«Микулай» этнотриллеры прокатка чыкты: кемнең башы киткәндер бит әле
Татарстанның катлаулы язмышка ия бер фильмы – Илшат Рәхимбайның «Микулай» этнотриллеры, ниһаять, прокатка чыкты – Россиядә 150дән артык кинотеатрда күрсәтелә.
Башта бар да җиңел иде кебек: вакыйгалар керәшен авылында баруы һәм төп геройның керәшен булуы сәбәпле, керәшен җәмгыяте вәкилләре тарафыннан акча вәгъдә ителгән, Россия кинематографиясенең билгеле актерларының берсе – Виктор Сухоруков катнашырга ризалашкан һәм алай гына да түгел, режиссер Илшат Рәхимбай сүзләренә караганда, шушы фильм хакына 4 проекттан баш тарткан. Соңгы мизгелдә финанс мәсьәләсендә бар да җимерелә, әмма Илшат чигенмәскә карар кыла. «Микулай» фильмы – яшьлегемнең 3 елын алган проект. Мин моны аңлап кердем һәм аның аша үземне олыгайдым дип саныйм. 35 яшькә кадәр үтә алмаган олыгаю инициациясен үтеп барам», – диде Илшат Рәхимбай «Микулай» фильмының прокаты уңаеннан «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясендә.
Прокатның беренче көне Казан сәүдә үзәкләренең берсендәге кинотеатрда ялтыравыклы зур чара буларак узды. «Бәрмәнчек» ансамбленнән керәшен җырлары белән, профессиональ алып баручының яңгырап торган тавышы белән һәм дә фуршет белән. Таныш йөзләр – абыйле-энеле Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевлар, Нәкыя Гыйләҗева, Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниев, Илдус Габдрахманов, Зиннур Хөснияр... Күптән чит илдә яшәүче Җәүдәт Сөләйманов та кайткан икән – ул күпләрнең игътибар үзәгендә. «Светский» чараларның, шул исәптән, кино тусовкаларының бизәге булып йөри торган, кем булуы һәм кинога нинди катнашы барлыгы билгесез (һәрхәлдә – миңа) матур ханымнар һәм туташлар да күп иде.
Кичәнең төп герое булган Илшат Рәхимбай өр-яңа образда йөреп тора һәм уңга-сулга интервью бирә. «Акчасыз тилмереп йөргән Рәхимбай киносының презентациясеме бу? Кем ашата безне?» – дим, фуршетка ишарәләп. Рәхимбай 3 секундка югалып калган кебек булды да: «Минкульт», – дип котылды. Алай гына түгеллеген чамаласам да, төпченеп тормадым. «Биргәннең битенә бакма», – дигән борынгылар, барыбыз да тәмләп сыйландык.
Илшат Рәхимбай җитәкчелегендәге команда, залдан-залга йөреп, фильмга старт бирде. «Тамашачы фильм караган 110 минутын «бушка үткән вакыт» дип санамас дип ышанам», – диде кинорежиссер фильм алдыннан.
«Без сезгә комедия күрсәтмибез. Без сезгә дөнья корылышының төп сорауларына кагылышлы җитди фильм күрсәтәбез. Минем янда басып торган егет – Илшат Рәхимбай – көчле режиссерлык мускулларына ия. Никита Михалковның бервакыт әйткәне бар: «Чын режиссер теләсә кайсы актерны бер плитка шоколад хисабына фильмында төшәргә ышандыра ала», – дигән иде. Бу кеше шуны эшли алды», – диде «Микулай» пьесасы авторы Мансур Гыйләҗев.
«Безнең туган Татарстаныбызда көтеп алынган премьера көне килеп җитте. Татарстан – бик күп иҗади энергия тупланган уникаль урын. Биредә күп иҗатчылар яши. Татарстанда алар Мәскәүдән дә күбрәктер әле, аларны күреп алырга һәм ярдәм кулы сузарга гына кирәк. Иҗатчыга ярдәм итеп кенә без мәдәни традицияләрнең, мәдәни тәңгәллегебезнең, мәдәни мирасның саклануына үз өлешебезне кертербез. Мин бу фильмның бер өлешенә әверелүем белән горурланам. Бу фильм кисәкләп җыелуына карамастан, ул күп катламнарга ия», – диде фильмның продюсеры Диана Сафарова.
