Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Министр кинематографистларга: «Талашудан, аяк чалудан туктагыз! Сез бит Союз!»

news_top_970_100
Министр кинематографистларга: «Талашудан, аяк чалудан туктагыз! Сез бит Союз!»
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Кинематографистлар берлегенең отчет-сайлау җыелышы Татарстан күләмендәге яки татар дөньясы күләмендәге әһәмиятле вакыйга булып шаулап үтмәде. Кинематографистлар үзләренең Петр Алексеев урамындагы Берлек офисына җыелып күрештеләр, исәнлек белештеләр, офисның аш бүлмәсенә кереп чәй эчтеләр һәм кинозалга кереп утырдылар – Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлегенең XIII отчет-сайлау конференциясе шулай башланды.

Кинематографистларның күбесе – өлкән буын. Алар – нигездә документаль кино юнәлешендә актив эшләгән профессионаллар. Яшьрәкләрдән «Татармультфильм»ны гамәлгә куйган Ганиевлар да биредә, Алексей Барыкин да бар, Илшат Рәхимбай да килгән, киносценарист Айсылу Хафизова да. Берничә кино артисты да күренә – Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов һәм Фәнис Җиһанша, үзләрен кино дөньясы белән дә тәңгәлләштереп, бу Берлеккә кергән икән. «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова да күршедәге офисыннан («Татаркино» белән Татарстан кинематографлары берлеге офисы бер ишегалдына урнашкан. – авт.) керде. Элеккеге рәисләр Илдар Матуров та, Юрий Гвоздь та килгән. «Ибн Фадлан» нәфис-документаль фильмының режиссерларының берсе Рәмис Нәҗмиев фотога төшереп йөри. Кино төшерсә дә, әле Союзда түгел икән – башкалар әгъза булып җыелышка килсә, ул эшләп йөри – молодец.

Утырышны Марат Әхмәтшин алып барды. Кино дөньясына «Мулла» фильмының продюсеры һәм байтак татар фильмына көй язган композитор буларак кергән Марат Әхмәтшин – Берлек рәисе Илдар Ягъфәровның урынбасары һәм «уң кулы». Берлектә 55 әгъза булып, шуларның 41е утырышта (димәк, кворум бар, ягъни утырышны гамәлдә дип танырлык санда катнашучылар булу) һәм утырышның кульминацион ноктасы – төп интригасы булырга тиешле рәис сайлауда катнашты.

Әмма интрига дигәнебез интрига булмады, чөнки Илдар Ягъфәров шау-шусыз һәм гаугасыз күпчелек тавыш белән сайланды. Аңа альтернатива булсын өчен, кинорежиссер Алексей Барыкин кинопродюсер Олег Суровны тәкъдим итте. Хәер, болар барысы да соңрак – утырыш ахырына таба булды.

Утырыш Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың чыгышыннан башланды. Җитди һәм беркадәр эмоциональ чыгыш иде ул.

Ирада Әюпова: «Мин безнең кинематографистлар Якутия яки Башкортстан кинематографистларына караганда талантсызрак дип уйламыйм»

Ирада Әюпова: «Шушы үткән вакыт эчендә минем кино белән мөнәсәбәтләремдәге бер «плюс» – Кинематографистлар берлеге өчен бина булдырдык һәм «Мир» кинотеатрын төзекләндердек. Мин аңлыйм – сез дәүләттән күбрәк һәм зуррак ярдәм көтәсез. Мин 5 ел элек әйткән сүземә кабат кайтам – ул вакытта да, хәзер дә мин сезнең яктан җавап ишетмәдем. Ул очрашуда сезнең кайсыларыгыз бар иде? Кеше мондагыдан азрак иде, шулай да күбегез булгандыр. Без ул очрашуда сезнең җәмгыятькә җиткерәсе фикерләрегезне формалаштырырга кирәклегенең әһәмияте турында сөйләшкән идек. Бәлки, максатчан ориентирларны билгеләргә вакыттыр? Хыял иҗат итеп, шул хыялны визуальләштерергәдер... Шушы 5 елда мин берничә питчингта катнаштым, төрле проектлар буенча фикер алышуларны тыңладым. Әмма мин бу индустриядә кая таба барырга кирәклеген аңлау бар дия алмыйм.

