Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ядәч! Истә»: ә син бу кинофильмны карадыңмы әле?

Байбулат Батулланың киң прокатка чыккан «Ядәч! Истә» фильмы турында журналистыбыз фикере.

news_top_970_100
«Ядәч! Истә»: ә син бу кинофильмны карадыңмы әле?
Рузилә Мөхәммәтова

«Ә син «Ядәч! Истә»не карадыңмы әле? Татарчасынмы? Ничек соң?» – бу арада ике татар очрашса, әңгәмә шулайрак башлана. Киноны мактасалар да, хәтта сүксәләр дә, Мәскәүләр белән берлектә Байбулат Батулла төшергән фильм турында фикер ишетү үзе бер ләззәт бирә. Доллар түгел бит ул бөтен кешегә ошарга, кемгәдер ошамаска да мөмкин. Әмма бу фильм бар, һәм аның турында сүз дә сөйләнә тора.

«Ядәч! Истә» («Бери да помни») – Байбулат Батулланың беренче татарча тулы метражлы нәфис фильмы. Моңарчы аның кыска метражлы фильмнарын да, сериаллар төшерүен дә беләбез. Алары татарча түгел иде.

Байбулат Батулла – халык язучысы Рабит Батулланың улы, хореограф, биюче, «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батулланың энесе.

Фильм «комедия һәм мелодрама» дип билгеләнгән. Әйе, бу жанрлар өстә ята – көлдерә дә, яшь тә чыгара.

Фильм нәрсә турында? Мин фильм эчтәлегенә бәйләп нидер язарга да куркам – спойлер булмасын иде, фильм карауның тәме югалмасын, чөнки бу фильмда һәр кеше үз ачышын ясарга тиеш. Фильм татар гөбәдиясе кебек катлам-катлам – кемдер дөгесен, кемдер йөземен, кемдер баллы кортын, кемдер, гафу итегез, вакланган күкәен күрә.

Шәхсән минем өчен Байбулат Батулланың Мәскәүнең Bosfor Pictures студиясе белән төшерелгән бу фильмы – татар киносының яңа дәрәҗәсе. Без 1 елда 2 фильмны – «Микулай» белән «Ядәч! Истә!»не киң прокатка чыгара алганбыз икән, бу начар түгел. Әлбәттә, «болар ни дәрәҗәдә татар фильмы» дип, пыр тузып бәхәсләшергә мөмкин. Ләкин шәхсән минем өчен болар икесе дә – татар киносы.

Фильмның кыскача сюжет болай: Илһам исемле малай җәйне Рәсим бабай һәм Суфия әби янында татар авылында уздыра. Бала әти-әнисен сагына... әти-әни кайтмый... кайта алмый... кайта алмастыр да инде... Әби белән бабай, оныкның күңелен күрү өчен, ядәч уенын искә төшерә һәм... гел отылалар.

Ядәч – тавык сөяге. Аны чәнти бармак белән аералар да, ядәчләшкән кешеләр бер-берсенә нидер биреп отарга тырышалар. Кеше кулына бирелгән әйберне алган саен «истә» диергә тиеш. Димәсә, бирүче «ядәч» дип, отуын белдерә.

Малай, бабайны отып, суыткычны туңдырма белән тутыра, баллы суда коена, бабайдан дискотека ясата, әбине отып, аны робот булып башына катыргы тартма кидертеп йөрттерә – болары фильмның комедия өлеше, көлә-көлә карыйсың. Әлеге балачак уенын әби белән бабай үзара да уйныйлар, аннары бөтен авылны эләктереп ала – кемдер кафе ача, кемдер Нью-Йоркка сәяхәткә китә...

Икенче бер линия – әби белән бабай мөнәсәбәтләре. Гаилә трагедиясен аларның һәрберсе үзенчә кичерә. Кәеф өчен «салыштырып» йөрергә гадәтләнгән бабай кайгы килгәч бөтенләй эчүгә сабыша – ир кешенең кайгыдан башын аракыга тыгып котылырга маташуы. Әби түзә-түзә дә... башта чәчен яшелгә буяп протест та белдереп карый... аннары авырып егыла...

Фильмда төп рольләрне халык язучысы Рабит Батулла һәм танылган киноактриса Роза Хәйруллина башкара. Татар киносы тарихында Рабит аганың исеме киносценарист буларак керсә дә, аның әсәрләре буенча фильм төшерелсә дә, бу – 85 яшьлек Рабит аганың актер буларак дебют фильмы. Билгеле булганча, Рабит Батулла данлыклы щепкинчылар – Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, Ренат Таҗетдиновлар белән бергә артистлыкка укыган... барлы-юклы 60 елдан артык вакыт узгач, Рабит ага да чын актерга әверелде.

«Минемчә, съемка вакытында ул, чыннан да, яшәрде. 10 елга яшәрде! Режим дигән әйбер дә барлыкка килә, эчке җыелу да буладыр инде, игътибар булуы да илһамландыргандыр. Иртә белән съёмка төркеме уянганчы, әти Кама буйларыннан йөгереп кайта иде. Авырулары да юкка чыгып торды», – диде Байбулат.

Рабит ага кәмит һәм моңсулык арасындагы нәзек чиктән ювелирларча уза алды. Затлылык та бар аның персонажы Рәсим бабайда, кайгыдан гаҗизләнү да, карчыгын һәм оныгын ярату да... Аның, күпләрнең ачуын китереп, ыштансыз йөгерүенә кадәр – ир-атның кайгыдан сыгылып төшүенең бер мисалы. Ир кеше үзе җиңә алмаганда, хәл ителүе үзеннән тормаган вазгыятьтә кайгысын шулай юа, күрәсең.

Күпләрне Роза Хәйруллинаның татар әбиен уйнавы гаҗәпләндерде – «татар әбие мондый булмый» дип мыжгып алучылар булды. Ә нинди була татар әбие? Татар блогерлары төшергән төслеме? Өчпочмак пешерә, оныгының кыска итәген сүгә, бәрәңге утырта һәм башкалар. Әйе, Байбулат төшергән татар әбие блогерлар ясаган стереотипларга туры килми.

Роза Хәйруллинаның биографиясендә Казан театр училищесында укуы, хәтта кайчандыр Камал театры сәхнәсендә уйнавы турында мәгълүмат булса да, ул инде күптән – Россия күләмендә танылган актриса. Татар дөньясы белән бәйле проектларына килгәндә, Гүзәл Яхина әсәре буенча куелган «Зөләйха күзләрен ача» телесериалында Убырлы-кайнананы уйнады. Бу да «миленький» татар әбие түгел иде, әлбәттә.

Әмма Роза Хәйруллинаның әбисе – гаҗәеп бер әби. Ул – аристократ әби. Мин аның гаҗизлектән биюен күрү өчен генә дә бу фильмны кат-кат карарга риза.

Фильмда әби белән бабайның үткән тормышы турында ниндидер мәгълүмат бирелми. Алар язылышмаган булган икәнен генә беләбез, шулай яшәгәннәр, балалар үстергәннәр. «Ничек инде – татар пары «сожитель» булып яшәгәнмени?» дигән сорау тумасын, зинһар. Татар гаиләсенең никах белән яшәве – бик табигый. Дәүләт законнары гаиләнең ЗАГС белән ныгытылуы яклы, әмма мөселман гаиләсе өчен никах мөһимрәк. Рәсим бабай, 50 елдан булса да «акылына килеп», яраткан карчыгы белән язылышып туй ясый – ягъни, дәүләти һәм җәмгыяти яктан да статусын ныгыта.

Илһамны уйнаган Юныс Таиров – режиссерның табышы. Сөбханалла, гаҗәеп бала. Фильмда Алмаз Хәмзинны да, «А я думала сова» мэмы герое Суфия Хәйдәровнаны да, төрки телләр белгече Айрат Галимҗановны да күрдек. Эпизодта Камал театры артисты, «Алтын битлек» театр премиясе номинанты Ләйсән Рәхимова да күренеп алды.

«Татар киносы» дип әйтүгә, билгеле бер артистлар күз алдына килә. Минем шулардан бераз гына «качасы» килгән иде. Мин аларны яратам, ләкин бераз гына икенче рәвештә эшлисе килде. Киләчәктә, бәлки, алар белән дә берәр нәрсә эшләрбез, ләкин яңача итеп. Бераз гына Татарстанда эшләнелмәгән кебек тоелсын, татарча да булсын. Хәер, белмим, минем бу фильмым да татарча булып чыкканмы икән?!» – ди Байбулат Батулла интервьюда.

Белмим, фильм татарчамы, татарча түгелме, гомумән, нәрсә ул татар фильмы – сораулар күп. Әмма фильмда Суфия әби пешергән кыстыбыйдан башлап, Байбулат плейлистына кергән татар классик җырларына кадәр һәм тагын бик күп татарның таяну нокталары бар.

Әйтик, шул ук интервьюдан музыка турында бер абзац: «Монтажлар алдыннан, татар классиклары, фин татарлары, япон, кытай музыкасыннан плейлист җыйдым да Кириллга җибәрдем. Фильмда музыка күп буласын белә идем – татар мәдәниятен музыкасыз күз алдына китереп булмый. Фильмны мин – аерым, ул аерым монтажлады. Чагыштырганда күп нәрсә туры килде. Кирилл әйтә: «Ильгам Шакиров нравится», – ди, «Әдрән диңгез» җырын бик ошаткан, «Озон»нан аның пластинкаларына заказ биргән. Димәк, миссия үтәлде: ниндидер Кирилл үз җырын тапты».

Фильмның нигезенә салынган һәм исеменә салынган «ядәч» һәм истә» сүзләре дә үзенә күрә бер код түгелмени? Ядәч бөтен дөньяда уйналган кебек, безнең дә шул дөньяда үз урыныбыз барлыгын аңлата түгелме? Безнең дә истә тотар тарихыбыз, мәдәни мирасыбыз бар. Сүз уңаеннан, татарлар бабайның ядәчтә оттырып алынган бер чиләк туңдырма өчен 1552 сум түләвен дә үзенчә кабул иткән, ди. «Монда бернинди «намёк» та юк, гәрчә татар бу санны хәтерли», – ди Рабит Батулла.

Татарның, «Күктау», «Бибинур», «Зөләйха» кебек, зур хәрефләр белән «милли кино» дип атарлык фильмнары да, татар классикасы буенча Миләүшә Айтуганова продюсерлыгында чыккан фильмнар да, аерым бер категория булган Нурания Җамали фильмнары да һәм башка киноларыбыз да бар. Боларның барысын да бер нәрсә берләштерә – алар барысы да Татарстан хисабына чыгарылган. Ә бу фильм – «Ядәч! Истә!» – шәхси киностудиянең үз мөмкинлекләреннән чыгып төшерелгән фильмы. Әлеге фильмны кинотеатрга барып билет алып карау – татар киносының киләчәгенә акчалата өлеш кертүебез. «Татарлар кино карый икән» дип, тагын төшерерләр, Алла бирсә!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 сентябрь 2023
    Исемсез
    Бу Искиткеч фильм. Ботен кунлем, жаным белэн тулыланып кайттым. Суз белэн анлатып булмый бу тойгыны.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100