» – бәйләнгәнмедер-бәйләнмәгәнмедер – аңышмыйча калдым.

Хәзер шушы кинолаштырылган хикәяләр буенча берничә фикер.

Әмирхан Еникиның «Кем җырлады?» хикәясен барыбыз да белә бит инде, әйеме? «...Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде».

Сценарий авторы Байкеева ханым хикәя персонажы Таһирә биографиясенең дәвамын язган – ул башта һәлак булган егетен сагынып яши, аннары Федор атлы кешегә кияүгә чыга, кызлары Мәдинә Федоровна туа. Шулай итеп, Әмирхан Еники әсәре милләтара җылы мөнәсәбәтләрне зурлаган фильмга әверелеп куя. Ул Таһирә берәр Фәйзрахманга гына кияүгә чыга, дип уйласак, нәрсәгә дә булса хилафлык килә идеме?

Сүз уңаеннан, фильмның кайбер эпизодлары Язучылар берлеге бакчасында һәм утырышлар залында төшерелде. Сюжет буенча чит илләрдә яшәгән зур татар язучысы Казанга кайта һәм язучылар белән очраша. Язучылар берлеге бакчасында язучы Ришат ага (Илдар Хәйруллин) журналистлар белән аралашкан арада, аның хатыны Мәдинә Федоровна (Алсу Гайнуллина) Язучылар берлеге рәисе (Ркаил Зәйдулла үзе булып үзе уйнады) һәм иренең шәкерте (Илфак Хафизов) белән очрашып, иренең авыруын әйтә. Язучылар берлеге рәисе «Мәдинә Федоровна» дип исәнләшергә тиеш була, әмма Ркаил Зәйдулла «Мәдинә ханым» диюне хуп күрде.

Ягъни, Әмирхан Еники хикәясендәге Таһирәнең биографиясен шулай фаразлый киносценарий авторы Валерия Рифатовна Байкеева.

Мәдинә Федоровнаның немец профессоры белән ни өчен русча сөйләшүен дә аңламадым. Чит илдә яшәгән язучы һәм аның хатыны инглиз телендә сөйләшә белә бит инде, димәк, ул табип белән инглиз, я булмаса немец телендә сөйләшергә тиеш иде. Татар телендә төшерелгән фильмның бу өлешендә аның русча сөйләшүенең бер мантыйгы да юк. Шартлы рәвештә, дип алабыз икән, яки Алсу Гайнуллинаны инглиз телендә саф инглизчә сөйләштерә алмагансыз икән, калсын иде татарча. 

Тагын бер аңлаешсыз урын. «Матурлык» хикәясендәге геройлар турында әдипнең кызы Флера ханым тыйнак кына, ераклатып кына әйтте инде – ни өчен ул шәкертләр бик нәни балалар соң? Хикәядә аларның яше әйтелмәсә дә, әсәр барышыннан аларның зуррак булуын чамалыйбыз. Әлбәттә, 7 яшендә скрипка ясый торган талантлар да бардыр милләтебездә. Ләкин мәгънәсе нәрсәдә мондый нәниләрне катнаштыруның? Безнең Әмирхан Еники текстын камил әйтә алырлык үсмерләр юкмы? Бу хикәя, гомумән, буталчык төшерелгән. Илдар Ягъфәров тойган атмосфераны бу очракта тоеп җиткерә алмадым.

«Бер генә сәгатькә» хикәясенә каршылыгым юк. Әлеге өлештә төшкән Әлфия Хәсәновага да, Илдус Әхмәтҗановка да, Илсаф Нәҗиповка та, Гөлчәчәк Хафизовага да, әсәрне атмосферасы белән бирә алган режиссерларга дә рәхмәт!

Тагын бер эпизод турында. Язучының улы Әмир Илсөя Бәдретдинова белән клип төшерү өчен атасын калдырып китә. Әйе, әйе, кинода Илсөя дә катнаша, җырламый җырлавын, шулай да җырчы анда бар – димәк, аның фанатлары кинога өелеп килер. Әмма мин ул эпизодны, бер жәлләмичә, монтаж инструментлары белән кисеп атар идем. Әллә без бу эпизодны карагач, «Аһ син, оятсыз малай, шуның өчен ата-анаңны станциядә ташлап калдырдыңмы?!» дип, Әмирне сүгәргә тиештер, бәлки. Илсөягезне бер истеричка итеп күрсәтәсегез калган – eңышлырак булыр иде.

Язучылар җыелып утырган эпизод шәп! Ни өченме? «Әмирхан Еникинең дәвамчылары бит инде болар» дип сокланып/аптырап/яратып/кызыксынып яки «кемнәр болар» дип карап тору өчен.

Фильмны караган соң аның теленә бәйле фикерләргә килгәндә, кинода Әмирхан Еникинең телен саклау ни дәрәҗәдә кирәк – бу сорау минем өчен ачык кала. Бер яктан, аның телен китаптан да укып була бит, китап укуны беркем дә гамәлдән чыгармаган. Кино үзе дә дәрес кулланмасы итеп кенә төшерелмәгән, ул киңрәк максатларны күздә тота. Икенче яктан, язучы үзе дә экранда бар икән, әдәби тел үзен аклыйдыр да, бәлки.

Фильмга уңышлар! Мин инде Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә фильм күрсәтеләчәк залдагы аншлагны күз алдына китердем.

Фильм төшерү процессы турында биредә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100