Казан кинофестивале: Әмир Кустурица (һәм Ленария Мөслим) бар, Илшат Рәхимбай юк
XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә хәбәрчебездән бер караш.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел 19нчы тапкыр узды. Бу юбилей алды фестивале иде. Татарстан Хөкүмәте киләсе ел фестивале турында уйлый башлаган – Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова шулай диде.
Ирада Әюпова: «Без бүген Министрлар Кабинетында җыелып, кинофестиваль нәтиҗәләре буенча фикер алыштык. Беренче чиратта фильмнарның профессиональ сайлануы билгеләп үтелде. Чыннан да, көчле фильмнар катнашты. Фильмнарның географиясе дә киң. Мәгълүмати яктырту ягын көчәйтергә кирәклеге билгеләп үтелде. Бер кызыклы тәкъдим бар – берәр илне партнер итеп алырга мөмкин. Бу – гарәп илләренең берсе булырга мөмкин. Бу партнерлык мәгълүмати яктырту ягына да карый. Безнең кинофестивальдә күрсәтелгән фильмнар – киң прокатка лаеклы эшләр.
Мин журналистлар белән очрашуда да әйттем: иң мөһиме – фильмнарны прокатчикларга җиткерү. Бу – кинофестиваль киләчәге өчен әһәмиятле юнәлеш. Фестивальнең төп бурычларының берсе – фильмның сәнгати кыйммәтен билгеләү генә түгел, аның алга таба язмышын билгеләү дә. Моны, беренчедән, лаеклы прокатчиклар, икенчедән, матбугат белән аралашу, аеруча халыкара журналистлар, профессиональ кино басмалары аша эшләп була».
ххх
Кинофестивальнең быелгы төп яңалыгы – дөнья күләмендә танылган кинорежиссер, актер һәм музыкант, легендар шәхес Эмир (Әмир) Кустурицаның килүе. Казанга югослав (серб) режиссеры мәдәният министры Ирада Әюпова чакыруы белән килгән. Кустурица Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты (Федор Бондарчук белән бергә), яшь татар режиссерлары Байбулат Батуллин һәм Илшат Рәхимбай белән күреште. Хәтта Байбулат белән ядәч тә аерган – видеосы бар.
Ирада Әюпова: «Минем өчен Эмир Кустурица – беренче чиратта остаз. Аның тәҗрибәсе бик зур, ул – тормыш укытучысы. Безнең яшь режиссерлар һәм драматурглар өчен ул – зур игътибарга лаеклы шәхес.
Фестиваль ул – тәҗрибәне һәм белемне трансляцияләү. Яшермим, без бүген аны безнең берничә яшь режиссер белән таныштырдык. Без булган материалны карап барыр юлыбызны билгеләргә, татар кинематографиясе алдына максатлар куярга тырышабыз. Кунаклар бу фестивальнең шоурум гына булмавын билгеләп үтә. Бу – безнең милли кинематограф өчен зур тәҗрибә, зур мәктәп. Фестиваль мәйданчыгы яшь режиссерлар өчен зур максатларга барырга булышсын иде. Романтик яңгыраса да, иҗат кешеләре шашкан була бит, алардан миңа да иярде бугай инде...»
Дөрес, Әмир Кустурица кинофестивальнең үзенә аз вакытын сарыф итте. Кинофестиваль ачылу тантанасында ук көтсәк тә, Камал театры алдына җәелгән кызыл келәмнән аның продюсеры Мирко Раденович белән мәдәният министры Ирада Әюпова гына үтте. Кайбер популяр матбугат чаралары аларның бергә үтүе темасын куертып «просмотр» эшләде. Әмир Кустурица Казан Ратушасындагы ябылу тантанасы алдыннан Кызыл келәмнән мәдәният министры белән бергә үтәргә өлгермәде – соңга калды, соңга калгач, журналистлар белән тантана алдыннан очраша алмады. Тантананың башында кинофестивальнең Милли конкурсында җиңгән Юлия Захаровага статуэтка тапшыргач, озак тормады, китеп тә барды булса кирәк, азакка таба ул беренче рәттә юк иде инде.
Әмир Кустурицаның Казан программасында аның «По млечному пути» фильмы һәм фильм алдыннан иҗади очрашу буласы хәбәр ителгән иде. Әмма бу очрашу Казан кинотеатрларының берсендә билетлар сатылып, әлеге кинотеатрның үз чарасы кебек үтте. Кинофестиваль фильмнары бушлай күрсәтелеп, аңа бушлай йөрүчеләр бу фильмның түләүле икәнлеген белми һәм керәлми калган – аерым искәртүләр булмаган, ди.
Миңа калса, Әмир Кустурицага бәйле иң әһәмиятле яңалык: данлыклы режиссерның безнең ике яшь режиссерыбыз – Байбулат Батуллин һәм Илшат Рәхимбай белән очрашуы, аларның фильмнарын – «Микулай» белән «Бери и помни»/ «Ядәч»не карарга вәгъдә итүе.
ххх
Казан кинофестивале – күп төрле вакыйгаларны бер түбә астына туплаган мәдәни чара. Кинофестивальнең конкурс кысаларында, кино күрсәтеп кенә калмыйча, Эшлекле программаны ныгытуы күзгә ташлана – моның өчен кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтугановага рәхмәт әйтәседер. Эшлекле программа – Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә; кино базары; мастер-класслар, халыкара питчинг, дискуссия мәйданчыгы. Казан Кремленең Җәмәгать урыннарында милли татар фильмнары да күрсәтелде. Кинофестиваль программасында Сирия киносы, Мисыр киносы, грузин киносы, грек киносы, төрек киносы көне үтте. Казан премьералары аерым программа булып барды. Светлана Тома, Равшана Куркова, Рамил Сабитовлар («Зөләйха күзләрен ача» сериалында Мортазаны уйнаган актер) белән иҗади очрашулар узды.
Кызык һәм кызганыч – фестивальнең программасы киңәйсә дә, вакыты кысылды. 1 атналык кинофестиваль соңгы елларда 5 кенә көнгә калды. Ә программа елдан-ел тыгызлана бара. Соңгы елларда кинофестиваль программасына халыкара питчинг һәм кино базары да өстәлде – бу зур плюс. Элегрәк, үзенең кая килеп эләккәнен аңламыйча гына кызыл келәмнән узып гонорарын эшләп киткән Россия йолдызлары да булыштырды, ни кызганыч. Соңгы елларда теләсә кемне китерү белән мавыкмый башладылар. Бу да плюс.
Фестивальнең мөселман киносыныкы булуын искә алып, «йолдызлар»ның да мөселман илләреннән булуы табигый. Шуңа да кинофестиваль сериаллар аша Россиядә дә билгеле булган төрек «йолдызларын» да китерештерде. Мөселман дөньясында билгеле булып, Россиядә билгеле булмаганнары да килде. Дөрес, андый «йолдызлар»ның Россиядә һәм аерым алганда Татарстанда билгеле булмавы бераз кыенлык тудыра. Әйтик, Казанга Тунисның иң танылган актрисаларының берсе Вахида Дриди килде. Тунис халкы өчен ул Россиянең Людмила Гурченкосы булса да (Миләүшә Айтуганова чагыштыруы), безнең өчен – таныш түгел сөйкемле генә актриса. Хәер, киләчәктә без аны күбрәк тә белергә мөмкинбез, Миләүшә Айтуганова актрисаны татар фильмында катнаштырырга җыена.
ХХХ
Кинофестивальнең кызыл келәменә бәйләп, оештыручыларның бигүк әйбәт оештырмавына бер мисал китерәсем килә. Кинофестивальнең ачылу тантанасы Камал театры сәхнәсендә булды. Кызыл келәм дә театр алдына сузылган иде. Әмма оештыручылар әллә Казанның сәгать поясын чамаламаган, әллә Кызыл келәмнән үтәргә тиешле кунакларны тиз генә китереп җиткерә алмадылар – кунаклар үтеп беткәнче караңгы төшә башлаган иде инде.
ХХХ
Быелгы бер үзгәреш – кинофестивальнең оештыручылары исемлегенә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе өстәлгән. Бу – 2013 елда Казанда узасы Универсиада алдыннан төзелгән дирекция. Ул Универсиада узгач та таралмады, киресенчә, киңәеп эшләде. Шулай итеп Дирекция кинофестиваль эшчәнлегенә актив кушылды. Аерым алганда, кинофестивальнең матбугат үзәге алар карамагында иде.
Дирекциянең техник яктан җиһазланышы әйбәт булса да, бер зур минус – нигездә спорт темасына махсуслашкан Дирекция мәдәният темасына язучы журналистларны белми һәм белмәвенә борчылмый да булып чыкты. Казанда мәдәният турында теманы белеп язучы журналистлар күп түгел. Казан кинофестивале мәдәни темага язучы журналистларның җыелу, аралашу урыны да иде. Соңгы елларда кинофестиваль мәдәният темасын язучы журналистларны тупламый башлады. Быел кинофестиваль тирәсендә алар күренмәде диярлек. Әйтик, кайбер исемле журналистлар ялда булып, аккредитация үтәргә соңга калган икән. Андыйларга җавап: «Сез соңга калдыгыз», – булган. Андыйларның берсе җитәкчелек аша үткән, икенчесе шалтыратып тормаган. Моннан кем зыян күрә соң? Кинофестивальне оештыручылар түгелмени? Кинофестивальнең берничә чарасы параллель баргач, гадәттә, кайбер чараларны матбугат үзәге хәбәрчеләре язып, фоторәсемнәр белән бергә почтага юллый иде. Дирекциядә мәдәният темасына язучы журналистларны туплаган «рассылка» булмагангамы икән, без пост-релизларны да, фотогалереяне да тиз генә ала алмадык.
Журналистика темасына тагын бер зар – кинофестивальдә кино белгечләре азлыгы. Пресс-атташе Михаил Похваленый Мәскәүдән китергән бер төркем кино белгече һәм журналистлар арасыннан Дарья Митинаны гына «аудиториясе бар» дип аерып әйтергә мөмкин. Кино белгечләре буларак Казанга килүчеләрнең бер өлешен аудитория темасы борчымый да кебек. Югыйсә, 19 ел дәвамында кинофестиваль хисабына федераль матбугат вәкилләре килә, ә төп проблема булып яктыртылу һәм танылу темасы кала бирә. Безнең кинофестиваль Россия күләмендә күбрәк популярлашырга тиеш иде кебек. Бәлки, мөселман киносы темасыннан ерак торган федераль журналистларга акча түкмичә, мөселман илләреннән халыкара журналистларга басым ясаргадыр?! Дөресен генә әйткәндә, уңай нәтиҗәсе күренмәгәч, аларга аерым мөнәсәбәт бераз ачуны да китерә.
Инде кинофестивальнең нигезе булган киноларга килик. Хәер, фильмнар күрсәтелә торган заллардан башлыйк. Милли конкурстан кала конкурс фильмнары «Корстон» кинотеатрында күрсәтелде. Бу – кыйммәтле бутиклардан торган шактый пафослы сәүдә-күңел ачу үзәге. Кинофестивальнең төп контенгенты булган татар әбиләре бу сәүдә үзәгенә йөри дип уйламыйм. Минем дә моңарчы анда йөрергә ихтыяҗым төшкәне булмады.
Оештыручылар быел программа төзегәндә бер әйберне уйлап бетермәгәннәр: башта – фильмны төшерүчеләр белән иҗади очрашу, аннары фильм куйганнар. Нәтиҗәдә тамашачының вакытын алып баручының буш сораулары һәм җавап бирүченең аптыраганнан бирелгән җаваплары алды. Фильмны төшерүче команда килгән очракта, әлбәттә. Килмәсә, көтеп кенә утырырга туры килде. Оештыручыларның наданлыгы тамашачының вакытын урлый ләбаса. Башта фильм күрсәтеп аннары очрашу булса, дөресрәк түгелмени, хөрмәтле оештыручылар?
Жюрига 52 фильмны карарга туры килде. Болар – унышар тулы метражлы нәфис фильм, кыска метражлы нәфис фильм, тулы метражлы документаль фильм, кыска метражлы нәфис фильм һәм 12 милли конкурс нәфис фильмы. Кинофестивальнең жюри рәисе – Сенегал режиссеры Мусса Туре фильмнарны мактады, сайлап алучыларның эшен югары бәяләде.
ххх
Шунысын билгеләп үтми мөмкин түгел: нинди генә яхшы фильмнар катнашмасын, тамашачы күбрәк милли фильмнарны һәм Казан премьераларын карый. Аларның да бөтенесендә аншлаг димәс идем. Югыйсә, «Корстон»ның кинозаллары зур да түгел. Урыннар иркен инде – анысы бар. Шунысы да күзгә ташлана – мөселман киносы фестивале фильмнарын карау өчен, уен автоматлары яныннан үтеп китергә кирәк.
«Корстон»да да, «Мир»да да бәдрәфләрдә комган булмаганын да әйттеләр. «Мир»да намаз уку өчен уңайлы урын тәкъдим ителгән – анысына рәхмәт!
Ни өчендер оештыручылар фильмнарны кунаклар яшәгән кунакханә белән берләштерергә ярата: кунаклар «Корстон» кунакханәсендә яши икән, димәк, фильмнар шунда булырга тиеш. Гәрчә жюрилар фильмнар белән тамашачыга күрсәткәнче танышканнар. Ә катнашучылар бер-берсенең фильмын актив карый димәс идем.
Иң аянычлысы – безнең милли конкурста катнашучы үз режиссерларыбыз да бер-берсенең фильмын карамый. Әйтик, милли конкурска багышланган матбугат конференциясенә 12 эшнең дүртесе буенча гына вәкилләр килгән иде. Алар бер-берсенең эшләре буенча нидер әйтә алмады – махсус сорадым.
Милли конкурс темасын дәвам итәм. Кайбер фильмнарны күрсәткәндә, вәкилләр фильмны тәкъдим итәргә дә килмәде. Мәсәлән, Илшат Сәетовның «Казан ерак» документаль фильмын беркем дә тәкъдим итмәде. Алып баручы ханым режиссерның хәзер Франциядә яшәвен әйтте. Димәк, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим һәм Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин Кызыл келәмнән үтү өчен генә фильм вәкилләре булып торган икән. Матур киенеп келәмнән үттең дә, шәхси аккаунтларга фото тездең дә – эшең бетте, кодагый!
Хөрмәтле оештыручылар, катнашучылар алдына, кызыл келәмнән үтү белән беррәттән, матбугат конференциясендә катнашу һәм фильмны тәкъдим итү кебек бурычлар йөкләнмимени соң?
Әнә бит, «Микулай» этнотриллеры кинофестивальнең төп конкурсына кертелмәгәч, Илшат Рәхимбай ачык итеп мөнәсәбәтен әйтте дә кызыл келәмдә дә буталып йөрмәде.
Сүз уңаеннан, кинофестивальдә Илшат Рәхимбайның булмавы – кинофестивальнең бер интригасы иде. Аның фильмын төп конкурска катнаштырмыйча, этник кино программасына гына алудан риза булмыйча, ул бөтенләй катнашмады. Аңа карап Илшат оттырмады – алда әйткәнемчә, ул Әмир Кустурица белән очрашты һәм аның фильмы Әмир Кустурицага тапшырылды.
Дөресен генә, милли конкурс – төп конкурска алынмаган, әмма ярыйсы гына булган, Татарстанда төшерелгән фильмнар җыелмасы. Ягъни, алар «Казан премьера»лары программасыннан яхшырак, төп конкурстан бераз кайтышрак. Шуңа күрә Татарстан режиссерларына эндәшәм – борын күтәреп йөрергә кирәкми, хөрмәтлеләрем, башкаларның ни төшергәнен карагыз, халык белән аралашагыз!
Быелгы милли конкурста җиңгән Юлия Захарованың «Мишка» фильмын «әйбәт фильм», диләр. Ул фильм күрсәтелгән вакытта, кинофестивальнең башка чарасы булуы аркасында, миңа аны карарга туры килмәде. Юлия уңды – аңа статуэтканы Кустурица үзе тапшырды.
Сз уңаеннан, быел кинофестивальдә Юлия Захарова елы булды – аның проекты халыкара питчинг җиңүчесе булып, аңа 500 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Искә төшереп үтәм: былтыр Әмир Галиәскаров алган иде ул питчинг акчасын. Быелгысы да, былтыргысы да – милли проектлар түгел.
Уйлап куйдым әле – ел саен ул Гран-прины үз режиссерларыбызга биргәч, алга таба «татарлар призны барыбер үзләренә калып кала» димәсләрме икән?
Милли конкурс темасын дәвам итеп, 3 милли фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан билгеләп үтелде.
Иң яхшы документаль фильм – Ләйлә Сәләхетдинованың «Хәситә. Легенда Татарстана» фильмы; иң яхшы фильм – Олег Кондрашовның «Мой народ – татары. Код успеха» (продюсер – Радик Абдрахманов); иң яхшы анимацион фильм – «Әлдермештән Әлмәндәр».
Мин бу фильмнарның икесен карадым һәм, гафу итегез, шәрехләү теләгем бик юк.
Татарстанда төшерелгән фильмнар арасында Ирек Хафизов белән Әмир Галиәскаровның «823 км» фильмының төп конкурска керүе – үзе җиңү. Ә «Халык мәхәббәте» призы, чыннан да, табигый һәм гадел. Чөнки халык аны аншлаг белән карады. Татар тамашачасы татар фильмын залны штурмлап карый инде ул. Аеруча бушлай күрсәтелгәнен.
Кинофестивальнең гран-прие Иран фильмына бирелде – «Без предварительной договоренности», режиссер Бехруза Шоаиби.
Киләсе кинофестивальгә кадәр!