news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Колорадо коңгызыннан котылу өчен көзен ни эшләп була?

Аю чикерткәсе (медведка), каты корт (проволочник), колорадо коңгызы өчен капкыннар куярга кирәк.

news_top
Колорадо коңгызыннан котылу өчен көзен ни эшләп була?
https://pixabay.com

Көз көне колорадо коңгызы өчен капкыннар ясап куярга кирәк. Бакчага бәрәңге сабагы күчләре ясагыз. Кортлар шуңа җыелгач, бөтенесен бергә яндырыгыз. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Аю чикерткәсе (медведка) өчен дә капкын ясап була. Моның өчен бакчага ярты метр чамасы тирәнлектә чокырлар казыгыз. Төбенә салам чүбе җәегез. Кортлар шунда җыелыр. Салкын көннәрдә шушы чокырларны казып ташлагыз, кортлар шунда үлеп бетә.

Каты корт (проволочник) өчен махсус капкын ясыйлар. Кишер, чөгендер, бәрәңге кисәкләрен җиргә 10 см чамасы тирәнлеккә бер-берсеннән бер метр чамасы ераклыкта күмегез. Бераз вакыт узгач, шуларны казып алыгыз, җыелган личинкаларны юк итегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар