Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың «Ирек мәйданы»на интервьюсы: «Рәнҗетүчеләр җитәрлек булды»

Эльмира Сөләйманова яшь­тән җырчы булырга хыяллана. Музыка мәктәбен тәмамлый. Тик Казанга килгәч, консерваториягә укырга керә алмый. Фортепьянода уйный белмәгәне аркасында, кызны кире Чаллыга борып җи­бә­рәләр. Училищеда кассир һөнәрен үз­ләштерә.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың «Ирек мәйданы»на интервьюсы: «Рәнҗетүчеләр җитәрлек булды»

Эльмира Сөләйманова белән журналист Лилия Йосыпова интервьюсы 2019 елның июлендә "Ирек мәйданы" газетасында чыккан. 

– Авыр чаклар күп булды. Бүген мин бә­хетле! Бө­тен җи­­рем җитеш, – ди Эльмира. – Бер яктан, Казаннан борылып кайтып, Чал­лыда кибеттә эшләп, ирем белән таныштым. Язмыш бу! Икенче яктан, әлеге юнәлештә укымасам да, Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булдым! Барысы да Ходай кулында!

Тулы исеме: Эльмира Наил кызы Сөләйманова

Туган көне: 5 февраль, 1982 ел

Туган җире: Чаллы

Белеме: Чаллыдагы 67нче сәүдә училищесы

Гаилә хәле: ире – Дмитрий, балалары – Диана белән Артем.

«Мунча төзибез»

Эльмира, җәйге ялларың ничек уза? Ниләр башкарасыз?

Мәш килеп бакчада мун­ча төзибез, эш төгәлләнү алдында. Әни белән энем контрольдә тоталар. Алар – прораб, мин иганәче һәм чә­чәк үстерүче генә (көлә). Ро­за, лилияләрем чәчәк ат­ты. Бакчаны күбрәк матурлык ту­дыру, шашлык пешереп, мунча кереп ял итәр урын буларак күрәм.

Фидания апа нихәл?

 Әнигә 60 яшь тула. Заводта хезмәт куеп, 45 яшь­тән лаеклы ялга чыкты. Әле дә тик утырмый, медицина өл­кәсендә регистратурада эшли.

Әни безне – ике баласын – берүзе аякка бастырды. Аның тырышлыгына, көченә шаккатам һәм сокланам. Әти бездән чыгып киткәндә, ми­ңа 5 яшь иде. Энемне ба­ла тудыру йортыннан алырга бармады.

Элемтә бармы соң?

Туганнары белән бар. Алар күбәү. Кече энесе Илдус абый концертларыма ки­лә, чәчәк бәйләмнәре бү­ләк итә, шалтыратып хәлне белешә, бәйрәмнәр белән котлый. Туганнарга үпкәбез юк. Алар гаепле түгел бит. Бу – әти белән әнинең икесе арасындагы эш кенә. Бер-берсенә туры килмәгәннәр, кү­рәсең. Ярар, бәлки, аеры­лыш­масалар, тагын да катлаулырак булыр иде... Әни безнең өчен дип яшәде. Кө­не-төне эшләде, ул өйдә юк чакта энемне мин карадым. «Иң мөһиме – оныкларым әтиле булып үссен», – дип тели әни.

Ул үзе генә яшиме?

Әни бик матур, яшь то­ра, зифа буйлы. «Дус кызыңмы бу?» – дип әйтүчеләр дә бар (көлә). Әйе, үзе генә яши. «Миңа ир кирәкми», – ди. Бөтен нәрсәсе җитеш. Тормышы җиңел булмады, яшьлегендә ял итү тәтемәде. Аның каравы, хәзер чәчәк ата. Аны шулай күреп сөе­нәм. Дус кызлары белән очрашалар, дискотекаларга да йөрештерәләр. Хәзер яшәүнең матурлыгын, рәхә­тен тулысынча татысын.

Авыр вакытлар булды. Ипигә акча юк чаклар да бар иде. Бераз файда булсын дип, кечкенә чакта энем бе­лән шешәләр җыеп тапшыра идек. Үз көчебез белән кү­тәрелдек, эшкә өйрәнеп үстек. Хәзер рәхәт яшибез.

Энең Марат гаиләлеме?

Әйе. Бер бала үстерә­ләр. Киленебез бик әйбәт. Холыкларыбыз охшаган. Ул да – Чаллы кызы. Безнең кебек, әти-әниләре Аксубай ягыннан.

Дусларың күпме?

Иң якын дустым – әни. Озак еллар аралашкан 2-3 дус кызым бар. Алар – сыналган ахирәтләр. Һәм берсе дә эстрада, иҗат кешесе түгел.

Җырчылар арасында бармы?

Хәзер юк. Кирәкми дә. Элегрәк булды. Аларга күңелемне ачтым. Якын дус дип кабул иткән җырчылар мине сатты. Исемнәрен әйтмим, алар моны үзләре яхшы бе­лә. Эстрадага килгәч, артист­лар арасында яшәп китә алдым. Ә бу – бер дә җиңел түгел. 12 ел эчендә төрле хәл булды, кемнәр генә очрамады.

«Каенанам – терәгем»

Эльмираның ире Дмитрий – «Таттелеком»да бүлек җитәкчесе. Кибеттә кассир кызны күреп күз сала, көн саен ипи, майонезга кереп йөри торгач, күңелен яулый. Һәм, озакка сузмыйча, гаилә корып яши башлыйлар. Кызлары Дианага – 12, уллары Артемга 5 яшь.

Дмитрийның әнисе сездән аерым яшиме?

Бер йортта, күрше подъездларда гына торабыз. Әнигә фатирны махсус шулай алдык. Каенанам бик ях­шы. Гел шикәр дә бал кебек кенә яшибез, дип әйт­мим. Яшәү дәверендә төрле чак була. Әмма әни – зур те­рәгебез, мин гастрольдә чакта балаларны ул карый. Шу­ңа гел тыныч күңел белән чы­гып китәм. Дмитрий – бердәнбер улы булгач, ике оныгын өрмәгән җиргә дә утырт­мый. Рәхмәтем зур. Бөтен нәрсә яхшы. Ике диндә булу үзен бераз сиздерә – шул ягы бар.

Элек алай булмадымы?

 Яшьлектә сизелми ул. Яшь баргач, уйланасың. Аларның үз бәйрәме, безнең – үзебезнеке... Ике якны да тигезләргә кирәк. Һәркем үз ягына тарта ба­ра.

Күңелең йомшак кебек синең?

Әни гел: «Соңгы ыштаныңны да салып бирергә әзерсең. Алай артык юмарт булырга ярамый», – ди. Күңелем нечкә. Тиз елыйм, хискә биреләм. Әмма бераз усаллыгым да бар. Соң­гы елларда тормыш ае­руча өй­рәтте. Кайчак юк­ка да гаеп аталар, рән­җетәләр. Әтисез, акчасыз үстем, бө­тен нәрсә­гә үзем ирештем. Кайбе­рәү­ләр кебек, акча биреп, артист булмадым. Мине кимсетер­гә кемнең хакы бар?! «Инстаграм»да да кай­бе­рәүләр әллә нәрсәләр яза. Аларны дуслардан чыгарам. «Симердең. Ябык», – дип тә язалар. Телевизор да артык килограммнар өсти бит әле. Мин – 2 бала анасы, авырлыгым – 74 кг, ирем ми­не шул килеш ярата. Бер дә кимсенмим. Муенымдагы сырлардан да уңайсызланмыйм, миндә генә шулай ае­рылып тора ул (көлә). «Әнә, фермадагы сыерларга җыр­ла», – диюче олы яшь­тәге ир-ат та бар. Тик иҗа­тымны күралмагач, социаль челтәрдәге битемдә нәрсә эз­ләп утырадыр... Бер ге­нә яшибез. Шу­ны аң­ла­мый­лар. Күпме гомеребез калганын бер Ходай бе­лә. Үза­ра дус булып, күбрәк матур сүзләр әй­тешеп, дошманлашмыйча яшә­сәк иде дә бит…

Сине нәрсә куркыта?

Балалар тыңламый хә­зер, безнең буын кебек тү­гел. Менә кызым да үс­мер­лек чорына җитте, холкы үзгәрүе сизелә, азрак сөй­ләшә башлады. Алар өчен куркам. Сабыйларыбыз ялгыш юлга басмыйча, кеше булып үссеннәр. Холык буенча кызым – ирем, улым нәкъ үзем кебек.

«Төнлә – концерт, көндез – кибет...»

Җырчы буларак эш­чәнлек кайдан һәм кайчан башланды?

XI сыйныфны тәмамлаганда, параллель рәвештә музыка мәктәбен дә бетердем. Чаллыда «Алтынай» ансамблендә җырлап йөрдем. Училищеда укыганда төрле конкурсларда катнашып, алдынгы урыннар да алдым. «Сердәш» ансамбленә йөр­дем. Кемнәр бе­лән генә эшләмәдем. Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсе бе­лән дүр­тәү бер гаилә кебек йөрдек. Аннары киттем, төркем таркалды. Бу – 2000нче еллар, концерттан соң 500әр сум акча бирәләр иде. Алар бе­лән иҗат иткәндә, бер тапкыр да лауреат булмадым, берәр диплом кисәге дә эләкмәде. Гел Ришат та Айгөл... Хәтта 3нче урын да бирмәделәр. И кәефем тө­шә иде, яшьлек бит. Өйгә кай­­там да елыйм. Әни: «Ходай бар, кызым. Син дә кү­тәрелерсең әле. Борчылма! Атасыз, акчасыз бала беркемгә кирәкми, күренми ин­де...» – дип әйтә иде. Рәнҗе­түләр дә күп булды.

Кибеттә озак эшләдеңме?

Училищеда 3 ел укып, «кассир-тикшерүче» белгечлеген алдым. «Сердәш»тә җыр­лаганда, параллель рә­вештә кибеттә эшләдем. Төн­­лә – концерт, көндез – ки­бет. Акча кирәк бит. Соң­рак өлкән кассир итеп куй­ды­лар. Кибеттә барлыгы 10 ел эшләдем, «Барс-Медиа» белән килешү төзегәнче, шун­да кайнадым. «Сер­дәш»­тә мине Дәниф Шәрә­фетдинов күреп алды. Аның баянчысы Айнур өйгә килде. «Дә­ниф төркем җыя, тавышың ошый, безнең белән эш­ләп карарга теләгең юк­мы?» – диде. Ризалаштым. «Сер­дәш»­тән киттем. Дәниф бе­лән 2 ел эшләдем. Ул ми­ңа: «Барс-Медиа» компа­ния­се шәһәрләр буйлап «Йолдызлар фабрикасы» ту­ры оеш­тыра, барып кара әле. Ми­нем белән әллә ни күп табыш булмас, өскә дә күтә­ре­лә алмыйсың», – ди­де. 2005 ел бу. Хәзер дә Дә­нифкә шушы киңәше, этәр­гече өчен рәхмәтлемен! Конкурска курка-курка бардым.

Бу вакытта гаиләң бар идеме?

Әйе, йөкле чагым. Декабрьдә кызыбыз туды. Ике атналык баланы имезеп утырганда, «Барс-Медиа»дан продюсер Радик Артемьев шалтыратты. Ул мине күрде, күтәрде. «Сиңа ышанам. Әй­дә, бергә эшлибез», – диде. 6 айдан соң шал­­ты­рат­тым. «Синең бе­лән» дигән җырны яздырдык, карьера шулай башланды. Менә икенче килешүнең дә вакыты бетеп килә инде.

Кибет эше күңелгә яттымы?

Яратып эшләдем. Саннар, барысын да баштан исәп­лисең, кәгазьгә язасың... Хәзер генә ул санарга да ялкауландык, бөтен нәрсә онытыла. Хәтерем бик үк мактанырлык түгел. Өйдә дә гел исемлек белән эш итәм.

Җыр сүз­лә­рен ничек ис­тә калдырасың?

 Бик хәтердә калмый шул... Бөтен кулыма тутырып язам, сәхнәгә кәгазь тотып чыгам, идәнгә дә язып куям... Ярый тамашачым аңлап кабул итә.

Ә үзеңнең иң яраткан җырчың кем?

 Хәния Фәрхи!

Микроавтобус сатып алгансың. Төркемең шулай зурмы?

6-7 айга яңа концерт графигын төзедек. Төркемдә берничә кеше эш­либез. Талантлы юмор һәм пародия осталары эзлим. Гастрольгә 2-3әр машина белән йөрү җайлы түгел. Шуңа яңа «Хундай» микроавтобусы алдым. Бу көннәрдә аны теркәдем, документ эш­ләрен бетердем. Сентябрь­дән яңа автобус, яңа көч белән старт алачакбыз.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100