news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гипслы вакытта тәһарәтне ничек алырга?

news_top
Гипслы вакытта тәһарәтне ничек алырга?
Владимир Васильев

Татарстан Диния нәзарәтендә сайтында гипслы вакытта тәһарәт алу турында аңлаттылар.

Әссәламү галәйкүм! Әгәр кешенең битенә гипс салынган булса, хәнәфи мәзһәбе буенча тәһарәтне ничек алырга?

Үә галәйкүм әссәлам! Гипс булган очракта, юеш кул белән гипсның күбрәк өлешен сөртеп алырга кирәк, аннары калган әгъзаларны кабул ителгән тәртиптә дәвам итәргә.

Имам Шурунбуләли “Нур әл-Идах”та болай ди:

“Әгәр кеше хиджама ясаткан, яраланган яисә очлыкларын сындырган һәм шулар сәбәпле тән әгъзаларын юып булмаслык итеп бәйләвеч кулланган икән, шул бәйләвечнең күбрәк өлешен сөртеп алу тиешле була”.

Бу кагыйдә гипслы вакытта госел алуга да кагыла.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар