Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова соңгы әңгәмәсендә: «Авырып торам, хәлем юк, җырлый алсам ярар иде»

Эльмира Сөләйманованың соңгы әңгәмәсе «Күңел» радиосының туры эфирында булган. Мәрхүмә җырчы 27 ноябрьдә «Әңгәмәдәш» тапшыруына кунакка килгән. Әлеге тапшыру гади генә түгел, ә әниләр көненә багышланган онлайн-концерт форматында узган. «Интертат» җырчының әңгәмәсен тәкъдим итә.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова соңгы әңгәмәсендә: «Авырып торам, хәлем юк, җырлый алсам ярар иде»
Эльмира Сөләйманова "Күңел" радиосы алып баручылары белән

«Курай» радиосы эфирында Эльмира телефоныннан социаль челтәргә тоташып, виртуаль дуслары өчен туры эфирга да чыккан. Нәкъ менә шул туры эфирдагы видеоязма – Эльмира аккаунтындагы соңгы пост, соңгы истәлек.

Әңгәмә барышында җырчының ничектер дулкынлануы, нәрсәгәдер борчылуы сизелеп торган. Ул үзе дә: «Кара әле, ә, калтырата», – дип берничә тапкыр әйтә. Музыкаль тәнәфес, реклама вакытларында тапшыруны алып баручылар белән көлешеп ала, чәйләп, шул ук вакытта, җырның текстларын барлап утыра. Көндәлек мәшәкатьләре турында да сөйли. Фатирларындагы төзекләндерү эшләре хакында кызык итеп: «Бу обойларны ничек башкарып чыгарга, әле обойны алмаган да. Иске мебельләрне сүтеп чыгардык. Бәләкәй генә бүлмәдән дөнья кадәр әйбер чыкты, минәйтәм, күчә калса-а-аң. Ярты әйберне таба алмыйм бүген», – дигән.

Шаярып, көлеп утырса да, Эльмираның үзен тыныч тотмавы нык сизелә. Нигәдер бер күзеннән яшь тә ага, йөткергәләп тә ала. Радиога ул таксида килгәнен әйтә, тапшыруга килер алдыннан да ул, авырып торам, хәлем юк, тамагым да авырта, җырлый алсам ярар иде, дип борчылган булган.

Эфир вакытында радиотыңлаучылар тарафыннан Эльмирага әллә ни сораулар килмәгән диярлек. Ә бары тик аңа, аның иҗатына карата соклану, рәхмәт сүзләре, әниләр көне уңаеннан котлаулар, җылы теләкләр күбрәк язганнар. Шулай ук тапшыруны алып баручылардан Эльмираны күбрәк җырлатуларын сораганнар. Җырчы, хәлсезрәк күренсә дә, эфир вакытында дистәләп җырны җиренә җиткереп башкарып чыга.

Җыр аралаш Эльмира белән алып баручы сөйләшә.

Эльмира, гаиләгез турында сөйләгез әле, дип язганнар... .

– Гаиләм шул ук, Аллага шөкер (көлә). Ике балабыз бар. Кызыма ун көннән 16 яшь тула, улыма җәй көне 8 тулды. Ремонт ясап ятабыз. Балага аерым бүлмә кирәк. Малай һаман безнең арада йоклый алайса. «Ремонтны ясавын ясагыз, тик мин барыбер сезнең яннан күчмим, аерым йокламыйм», – ди әле түлке.

Обойларны йолкып бетердек. Шуннан киләм менә чаба-чаба.

Зур сәхнәгә менгәндә курку хисе булдымы?

– Әле хәзергә хәтле дә бар ул. Сәхнәгә чыкканда аякларым калтырый. «Мандраж».

Берәр нинди лайфхаклар бармы соң сезнең? Мәсәлән, кайбер артистлар, куркуны басу өчен, «бөтен белгән догаларымны укыйм, яисә физик күнегүләр ясыйм, сәхнә артында биеп алам», ди. Ә Эльмира Сөләйманова сәхнә артында куркуын ничек бетерә?

– Белмим, бетми ул. Аның турында уйлый башласаң, калтырап төшәсең шунда. Халык алдына чыккач та беренче куплетта аякларым калтырый минем. Шуңа күрә озын күлмәк киямме соң инде, белмим (көлә). Идәндә гел җыр сүзләре тора әле минем. Каушаудан онытылып та китә бит ул сүзләр. Менә хәзер дә кылтыр-кылтыр каушап утырам әле мин. Чынлап та, биеп алырга кирәкме әллә соң (көлә)…

Эльмира Сөләйманова кайчандыр үзен шундый танылган, популяр артист булыр дип күз алдына китердеме икән?

– Китерүен китермәдем, ләкин теләгем бик бар иде. Менә хәзер концертлар тукталды бит инде. Әнигә: «Ник мине «медик»ка бирмәдең инде укырга?» – дим... Менә хәзер өйдә утырам, обой йолкып…

Җырчы булмасагыз, кем булыр идегез?

– Менә медицинага барыр идем мин. Каннан курыкмыйм. Тагын радиога биюче булып эшкә керә алам, барыбер беркем күрми (көлә)…

Бездә радиода алып баручылар гел кирәк ул. Концертларыгыз булмаса, без сезне үзебезнең эфирларыбызга көтеп калабыз...

– И-и-ий, мин бит юньләп татарча сөйләшә дә белмим!

«Балаларым» җырының (Эльмираның соңгы җыры) тарихы турында әйтегез әле. Каян килде әлеге җыр?

– Әлегә хәтле балалар турында бер җырым да юк иде. Шуңа күрә Галия апа Сафиуллинага мөрәҗәгать иттем дә, улым һәм кызыма багышлап, бер җыр кирәк, дидем...

Әңгәмә азагында исә Эльмира Сөләйманова барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлаган: «Кадерле әниләр, сезне шушы матур, изге бәйрәм белән котлыйсым килә. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, балалар бәхете телим. Үзегезнең бәхетегез булып, тулып торсын. Дөньялар имин, тыныч булсын. Мин сезне яратам», – дигән.

P.S: «Күңел» радиосындагы әңгәмәнең бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез. Бүген әлеге видеоязма астында – йөзләгән бәхилләшү сүзләре. «Бәхил бул... Эх...», «Дусты-ы-ым, иртә киттең», «Сезнең юклыгыгызга ышана алмыйм», «Бигрәк матур, акыллы җырчы иде», «Бик кызганыч», «Ышанып булмый, сүз юк», «Бигрәк зур югалту, ачы хәсрәт», – дип өзгәләнә җырчының тамашачысы…

Видео: Эльмира Сөләйманованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100