Безнең шушы вакыт эчендә байтак фильмнар төшерелде. Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?!» фильмы, мөгаен, чыннан да, безнең ни дәрәҗәдә исәнлегебезне билгеләүче әһәмиятле фильмдыр. Алексей Барыкин «Водяная» фильмын, православие темасына «Заступница», «Осанна», «Святитель» документаль-нәфис фильмнарын төшерде. Миләүшә Айтуганова продюсерлыгында күп кенә фильмнар чыкты. Музыкаль фильм эшләп карау ниятеннән төшерелгән «Әпипә», мәсәлән. Яшь кинематографистларның эшләренә килгәндә, Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмын бар көчебез белән өстерәп чыгарырга тырыштык – кайчакта эшне дөрес оештырып та чыгымнарны киметеп була. Миңа Байбулат Батулланың «Бери и помни»/«Ядәч» фильмы ошады, дулкынланып карадым. Алда фильмның тулы прокаты көтелә. Мин республика территориясендә төшерелгән барлык киноны карап барам. Әйе, мине сөендергән әйберләр бар. «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы анимацион фильмы турында да әйтми кала алмыйм. Бәлки, бу – без алга таба атларга тиешле юнәлештер. Хәзер бөтен фильмнарны санап тормыйм.

Без хәзер үзебезнең максатчан аудиториябезне, тамашачыбызны нечкә һәм дөрес итеп тоемларга өйрәнергә, алар белән нинди телдә сөйләшүебезне аңларга тиешбез. Әйтәсе сүзебезне нинди алымнар белән җиткерергә кирәклеген белергә тиешбез. Фильмнарыбыз күренми узмасын, тормыш мәшәкате арасында чираттагы вакыйгаларның берсе булып кына калмасын иде. Чөнки без ул дәрәҗәдә баемаган әле, ә кино арзанлы сәнгать түгел. Ул спектакль куюга караганда, әдәби әсәр язуга караганда кыйммәтрәк. Иң кыйммәтле сәнгать төрләренең берсе.

Бөтен кеше «Якут киносы феномены» турында сөйли, Башкортстанның «Сестренка» фильмын мактый. Гомумфедераль киңлекләрдә безнең кино турында аз әйтелә. Мин безнең кинематографистлар Якутия яки Башкортстан кинематографистларына караганда талантсызрак дип уйламыйм. Монда ике генә сәбәп бар – яки безнең эчке таркаулыгыбыз дөньяга таныла алырлык проектны сайлап алырга комачаулый, яки без әле конкуренциягә сәләтле кино төшерә алмадык. Без кыйблабызны, өстенлекле юнәлешләребезне үзара килешеп сайласак иде, гафу итегез, «кем беренче йөгереп килә – шуңа була» принцибы белән түгел.

Хәзер... ни генә булмасын, яхшыга юрыйк, Көнбатыш компанияләренең китеп баруы безгә моңарчы булмаган мөмкинлекләр ача. Владимир Путинның йөкләмәләре исемлегендә дә кино турында күп әйтелә. Бу шансны кулланырга кирәк. Ә аны куллану өчен, беренче чиратта талашулардан, бер-берегезгә аяк чалудан туктагыз! Сез бит Союз! Сез бергә булырга тиеш. Сез аерым кешеләр генә түгел, берлекнең вәкиле булырга тиеш.

Берлек ул дәрәҗәле исемнәр, бүләкләр алу, социаль мәсьәләләрне чишү генә түгел, финанс чыганакларына беренче килеп җитү дә түгел, ә бөтен тармакның фикерен формалаштыру. Сезнең артыгызда бик күп башлап иҗат итүче режиссерлар тора.

Сездән күп хатлар килә, мин аларның барысына да уңай резолюция белән җавап бирмимдер. Мин сездән реаль партнер була алырлык көч булырга тырышуыгызны сорыйм. Без бөтенебез дә кинобызның алга чыгуына мохтаҗ.

Әйдәгез, безне ишетсеннәр өчен нишләргә кирәклеге турында уйлашыйк. Мәдәният тармагында сез – проблемалы балаларыбыз, сез – бик тә үсәсе килгән һәм безгә якын булган үсмерләр. Сез профессионаллар гына түгел, үз өстегездә зур җаваплылык тойган кешеләр булсагыз иде».

Ирада Әюпова кинематографистларга Мактау кәгазьләре, Почет грамоталары тапшырды. Шушы бүләкләү өлешенең бер эпизоды аерым игътибарга лаек. Министр кулыннан Почет грамотасы алучылар арасында кинооператор Юрий Данилов та бар иде. Казан дәүләт мәдәният институтында Николай Морозов остаханәсен тәмамлаган Юрий Данилов һәм Айдар Шәрипов – хәзер танылган кинооператорлар.

Юрий Данилов: «Николай Морозовны Казан дәүләт мәдәният институтына кайтаруыгызны сорыйм»

Утырышта Юрий Данилов сүз сорап, уңышлары өчен педагогы Николай Морозовка рәхмәтләрен җиткерде һәм остазын Казан дәүләт мәдәният институтына укытырга кайтару мәсьәләсен күтәрде.

Юрий Данилов: «Мин үземнең операторлык карьерамда ниндидер уңышларга ирешкәнмен икән, бу – бары тик Николай Алексеевич остазлыгы нәтиҗәсе. Морозов остаханәсендә белем алган барлык студентларга да аның тәэсире зур булды. Минем сүзләремә фильмнары Канн һәм Сан-Себастьян кинофестивальләрендә катнашкан Айдар Шәрипов та кушыла. Без Морозов остаханәсендә укыган елларыбызны сагынып искә алабыз. Николай Морозовның педагогик һәм кинооператор таланты алга таба да яшь буынга бик кирәк. Аның кино сәнгатенә уникаль карашы профессиональ үсеш өчен әһәмиятле. Киләчәктә Николай Морозов Казан дәүләт мәдәният институтында укыткан очракта, аның студентларын үзем белән практикага ала алыр идем».

Ирада Әюпова бу мәсьәләдә Россия Мәдәният министрлыгы белән сөйләшергә вәгъдә итте (чөнки Казан дәүләт мәдәният институты – Россия Мәдәният министрлыгы карамагындагы югары уку йорты).

Николай Морозов әйтүенчә, аның хәзер институтта дәресләре калмаган, җитәкчелек тарафыннан ниндидер аңлатма да юк. Ә аның чыгарылышы әле дә шалтыратып хәл сораша, остазның укытмавына борчыла икән.

Министр белән кинематографистлар арасындагы сөйләшүдә тагын бер теманы күтәрде: кино өлкәсендә профессиональ белгечләр – экспертлар булмау. Кино проектларына субсидияләр биргәндә, төрле питчингларда экспертлар комиссиясенең фикере зур әһәмияткә ич.

Ирада Әюпова: «Экспертлар Татарстандагы кино процессында катнашучы булырга тиеш түгел. Тышкы экспертларны чакырсак, бу – еш кына сездә ризасызлык тудыра: «Татар милли киносының ни икәнен аңламаган кешеләр хәл итә», – дисез. Мин бу сорауга шулай җавап бирә алам – менталь яктан «местечковость»тан котылырга кирәк. Иҗат кешесе үз әсәрен теге яки бу җәмгыятьнең ихтыяҗыннан чыгып иҗат итми. Иҗат кешесенең зур амбицияләре булырга тиеш. Лидерлык, талант һәм даһилык амбицияләре! Андыйлар тышкы экспертлардан курыкмый.

Бәлки безгә экспертлар чакырып, үзебезгә семинарлар үткәрергәдер? Мәсәлән, иң эре продюсерлык компанияләренең берсен җитәкләгән Рубен Дишдишянның әнисе – татар кешесе. Безнең андый кешеләр тагын да бар. Безгә шундый кешеләр белән коммуникацияләр булдырырга кирәк.

Безгә хәзер гаджетлар белән конкурент булырга туры килә. Балаларның телефонда «яшәгәнен» күрәбез бит. Балаларның безгә ышанычы артсын иде, тышкы көчләр белән тагылган уеннарга түгел, безгә ышансыннар».

Ирада Әюпова, ашыгып, журналистлар белән традицион очрашуга китеп барды. Безнең әле Россия кинематографистлар берлегенең регионнар белән элемтә бүлеге мөдире Андрей Трещаловны, Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәровны тыңлыйсы бар иде.

Утырышның бер күңелле мизгеле – Россия кинематографистлар берлегенең регионнар белән элемтә бүлеге мөдире Андрей Трещалов Илшат Рәхимовка (Рәхимбай) Россия Кинематографистлар берлеге рәисе Никита Михалков кул куйган «Берлек әгъзасы таныклыгын» тапшырды. Алкышлар. Тиздән Байбулат Батулланың да шундый таныклыгы булачак, ди.

Андрей Трещалов, министр канәгатьсезлек белдерсә дә, үзләренең Татарстан бүлегеннән канәгать булуын әйтте. Россиядә 70ләп бүлек булса да, күбесенең Татарстан бүлеге кебек офисы юк икән әле. Бина бакчасында беседка ясап куярга Россия Берлеге булышкан икән (200 мең сум). Андрей Трещалов Татарстан бүлегенең үсештә булуын, уңышлы эшләвен кат-кат ассызыклады.

Аннары кинематографистлар берлекнең эшчәнлеге буенча Илдар Ягъфәровның отчетын тыңлады.

Илдар Ягъфәров: «Рекламщиклар, туй төшерүчеләр, Берлекне хөрмәт итмәүчеләр Берлеккә кермәсен иде»

Илдар Ягъфәров: «Миңа калса, бу 4 ел – Союз өчен иң әһәмиятле, бай эчтәлекле еллар булды. Без биналы да булдык, ремонт та ясадык. Бина артык зур түгел – 169 кв.м., әмма ул шулкадәр уңайлы. Шунысы да яхшы – Министрлык коммуналь хезмәтләргә түләү мәсьәләсен дә хәл итте, кул сузып, акча эзләп йөрмибез. Монда зарланырга да гөнаһ булыр иде. Бинабыз булгач, төрле очрашулар, кичәләр, кино күрсәтүләр оештыра башладык. Безнең өстәл-урындыкларыбыз, проекторлар, компьютерлар, ноутбукларыбыз, экраннарыбыз бар, Аллага шөкер. Хәтта брошюратор да бар. Барысын да рәхәтләнеп кулланыгыз. Элек безгә бирелә торган субсидия 742 мең булса, хәзер 900 мең сум. Министрлык гел булышып тора. Россия Берлеге ярдәме белән беседка төзелде.

Без биредә кино карап фикер алышабыз. Мәсәлән, күптән түгел генә «Микулай»ны карап фикер алыштык, Илшат безнең сүзебезне адекват кабул итте. Ветераннар советы оештырдык. Яңа әгъзалар алу буенча да ветераннар белән киңәшәбез.

Элек уйламыйча гына 15ләп кеше алган булсак, хәзер уйлабрак эшләргә кирәктер. Рекламщиклар, туй төшерүчеләр, Берлекне хөрмәт итмәүчеләр Берлеккә кермәсен иде. Бездә андыйлар да бар – яшермим. Мәскәүгә рәхмәт – ел саен 5-6 кешегә матди ярдәм күрсәтелә һәм 4 кешегә стипендия бирелә. Залда ул ярдәмне алучылар күп. Быел Россия берлегеннән 480 мең сум субсидия алдык. Аңарчы без бушка эшләдек, шәхсән мин хезмәт хакы алмадым. Хәзер Берлек рәисе 20 мең сум хезмәт хакы алачак. Башка акчалар төрле чараларга тотылачак.

Алга таба безнең Союз оешкан көнне дә билгеләп үтәсе килә. Бу – 1981 елның 16 марты иде. Шушы көнне җыелып, ветераннарыбызны искә аласы һәм кино карыйсы иде.

Ирада Хафизҗан кызы кино турында күпне белә. Миңа калса, чираттагы адым – кинематографны системалаштырырга кирәк. Безгә үз фондыбыз кирәк. Кинематография өчен елына 7 миллион сум – көлке. Яшьләр өчен бу әйбәттер дә – ни дә булса төшерә алалар. Әмма зур проектлар өчен бу – бик аз. Безнең хәзер Региональ кино фонды бар. Анда документаль фильм өчен бер альманахка 1,5 миллион сум бүленә. Без дә катнашабыз һәм уңышка өметләнәбез.

Тагын бер момент – үзара мөнәсәбәтләр. Алар кайчакта ватсап чатларына килеп чыга. Әйдәгез, бер-беребезне хөрмәт итик! Тәнкыйтьлисегез килә икән, безнең киноклуб бар – җыелыйк та сөйләшик. Яшьләр дә кайчакта кайнарлана, ветераннарга хөрмәт белән карыйк. Сезнең арада шәп документаль фильмнар төшерүчеләр дә, тапшырулар ясаучылар да бар. Без ипләп кенә алга барабыз. Без кинематографиягә тәэсир итә алырдай Берлеккә әйләнә барабыз. Безнең фикеребез Татарстанда кино сәнгатенә тәэсир итәргә тиеш. Берлек ул социаль юнәлеш кенә түгел, ул – беренче чиратта профессионаллар берлеге, талантлар чыганагы. Биредә яңа Чыңгыз Айтматовлар, Мостай Кәримнәр үсәргә тиеш».

Төзәтмә: Кинематографиягә бирелә торган 7 миллион сум мәсьәләсенә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге төзәтмә кертте. Алар аңлатмасында бу суммалар башкача яңгырый. Кино төшерү өчен ел саен бирелә торган субсидияләр суммасы – 8 млн сум, кинематография челтәренә ел саен 53 млн. сум бирелә. Кайбер кинофильмнарга аерым карарлар буенча җитди финанс ярдәме күрсәтелә ала, шулар арасыннан «Исәнмесез», «Микулай» фильмнары, мәсәлән.

Алга таба режиссер Батыр Баишев Берлекнең финанс хәлләре турында отчет бирде (взнос түләмәүчеләргә кисәтү ясалды). Аннары сайлаулар һәм сайланганны санаулар китте. Күпчелек тавыш белән (41 кешедән 38 тавыш) Илдар Ягъфәров өченче тапкыр рәислеккә сайланды. Менә биредә Берлек бердәмлек күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100