news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кышка кадәр теплицада эшлисе җиде эш

Теплицаны дезифекцияләп, юып, чистартып, туфрагына ашлама кертеп, казып калдырырга кирәк.

news_top
Кышка кадәр теплицада эшлисе җиде эш
Владимир Васильев

Көз көне теплицаны карау турында киңәшләр «Российская газета»да чыкты.

  1. Теплица җирен казып, үсемлек калдыкларын җыеп ташлагыз. Аларда фитофора булырга мөмкин.
  2. Гөмбәләрдән, күгәректән, корткычлардан дезинфекция ясагыз.
  3. Аннары туфракның өске 10-15 см чамасы катламын алып ташлагыз. Аны бакчага түтәлләргә салырга була. Теплицага уңдырышлы туфрак өстәгез. Теплица туфрагын 4-5 елга бер тапкыр тулысынча алмаштырырга кирәк.
  4. Туфракны бакыр купоросы белән эшкәртегез. Аннары компост, тирес, пычкы чүбе кушып, яхшылап казыгыз.
  5. Теплица каркасында пленка булса, аны киптереп җыеп куярга кирәк. Теплица ачык калса, кышын кар аны дымга туендыра.
  6. Пыяла теплицаны ике яктан да юып чистартыгыз, дезинфекцияләгез.
  7. Парник һәм теплица каркасларын известь яки хлорлы известь белән агартыгыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар