news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди чәчәкләрне көзен утырталар?

Дельфиниум, люпин, пион, флокса, эхинацея һәм башкаларны көзен утырсаң, алар яхшырак үсә.

news_top
Нинди чәчәкләрне көзен утырталар?
https://pixabay.com

Күпьеллык үсемлекләргә яхшылап үсеп китү өчен салкын һава кирәк. Аларны чыныктыру өчен көзен утырту хәерле. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Дельфиниумны октябрь башына кадәр утыртырга кирәк. Аның ботак көпшәләренә су кереп калмасын, юкса кышын череп бетәр. Аны көзен утыртсаң, киләсе сезонда ук чәчәк атар.

Люпинга туфрак нинди булу мөһим түгел, алар кояш ярата, күләгә урынга утыртмагыз. Көзен утырткан люпин язын чәчәк ата башлый инде.

Пионнарны август азагыннан октябрь уртасына кадәр утырталар. Яңгырлы һава булса, киселгән урыннарга күмер сибәргә кирәк. Пионнар өчен дренаж яхшы булырга тиеш. Туфракка ком кушу хәерле.

Флоксаларны тамырлары белән сатып алсагыз, аларны кара көзгә кадәр утыртып була. 

Эхинацеяне сентябрь уртасында утыртып кую хәерле. Бу чәчәк күләгәле урынны яратмый. 

Примуланы сентябрь азагында утыртыгыз. Аңа дымлы һәм туклыклы туфрак кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар