Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан кинорежиссерлары питчинг уза: «Сүзегезгә караганда, киногыз кызык булмас кебек»

news_top_970_100
Татарстан кинорежиссерлары питчинг уза: «Сүзегезгә караганда, киногыз кызык булмас кебек»
Рамил Гали

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың Кинематографистлар берлегенең отчет-сайлау җыелышында ясаган чыгышы бер атнадан кинематографистлар өчен чынбарлыкка әверелде – Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кинематографистларга кино төшерү өчен бирелә торган субсидияләр конкурсына тапшырылган кинопроектлар язмышын халыкара экспертлар комиссиясе хәл итте. Нәтиҗә – 3 номинация буенча яңа конкурс игълан ителәчәк, чөнки тәкъдим ителгән кинопроектлар комиссияне канәгатьләндермәде.

Ирада Әюпова кинематографистларга болай дигән иде: «Экспертлар Татарстандагы кино процессында катнашучы булырга тиеш түгел. Тышкы экспертларны чакырсак, бу – еш кына сездә ризасызлык тудыра: «Татар милли киносының ни икәнен аңламаган кешеләр хәл итә», – дисез. Мин бу сорауга шулай җавап бирә алам – менталь яктан «местечковость»тан котылырга кирәк. Иҗат кешесе үз әсәрен теге яки бу җәмгыятьнең ихтыяҗыннан чыгып иҗат итми. Иҗат кешесенең зур амбицияләре булырга тиеш. Лидерлык, талант һәм даһилык амбицияләре! Андыйлар тышкы экспертлардан курыкмый».

Монда кинематографистларны яклап шуны гына әйтергә мөмкин: вакыт аз иде. Чөнки Министрлык республика кинематографистлары өчен тәгаенләнгән конкурсны Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә чакырылган комиссия карамагына чыгару өчен ашыкты. Хәер, ел саен субсидия биреләсе билгеле иде, субсидия конкурсы игълан ителәчәге турында анонслар да булды. Шулай итеп, кинематографистларга документлар җыеп, кинопроектны әзерләп тапшырырга 1 атна чамасы вакыт бирелде. Әмма бер бонус бар – питчинг (кино проектларын яклау) алдыннан кинематографистлар өчен дәресләр үткәрелде. Аларны белгечләр проектны якларга өйрәтте.

Эксперт комиссиясендә Һиндстан, Иран, Мисыр, Сирия киностудияләре вәкилләре, Мәскәүдән Региональ кинематографиягә ярдәм фондының башкарма директоры Дмитрий Якунин, Россия кинематографистлар берлеге рәисенең беренче урынбасары Лариса Солоницына, кино белгече, продюсер, киносценарист Татьяна Тренина һәм башкалар бар иде.

Субсидияләр конкурсына Татарстан кинематографистларыннан 13 кинопроект кабул ителгән һәм 12се комиссия хөкеменә чыгарылды. Бер кинопроектны авторы соңгы мизгелдә кире алган. 9 номинация булуын искә алсак, 12 гариза бик аз, әлбәттә. Нибары бер номинациягә – 3, ике номинациягә генә 2шәр гариза, калганнар – альтернативасыз, дигән сүз. Әмма бу – җиңел генә үттем дигән сүз түгел – өч очракта шул бердәнбер вариантлар да кире кагылды, ике номинация буенча субсидия шарт белән бирелде.

Питчингка 500 мең сумнан 2 млн. сумга кадәр 9 номинация тәкъдим ителгән. Алар арасында төрле тематикалы 500 мең сумлык 6 кыска метражлы документаль фильм, 1 млн. сумлык тулы метражлы документаль фильм, 1 млн. сумлык анимацион фильм, 2 млн сумлык тулы метражлы нәфис фильм бар.

Номинацияләр:

  • «Эпоха шәхесе» яки «Гасыр вакыйгасы» – кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум.
  • «Кыйсса-и Йосыф» – дөнья мәдәнияте шедевры» – кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум.
  • «Геройлардан Ватанны якларга өйрән» – кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум.
  • «Татарстанның яшь композиторлары» – кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум.
  • Татарстан Республикасы мәдәни мирасы объектларының фильм-демонстрациясе – кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум.
  • Татарстанда яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында фильм – кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум.
  • Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан республиканың 5 районында милли үзенчәлекләрен өйрәнү фильмы ­– тулы метражлы документаль фильм – 1000000 сум.
  • Татарстан халыкларының мәдәниятенә багышланган анимацион кино – 1000000 сум.
  • Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалауга багышланган фильм – тулы метражлы нәфис фильм – 2000000 сум.

Безгә (тамашачыга) кинематографистлар менә нәрсәләр төшереп күрсәтергә тәкъдим иттеләр, ягъни, менә нинди проектлар өчен акча сорадылар:

Кинорежиссер Хәйдәр Миндубаев Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге аша «Кыйсса-и Йосыф» – дөнья мәдәнияте шедевры» номинациясенә бирелә торган 500 мең сум акчаны алып, Кол Галинең Казанның Меңъеллык паркына урнаштырылган Кол Гали һәйкәлен төшереп күрсәтмәкче һәм Кариев театрының «Кыйссаи Йосыф» спектаклендә уйнаган артистлар белән Болгарга барып, әсәргә өлешчә реконструкция ясамакчы.

– Экранда скульптуралар һәм кулъязмалар белән музей экспонатларын күрәбез. Скульптураны иҗат итүчеләр, паркта шәһәр кешеләре һәм шәһәр кунаклары белән интервьюлар. Спектакль өзекләре һәм аның актерлары белән костюмнар реконструкциясе. Режиссер (Ренат Әюпов спектакле. – авт.) һәм актерлар белән интервью. Алар үзләрен нәрсә илһамландыруын әйтерләр, әсәрне ничек шәрехләүләре турында сөйләрләр. Болгар хәрәбәләрендә артистлар белән реконструкция ясарбыз. Анда барасы була. Ульяновскига барып кайтырга кирәк була, чөнки бер скульптура анда урнашкан. Календарь-төшерү планына килгәндә, финансларга карап инде, әзерлек чоры, съемка һәм монтаж чоры. Хронометраж – 15-25 минут. 500 меңгә сыешырбыз дип уйлыйм. Бу – яшьләр өчен кызыклы фильм булыр дип уйлыйм...

Сөйләвегезгә караганда кызык кебек түгел...

Мин сөйли белмим...

Төшерүегез яхшырактыр, дип өметләнәм.

Мин яшь буынга адреслап төшерәм. Алар белсен иде...

Шулай да сез яшь буын белән аралашыгыз әле. Аларның нинди телдә сөйләшүен аңлагыз. Аларга кызыклы булсын иде.

Сүзгә тарихчы Бәхтияр Измайлов кушылды:

Тарихчылардан кем белән киңәшергә җыенасыз? Һәйкәлләр куела инде ул. Алар бит аутентик дигән сүз түгел.

Аутентиклык турында сүз бармый. Портретлары сакланмаган.

Мин шул эпоханың аутентик костюмнары турында әйтүем. Ничек реконструкция ясарга җыенасыз?

Беренчедән, спектакль бар...

Спектакль ул – спектакль. Анда режиссерның үз күзаллавы, һәм аның тарихи чынбарлыкка туры килүе мәҗбүри түгел.

Ничек булуын беребез дә белми инде.

Ничек инде белмибез?

Мин Болгар хәрабәләрендә булдым. Реконструкцияләргә дә барганым бар. Болгар буенча берничә документаль фильм төшергәнем бар.

Шуңа да, тарихчылардан кем белән киңәшергә җыенасыз, дип сорыйм да инде.

Мин аларның фамилиясен хәтерләмим инде. Күп алар безнең Казанда. Бу теманы белүчеләр...

Бәлки, сезгә гаҗәп тоелыр, әмма юк.

Бар. Шул исәптән, сезнең әтиегез дә.

Монда бит реконструкциянең логикасын аңларга кирәк. Мин аңлап бетермәдем әле. Беренче очраган кешедән интервью алу, соцопрослар уздыру һәм шуңа реконструкцияне кушу ничек булыр икән ул? Әле сез аны 20 минутка сыйдырмакчы да.

Бик җиңел сыя...

Рәхмәт.

Кыскасы, рәхмәт, Хәйдәр абый, мәшәкатьләнмәсәгез дә ярар иде, мин Кариев театрына барып спектакль карый алам, кайтуышлый Меңьеллык паркына тукталып, Кол Гали һәйкәленә кагылып уза алам. Комиссия дә шундыйрак уйлар кичерде бугай – әлеге номинациягә яңа конкурс игълан ителәчәк.

Сүз уңаеннан, әлеге номинациягә тагын бер гариза булган, ләкин аның авторы Ренат Хәбибуллин, ни өчендер, гаризасын кире алган.

«Геройлардан Ватанны якларга өйрән» кыска метражлы документаль фильм номинациясенә Лисичанск темасына ике гариза кергән. Алексей Барыкин да, Зөфәр Дәүләтшин да – анда барып кайткан, нәрсә төшерәсен белгән профессионаллар. Аерма шунда – Алексей Барыкин, тәҗрибәле кинорежиссер буларак, документаль фильм проекты тәкъдим итсә, Зөфәр Дәүләтшин телерепортажлар аша документаль фильм жанрына килергә ниятли иде булса кирәк.

Алексей Барыкин Лисичанск территориясен Татарстанның шефлыкка алуын, Татарстан делегациясенең анда барып йөрүен искәртте. Нинди гуманитар ярдәм алып барылуы турында кыскача мәгълүмат бирде. «500 мең – бик аз сумма. Без Мәдәни инициативалар фондына да, Региональ кино фондына да заявка бирдек. Геройларның берсе буларак, ботка пешереп, кайнар нокталар буйлап таратып йөрүче Рөстәм Гатин күрсәтелде. Безгә берничә озын командировка оештырырлык акча табарга кирәк. Без зур бер катламны колачларга җыенабыз. Анда журналистлар, төрле репортерлар күп эшли, ә без кино төшерергә җыенабыз. Бу сөйләп торучы башлар булмаячак. Без бүген һәм хәзер актуаль булган фильмны түгел, ә 10-20 елдан да кызык булачак фильм төшерәбез».

Комиссия Алексей Барыкинның «Казань – Лисичанск» проектына өстенлек бирде.

Чираттагы номинация һәм шул номинациянең бердәнбер проекты – Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан республиканың 5 районында милли үзенчәлекләрне өйрәнү фильмы. Тулы метражлы документаль фильм өчен Мәдәният министрлыгы 1000000 сум акча бирә. Әлеге проектка «Габделфәт Сафин» хәйрия фонды алынырга тели. Әйе, Татарстанның халык артисты, «Акчарлак» газетасы нәшире Габделфәт Сафин турында сүз бара. Аның кызы Әдилә Рәхимова Федор Бондарчукның «Индустрия» киномәктәбендә укый икән. Бу – аның беренче питчингы. Әдилә «Татарча яшәү» фильмнар циклының беренче фильмы – «Бәби чәе» проектын тәкъдим итте. Әдиләнең командасы Татарстан районнары буйлап йөреп, татарның балага исем кушу йоласын җентекләп төшерәчәк. Алга таба никах мәҗлесе йоласын төшерү планлаштырыла. Тагын бер фильм мәет юу йоласын күрсәтер дип уйланыла. «Без төрле дин, диалектларны алачакбыз. Җәмилә – мишәр хатыны, Марина – керәшен кызы, мәсәлән. Без җиңел техника алып, кулдан һәм өлешчә штатив белән төшерәчәкбез», – диде Әдилә.

1000000 сум – студент өчен шактый зур сумма. Уңай карар өчен сезнең алдагы проектлар тизеры җитми. Сезнең команданы күрмәдек.

Без 500 меңгә заявка бирмәкче идек.

Монда 1000000 сум тора. Ярар, монысы башка мәсьәлә. Сезгә мәдәният ягыннан консультант кирәктер. Темагыз катлаулы, бу теманы бик әйбәт белгән сәнгать җитәкчесе булсын иде. Сезнең андый кешегез бармы?

Безнең Фәннәр академиясе белән эш тәҗрибәсе бар. Без «Акчарлак» газетасы белән хезмәттәшлек итергә җыенабыз. Ул – татарча иң күп тиражлы газета.

Кайсы районнарга барасыз?

Чирмешән – анда мишәр татарлары күпләп яши. Керәшеннәр янына Мамадыш, Лаеш районнарына барачакбыз. Буа, Арча районнарында булачакбыз.

Йоланың исеме төрле районда төрлечә була ала...

Әйе. Безгә бу да кызык.

Максатыгыз нәрсәдә сезнең? Аңлап бетермәдем.

Максат – йоланы күрсәтү...

Сез бит аны фиксацияләүче этнолог түгел.

Мин югалып калдым.

Визуаль яктан кызык буламы?

