“Интертат”та сәламәтлек марафонының егерменче көне: Бавыр эшчәнлеге өчен зыянлы ризыклар исемлеге билгеле
Кеше сәламәтлеге – ул тормышның төп кыйммәте. Аны акчага да сатып алып булмый. “Интертат”та #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Аның максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт туклану режимына күчерү, актив тормыш алып баруга өндәү.
5 декабрьдән башлап 26 декабрьгә кадәр табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова марафончыларга организмны чистарту һәм дөрес туклану турында киңәшләр биреп бара. Бу атнада марафончылар бавыр эшчәнлеге хакында өйрәнә.
Табиб киңәшләрен төгәл башкаручылар арасында “Интертат” укучылары Зилә Мәүлина, Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова һәм Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, “Казан егетләре” төркеме солистлары бар. Һәр көн саен алар үзләрендә уңай үзгәрешләр сизә: артык авырлыктан, токсиннардан, организмга зарар китерүче матдәләрдән арына.
Бавыр – организмда иң әһәмиятле эшчәнлек башкаручы әгъзаларның берсе. Бавыр чирләре булганда сару кайный, тән тиресе саргая башлый һәм кеше үзен начар хис итә.
Бавырны саклау өчен беренче чиратта сәламәт яшәү рәвеше – алкогольдән, тәмәке тартудан баш тарту зарур. Эш һәм ял режимын үтәргә кирәк. Бу очракта шулай ук дөрес туклану да мөһим, ул бавырның уңай эшчәнлегенә тәэсир итә.
Файдалы продуктлар гына ашарга тырышыгыз, фаст-фуд ризыкларыннан баш тартыгыз. Аларда файдалы матдәләр юк. Фаст-фудны даими ашау организмда витаминнар кытлыгына китерә. Баллы, камыр ризыкларын да чикләргә тырышыгыз.
- Фаст-фуд - инглизчә fast - "тиз" һәм food "ризык" сүзеннән ясалган. Тиз ашау, тиз әзерләнә торган ризык мәгънәсендә кулланыла. Фаст-фуд әзерләү вакыты бик кыска, аны ашаганда аш-су приборлары бик аз кулланыла, өстәл янында ашалмый. Гадәттә җәмәгать туклану урыннарында тәкъдим ителә.
Сәламәтлекне саклау өчен, табиблар диетик туклануга күчәргә һәм чиста су эчәргә киңәш итә. Бавырның эшчәнлегенә маргарин майлары, составында артык күп фруктоза булган ризыклар, натрий глутаматы булган продуктлар (соя соусы, чипсы) начар тәэсир итә.
Зарарлы продуктлар исемлегенә гөмбә, май, ысланган продуктлар, тәмләткечләр (борыч, горчица, уксус, майонез), шоколад, туңдырма, газлы эчемлекләр, редис керә.
Солы, карабодай, тары ярмаларында бавыр өчен файдалы лецитин һәм углеводлар күп булуы билгеле. Майлы ит ашауны чикләргә туры киләчәк. Күп очракта тавык, куян, сыер итенә өстенлек бирегез. Ризыкларны парда пешерү хәерле.
Җиләк-җимешләрдән бавыр өчен аеруча файдалы булган алма, груша, чия, абрикос, авокадо, инжир ашарга кирәк. Аларда организм өчен файдалы клетчатка, шулай ук витаминнар бар. Бавыр эшчәнлеге процесслары барышында РР һәм В витаминнары актив сарыф ителә.
Организмны начар матдәләрдән чистарту өчен, җиләк ашагыз. Анда клетчатка күп, ә шикәр күләме аз. Җиләкне ашказаны-эчәклек, бавыр, артрит, ревматизм, подагра авыруларыннан, матдәләр алмашын көйләү өчен кулланырга мөмкин. Бавыр өчен каен җиләге, шулай ук кызыл һәм кара карлыган яхшы булачак. Яшелчәләрдән баллы борыч, кабачки, кыяр, помидорны аерып әйтергә була. Кузаклылардан - борчак, соя, фасоль шушы исемлектә.
Балга корица кушып ясалган төнәтмә бавыр эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Моның өчен бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы бал һәм ярты чәй кашыгы корица салыгыз. Эчемлекне һәр көн иртән һәм кич эчегез.
Белгечләр дәвалану өчен солы ярмасы да кулланырга киңәш итә. Моның өчен бер стакан солыны яхшылап юарга, шуңа ике стакан су салып кайнатырга кирәк. Су кайнап чыкканнан соң, ике аш кашыгы бал салырга һәм тагын берничә минут кайнатырга. Төнәтмәне ашар алдыннан, көнгә ике-өч тапкыр эчәргә.
"Яңа елга - яшәреп" марафонында катнашучы “Казан егетләре” төркеме баянчысы Айнур Латыйпов бавыр эшчәнлеген җайга салу өчен календула (тырнак гөл) төнәтмәсе эчүен әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге төнәтмә ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтеннән, гастриттан, бавыр һәм сидек куыгы авыруыннан ярдәм итә.
- Ясау тәртибе гади: бер аш кашыгы вакланган календула чәчәгенә бер стакан кайнар су салырга һәм җылы килеш төреп, ярты сәгать төнәтергә. Аннан сыеклыкны сөзәргә. Төнәтмәне ашаганчы ярты сәгать алдан, көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә.
#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:
“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата
“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый
"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды
“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала
“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле
“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез
“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя
“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы
“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?
“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли
“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ашау файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта