Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова белән яраткан тамашачылары Кече Шилнә зиратында хушлашты

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова белән яраткан тамашачылары Кече Шилнә зиратында хушлашты
Гөлназ Хәбибуллина

Тукай районы Кече Шилнә зиратында Эльмира Сөләйманова белән хушлашу мәрасиме узды. Аның дуслары, танышлары, хезмәттәшләре хушлашу сүзләрен җиткерде.

«Бер калакны икегә бүлеп ашадык. «Мин йолдыз» дип, күккә күтәрелмәде. Аерым бүлмә алып кермәде. Һәрвакыт безнең белән булды. Һәрвакыт безнең өчен эшләде, безгә эш тапты. Аның белән сәхнәгә чыгу минем өчен иң бәхетле көннәрнең берсе булып калыр. Аның белән сәхнәдә басып тору – ул үзе яшәеш. 

Аның җырлавын халык ярата. Халык кул чапканга без сөенеп туя алмый идек. Ничек кенә чирләгән вакытлары булса да, беркайчан да плюска җырламады. Без куркып тора идек, җырлый алыр микән, дип. Җырлап җибәрә, җәелеп китә. Моңлы, ургып аккан чишмә кебек. Тыныч йокла, Эльмира, тыныч йокла, матурым! Без сине беркайчан да онытмабыз», – диде баянчысы Фәйзелхак Хәлимов.

«Барс Медиа» компаниясе вәкиле – компаниянең Чаллыдагы вәкиле Лениза – компания исеменнән кайгы сүзләрен җиткерде. «Эльмира үзе киткәннән соң җырларын калдырды. Кеше китә, нуры кала. Ул безнең белән булмаса да, аның җырлары калды. Аның бу җырлары һәрвакыт безнең белән калыр. Җырчылар күп, күбесенең тавышы бар, әмма сирәгенең генә русчага тәрҗемә ителми торган «моңы» бар. Эльмира моңлы җырчы иде. Моңлы җырчы Эльмира Сөләйманова. Аның җырлары мәңге безнең белән калачак. Эльмира безне – кызларны бергә җыя иде. Ул шулкадәр позитив – «ыштансыз» дип әйтә торган беркатлы иде. Ул мәңге безнең күңелләрдә калачак.

Бүген Казанда – «Татар җыры». Эльмираны искә алачаклар. Ул – мәңге безнең күңелләрдә. Ул – безнең күңел кошыбыз», – диде ул.

«Балаларны садикка бергә бирдек. Кызларыбызны бергә кияүгә бирербез, дигән идек. Күршедә яшәдек. Хәзер кызлар 9нчы классны бетерә. Авыр кайгыны уртаклашам. Безнең күңелдә шундый яхшы, матур булып калыр. Без сине бик яраттык, Эльмира», – диде танышы.

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булды

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән 

Эльмира Сөләйманованың соңгы интервьюсы: нибары 7 секунд... 

Эльмира Сөләйманованың энесе: «Барысы да әйбәт иде, ул авырмады, салкын тигән иде аңа»

Эльмира Сөләйманова белән хушлашырга килгән Дәниф Шәрәфетдинов елап җибәрде 

Эльмира Сөләйманова: «Балаларны үзем үстерә алмыйм, тормышта иң авыры менә шул...»

Җырчы Эльмира Сөләйманова җырлары Песни Эльмиры Сулеймановой слушать

Җырчы Эльмира Сөләймановага инфаркт булуы билгеле 

Җырчы Эльмира Сөләйманованы Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр 

Хушлашырга килүчеләр Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга алкышлар белән озатты 

Җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу - туры трансляция 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100