Визуаль яктан кызык булачак. Аны тасвирлау бер нәрсә, ә аның серен күрү – бөтенләй башка. Җавап бирә алдыммы?

«Габделфәт Сафин» фондыннан ярдәм буламы?

Кирәк була калса постпродакшн ярдәме булачак – сөйләшү булды.

Чираттагы номинация һәм проект – «Русалки». Татарстан кинематографистлар берлеге исеменнән продюсер (бу очракта сценарист буларак) Марина Галицкая тәкъдим итте.

Марина Галицкая – кинорежиссер Салават Юзеевның хатыны. Залда алар икесе дә бар ид, һәм һәрберсе үз проектын тәкъдим итте. Бу алар көне иде – икесе дә питчингта җиңеп кайтып китте. Юзеев – Галицкаялар гаиләсенең гомуми приз фонды – 2500000 сум.

«Русалки» – Алексеевск районында руслар һәм мордвалар яшәгән ике күрше авылның уртак халык бәйрәме. Әлеге уникаль бәйрәм ике телдә бара икән. Этнографик фильм төшерү тәҗрибәсе булган Марина Галицкая белгечләр белән хезмәттәшлек итүләрен ассызыклады. Аерым алганда Татьяна Титова фамилиясе яңгырады. Команда яшьләрдән җыелачак, режиссер студент кыз булачак. Ә студентның остазы – Салават Юзеев.

Чираттагы кандидат – Салават Юзеев үзе. Ул тулы метражлы нәфис фильм өчен номинациясендә вәгъдә ителгән 2000000 сум акчаны әтисе Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре буенча фильм төшерү өчен сорап килгән. Әлеге фильмга «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы буенча 4700000 сум акча бирелә. Әлбәттә, ул җитми. Монысы да җитмәскә мөмкин, бик тырышсаң, җитәргә дә мөмкин, ди. Салават инде фильм өчен кастинг үткәрде. Шушы көннәрдә фильм Әтнә районында төшерелә дә башлый.

Фильмның эчтәлегенә килсәк, ул әсәрне сүзгә-сүз кабатламый, әлбәттә. Әмма беркем дә «әсәр үзгәртелгән» дип претензия белдермәячәк. Илдар Юзеевның бердәнбер варисы – Салават Юзеев үзе.

Әсәрдәге вакыйгалар моннан берничә ел элек Башкортстанда булган Куштау вакыйгасын хәтерләтә. Салават Юзеевның сценариендә бу тема тагын да якынайтылган. Спойлер булмасын – артыгын сөйләмим. Шуны гына әйтәм – комиссия Салават Юзеевка ул сумманы бирде.

Әлеге 2 миллион сум акчаны тагын ике команда сораган иде. Берсе – Фәрит Дәүләтшин балалар өчен фильм төшерергә тели. Икенчесе – яшьләр Айсылу Хафизова җитәкчелегендә һәм Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров белән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков канаты астында 1000 елдан соңгы киләчәк турында фильм төшермәкче. Комиссия әгъзалары Фәрит Дәүләтшинны балалар өчен фильмнарга ярдәм дә, ихтыяҗ да артачагына ышандырып юатты. Ә яшьләргә Региональ кино фондына гариза бирергә тәкъдим ителде.

«Татармультфильм» берләшмәсе анимацион фильм номинациясенә заявка биргән иде. Бердәнбер кандидат булуга карамастан, аларга ул акчаны бирмәделәр. Бердәнбер кандидат булуга карамастан, «Татарларның беренче басма китабы» проекты өчен, Нәсүр Юрушбаевка да бирмәделәр. Күрәсең, егетләр ышандырып җиткерә алмады.

Ә менә Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлары» әсәренә гашыйк кешенең Ютазы районында язучының исемен тергезү белән шөгыльләнүе кызыклы тоелды булса кирәк – акча бирелде.

Татарстанның яшь композиторлары турында кино төшерергә хыялланган командага да бирелде. Әмма куратор табу шарты белән.

Димәк, без киләсе елда шушы фильмнарны караячакбыз. Хәерле сәгатьтә!

Кинофестиваль кысаларында компетентлы белгечләрне Казанга китерә алган «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтугановага рәхмәт. Кинофестивальнең Эшлекле программа ягыннан ныгуы күренә, Аллага шөкер!

Министрлык вәкилләре – Иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлег мөдире Айрат Фәйзрахманов һәм бүлек белгече Елена Чемерисова

Фото: ©

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100