Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роза чәчәкләре янына кышка нинди үсемлекләр утыртырга ярамый?

Розалар янына язын беренче чәчәк ата торган үсемлекләр — нәркисләр, лаләләр, гиацинтлар утыртырга һич ярамый.

news_top_970_100
Роза чәчәкләре янына кышка нинди үсемлекләр утыртырга ярамый?
Рамил Гали

Роза чәчәкләре янына теләсә нинди үсемлек утыртмау хәерле. Кыш салкын була торган зонада яшәү сәбәпле, безнең якларда роза чәчәкләрен кышка җылытып калдырырга кирәк. Янына башка үсемлек утыртып куйсаң, кышын ул дымланып ятарга мөмкин. Шуңа күрә алар янына башка әйберләрне чамалап кына утыртырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Розалар янына язын беренче чәчәк ата торган үсемлекләр — нәркисләр, лаләләр, гиацинтлар утыртырга һич ярамый. Лалә һәм гиацинтны ел саен казып алырга кирәк, ә бу вакытта розаларның тамырлары киселергә мөмкин. 

Розалар янына кирәксез көндәшләр утыртып куймагыз. Дәлия, гладиолус, бүлбеле бегонияләр розалар белән килешми. Алар бер үк вакытта диярлек чәчәк ата һәм бөтен тирә-юньне баса. Аннары аларны ел саен казып алу таләп ителә. Бу розаларга комачаулый.

Розалар янына агрессор-үсемлекләр дә утыртырга ярамый. Тамыр системасы бик көчле булган үсемлекләр тирә-якны басып алып, розаны харап итүе ихтимал. Шулай ук май ландышы, мөгезле миләүшә кебек үсемлекләр дә розага комачаулый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100