Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың администраторы: «Эльмираны тыйнак итеп озату – якыннарының теләге»

«Интертат» җырчы Эльмира Сөләйманова белән утны-суны бергә кичкән, 13 ел аның янәшәсендә булган концерт директоры Зәлия Гәрәева белән аралашты.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың администраторы: «Эльмираны тыйнак итеп озату – якыннарының теләге»
Зәлия Гәрәеваның шәхси архивыннан. Үз рөхсәте белән урнаштырыла

«Кигән киемнәребезгә кадәр уртак булды»

Зәлия, сез Эльмира белән ничә ел бергә эшләдегез?

Сольный концертлар белән йөри башлаган вакытларында Эльмираның янәшәсендә мин булдым. 13 ел бергә эшләдек. Солянкаларда чыгышлар ясаганда да ярдәм итә идем. Аннан, Гөлназ, без бергә эшләү генә түгел, бергә яшәдек, бергә ашадык, дигәндәй. Носкидан башлап, кигән киемнәргә кадәр уртак булды. Эльмира миннән гәүдәгә бәләкәйрәк булса да, кием размерларыбыз туры килә иде.

Эшкә бергә йөрергә җайлы булсын, гастрольләрдән төнлә кайтып төшкәндә машина йөртүчеләр шул бер урынга гына туктасын дип, фатирларны да янәшә алдык. Йортларыбыз арасында 10 метр ара, тәрәзәләребез бер-берсенә карашып тора.

Сез ничек танышып киттегез?

Эльмира ул чакта кибеттән китеп, «Барс-Медиа» компаниясе белән килешү төзегән иде инде. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, мин аны җырчы буларак белми идем. Кызларыбыз бакчада икесе бер төркемгә йөри башладылар да, шуннан танышып киттек. Бу 2010 еллар иде. Кабат балалар бер сыйныфка укырга керделәр. Хәзер дә бергә укыйлар, дус булып яшиләр.

 

Фото: © Зәлия Гәрәеваның шәхси архивыннан

«Айга 20дән дә ким концерт куйган булмады»

Иң популяр чорында Эльмира янәшәсендә сез булгансыз икән.

Әйе, бергә күтәрелдек без. Барысын да бик яхшы хәтерлим. Эшли башлаганда, Эльмира да әле танылып кына килә, минем дә администраторлык тәҗрибәм юк. Башта кешеләргә ияреп җырлап йөрдек. Минем билет сатып утырган чакларым да булды. Шуннан соң уйладым-уйладым да: «Эльмира, нигә без болай кешегә ияреп йөрибез соң? Әйдә, концертларыңны оештырып карыйбыз. Авыллардан башларбыз, кабат районнар, шәһәрләр китәр», – дидем. Төркем тупладык та тәвәккәлләп чыгып киттек. Әкренләп танылу килде – дисклар чыгара, күлмәкләр тектерә башладык. Концерт өстенә концертлар, чыгышлар!  Сезонны сентябрь уртасында башлап, май бәйрәмнәреннән соң гына тәмамлый идек. Айга 20дән дә ким концерт куйган булмады, бик зур нагрузка белән эшләдек. 10-14 көн гастрольләрдән соң гаиләләребез янына 3-4 көнгә генә кайтып килә идек. Соңрак Татарстан гына түгел, күрше төбәкләрдә йөрерлек булып җитлектек. Башкорстан якларында безне бик ярата башладылар. Ул Башкортстан баштарак Америка кебек күренде инде безгә. Башкортстанны аркылыга-буйга иңләгәч, Самара, Оренбург, Ульяновск, Пенза, Пермь якларын яуладык. Эльмираның үзен үлеп яраткан тамашачысы булды һәм ул 10 ел тирәсе менә шушы популярлыгын саклады.

Популярлыгы кимүгә нәрсә тәэсир итте?

Пандемия йогынты ясады. Без болай гына туктатмый идек ул концертларны. Һәрхәлдә, бу дәрәҗәдә кискен тукталу, игътибар кимү булмас иде. Пандемия аяк чалды безнең иҗат эшчәнлегенә. Концертны планлаштырабыз гына, залларны ябып куялар яки башка датага күчерәләр. Минем дә материаль яктан таянырлык бер кешем дә юк, бөтен ышанычым үземә. Концертлар тукталса да, ипотеканы түләргә, балаларны ашатырга, киендерергә кирәк. Шуңа күрә яңадан концертлар башланганны көтеп утыра алмадым – даими эш хакы түләнә торган башка эшкә китәргә мәҗбүр булдым. Эльмира башка концерт оештыручы алмады.

Элмира сезнең киткәнгә үпкәләмәдеме, аңлап кабул иттеме?

Үпкәләнгәндер дип уйламыйм. Балалар бергә укыгач, мәктәп, китап-дәфтәр, өй эшләре турында сөйләшкәли идек. Ә болай эш мәсьәләсендә ачылып сөйләшкәнебез булмады. «Кире кайт, яңадан иҗатны башлап җибәрик», – дип әйткәне булмады. Баштарак баламны карарга әни булыша иде. Соңгы вакытта әнинең сәламәтлеге бетте. Әгәр дә, яңадан гастрольләргә чыгыйк, дип әйткән булса да, 16 яшьлек үсмер кыз баланы әбисенә ташлап чыгып китә алмаган булыр идем мин.

 

Фото: © Зәлия Гәрәеваның шәхси архивыннан

«Безне Эльмира белән еш бутыйлар иде»

Эльмираның җырлары бик күп. Ул аларны нинди критерийлардан чыгып сайлый иде?

Әле җырларының яздырып – җырланмаганнары да, яздырам, дип алганнары да бик күп калды. Бик күп җырларны тулысынча сатып алган иде.

Җырлар мәсьәләсендә Эльмира үзенә ошаса, җырны һәрвакыт ала иде. Кабат инде безнең белән, баянчылары белән киңәшләшә.

Эльмира бик тыйнак җырчы иде. Шушы тыйнаклыгы аңа тагын да күтәрелергә комачау итмәдеме?

Юк, алай комачау итте дип әйтә алмыйм. Чөнки сәхнәдә тыйнак, йомшак күренсә дә, Эльмира үзенең сүзен әйтә ала иде. Җебегән кеше булмады ул.

Гастрольләр белән йөргән вакыттагы берәр күңелле яки күңелсез вакыйга исегездә түгелме?

Ой, Эльмира белән бернинди күңелсез вакыйга да булырга мөмкин түгел. Ул бит үзенең моңсу, салмак җырларына капма-каршы кеше иде.

Безне Эльмира белән бер-беребезгә охшаталар һәм кайвакыт бутыйлар да иде. Берсендә Стәрлетамакка сольный концерт белән килдек. Мин утларны карарга өскә менеп киттем. Ут куючы белән утлар сайладык. «Мин сезгә концерттан соң түләрмен», – дидем. Бу утырып эшләде, концерт бетте. Мин киттем кассадан акча «снимать» итәргә. Кайтсам, халык белән фотога төшеп торучы Эльмираны ут куючы абзаң сәхнә буйлап куып йөри. «Зәлия, бу абзыйдан коткар әле, нинди акча сорый ул миннән», – дип рәхәтләнеп көлә Эльмира. Баксаң, бу абзый мине Эльмира белән бутаган да: «Түләмичә качарга җыендыңмы?» – дип пыр тузган. Ә Эльмира оештыру эшләренә беркайчан кысылмады, шуңа да эшнең нәрсәдә икәнен аңламый.

Шул абыйга акча биргән арада, тагын 2 егет килеп: «Эльмира, синең белән фотога төшик әле», – дип, минем белән фотога төшеп киткәннәр иде.

 

Фото: © Зәлия Гәрәеваның шәхси архивыннан

«Эльмираның Димасы – алтын кеше»

Эльмираның балачагы җиңелләрдән булмагандыр. Ул турыда сөйли идеме Эльмира сезгә?

Ул чорда беркемнең дә балачагы җиңелләрдән булмады. Барыбыз да кешедән калганны киеп үстек, «шиковать» итеп яшәүчеләр сирәк булды. Тик Эльмира әтисез үсүен авыр кичерә иде. Әгәр дә әти-әнисе тигез булса, көнкүрештәге кыенлыкларга игътибар итмәгән булыр иде. Нәкъ менә әтисез үскәнгә мораль авыр булгандыр аңа.

Ташлап киткән өчен әтисен кичерә алдымы икән ул?

Әйтә алмыйм, ул темага еш сөйләшми идек.

Гаиләдә бәхетле хатын булдымы Эльмира?

А-а-й, бер сүз белән әйткәндә, Эльмираның Димасы – алтын. Андый ир кайлардан чыккан икән аның юлына. Интернетта әнә ниләр генә язып бетермәгәннәр. «Ире кыйнаган икән аны», – дигән сүзләргә кадәр бар, ди, кызлар. Алтын кеше ул Дима, андый ир дөньяда башка юк, күпме генә эзләсәң дә. Ир буларак та, әти буларак та, дус буларак та. Кайчан шалтыратма, нинди ярдәм сорама – чаптырып кереп җитә иде. Берсендә баланың температурасы күтәрелде. Төн уртасында, мескенкәем, Эльмира биргән бөтен даруларын күтәреп, китереп бирде. Әле ул вакытта якын да тормыйбыз. Чиләгенә күрә капкачы булды инде ул. Эльмира да «ыштансыз» иде, Дима да – соңгы кашыгы белән бүлешә торган, искитмәле яхшы күңелле кеше. Әнисе дә үзе кебек аның. Эльмираның кайнанасы белән күршеләр без, бер подъездда торабыз. Эльмира, балаларын кайнанасына калдырып, гастрольләргә тыныч күңел белән китә иде.

Эльмира кайнанасы белән дус яшәдеме? Татар кызының рус гаиләсенә килеп керүе каршылыклар тудырмадымы?

Бик дус яшәделәр. Алар гаиләсе ияләнгән инде. Чөнки Дима ягыннан бөтен туганнан туган абыйлары да татар кызларына өйләнделәр. Дима да, әнисе дә – ике якны да хөрмәт итә торган, искитмәле тәрбияле кешеләр. Дима үзе – тереләй һәйкәл куя торган ир-ат.

Эльмираны җирләгәннән соң күрешкәнегез бармы?

Кичә өенә кайтып килгәндә юлда очраттык. Дима барысын да бик авыр кичерә. Безне күрде дә елап җибәрде. Аннан хәзер нәрсә сорарга, нәрсә турында сөйләшергә дә белеп булмый. Сораша башласаң, күз яшьләрен тыя алмый…

Балалар ничек икән?

Артем әле аңлап бетерми. Артем ул болай да Эльмирага охшаган, хыялый, җиңел бала. Әнисенең гастрольләр белән йөргәненә ияләшкән инде ул, бәлки, көннәрдән бер көнне кайтып керер, дип уйлыйдыр. Ә менә Диана берничек тә килешә алмый бу хәлләр белән.

«Эльмираны тыйнак итеп озату – якыннары теләге»

Эльмира белән бу арада аралашканыгыз булдымы?

Ватсап аша мәктәп темасына гына язышкан идек. Соңгы арада гына күрешкән булмады шул… Бик ябыккан, дип кенә ишеттем.

Депрессиядә булган, дип сөйлиләр.

Болай, сөйләшкәндә, депрессия сизелмәде. Ләкин концертлар булмаганга эче пошкандыр инде. Гомер буе сәхнәдә җырлаган, популяр булган кеше барыбер сәхнәгә тартыла. Сәхнә ул җырчы өчен икенче бер тормыш кебек – концертларны да куйган саен куясы, җырлаган саен җырлыйсы килә.

Үлеме турында кайчан ишеттегез?

Иртәнге алтыда шалтыратып әйттеләр. Бер утырдым, бер тордым. Җирләп кайткач та башыма барып җитмәде әле… Бер төндә «истерика» булды, аңлау килде, дип тә әйтә алмыйм, хисләрем шулай тышка бәреп чыкты. Болай карап торышка мин үзем бик коры кеше кебек күренәм инде…

Шулай да үземне кулга алып, хәерләр биреп, азрак тынычландым… Хәзер укытабыз да укытабыз инде, Эльмирага дога һәм тагын бер тапкыр дога кирәк. Өчесе кичә булды. Җидесе көнне дә укытып алырга ниятләп торабыз.

Интернетта халык Эльмира белән хушлашуны артык тыйнак уздырганга канәгатьсезлек белдерә. Кеше «Татарстанның атказанган артистын соңгы юлга тиешенчә озатмадылар» дигән фикердә. Сез бу турыда ни уйлыйсыз?

Эльмираны соңгы юлга өеннән озату вариантын гаиләсе сайлады. Алар – гади кешеләр. «Шоу ясарга теләмибез», – диде ире.

Ләкин Эльмира гади кеше түгел, меңнәрнең яраткан җырчысы иде. Ул, бәлки, үзен башкача озатуларын теләр иде.

 Хәзер Яңа ел алдыннан бөтен мәдәният йортларына да чыршылар, аппаратуралар куелган, эчкә кертмиләр. Шулай булса да, хушлашуны берәр шәһәр мәдәният йорты каршында оештыру мөмкинлеге бар иде. Гаиләсенә бу турыда радиода эшләүче кызлар да, дуслары да әйтеп карады. Ләкин Эльмираның якыннары башкача хәл итте – аны өйдән озатабыз, дигән уртак карарга килде. Сүз әйтергә теләүчеләр Кече Шилнә зираты янында хушлаша ала, диделәр. 

Инде хәзер бу турыда сөйләшүдән мәгънә юк. Эльмира дустыбызның урыны оҗмах түрләрендә булсын.

Рәхмәт, Зәлия, вакыт табып аралашканыгыз өчен.

 

Фото: © Зәлия Гәрәеваның шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100