Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роза чәчәкләрен кышка ничек әзерләргә?

Куакларны иртә капласаң, алар туклыклы матдә җыймый кала һәм көчсезләнә.

news_top_970_100
Роза чәчәкләрен кышка ничек әзерләргә?
Рамил Гали

Роза чәчәкләрен кышка дөрес итеп әзерләмәсәң, аларның тамырлары өшүе мөмкин. Чәчәкләрне кышка әзерләү тәртибе киңәшләр сайтында чыкты.

Салкынга иң чыдамы — парк розалары. Алар -15 градуска кадәр салкынга түзә. Полиант һәм флорибунда розаларының ботакларын җиргә салып калдырсаң да җитә. Алар -10 градуска кадәр салкынны кичерә. Чәй һәм чәй-гибрид розалары -5 градуста ук туңа, аларны яхшылап капларга кирәк.

Роза чәчәкләрен кисү һәм каплау вакытын дөрес сайларга кирәк. Иртә капласаң, аларның «иммун системасы» көчсезләнә, авыруларга тиз бирешүчән була. Соңга калсаң, салкында розалар үләргә мөмкин.

Кышка әзерләүнең идеаль вакыты — көз азагы — ноябрь уртасы һәм соңгы атнасы. Шулай да климат шартларын исәпкә алу кирәк. Розалар 0 градуска кадәр салкынга чыдый, шуннан соң аларны кышка әзерли башларга кирәк.

Көзен розалар туклыклы матдәләр җыя, үзләре кышка әзерләнә. Иртә кисү үсемлекне көчсезләндерә. Ул кышын чыгар, тик язын авырулар белән көрәшергә туклыклы матдәләре җитмәс. 

Климат шартларына карап, роза бик иртә капланган булса, аңа өстәмә тукландыру кирәк. 

Кисү

Розаларны кисүнең беренче этабы — нинди сорт булуына карамастан, дөрес итеп кисү. Чәчәкне каплар алдыннан гына кисәләр. Башта бик озын ботакларын алалар. Кискәннән соң куак биеклеге 40-60 см калырга тиеш. Менә шул ботакларны капларга кирәк.

Кискәч, һәр ботакта 6-7 бөре калсын. Алар азрак булса, кисү биеклеген киметергә була. Шулай да бик озын калмасын. Кыскарак итеп киссәң, чамасын белергә кирәк. Ботакның идеаль биеклеге 40-60 см икәнен истә тотыгыз.

Аннары ботакларны җентекләп карагыз. Авыруга охшаганнарын — кара яки соры таплы, сулы урыннары булса, кайрысы булмаса, механик җимерекләр булса, аларны беренче чиратта кисеп атыгыз.

Кисүнең соңгы этабы — коелмаган яфракларны һәм чәчәкләрне алып ташлау. Идеалда — роза куагыннан иң көчле һәм сәламәт булган берничә ботак кына кала.

Парк розаларын кышка әзерләү шушы урында төгәлләнә. Бу сорт салкынга чыдам, ул кышны җиңел кичерә. Ләкин төбәктә температура -15 градустан төшә торган булса, аларны да каплау хәерле.

Каплау

Башта куак төбен казыгыз, аннары йомшартыгыз, каркас яки бастыргыч куегыз. Каплауны ике этапта — берничә көн дәвамында башкаралар.

Роза куагы төбен көрәк тирәнлегендә казырга кирәк. Тамырларын җәрәхәтли күрмәгез. Аннары үсемлеккә 1-2 көн ял бирегез.

Кайсыбер розаларның ботаклары кайчакта агачка әверелә. Аларны сындырмыйча гына җиргә яткыру да мөмкин түгел. Бу очракта куакның бер ягын казып, аны тамыры белән бергә аударыгыз. Розаларны җиргә кысып куегыз, тик ботаклар туфракка тиеп тормасын. Моның өчен берәр җайланма ясагыз, ул үсемлекне җирдән 5-10 см га күтәреп торсын. Аның өчен чыршы ботаклары, яфраклар катламы куярга була.

Шуннан соң тамыр янындагы туфракны йомшартыгыз. 30-40 см биеклектә таучыклар ясагыз. Болай иткәндә тамыр янындагы бөреләр салкыннан саклана.

Чәй, чәй-гибрид, флорибунда сортлары да нәкъ шундый биеклектә киселә. Аларның бөреләре тулысынча туфракка күмелеп кала. Бу дөрес була. Туфрак коры булырга тиеш. Пычкы чүбе яки торф кулланырга ярамый, алар дым суыра.

Салкын кыш була торган төбәкләрдә җиргә яткырылган роза ботаклары өстенә каркас ясала, ул 40-60 см биеклектә була. Аны агач яки металлдан ясыйлар, җылыткыч материал куялар. Бу полиэтилен, катыргы, изоляция кәгазе булырга мөмкин. Каркас өстән дә, ян яктан да ябылырга тиеш. Температура -10 градустан төшсә, кырыйларын да ябалар.

Үрмәле розаларны кышка кергәндә терәткечләрдән төшерәләр. Аларны яфраклар яки чыршы ботаклары өстенә салалар һәм шундый ук материал белән өстән дә каплап куялар. Салкыннар башланганчы алар шулай ятып тора. Аннары салкыннар башлангач, тагын җылыткыч материал белән каплыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100