Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җылак»: Әзһәр Шакиров турында фильм төшерелде – нәфис тә кебек, түгел дә кебек

Махсус чакырылган тамашачыга әлегә ябык ишекләр артында гына күрсәтелгән «Җылак» фильмы турында мәдәни күзәтүчебездән кайбер фикерләр. Фильмны Алмаз Нургалиев төшерде.

news_top_970_100
«Җылак»: Әзһәр Шакиров турында фильм төшерелде – нәфис тә кебек, түгел дә кебек
Фото, видео: Рузилә Мөхәммәтова, Рамил Гали, Салават Камалетдинов

Ул көнне «Мир» кинотеатрында чын татарча атмосфера хөкем сөрә иде. Чөнки биредә кинорежиссёр Алмаз Нургалиев үзенең «Җылак» нәфис фильмын ябык ишекләр артында махсус чакырылган кунакларга – үзе әйтүенчә, «фильмны барлыкка китерүчеләргә, дөньяга чыгарырга ярдәм итүчеләргә һәм фильмның киләчәгендә роль уйный алырлык кешеләргә, шулай ук якыннарына» күрсәтте. Ул көнне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның залга «Газиз милләттәшләрем!» дип дәшүе дә шулкадәр дә табигый иде ки – чөнки бер зал тутырып фәкать шушы сүзнең кадерен белгән һәм үзенә кабул иткән тамашачы гына утырды.

Алмаз Нургалиев залда утыручыларны «критиклар» һәм «фокус-группа» дип атады. «Фильм әле эшләнеп бетмәгән, киләчәктә дә куллану өчен безгә сезнең фикерләр кирәк», – дип кисәтеп тә куйды.

«Җылак» фильмының төп герое – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров. Фильм аның язмышына багышланган һәм Әзһәр Шакировның үзе белән башланып та китте. «Кеше фәкать үләр алдыннан гына нәрсә эшләргә кирәген аңлап үлә. Бик каты авырып, үләм икән, дип яткан чагында, әгәр исән калсам, үзем турында үзем сөйләп калдырам әле, дип сүз биргән идем. Күпме гомер узды... һаман тотынганым булмады. Ниһаять, керештем әле...» – диде татарның күренекле шәхесе, үзенең җанга якын тавышы белән.

Фильмда Әзһәр Шакиров биографиясеннән берничә әһәмиятле вакыйга сурәтләнә. Кечкенә Әзһәрнең тавык күкәе белән түләп кино карарга керүе, яшь Әзһәр белән Нәҗибәнең укырга Казанга китүе, Әзһәрнең әнисен соңгы юлга озатырга кайтуы, Әзһәрнең Азнакайга кайтып әтисен табипларга йөртүе, соңгы юлга озатырга кайта алмавы (кайтмавы)... Ә финалда – Әзһәр Шакировның милләт турында уйлары.

Фильмда чын Әзһәр Шакировтан тыш өч Әзһәр бар: кино карарга килгән нәни Әзһәр – Әтнә театры артистлары Алинә һәм Дамир Сидеевларның улы Галиәсгар Сидеев, яшь Әзһәр – Туймазы театрының яшь артисты Илназ Гаффанов, урта яшьләрдәге Әзһәр – «Нур» театры артисты Айнур Баянов.

Сүз уңаеннан, Әзһәр Шакировның әтисе роленә Минзәлә театрының өлкән буын артисты – Татарстанның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов алынган. Аны Әзһәр Шакировның әтисенә охшаган булуы да ассызыкланды. Ә Минзәлә театры директоры Илнур Гайниевның үз артистларының фильмда катнашуы өчен сөенеп йөрүен күрсәгез! Чыннан да, читтәге театрлар бераз читтә кала. Ә бит алар халыкка якынрак та кебек әле.

Фильмга Татарстан тамашачысының күзе ияләшмәгән артистларны алу – кинорежиссерның уңышлы алымы. Чөнки Татарстан театрларында бер генә артистны да Әзһәр абый итеп кабул итеп булмаячак иде. Ә Илназ белән Айнурны кабул иттек һәм сокланып карадык.

Фильмның уен өлешләре – Алмаз Нургалиевның уңышы. Ул театр артистларында була торган театральлектән котыла алган.

Фильмнан соң традицион фикер алышу өлеше башланды. Кайбер чыгышлардан өзекләрне биредә китерәм.

Алмаз Нургалиев: «Әзһәр абый минем өчен кадерле кеше – шәхес буларак та, кеше буларак та, арабызда яктылык бар. Әзһәр абый белән «Ак чәчәкләр»не төшергәндә дуслашып калдык. Ул миңа күргән саен: «Син режиссер булырга тиеш», – дия иде. Сценарий язганда да бәхәсләштек – кызып та китәбез. Сөйләшүләрне яздырып, Әзһәр абыйны өйрәнсеннәр өчен, «яшь Әзһәрләргә» җибәреп барам.

Сәгать ярым эчендә кешене һәм аның язмышын күрсәтеп бетереп булмый. Без монда 2 тапкыр үлем күрсәттек – адәм баласының төп игътибар итә торган әйбере үлемдер инде. Шушы вакыйгалар аша ниндидер нәтиҗәләргә китерергә тырыштым. Сизгәнсездер – әнисе белән нинди аралашу иде һәм әтисе белән нинди аралашу. Шушы күренешләр аркылы сораулар тудырасы килгән иде. Әзһәр абый үзе дә сораулар бирә. Без сораулар гына бирә алабыз...»

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов: «Бүгенге көн – зур вакыйга. Ниһаять, театр турында, бөек артист турында сәләтле режиссерның эше тууына шатланам. Шундый милли кино барлыкка килүенә шатланам. Алмаз – материалны, хисләрне, Әзһәр абыйның иҗатын, эчке кичерешләрен тойган нечкә кинорежиссер. Команданы котлыйм!»

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров: «Татар дөньясына «Газиз милләттәшләр» дигән төшенчәне Әзһәр абый кертте дип уйлыйм. Бу фильм – татар кинематографиясенең үсештә икәнлеген дәлилләүче фильм. Шушы иҗат җимешен тудыручыларга, зурдан кубып, барыбыз исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Премьера белән!

Мин бүген сөенеп тордым – бүген арабызда булган, үз акылы белән эш итүче, театр дөньясында гына түгел, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвар буларак татар дөньясына танылган Әзһәр абый турында фильм төшерелде. Монда сүз Әзһәр абый турында гына бармый, монда – татар язмышы. Бу – Алмазның бик зур хезмәте. Ул да, дөнья вазгыятенә бәйләп, башка төрле фильм төшерә ала иде. Ләкин ул, команда туплап, үзе исән-сау шәхесне кино аша күрсәтү юлын сайлады. Бу фильмны бөтен татар дөньясына күрсәтергә кирәк».

Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «2013 елда, мин әле «Хәерле иртә!» тапшыруында эшләгәндә, җаваплы эш куштылар: Ташлыяр авылына, үзләренчә, Буклы авылына кайтып, тапшыру әзерләдек, кинода куелган шушы сорауларга җавап эзләдек. Тапшыру Ташлыяр янындагы зур тамырлы агачлардан башлана иде. Алмазның бүгенге фильмы да, артист булудан бигрәк, тамырлар турындадыр.

Әзһәр абый бүген безнең арада залда утыра. Аның ярты ел элек кенә зур сынаулар кичерүен дә беләбез. Сезнең өчен бик курыктык, Әзһәр абый! Без бүген сезнең бу залда утыруыгыз белән бик бәхетле. Озак еллар безне рухи баетып яшәргә насыйп булсын!

Алмаз – эзләнүчән, үз-үзендә казынучы шәхес. Киләчәктә аның тагын да зуррак эшләрен күрербез. Әзһәр абый буыны күп калмады. Бәлки, көчең, энергияң җитсә, серия эшләргә кирәктер. Ренат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев исән-сау әле...»

Рәсми чыгышлар шундыйрак. Аннары залдан фикерләр яңгырады. Алар барысы да – фильмның шәплеге турында, шуңа да аларны кабатлап тормыйм. Мин янәшәмдә утырган Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе, кинорежиссер Илдар Ягъфәровның фикерен сорадым. Нигәдер ул чыгыш ясарга түргә чакырылмаган иде. Югыйсә, үзе дә нәкъ менә милли кино төшерүче профессионалның фикере мөһим иде.

Илдар Ягъфәров: «Миңа фильм ошады. Монда татар атмосферасы бар. Миңа детализация бик якын, детальләрне күргәч кенә режиссер эшенә ышанам. Кием-салым, гомуми фон... кайсыдыр моментта мин режиссерга ышана башладым. Алмазның үзенең дә авылдан булуы яхшы. Биредә барысы да чын.

Алмазның яңа йөзләр эзләве әйбәт. Мин театрга каршы түгел, ләкин кайчакта кинода да театр башлана. Биредә актерлар искиткеч. Әзһәр абый да гаҗәеп.

Кимчелекләр бар, әлбәттә. Өченче өлеше сәер, анда Әзһәр абый мөһим сүзләр әйтте, ләкин аларның фильмга катнашы юк кебек...»

Фикер алышуны «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова йомгаклады.

Миләүшә Айтуганова: «Бу фильм турында Алмаз белән 1-2 тапкыр аралаштык. Ул әле үзе дә аңламый нәрсә эшләгәнен, «миңа сынап карарга кирәк, кеше фикерен ишетергә кирәк», ди. Минемчә, бу – русча әйтсәк, кино-исповедь. Бу нәфис фильм да түгел, документаль фильм да түгел, бу – эссе рәвешендәге исповедь. Әлбәттә, уен мизгелләре бар, без аны флешбеклар дибез. Без әле бу киноисповедьның кадерен аңлап бетермибез. Без аны кат-кат карагач кына үзебезгә нәтиҗә ясый алырбыз».

Миләүшә Айтуганова бу фильмны Татарстан буенча прокатка алырга әзерлеген ассызыклады.

ххх

Залдан кунакларның күпчелеге канәгать таралышса да, Алмаз фильмда куйган сорауларга җавап эзләгәннәрдер, бәлки, ә мин фильмга карата сораулар белән чыктым. Чөнки фильмның тотрыклы сюжеты булмау «Бу, чыннан да, нәфис фильммы?» дигән сорау тудыра. Бу – байопикмы (фильм-биография)? Әллә гәрчә татарда «исповедь» сүзенең төгәл генә тәрҗемәсе булмаса да, Миләүшә Ләбибовна әйтмешли, исповедьмы? Сүзлекләрдәге «тәүбә» сүзе туры килми, ә «истигъфар» сүзен, гафу итегез, мин бөтенләй белмим. Димәк, сүзе юк, киносы бар.

Алмаз Нургалиев фильмның жанрын «нәфис фильм» дип билгели. Сүз уңаеннан, быел әлеге фильм мәсьәләсендә аның кино белгече Елена Алексеева белән дә бәхәсе булып алган иде. Әлеге фильмны төшереп бетерү өчен, Алмаз Нургалиев Татарстан Мәдәният министрлыгыннан өстәмә субсидия сорап килгәч, кино белгече Елена Алексеева актерның үзе катнашында аның биографиясенә корылган фильмның нәфис фильм булуын танымады. Менә әлеге сөйләшүдән бер өзек.

«– Актер үзе турында үзе сөйли. Бу – документаль фильм, – диде ул.

Бу – нәфис фильм. Кешенең исән булуыннан фильм нәфис фильм булудан туктамый, – дип каршы төште режиссер.

Бу – уен моментлары кертелгән документаль фильм, – диде эксперт.

Алмаз тагын каршы төште.

Кешенең үзе турында үзе сөйләве – документаль фильм. Бәлки, тапшыру, – дип, сүзеннән кайтмады Елена Алексеева.

Ә «Титаник» нәрсә? Анда да катнашкан герой бар, – диде Алмаз Нургалиев».

Сүз уңаеннан, әлеге комиссия аңа тулы метражлы нәфис фильм төшерү өчен тәгаенләнгән субсидияне бирмәде. Чөнки алдагы елда кыска метражлы фильм өчен тәгаенләнгән субсидияне биргән иде. Әмма Алмаз Нургалиев юлларын тапкан – фильмны эшләп чыккан. Афәрин!

Мөгаен, Әзһәр Шакиров иҗатын яраткан татар кешесе өчен бу фильмның жанры да мөһим булмас, ул аның кимчелекләрен дә күрмәс, яратып карар һәм рәхмәт әйтеп чыгар. Иң мөһиме – Әзһәр Шакиров үзе исән чагында үзе турындагы фильм белән кинематография тарихына кереп калды.

  • Алмаз Нургалиев – кинорежиссер. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Төрле елларда ТНВда, Бөтендөнья татар конгрессында эшләгән. «Җиде утрау арасында», «Туган ил буйлап. Актаныш», «Туган ил буйлап. Куян авылы», «Туган ил буйлап. Камышлы авылы», «Нәҗибә» документаль фильмнары авторы. «Ак чәчәкләр» фильмының режиссерларының берсе һәм операторы.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100