Намазын укымаучы, шәраб эчүче гөнаһлы мөселманнарны Аллаһ кичерерме?

Исламда хәрамны хәләл санаган кеше шәригать кануннарыннан көлә яисә аларны мыскыл итә булып чыга.

Татарстан Диния нәзарәте сайтында төрле темаларга багышланган фәтвалар чыга.

Әссәламү галәйкүм! Намазын укымаучы, шәраб эчүче гөнаһлы мөселманнарны Аллаһ кичерерме? Алар Җәннәткә керерме, әллә җәһәннәмдә мәңге калырмы?

Үә галәйкүм әссәлам! Олуг имам Әбү Хәнифә үзенең «Васыя»сендә әйткән:

«Пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) өммәтеннән булган гөнаһлылар — хак ышанучы, һәм алар кәфер булмыйлар».

Биредә сүз белә торып зур гөнаһ кылган һәм шул ук вакытта ул гөнаһны хәләл дип санамаган, Ислам шәригате кануннарына һәм тыюларына каршы чыкмаган кешеләр турында бара. Чөнки Исламда хәрамны хәләл санаган кеше шәригать кануннарыннан көлә яисә аларны мыскыл итә булып чыга, һәм ул Исламнан чыга.

Әһле Сөннәт галимнәре гөнаһлы бәндә диннән чыкмый, чөнки ул күңеле белән Исламны хак дин буларак кабул итә дип саный. Әгәр гөнаһлы кеше тәүбә кылмыйча үлеп китә икән, аның язмышы Аллаһның тәкъдирендә. Аллаһ аны Үзенең киң рәхмәте белән кичереп, яисә эшләгән изгелекләре өчен, яисә кемнеңдер шәфәгате аша Җәннәткә кертергә мөмкин. Аллаһ теләсә, бу кешене гөнаһына күрә җәзаларга да мөмкин, әмма ул җәһәннәмдә мәңгегә калмаячак, Җәннәткә керәчәк.

Имам Әбү Хәнифә әйткән: «Мин зур һәм кече гөнаһлар кылучыларга (кичерү буласына) өметләнәм, алар өчен куркам да», дигән («Шәрх әл-Бабирти галә әл-Васыя»).

Кайбер секталар бу мәсьәләдә әһле сөнниләр белән килешмәгәннәр: хариҗилар зур гөнаһ кылучыны кәфер дип санаган; могътәзилиләр исә мондый кеше иманлы түгел, әмма кәфер дә түгел, бер урталыкта торалар, барыбер җәһәннәмдә мәңге калачаклар, газаплары имансызларныкына караганда җиңелрәк булачак дип санаганнар (Хәмзә әл-Бакри, «Усус әл-гакыйдә әл-исламия, с. 9»), диелә бу хәбәрдә.

Түбәндәге сорауларга җаваплар чыккан иде: