Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көз көне алмагачны ничек тәрбияләргә?

Яшь алмагачларны көнбагыш яки кукуруз кәүсәләре, чыршы ботаклары белән җылытыгыз.

news_top_970_100
Көз көне алмагачны ничек тәрбияләргә?
Румия Надршина

Көзен алмагачларны дөрес итеп тәрбияләү киләсе елгы уңышка нигез була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Көзен алмагачның яфраклары коелып беткәч, аларны җыеп ташларга кирәк. Юкса аларда гөмбәчекләр һәм зарарлы бактерияләр үрчеп ята.

Агач төпләрен казып калдырыгыз. Шулай иткәндә корткычларның личинкалары үлеп бетә, чүп үләннәре дә үсми. Казу тирәнлеге 15 см дан артмаска тиеш. Агач төпләрен дымлы килеш казу хәерле.

Агач төбен казыганда ашлама кертегез. Төпкә 1-2 чиләк тирес, хролы калий (30 г), суперфосфат (50 г) салыгыз. Азотлы ашламаларны көз көне кертмәү хәерле.

Көз көне алмагачка күп итеп су сибегез. Дымга туенган агач кышны җиңелрәк кичерә. Зур агачка 6 чиләк, яшь агачка 3 чиләк су җитә.

Агач төпләренә мульча салыгыз. Ул агач төбендә дымны саклый. Моның өчен пычкы чүбе, чабылган үлән, торф, салам, черегән тирес ярый.

Агач кайрысындагы мүк һәм лишайниклар кайрының күзәнәкләрен томалый, агач үләргә мөмкин. Шуңа күрә көзен агач кәүсәләрен паразитлардан чистартыгыз. Мүк һәм лишайникларны яфраклар коелып беткәч алалар.

Көзен алмагачны дөрес итеп кисегез, корыган һәм авыру ботакларын алып атыгыз. Киселгән урыннарны бакча вары белән эшкәртегез. Алмагачын салкыннар башланырга ике атна алдан кисәләр.

Агач кәүсәләрен агартыгыз. Агарту кояштан пешүдән, корткычлар үрчүдән, кимерүчеләр һәм куяннардан саклый. Агарту коры көнне, температура 3 градустан да кимрәк булмаганда эшләнә. Ноябрьнең беренче көннәрендә агарту хәерле.

Яшь агачларны салкыннан аеруча сакларга кирәк. Моның өчен капчык, яки берничә кат картон яки калын кәгазь белән төрегез, көнбагыш яки кукуруз кәүсәләре, чыршы ботаклары белән җылытыгыз. Болай эшләү агачны куяннар һәм башка кимерүчеләрдән дә саклый. материалны скотч яки шпагат җеп белән беркетегез. Агач кәүсәсен җирдән 100-120 см биеклеккә кадәр җылытырга ярый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100