Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың биючесе: «Концертларына билет сатылмаганга да җаны ашалды»

Җырчы Эльмира Сөләйманова белән озак еллар бергә эшләгән биючесе, администраторы Альберт Бачтанов Эльмира турында хатирәләрен «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың биючесе: «Концертларына билет сатылмаганга да җаны ашалды»
Барлык фото-видеолар Альберт Бачтановның шәхси архивыннан

«Эльмира миңа апам кебек якын булды»

Альберт, сез Эльмира белән кайда таныштыгыз һәм ничек аның төркеменә килеп эләктегез?

Без Эльмира белән бик күптән таныш. Төрле чараларда очрашканда, бер-беребезне танып, исәнләшеп йөрдек. Берсендә юмор остасы Ирек Зарипов мине үзенең концертына чакырды. Анда махсус кунак буларак Эльмира да килгән иде. Минем биегәнне күзәтеп торган. Соңыннан ул миңа үзенең концертларында катнашырга тәкъдим итте. Баштарак якын-тирә авыл-районнардагы концертларында гына чыгышлар ясадым. Тора-бара катнашуларым ешайды.

Мин Алабуга сәнгать көллиятенең цирк бүлегендә белем адым. Цирк стилендәге кызыклы биюләремне Эльмира аеруча ошата иде. «Мин сине башка артистларга бирмим, Альберт, әйдә минем белән», – дип, үзенә чакырды да, бергә эшләп киттек.

Соңгы елларда без Эльмира белән аеруча якынайдык. Зәлия киткәннән соң, мин аның администраторы вазифасын да үтәдем, концертларын оештыра идем. Пандемия вакытында концертлар тукталды да, аның элекке администраторы Зәлия Эльмирадан китте. Кабат дөньялар тынычлангач, Эльмира Зәлиягә: «Концертлар ясый башлыйк», – дип шалтыратты. Ә Зәлия аңа җавап бирмәде. 

Узган ел Эльмира минем туган авылыма корбан ашына да кайтты. Минем өчен апам кебек якын булды. «Син – минем өчен кадерле кеше», – дип әйтә иде үзе дә. Ул – чын җырчы иде, хәтта чирләгәндә дә плюскә җырламады. «Никадәр тавышым бар – шуның белән җырлыйм, алдап җырлый алмыйм», – диде. «Альберт, акчаң бармы, ашарыңа бармы?» – дип сорап торды. Башка бер генә кешенең дә шул дәрәҗәдә кайгыртучанлык күрсәткәнен хәтерләмим.

«Ире белән бер-берсенә ышаналар иде»

Концертлар белән кайларга йөрдегез? Гастрольләр ничек уза иде? Шул турыда сөйләгез әле.

Эльмира белән без бөтен Татарстанны һәм Башкортстанны йөреп чыктык. Себер якларында еш була идек. Пандемиядән соң гына концертлар авыррак барды. Бөтенләй 40 кына билет сатылган район-шәһәрләр дә булды. Андыйларны күчерергә туры килде. «Үз кесәмнән түли алмыйм бит инде мин, Альберт», – диде Эльмира.

25 гыйнварда «Бәкер» шифаханәсендәге концерттан сезонны башлап җибәрергә тиеш идек без. Туймазы, Нефтекамск, Бүздәк якларына китәргә ниятләдек. 18 декабрь көнне Нефтекамскига банкетка барышлый мәдәният йортына афиша-билетларны кертеп чыгарбыз, дип сөйләштек. Насыйп булмаган, кызганычка каршы.

Эльмираның гастрольләр вакытында бездән аерылып йөргәне булмады. Бик кайгыртучан иде ул. Шәһәрдән чыгып китү белән үк: «Егетләр, хәзер берәр җиргә кереп ашыйбыз», – ди башлый. «Без яңа өйдән чыктык бит, ашыйсы килми», – дигән ай-ваебызга да карап тормый. Бездән аерым утырып ашаганы булмады. Үзе кайда куна, безгә дә шунда ук бүлмә ала иде. Барыбызга бер бүлмәдә кунарга туры килгән вакытлар да булды. Гастрольләрдә ашарга үзебез дә пешерә идек.

Берсендә Филармониядәге концертыбыз Эльмираның туган көне алдыннан туры килде. Безнең беребезне дә аерып калдырмады – Казанга кергән җирдә йорт «снимать» иттек тә, шашлыклар пешереп, рәхәтләнеп, Эльмираның туган көнен уздырдык.

Без аның белән соңгы вакытта туганнар кебек сөйләшә идек. Шалтыраткач та: «Нишли халык?» – дигән бер яраткан сүзе бар иде аның. «Альберт, баш та эшләми, нәрсә пешерергә икән? Син нәрсә пешерәсең бүген?» – дип, якын итеп сөйләшер иде.

Унар көн гастрольләрдә йөргәндә гаиләсе өчен тыныч булдымы ул?

Тыштан тыныч күренсә дә, эченнән борчылгандыр, дип уйлыйм. Ире, кайнанасы белән гел шалтыратышып, балаларны сорашып тора иде инде. Гастрольләрдән кайтыр вакыт җиткәндә кибетләргә чыгып китәбез дә, балаларына пакет-пакет бүләкләр, күчтәнәчләр җыя иде.

Ире дә аның артист булуын тыныч кабул итте. Берәр көнче кеше булса, «өйдә генә утыр» яки «иртән китеп, кич кайта торган дәүләт эше тап» дип әйткән булыр иде. Ире аның атналар буе концертлар белән йөргәненә түзде. Бер-берсенә ышаналар иде.

Сез, Эльмира белән бик якын аралаштык, дисез. Энесе, әнисе белән дә таныш булгансыздыр.

Әнисенең фатирына барганым булмады. Юбилейларын кафеда уздырганда: «Альберт, килеп, һинд биюен биесен әле», – дип чакыра иде Фидания апа. Марат белән дә җылы аралаштык.

Берсендә Эльмира белән Артем бакчада икесе генә калган. «Дима эштә, бакчада үзем генә шикләндерә, мөмкинлегең булса кил әле», – дип чакырды. Соңрак безнең янга энесе Марат та килеп җитте. Шашлыклар кыздырып, аралашып, рәхәтләнеп ял иткән идек.

 

Фото: © Эльмираның энесе Марат белән

Эльмираның сезне шулай якын иткәненә ире көнләшмәдеме?

Юк, ул аңлый иде безнең бары тик дуслар гына икәнне.

Булса да, андый мөнәсәбәтләрне бөтен кеше дә аңлап бетермәскә мөмкин. Сез үзегез гаиләле кешеме соң?

Мин болай гына торам. Өйләнмәгән килеш кенә.

«Ачуланып, кычкырып йөрү бөтенләй Эльмирага хас түгел»

Гастрольләр вакытында нинди кызыклы вакыйгаларга очраганыгыз булды?

Эльмира белән эшләве шундый күңелле булды. Тоссыз сүзләр дә, гайбәт тә сөйләми иде ул. Шул ук вакытта аның белән бик кызык иде. Берсендә, күлмәген алыштырганда, ак күлмәгенең замогы таралды да китте. Ә алып баручы инде Эльмираны сәхнәгә чакыра. Нишләргә белмибез! Өч секунд эчендә булавкалар белән эләктереп куйдык. «Эльмира, син бик йөремә инде сәхнәдә, кырыйдарак басып тор, яме», – дим. «Робот кебек басып торыйммы инде хәзер, селкенмичә», – ди. Рәхәтләнеп көлештек. Җырлап бетергәнче ычкынмады теге булавкалар.

Артык сикергәләп биеми иде бит инде үзе дә сәхнәдә, гел тыйнак булды. Җырлары да мәгънәле аның. «Кит инде, җырмыни бу!» дип әйтерлек бер генә җырын да табып булмый.

Төркемне туплап йөртергә дә кирәк бит әле. Ачуланган вакытлары да булмый калмагандыр. Эльмирага нәрсә ошамаска мөмкин иде?

Мин бу сорауга җавап та бирә алмыйм, беләсезме. Аның тавыш күтәргәнен, гомумән, хәтерләмим. Менә ничә ел эшләү дәверендә аның артистлар белән талашканын да күргәнем булмады. Баянчылар репетицияләргә килеп җитмәсә, кәефе төшәргә мөмкин иде. «Кая йөрисез соң инде», – канәгатьсезлек белдереп куйса куя, ләкин ачуланып, кычкырып йөрү бөтенләй Эльмирага хас түгел.

Акчаны әйбәт түли идеме?

Акчаны һәрвакыт әйбәт түләде. «Эльмира, сөйләшкән сумманы гына түлә, син бит үзеңә бөтенләй акча калдырмыйсың», – дип әйтә идем кайчакта. Арттырып та түләп килде. Акча мәсьәләсендә бик гадел кеше булды ул.

Минем авылга кайттык, дип искә алдыгыз. Эльмираны якыннарыгыз ничек кабул итте?

Мин үзебезнең күршедәге Мамадыш районы Үсәли авылында концерт куйдым. Шыгрым тулы зал иде. Концерттан соң чәй табыны артында «корбан чалдырабыз» дип сөйләшенеп киттек. «Мин дә кайтырмын әле, кайтасым килә», – диде Эльмира. Бер көн алдан бүләкләрен, күчтәнәчләрен төяп, Артем белән кайтып керде ул. Икенче көнне корбан чалдык.

Минем әниләр Эльмира кайтканга бик бәхетле иделәр. «Иртән торам да елыйм, торам да елыйм. Башка сыймаслык хәл бит инде бу», – ди әни Эльмираның үлеме турында. Әни Чаллыга килсә, «апа-апа» дип, Эльмира да килеп җитә иде.

Миңа шактый артистлар белән эшләргә туры килде. Башкалар үзләрен ничектер бер башка югары тоталар. Эльмирада ул «масаю» дигән әйбернең бер тамчысы да юк иде. Концерттан соң фанатларын гримеркага алып кереп, бушка дисклар өләшеп, чәйләр эчертеп җибәрер иде. Бер кеше булса: «Әй, мине «китте» дип кенә әйтегез әле», – дияр иде.

«Концертларына билет сатылмаганга да җаны ашалды»

Эльмира белән соңгы тапкыр кайчан сөйләштегез?

15 декабрь көнне 18е булачак банкетка бара алмаячагыбызны әйтеп смс язды. «Терелеп бетә алмыйм», – диде. Соңрак шалтыратыштык. «Хәлем юк. Бу ремонтны тизрәк бетерергә иде, бөтен җир тузанга батты», – дип сөйләп торды. Алар улы Артемның бүлмәсенә капиталь ремонт ясый башлаганнар иде. «Бу ремонттан соң өйне ничекләр җыеп бетерермен», – диде. «Бер дә борчылма, Эльмира. Үзем килеп булышырмын, аның өчен нервыңны бетереп ятма», – дидем.

Бөтен әйберне күңеленә җыйган-җыйган да инде ул, шушы хәл килеп чыккан… «Бар нәрсәдән арыдым», – дип тә әйткәне булды.

Нигә «арыдым» дип әйтте икән? Гаиләдә дә борчулары булдымы?

Бөтен кешенең дә була инде ул гаиләдә проблемалар. Проблемасыз кеше булмый. Концертларына билет сатылмаганга да җаны ашалды. «Нигә башкаларныкына кеше килә дә, минекенә генә килмиләр соң?» – дип, нишләргә белмәде.

Эльмираның төркемнәрен карап чыктым. Искиткеч популяр булган ул үз чорында. Ни өчен ул шул популярлыгын саклап кала алмады? 

Мин сезнең белән килешмим. Аның популярлыгы беркайчан да төшмәде. Хәзер конкурентлык зур, килде-китте артистлар күп. Бүген сәхнәләрдән төшмәс өчен бик зур күләмдә акчалар кирәк. Элек аның җырларын радио-телевидениеләр үзләре сорап алса, соңгы вакытта ротация өчен дә түләргә кирәк була башлады. Төркемне тотуның да чыгымнары зур. Шулай булса да, без эшсез ятмадык, дип әйтәсем килә. Эльмираны банкетларга һәрдаим чакырып тордылар. 

Эльмираны соңгы юлга тиешенчә озаттылармы?

Җирләү тиешенчә узмады… Морг янында Эльмираның җәсәден көткәндә, Дима янына килдек. «Әйдә, берәр мәдәният йорты каршында оештырыйк хушлашуны», – дидек. «Күңел» радиосы да алынмакчы иде оештыру эшләренә. Каршы чыктылар.

Җирләгәндә халык күп килде. Тагын да күбрәк килгән булырлар иде әле, ярты кеше белми калды. Интернетта нинди генә мәгълүмат йөрмәде: шуларга алданып, кемдер морг янына килгән, кемдер – Молодежное зиратына…

Эльмираның тамашачысы күп иде. Халыкка аның белән хушлашырга мөмкинлек бирергә кирәк иде. Чөнки ул мәгънәле җырлар гына башкарды, беркайчан да шырдый-бырдый җырлар җырламады. Әнә никадәр күп хәзер «син юләр, мин юләр» дип кычкырып йөрүчеләр. Эльмираның планлаштырылган концертларына афишалары, билетлары калды миндә, аларны истәлеккә саклармын инде…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100