Илшат Рәхимбай Мәскәүдәге презентация алдыннан: «Бөтен матрица законнары буенча фильм булмаска тиеш иде», – дигән булган. Диана Сафарова аңа каршы килеп: «Бу фильм булырга тиеш иде. Чөнки фильм ышаныч турында. Моңа Илшатның талантына ышану да керә», – диде.
Продюсер бу фильмда һәр тамашачының үз мәгънәләрен таба алачагын әйтте.
Илшат Рәхимбай әлеге фильм хакына Виктор Сухоруковның 3 проекттан баш тартуын искә төшерде. Үз тормышының «фильмга кадәр» һәм «фильмнан соң» дип бүленүен әйтте. «Төшереп бетергәч тә фильмның икенче тормышы башланды – без аны ничектер сезгә китереп җиткерергә тиеш идек. Бу фильм минеке генә түгел, аның үз язмышы. Иң мөһиме – мин шушы команданы җыя алдым. Мин командадан бик уңдым», – диде режиссер.
Алып баручы фильмнан кадрлар төшерүнең тыелмавын, төшереп, социаль челтәрләргә куюның хуплануын искәртте.
ххх
Мин фильмны икенче тапкыр каравым. Казан кинофестивале кысаларында фильмның трейлеры белән аның презентациясе үтте. Ә залларның берсендә «Микулай» фильмы чакырылган кунакларга – ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, мәдәният министры Ирада Әюповага, әсәрнең авторы Мансур Гыйләҗевка һәм бер төркем кирәкле кешеләргә күрсәтелде. Әлеге фильмны күрү бәхете очраклы гына миңа да елмайды. Фильмның алшартлары, пьеса авторының фикере һәм бераз гына фильмның үзе турында биредән укый аласыз.
Дөресен әйткәндә, фильмның үзе турында язуы катлаулы, чөнки ничек кенә яза башласаң да, спойлер дияргә мөмкиннәр. Беренче тапкыр язганда да, «бу җире спойлер була» дип шыңгырдап, кайбер җөмләләрне алдырдылар. Ә минем һич кенә дә Илшат Рәхимбайга зыян китерәсем килми – аңа үзе теләгән кадәр – кимендә 50 миллион сумлык прокат җыемнары телим.
Мин – Мансур Гыйләҗев язган «Микулай» пьесасының һәм аның буенча куелган Әлмәт театры спектакленең фанаты. Шул ук тарих заманча кино теленә күчерелсә дә, гади генә итеп әйткәндә, киноэффектлар белән кырландырылса да, мин аннан үзем аңлаган төп фикерне – кеше ялгызлыгының трагедиясен күрдем, чынлыкта бөтенләй булмаган ясалма тормышның... әй, тагын спойлер диярләр инде... кыскасы, ялгызлык трагедиясе турындагы фильм. Әмма ул фикер сценаристларга катламнар кебек күренгән «киноэффектлар» астында калган, аны эзләп табу үзенчәлекле квест булырга да мөмкин әле.
Сарсаз күл авылында Микулай яши. Пьесада һәм спектакльдә дә ул үзе белән үзе сөйләшә. Пьесаның бөтен законнары буенча конфликты да, чишелеш тә – барысы да үзендә. Ә фильмда Микулайның улы барлыкка килә. Фильмның буеннан буена геройның саташулы халәте триллер форматына китерелгән. Болар барысы да татарча сүзләр кыстырылып, керәшен фольклоры белән үрелеп, Татарстанның матур табигате белән бизәлеп бара. «Әкият» курчак театрының баш рәссамы Сергей Рябинин ясаган курчакларга аерым рәхмәт. Әмма урыны-урыны белән команда шулкадәр мавыгып киткән... кыскасы, сүгенәсе килә кайбер урыннарда.
Мәскәү газеталарының берсендә «Микулай»ның анонсы болайрак: «Аз бюджетлы этнотриллерда Виктор Сухоруков акылдан шашкан керәшен юлбашчысын (кряшенский вождь-безумец) уйный. Вакыйга Татарстандагы бетеп барган авылда бара. Анда керәшен общинасында авырлы хатыны белән сәер карт Микулай яши. Һәр төн саен Микулай очып үткән самолетлар өчен маяк кабызу йоласы үткәрә. Бервакыт авылга Микулайның улы килә. Ул әтисен бу сазлыктан алып чыкмакчы була, әмма үзе рус хтоне әсирлегендә кала».
ххх
Фильм бетеп фикер алышу башлангач, һәр чыгыш ясаган кеше сөйләгән саен чынбарлык югала баруын – бер зал халыкның Микулай кебек «үзе уйлап тапкан матур дөньяга» керә баруын күрдем. Сарсаз күле сазлыгы диярсең.
Фильмга анализ ясамыйча гына, соңыннан булган фикер алышу турында язам. Фикер алышу аны төшергән команда белән, кино белгече Әдилә Хәйбуллина катнашында узды. Әңгәмә Әдилә Хәйбуллина, Илшат Рәхимбай һәм сценаристлар Гөлнара Әхмәтова һәм Александр Иванов катнашында барды.
Әдилә Хәйбуллина: Бу фильм караганда гаҗәпләнү хисе тудыра алган сирәк бәхетле мизгелләрнең берсен бирде. Алай булыр дип көтмәгән идем – гадәттә, милли драматургияне экранга күчергәндә, без ниндидер сюжетны иллюстрациялибез. Ә ул инде пьеса форматында бар, спектакль итеп куелган – шунлыктан, тупас итеп әйтсәк, локацияләрдәге һәм башка актерлар катнашындагы телеспектакль килеп чыга. Бу – беренчел чыганакка сак карауга да бәйле. Кино ул – башка сәнгать төре, һәм Илшат Рәхимбайның зур командасы белән эшләве – аның тамашачы белән заманча кино телендә сөйләшүе. Бу иллюстрация дә, адаптация дә түгел. Бу – нәкъ менә кино теле белән сөйләнгән тарих.
Фильмны «Солнцестояние», «Топи», «Остров проклятых», «Отец» һәм башкалар белән чагыштыралар. Ни өчен? Илшатта тоемлау һәм хәзерге кинематография трендларын, тенденцияләрен аңлау осталыгы бар. Ул грандиоз эш башкарган – театрларда куелган һәм уңышлы бара торган шәп пьесаны ала да, әлеге материал нигезендә текстны адаптацияләгән сценаристлар белән бергә заманча фикер йөртергә тырыша. Фильм мәгънәви яктан бик тыгыз килеп чыккан – метафоралар белән тулган, без күренешләрне җентекләп анализлап, төрле мәгънәләр таба алабыз. Бу мәгънәләр визуаль тел һәм искиткеч актерлар эше белән ныгытылган. Сүз үз роленә яңа буяулар өстәгән Виктор Сухоруков турында гына да бармый. Һәр кино белгече жанр белән эшләүне билгеләп үтәчәк. Монда – жанрлар концентрациясе. Башта триллер кебек карыйбыз, аннары психологик драмага әверелә, хоррор элементлары да бар, этно элементлар да күрәбез. Болар барысы да комплекста – каравы кызыклы. Боларны мине чакырып «яхшы итеп әйт» дигән өчен әйтмим, бу – чыннан да күп итеп әйтәсе килгән кино. Чөнки бу – кино. Чын кино!
Блогер Ләйлә Лерон: Без бүген Татарстаннан беренче тапкыр зур экраннарга чыккан киноны карадык. Әлбәттә, бүгенге кичтән соң күп кешеләр кино турында яхшы сүзләр язачак. Мактап язачак. Алар арасында мин дә булачакмын – кино чын күңелдән ошады. Син хейт көтәсезме һәм аның нинди булуын көтәсезме? Саклануның иң яхшы чарасы – һөҗүм итү: алдан әйтеп куясыз да, әйтер сүз калмый.
Илшат Рәхимбай: Синең эчеңдә хейт ясау теләге булса, хәзер ясап җибәр инде. Мин дә ул геройны көтәм. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Новосибирскида, Екатеринбургта... Кайчан эләктерерләр, дип көтәм. Әлегә кадәр хейт дулкыны булмады. Дөресен әйткәндә, хейт көтү инде артта калды. Хәзер без чыннан да кино иҗаты чыкканны аңлыйбыз. Монда сәясәт белән уйнау да, милләт темасына уйлау да, сугыш темасына уйлау да юк. Барысы да, фон кебек, төп геройның трагедиясен ачуга гына эшли. Шуңа күрә, бәлки, күңелсез дә булыр, чөнки хейт һәрвакыт кызык, «Илшат тегеләй-болай иткән» дип, «сары матбугатка» язу кызык булыр иде. Барысын да вакыт күрсәтер, әле чыктык кына бит, сез – беренче тамашачылар. Хәзер 1 ай тирәсе прокат бара. Шуннан соң кемнең «чёрт», кемнең «пацан» булуын вакыт күрсәтер.
Ләйлә Лерон: Син пацан дип уйлыйм.
Журналист Рәмис Латыйпов: Бу фильмның глобаль идеясен ничек билгелисез?
Илшат Рәхимбай: Бу – бөтен кешенең яраткан соравы булып чыкты. Фильм күпкатлы, без Гөлнара һәм Саша белән утырганда, үзебез уйлап тапкан катламнардан ләззәт ала идек. Менә мондый метафора, менә тагын мондые да... Хәзер вакытында туктарга кирәк булуын аңлыйсың. Фильм катлаулырак чыкты, шул катламнардан һәр тамашачы үзенә якынын уйлап таба. Бу продукциянең уникальлеге шундадыр. Сезнең тойгыларны тарайтмас өчен, мин бер төп идеяне тартып чыгарасым килми.
Регина Яфарова: Режиссерның «посылы»? Нәрсә әйтергә теләдең?
Илшат Рәхимбай: Бернәрсә дә. Мин бары тик фильм төшердем.
Рәмис Латыйпов: Ярар, сорауны болай төгәллик – ни өчен керәшен халкы сайлап алынды?
Илшат Рәхимбай: Башланды бу! Беренчедән, Мансур Гыйләҗевның пьесасында – төп чыганакта керәшеннәр. Вакыйгалар керәшен авылында бара. Монда продуктта керәшен атмосферасы бар, чөнки Мансур Гыйләҗев керәшен авылында үскән. Бу – шушы халыкка рәхмәт йөзеннән язылгандыр. Аның бу әсәре башка әсәрләреннән нык аерыла. Укып чыккач, миңа шок булды. Экранда бу тагын да көчәячәген тойдым. Керәшен мәдәнияте экранда бик фактуралы чыга – минем өчен бу әһәмиятле иде. Бу әсәр нәкъ менә керәшен авылында гына идеаль ачыла ала иде. Сез аңлагансыздыр инде – гомумкешелек темаларында керәшен авылы һәм Микулай трагедиясе фон булып кына тора.
Филология фәннәре кандидаты, галимә Резеда Сафиуллина: Бу сөйләшүнең татар телендә башлануы һәм дәвам итүе йөрәккә май булып ята. Аның өчен аерым рәхмәт! Сухоруковны татарча сөйләштермәдегез бугай, әйеме?
Гөлнара Әхмәтова: Тырышып карадык, бик тырыштык. Булмады шул. Башта Екатерина Агеева, репликаларны өйрәнәм, дигән иде. Барып чыкмады.
