Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карлыганны көзен утырту тәртибе

Карлыган куакларын бер-берсеннән 2 м ераклыкта утырталар.

news_top_970_100
Карлыганны көзен утырту тәртибе
https://pixabay.com

Сентябрьдә карлыган утыртырга була. Кызыл, кара һәм ак карлыганны утырту тәртибе бертөрле. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Карлыган утырту вакыты климатка бәйле. Иң мөһиме — кырау төшәргә 3-4 атна кала утыртып бетерү кирәк. Иртә утыртсаң, карлыган китмәскә мөмкин. Россиянең урта полосасында карлыганнар сентябрь азагы — октябрь башында утырталар. 

Үсенте алганда бер еллык куак, аның 1-4 ботагы кимендә 25 см биеклектә булсын. Тамыр системасы яхшы үскән, кимендә 20 см була. Куакның ботаклары агачка әверелгән, яфраклары коелып беткән яки кибә башлаган. Аның механик җимерелгән урыннары һәм авыру билгеләре булмаска тиеш. 

Карлыганны нейтраль туфракка утырталар. Аңа көпшәк, уңдырышлы җир кирәк. Урын якты һәм җилдән сакланган булырга тиеш. 

Карлыган куакларын бер-берсеннән 2 м ераклыкта утырталар. Коймага кадәр аралык 1 метрдан ким булмасын. 

Карлыганны кура җиләге янына утыртмагыз. Кура җиләге карлыганны каплый. 

Крыжовник белән карлыганның авырулары һәм корткычлары бертөрле, шуңа күрә аларны бергә утыртмау хәерле.

Карлыган утырту өчен 50×50×50 см зурлыкта чокыр казыгыз. Туфрак уңдырышлы булса, 30-40 см га киметергә була. Контейнерда сатып алган куакка савыттан ике тапкыр зуррак чокыр казырга кирәк.

Чокырдагы туфракка бер чиләк компост яки тирес, 300-400 грамм сөяк оны яки агач көле салалар. Агач көле урынына минераль ашлама кушарга була.

Чокырның яртысына туклыклы катнашманы салыгыз, бераз су сибегез. Чокырда биеклек ясагыз, шунда үсемлекне контейнеры белән бергә куегыз. Үсентене 45 градуска авыштырып биеклек өстенә бастырып куегыз, тамырларын таратыгыз. Ботаклары төньякка, тамырлары көньякка карап торырга тиеш.

Чокырга туфрак тутырыгыз, аны тыгызлагыз.

Кәүсә янындагы боҗра буйлап 10 см биеклектә валик ясагыз. Күп итеп су сибегез, бер чиләк суны акрын-акрын гына салып бетерегез.

Куакның өске өлешендә дүрттән арты бөре булса, аларны кисеп ташлагыз. Агач тирәли туфракка мульча салыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100