Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди агачларны көзен утырту яхшырак?

Көзен агач үсентеләренең бәясе арзанрак була.

news_top_970_100
Нинди агачларны көзен утырту яхшырак?
Рамил Гали

Агач яхшы үссен өчен һава торышы, туфрак һәм үсентенең халәте яхшы булу кирәк. Көзен агач утыртуның яхшы яклары да, начары да бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Көзен агач утырту плюслары:

  • үсенте арзанрак тора, сайлау зуррак, яфраклары һәм тамырларына карап сәламәтлеген ачыклап була,
  • көзен утырту гадирәк: бер тапкыр су сибү җитә, салкынча һава һәм яңгырлар туфракны уңайлы итә,
  • вакытында утыртылган агачлар салкыннар башланганчы кирәкле тамырларын җибәрә, яңа сезонда ике-өч атна алдан яхшылап үсә башлый,
  • вакыт азрак сарыф ителә: язын бакчада башка эшләр дә күп була.

Көзен утыртуның минуслары:

  • көчле салкыннар ныгымаган агачны үтерергә мөмкин, кышкы җил, боз һәм кар агачка зыян салуы бар,
  • караңгы көздә һәм кышын агачларга кимерүчеләр зыян салырга да мөмкин.

Көзен утырта торган агачлар:

  • салкынга чыдам сортлы алма һәм груша,
  • каен,
  • чикләвек,
  • кәстәнә,
  • тал,
  • ылыслы агачлар.

Агачларны сентябрь азагында, һава торышы уңайлы булса, октябрьдә һәм ноябрь башында утырталар.

Көзен утырту начар булган агачлар:

Салкынга чыдамый торган агачларны язын утырту хәерле. Бу груша, алма, миндаль, слива, абрикос, персик, чия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100