Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карлыган киләсе елга мул уңыш бирсен өчен быел нишләргә?

Артык ботакларын кискәч, карлыган куакларына җылы су сибегез.

news_top_970_100
Карлыган киләсе елга мул уңыш бирсен өчен быел нишләргә?
https://pixabay.com

Киләсе елга карлыган яхшы уңыш бирсен өчен ашлама кертергә кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Сентябрьдә, яфраклары коелып беткәч, берничә эш эшләргә кирәк. Башта иске һәм авыру ботакларны кисеп ташлагыз. Аннары җиргә яткан ботакларны кисегез.

Кискәч, карлыганга яхшы итеп су сибегез. Су җылы булсын, һәр куакка кимендә 40 литр су кирәк. Аннан куак асларын чистартыгыз, чүп үләннәрен утагыз. Һава керсен өчен, туфракны сак кына йомшартыгыз, куак тамырларына зыян китермәгез.

Аннары ашлама сибәргә дә була. Нитрофоска кулланыгыз. Ул киләсе елга мул уңышны тәэмин итәр. Карлыганнар эре һәм баллы булыр. Аны куллану тәртибе ашламаның тышлыгында языла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100