Резеда Сафиуллина: Керәшен исемнәренең татарча яңгырашы бик матур. Миндә ниндидер бик тирән моңсулык туа. Профессиональ психолог булгач, моның гаҗәеп хис икәнен аңлыйм. Без, гадәттә, андый хистән качабыз. Ә чын сәнгать әсәреннән соң шундый хис барлыкка килсә, бу – ләззәт. Шәхси терапия тәҗрибәсе булган кеше һәм профессиональ психолог буларак, аеруча зур рәхмәт. Залдан сөйләшеп чыгып килүчеләр дә бар иде: «Кеше үз дөньясын төзи, саклану чаралары кузгала. Ә нәрсә триггер булды соң монда?» – диделәр. Мин дә ул турында уйландым – башняда ут кабынмау очрагыдыр, бәлки. Әмма әсәрнең асылы монда түгел, без психология буенча белем бирү фильмы карамадык. Бу – сәнгать әсәре. Режиссер әсәрен кешелектә булган барлык фәннәргә туры китерергә дә тиеш түгел. Шулай да сорау бар – психолог-консультантыгыз бар идеме?
Гөлнара Әхмәтова: Консультант психолог бар иде, ул залда. Зөлфия Шәйхетдинова – минем ахирәтем. Без аны туйдырып бетердек: «Зуля, а если так? А так бывает? А это что за расстройство?» Без детальләр белән нечкәләп эшләргә тырыштык. Сез хаклы. Май бетте дә, аңа авылдан читкә чыгарга туры килде. Ә аның озак еллар чыкканы булмаган.
Аның улы йөзендәге суперэгосы өчен аерым рәхмәт. Илшат, мин сине бик яратам. Синең белән горурланам.
Кинорежиссер һәм КазГИК укытучысы Алексей Барыкин: Укучыларыбыз 1 сумлык эшләсә, безнең репутациягә дә тиене төшә. Бүгенге фильм – команда җиңүе генә түгел, безнең кинематография мәктәбе уңышы да. Казанда кинематография мәктәбе бар. Илшат белән Гөлнара бездә укыган. Илшат бездә генә укыды, Гөлнараны Мәскәүгә җибәрдек. Мин инде, Татарстан аны югалтты, дип уйлаган идем, ә ул, югалмау гына түгел, ирен дә алып кайтты. Куючы рәссам Алиса Галиева да режиссер белемле. Ул кино белгечләре гильдиясе премиясен дә алган иде. Куючы оператор Юрий Данилов – Морозов остаханәсеннән. Менә шуннан соң Татарстанда кино мәктәбе юк дип кем әйтә алыр икән?!
Бу – Татарстандан төшерелгән иң үзенчәлекле фильмнарның берсе. «Топи»га, «Солнцестояние»гә референс, дигәнне дә ишеттек бит инде. Бу – прокат уңышы өчен генә әйтелгәндер. Бу берничек тә «Солнцестояние» була алмый. Аларның «попсовый» чыганак – алар алдан ук рациональ һәм аңлаешлы. Сезнең фильм – иррациональ. Ул – югарырак дәрәҗәдәге фильмнарга референс. Бу сезнең фильмны сәнгати яктан көчле итә.
Мин бу фильмның матур киләчәге булсын, дип телим. Соңгы 5 елда Татарстанның иң касса җыйган фильмы «Водяная» (Алексей Барыкинның үзенеке. – авт.) булды. Андый фильмнар күп булырга тиеш. Мин «Микулай»ны аннан да уздырган фильм, дип билгеләдем. Сезнең җыемнарыгыз сигез урынлы сан белән билгеләнсен.
Шәхсән мин, фильмны карагач, аны прокат фильмы булудан бигрәк авторлык фильмы дип бәяләдем. Озак вакыт дәвамында культ статусы ала торган фильмнар була. Тиз генә прокат җыя алмасагыз да борчыласы түгел, сез аны озаграк җыярга мөмкинсез: 3 ел, 5 ел. Акчагыз әйләнеп кайтачак. Бу «культовый кино» булачак. Мин, әлбәттә, җыемнарның тиз җыелуын телим. Ике уикендта җыелмый икән, борчылмагыз. Ул сезгә 20 ел дәвамында да кайтырга мөмкин. Уңышлар сезгә!
Без бит Илшат белән Якутиядә дә булдык. Илшат сикереп чыкты да энергетикасын сеңдерергә шаман алдына ук килеп утырды. Илшат төшермичә кем төшерсен мондый фильмны!
Алексей Барыкин чыгышыннан соң, Илшат Рәхимбай әти-әнисенә, хатыны Язгөлгә, аның әти-әнисенә рәхмәтләрен җиткерде.
Рузилә Мөхәммәтова: Миңа монда бер генә нәрсә ошамый – нишләп түрдә Мансур Гыйләҗев утырмый? Кино төшерерлек әсәребез булган икән, драматургиябез һәм әдәбиятыбыз юк, дия алмыйбыз.
Илшат Рәхимбай: Безнең фильм премьерасын күрсәтү тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтә алам – фикер алышуның 99 проценты пьесаны сценарийга әйләндерүгә кагыла. Шуңа күрә мин бу юлы сценаристларны чакырган идем. Мансур абый рәхәтләнеп залда утыра.
КазГИКның өлкән укытучысы Юлия Әхмәтҗанова: Сезне бу сәхнәдә күрү – зур сөенеч. Бу – безнең укытучылык казанышына да «биш тиен» өсти. Мин остазыбыз Эдгар Бартеневның «Одя» фильмын, аның «Яптик-Хэсе» фильмына бәйле вазгыятьне искә төшердем. «Одя»да этник моментлар бар иде. «Яптик-Хэсе»га, этниклыкка тартмый, дигән сораулар булды. Ә мин аңа карап, аның киноларының этник түгеллеген аңлый идем. Болар поэтик кино иде. Сезнең очракта да шулай – этник түгел. Этно бераз тайпылдыра һәм сораулар тудыра. Бу – поэтик-символик кино, керәшен урынына теләсә кем була ала. Монда гомумкешелек темасы – тоталь ялгызлык. Уйлап карасаң, элмәк кенә кала кебек. Әйе, триггер мәсьәләсендә уйлап бетерергә кирәк иде. Улы егылган момент та бераз уйланып бетмәгән. Гомум алганда, мин теманы тоталь ялгызлык дип аңладым. Аны кичереп булмый.
Илшат Рәхимбай: Юлия Аликовнада Гөлнара белән безгә көчле компромат бар – безнең беренче фильмнар. Сез аны беркемгә дә күрсәтмәсен өчен, без сезгә күпме түләргә тиешбез?
Юлия Әхмәтҗанова: Ә тема шул беренче фильмнардан ук килә. Ягъни, син трендларны тотып алмыйсың, ә үзеңә тугрылыклы булып каласың. Син үз темаңны үзеңә кирәк булганча һәм кызык булганча эшлисең. Бу безгә дә кызыклы.
Алга таба микрофонга чыгып фикер әйтүчеләр таныш түгел иде. Илшат Рәхимбайның танышларыннан берәү бу фильмны «Россиягә мәхәббәт» дип атады һәм тәгаен шулаймы дип белеште.
Тагын бер сорау бирүче катарсис кичерүен, бу фильмда Россия хтонена дан җырлануын әйтте. «Һәр кадрны кәгазьгә күчереп стенага эләсе килә. Миңа фильм башында һәм ахырындагы тачка образы тәэсир итте. Ул безнең тормышны хәрәкәткә китерүче колесницаның архетипы иде. Бу – кеше үзе эткәндә генә бара торган хәрәкәт итү чарасы. Монда өч катламны күреп була – кешенең үзе этеп барырга тиешле гомере, кече халык вәкилләре үзләре генә саклый алган үлеп баручы авыл һәм өченчесе – изоляциядә булганда нинди хәлгә калган илебез. Бу фильм «культовый» булачагын тоям, чөнки без халыкларыбызны үзебез генә хәрәкәтләндерә алабыз. Бу фильм Россия сәнгате тарихында калачак».
Резеда Сафиуллина: Сценаристларны тыңлыйк әле.
Александр Иванов: Мин бу фильмның терапевтик тәэсир итүенә бик шатмын. Бу шулай булырга тиеш тә иде. Бу – үзенең гаебен күтәрә дә, җиңә дә алмаган кеше турында фильм. Үз өстенә артык зур йөк алган. Ул аңа гаепле дә түгел. Бу фильм кешеләргә гаепле булмаганда үзләрен гаепле тоймаска ярдәм итә. Үткәреп җибәр дә алга таба атла! Шуның белән, изоляциядә булу-булмавыңа карамастан, үзеңдә илеңә һәм халкыңа мәхәббәт тәрбиялә. Безнең кино йөрәкләрне һәм күңелләрне дәваласын! Амин! Рус киносын карагыз һәм ләззәт алыгыз! Сезнең җаннарыгызны дәвалый алуыгыздан без бәхетле булырбыз! Бу – бездән безнең өчен иң зур бүләк. Терелгән йөрәкләр прокаттан һәм интернет караулардан кадерлерәк. Без сезне яратабыз!
Шул урында мин үземне ниндидер йолалар үткәрә торган ябык җәмгыятькә килеп эләккән кебек тоя башладым. Әйтерсең лә, экрандагы мистика монда күчкән дә, залдагылар барысы да бу ирле-хатынлы сценаристларга – Гөлнара Әхмәтова һәм Александр Иванов артыннан сикереп, ниндидер йола башкара башларлар кебек тоелды. Мин бер – Мансур Гыйләҗевка, бер сценаристларга карадым. Йә Аллам, бу сценаристлар Мансурның пьесасын бөтенләй аңламаган түгелме? Гөлнарасы психиатрга укучы студентлар өчен кулланма фильм ясамакчы булса, Александр, ишекләрне бутап, ялгыш аудиториягә кергән профессорны хәтерләтте.
Пьеса авторы Мансур Гыйләҗев: «Рәхимбайның шундый көчле режиссер булуын баштан ук белгән булсам, киносценарий язарга үзем алынган булыр идем», – дигән иде беренче тапкыр карагач. Хәзер ул бернәрсә дә әйтмәде.
Алып баручы вакыт чыкканны искәртте. Кино белгече Әдилә Хәйбуллина түгәрәкләргә ашыкты: «Яңа Татарстан киносы феномены «Микулай» картинасыннан башланачак, дип уйлыйм. Бу – чыннан да вакыйга! Татарстан өчен генә түгел, Россиянең региональ кинематографы өчен дә. Мин Илшатны башлап юл салучы дип саныйм. Безнең мондыйны күргәнебез юк иде, бездә моңарчы мондыйның булганы юк иде. Илшат алга таба да төшереп, безне гаҗәпләндерер әле. Бу кинода ниндидер бер глобаль эшнең башы булсын иде».
«Барысы да тынычрак, пафоссызрак уза ала иде. Шушы кичәне оештырган, киноны төшерергә ярдәм иткән барлык-барлык кешеләргә рәхмәт белдерәм», – диде Илшат Рәхимбай һәм ярдәм иткән бик күп кешеләрне санады. Ягъни, бу фикер алышу – әллә нинди бер кино, ә Илшатның рәхмәте – шуның титрлары иде.
Менә шул: режиссер катламнар белән горурланса да, бу катламнар «Микулай» фильмын компьютерның чүп-чар файллар белән тулган «эш өстәленә» әверелдергән, кирәкле файлны – энҗе бөртеген табу өчен шактый актарынырга кирәк.
Илшат Рәхимбайның фильмына бушлай пиар ясаган өчен керәшен җәмгыятенә рәхмәт. Сүз уңаеннан, алар әлеге пафослы премьерада юк иде.